+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 февраль 2023, 09:25

Иҗаты белән дөньябызны матурлый

Әнгам Атнабаевның тууына — 95 ел  

Иҗаты белән дөньябызны матурлый
Иҗаты белән дөньябызны матурлый

Халык шагыйреннән өч фатыйха

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам абый Атнабаев белән мин 1970 еллардан бирле таныш булдым. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укып йөргәндә ул башка каләмдәш­ләре белән студентлар янына очрашуга еш килә иде. Университетның “Акчарлаклар” гәзитендә басылган ши­гырь­ләрем, сирәк-саяк вакытлы матбугат битләрендә күренгән язмаларым белән таныштыргач, ул һич көтмәгәндә уңай бәһа бирде. Яшьлек иҗатымны күзалла-гач, иҗатка әйдәп, хәтта кулыннан язма фатыйха “йолкып” алуга ирештем. Гому­мән, мин үземне Ән­гам Атнабаевның иҗат мәктәбендә белем эстәгән шәкерт дип исәплим.
Дөрес, шәкертләрнең дә бит арада төрлесе була, “бишле”гә, “өчле”гә укыганы дигәндәй. Билгене ахыр чиктә синең язмаңны укыган кеше куя. Әнгам Атнабаев кулыннан иҗатка өч тапкыр фатыйха алдым мин.
Эш болай булды. Күренекле шагыйрь кулыннан беренче фатыйханы алгач, шатлыгым эчемә сыймаганга, теге язма фатыйханы һавада болгап, студент иптәшләр арасында шапырынып, “менә, гәзиттә шигырьләремне Атнабайның фатыйхасы белән чыгартам” дип, күкрәк сугып йөргән идем. Йөри торгач, фатыйха төшеп калганмы, югалтканмын. Фатыйхасыз гына басылды шигырьләрем.
Халык шагыйренең икенче фатыйхасын нәшриятта басылачак икенче китабыма баш сүз итеп яздырып алуга ирештем. 1996 елда Зәйнәп Биишева исе­мендәге “Китап” нәшриятында минем башкорт телендә “Һаҡаллы сабый” дигән сатирик шигырьләр җыентыгым дөнья күрде. Китабымны күтәрдем дә сөене­чемне уртаклашу өчен туп-туры остазыма — Әнгам абый янына йөгердем. Китапны ачып карагач, ул, аптырап:
“Бәй, кайда монда минем кереш сүз?” — ди. Нәшриятка шалтыратты. Баксаң, нәшрият бер урыннан икенче урынга күченеп йөргән чор икән. Күченгәндә Әнгам абыйның китапка кереш сүзе дә югалган.
Күзләремне челт-челт йомып, мөлде­рәп бер караган идем, теләгемне аңлап, чын күңелдән жәлләп, өченче фатыйхасын да ул күз алдымда язды.
— “Кызыл таң” гәзитендә бастырабыз, — ди. — Мә, илтеп бир!
— Булган-булган, — мәйтәм, — я тагын югалтырмын, я гәзиттә басмаслар, бер изгелек мең бәладән коткара диләр, зинһар, үзегез генә илтеп бирегез дә бас­тырыгыз инде, абый!.. Сез бит — минем иң яраткан шагыйрем. Кылган изгелегегезне гомер онытмам!
Салпы ягына салам кыстыруым килештеме, ризалашты халык шагыйре. “Өченче фатыйха” дигән баш астында “Кызыл таң”ның 1996 елның 28 сентябрь санында дөнья күргән ул мәкаләне бүген дә кадерле ядкарь итеп саклыйм.
“Сүз ахырында бәләкәй генә бер теләгем бар, — дип яза анда олуг шагыйрь. — Мин язган ике фатыйха сүзе югалды, ди. Югалган икән — югалсын. Аның яңасын язарга сүз табып була. Ә менә мактаулардан очынып китеп, башыңны югалтма, Камил дус. Югалган башны табып булмый.

Хәерле юл сиңа олы шигърияттә!”

Әнгам абыйның өендә дә күп тапкырлар булдым. Ничә барсам да анда халык, иҗат кешеләре. Республиканың төрле тарафларыннан киләләр. Шагыйрьнең эш бүлмәсендә әдәбиятка кагылышлы әңгә­мәләр, бәхәсләр, иҗат дәресләре үтә, хәтта Язучылар берлеге утырышын хәтерләтә.
Йорт хуҗабикәсе Сәвия апа баллы чәйләре, тәмле ашлары белән ихлас күңелдән сыйлый. Һәрчак ачык йөзлеләр. Уллары Азамат белән Салаватка да бик зур рәхмәтлемен. Игелекле, нык ярдәмчел алар.
Шушы күренекле халык шагыйрен биргән Тәтешле районының Күрдем авылына, аның хезмәт сөючән иҗади халкына, туганнарына, якыннарына олы рәхмәтемне җиткерәм. Бөек талант иясен данлап искә алулары, аның музеен булдырулары өчен чиксез шатмын һәм горурлык хисләре кичерәм. Әнгам абыйның якты рухы алдында баш иям.

Әдип “автомастерскоенда”

Бәләбәйдән килеп, “Москвич”ымда Уфага кереп барышым. Көтмәгәндә арткы утыргычтагы ике сабыем, тәрәзәгә капланып, берьюлы шатланышып кычкырып җибәрделәр: “Әти, безнең машина янәшә­сеннән бер тәгәрмәч тәгәрәп килә. Кирәге чыгар, туктап, багажнигыңа алып сал”, — диләр.
Ни уйларга да белмичә, туктап, төшеп карадым. Күрәм, чынлап та, машинадан чүт-чүт читтәрәк тәгәрмәч, ләкин... үзем­неке. Подшипник таралып, күчәр сузылып чыккан, очы гына чак эләгеп тора!
Ничек төзәтергә? Кемнән ярдәм сорарга? Ичмасам, башкалада барып сыенырдай белгән-күргән танышларым да юк. “Һәнәк” журналы редакциясенә сугылып, шигырь­лә­ремне Әнгам абый Атнабаевның үзенә бирергә иде исәбем. Туктале, мәйтәм, әллә аңа мөрәҗәгать итеп карыйм микән? Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, ди. Оят пәрдәмне ертып, ике кулга ике сабыемны җитәкләп, туры өенә юлландым.
Халык шагыйре тупсадан ук, гадәтенчә, ачык йөз, шаян сүз белән елмаеп каршы алды. Җәмәгате Сәвия апа белән икәүләшеп, зур кунаклар каршылагандай, мул табын корып, үземә дә, сабыйларыма да сый-хөрмәт күрсәттеләр.
— Я, иҗат кошың сайрыймы, яңа шигырьләр алып килдеңме? —дип кызыксына.
— Шигырь хәстәре калмады әле, — мәйтәм. – Шәһәргә борылышта машинам ватылды. Төзәтешеп бирмәссез микән?..
Нәрсә-нәрсә, һич көтелмәгән мондый мөрәҗәгатьтән Әнгам абыйга хәтта кызык булып китте бугай:
— Син нәрсә? Миндә монда сиңа автомастерской бар дип беләсеңмени?! — ди, көлемсерәп. Аннары маңгай турын бер тын сыпырып алды да: — Ярар, хәзер драмтеатрга, Исрафиловка шалтыратып карыйм, бәлки, берәр нәрсә чыгарып булыр, — дип, телефон трубкасына үрелде.
— Алло? Синме әле бу? Беләсеңме, монда Камил килде бит... Кайсы дип... Ка­милне дә белмәсәң инде... Бәләбәйдән килеп, Уфага кергәндә машинасы ватыл­ган. Я сөйрәтергә транспорт, я төзәтергә кеше җибәрә алмассың микән?
Әмма театрның сөйрәтергә дә, төзә­тергә дә кешесе булмады. Транспортлар, артистлар белән гастрольгә чыккан.
— Кайгырма, төзәтәбез аны, — ди, минем төшенкелекне күреп. – Хәзер улларыма шалтыратам. Хәер, Салаватым-ның эше тыгын, вакыт табалмас, мөгаен. Ә менә Азаматымның вакыты булырга мөмкин, чөнки аның бүген никах көне, туй үткәрәбез, килен төше­рәбез, ЗАГСка керәләр, — ди, һәр җөмләсен җылы юморга төреп.
Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Чынлап та, кырыкмаса кырык төрле туй мәшәкатьләрен читкә куеп торып, тантана чарасына киенеп алган Азамат, күз ачып йомган арада үзенең “Жи­гули”енда мине автозапчасть кибетләре буйлап йөртеп, машинама кирәк детальләрне эзләшеп табып та бирде.
— Үзең төзәтә аласыңмы?
— Моңарчы ул урынын бер тапкыр да төзәтеп караганым булмады... —дим.
Ул шундук, җиңнәрен сызганып, эшкә дә кереште һәм тиз арада төзәтеп тә бирде.
— Туеңа өлгермисең бит минем аркада, — дим, — гаепле кыяфәттә, әмма күктән төшкән бәхеткә эчемнән нык сөенеп.
— Көн озын, әле язылышырга вакыт бар, өлгерәм, — ди, беләктән майга батып кулларын чүпрәккә ышкый-ышкый, башкаема төшкән бәладән йолып алучым.
Менә шулай Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның “автомастерскоенда” машинама ремонт ясатып, кунак булып, туй күчтәнәчләре төяп кайттым, егет­ләр. Ходайның җирдәге фәреш­тәләреннән шулай ярдәм алдым, рәхмәт яугыры.

Хәленә кердем

“Һәнәк” журналы редакциясеннән, Әнгам Атнабаевның өенә сугылып, кулына пенсия таныклыгын тапшыруымны үтенделәр. Шагыйрь, таныклыкны ачып карады да:
— Менә миңа да 60 яшь, мин дә бүгеннән пенсионер, — дип көрсенеп куйды. — Алда, Камил, зур мәшәкатьләр — юбилей чаралары көтә, исән-имин ерып чыгып буламы инде...
— Ничек тә чыдарга тырышыгыз. Юкса, бездә дә берәү юбилеен атна буе “юды-юды” да, “юа” торгач, янып үлде, — дип әйт­­тем дә, телне тешләдем. Юкка шөрлә­гәнмен. Тирән юморлы Атнабай рәхәт-ләнеп көлде һәм:
— Син, чынлап та, коеп куйган юморист икәнсең, — диде.
Әдәбият аксакалыннан мондый да шәп мактау сүзе ишеткәч, бер башка үсеп киткәндәй булдым.

Чәчәкне яулап алалар

Үтә халыкчан әсәрләр-пьесалар, хикәяләр, шигырьләр, җырлар иҗат итеп, халык арасында зур популярлык яулаган Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев гомере буе үзе дә халык арасында яшәде. Республи­кабызның һәр төбәгендә аны һәрчак көтеп, алкышлап каршы алдылар. Бәләбәй төбәге дә аның җанга ятышлы чыгышларын әле дә күңел җылысы белән искә ала. Инде заман җилләре кагылып, тарих төпкеленә кереп юкка чыккан, кайчандыр күренекле булган безнең Тузлыкуш урта мәктәбенә дә сугылып киткәләде ул. Һәр очрашуы җанда онытылмас күңелле тәэсир калдыра иде.
Мәктәпнең туган тел кабинетында аның рәссам төшергән олы портреты астына “Горурлык” шигыреннән юллар теркәлгән:
Туган илем — минем туган телем,
Шушы телдән башка җырым юк,
Дип җырласам әгәр җырларымда,
Бу — төчелек түгел, горурлык!
Уку бүлмәләрен күзәтеп чыккач, мәктәпне ошаткан иде шагыйрь, балалар алдында чыгыш ясап, туган телебезне туган илебездәй яратырга, сакларга кирәклеген төшендерде, әлбәттә, Атнабайча, һәр фикерен гүзәллеккә төреп.
Әдип белән очрашуга бөтен авыл кубып килде. Кичә барышында, салкын кыш уртасы димичә, әдипне тере чәчәкләргә төрдек. Хатыным — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Нургали кызы да шагыйрьгә канәфер чәчәкләрен бүләк итте.
Кичәдән соң кунакларны өйгә дәшеп алдым.
Әнгам абый килеп керү белән бер кочак чәчкәләрен өстәлгә салды да, җылы галанка мичне кочаклап алып:
— Шушындый да кайнар мичең була торып, нишләп минем бер ялгызымны үткән төндә Бәләбәй гостиницасында йок­латтың, Камил? — диде. – Машинаң бар, барып алырга иде. Я, шушы мичне генә кочаклап төн чыга идем бит...
— Бәләбәйгә килгәнегезне белмәдем бит, — дип акландым.
Ул арада “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите мөхәррире Рөстәм Идиятуллин, түрдә торган гармунны күреп алып, күрекләрен тартып, сыздырып уйнап та җибәрде.
Табын артында шагыйрь “Совет Башкортостаны” гәзите хәбәрчесе Сәдит Латыйповка интервью да бирде, кунаклар белән дә танышты.
— Мин Җиһан булам, Рөстәмнең хатыны.
— Бик матур исем. Җиһанга җир йөзендә иң беренче булып Гагарин менгән. Җиһанны күп тапкырлар яулаган космонавт кем икән? — диде ул, сүз уйнатып.
Атнабайның шаян карашы астында табын халкы космонавтларны барлый башлады:
— Титов, Николаев, Попович, Быковский, Леонов…
— Юк шул. Әнә Рөстәм яулый гомере буе Җиһанны, — дип мут елмайды шагыйрь.
Әңгәмә барышында шау-шулы көлке астында мыек астыннан елмаеп утыручы Рөстәм Закуан улы тора-бара табын артындагыларга мөхәррир булып түгел, ә түшенә бихисап алтын медальләр таккан космонавт булып күз алдына баса башлады. Ул арада үзе дә шаян, көләч йөзле Җиһан Мәгалим кызы гармунга кушылып моңлы җыр сузып җибәрде.
Вазага су тутырып, мин әдипнең чәчәк гөлләмәләрен күтәреп алуым булды, Әнгам абый, моны күреп:
— Чәчәкне үзеңә яулап ала белергә кирәк, Камил! Нишләп минем чәчәкләргә үреләсең? — диде, әлеге дә баягы шаяртып.
— Шиңмәсеннәр дип суга утыртмакчы идем...
— Рәсимә ханымның йөрәк җылысы белән чын күңелдән бирелгән ич алар!
Йөрәк җылысы беркайчан да өшергә ирек бирми!
Аннары кәләшемнең табынга куйган азыкларын дөньяның патша табыннарындагы иң тәмле азыкка тиңләп, мактый-мактый авыз итәргә кереште.
— Иҗаты белән нинди бөек, ә үзен тотышы белән нәкъ безнең кебек үтә га­ди, — дип сокландык азактан җәмәгатем белән.
Әнгам Касыйм улы җыелган халыкка моңарчы без ишетмәгән яңа шигырьләрен сөйләп ишеттерде. Янә сокланып алкышладык үзен. Әйе, кайларда гына чыгыш ясаса да, халык күңелен яулый белде ул, кайда да чәчәкләргә төренде.
Халык шагыйренең гәзит-журналларда басылып та, китапларына керми калган шактый гына әсәрләре бар. Фикеремне җөпләү йөзеннән бер генә мисал китерәм: 1966-67 уку елында мин Бәләбәй райо­нының Байморза 8 еллык мәктәбендә дә­ресләр укыттым. Берчак, агитатор буларак, колхозның сөтчелек фермасының “кызыл почмагы”нда терлекчеләрне җыеп, ил яңалыклары белән таныштыргач, “Кызыл таң” гәзитенең соңгы битен тутырып басылган Әнгам Атнабаевның “Хикмәтулла агай хикмәтләре” дигән күләмле, үтә көлкеле сатирик хикәясен укып ишеттердем. Терлекчеләрнең тәгәрәп ятып көлгәне әле дә күз алдымда. Моннан ары агитация белән килгән саен аның язмаларын сорап алып укыттылар. Кызганычка, ул хикәяне әдипнең бер китабыннан да эзләп таба алмадым. Менә шул хикмәтле дә, фәһем-ле дә, берчә җитди, берчә шаян язмаларын гәзит-журнал битләреннән, шәхси архивыннан ил белән бергәләшеп җыеп, китап итеп бастырсак икән. Бөек талант­ның һәр язмасы алтынга тиң икәнен барыбыз да яхшы беләбез. Ә алтын, мәгъ-лүм, бөртекләп җыела. Алтын — ил байлыгы. Ә Әнгам Атнабаев иҗаты — милли әдәбиятыбызның алтын гәүһәре ул, халкыбызның рухи күңел байлыгы. Аны саклау һәм яклау — изге бурычыбыз!

Сагынам
Башкортстанның халык шагыйре
Әнгам Атнабаевны уйлап
Кош шикелле очып үтә идем
Бәләбәй һәм Уфа арасын.
Агай китте, ә мин ятим калдым...
Уфаларга килми барасым.

Каршы алмас инде колач җәеп,
Һәм утыртмас кыстап табынга.
Озата да алмас: “Ишек ачык,
Кереп йөр, — дип,
— килгән чагыңда”.

Күрдем аның иҗат бакчасында
Җимешләрнең ничек пешкәнен.
Әле белдем: күктән минем янга
Йолдыз тиклем йолдыз төшкәнен.

Язганнарын укып туеп булмый,
Хисләндерә торган якка бай.
Әдәбият күген балкытучы
Халкыбызның җыры – Атнабай.

Яхшы язсам – канатланып укыр,
Начар икән – әйтер турысын.
“Фикереңне аңлаешлы җиткер...” –
Төшендерер шагыйрь бурычын.

“Кара икмәк”,
“Җиз кыңгырау моңы” –
Галәм киңлекләрен иңләрлек.
Миңа калса, һәрбер шигъри сүзен
Алтын бөртегенә тиңләрлек.

Кайчан күрмә, шаян, җор күңелле,
Һич зарланмас теге-бусына.
Бүлмәсендә яшьләр – каләмдәшләр,
Ирек монда оҗмах кошына.

Шул елларда алган илһам белән
Шигърияттә канат кагынам.
Олы шагыйрь биргән киңәшләрне –
Иҗат дәресләрен сагынам.

Камил Фазлый,
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
Бәләбәй районы,
Тузлыкуш авылы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: