+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 февраль 2023, 09:30

Йөрәкләрне җылытты, күңелләрне күтәрде

Әнгам абый Атнабаев белән бер сөйләшү гомергә хәтердә калды.  

Йөрәкләрне җылытты, күңелләрне күтәрде
Йөрәкләрне җылытты, күңелләрне күтәрде

Заманыбызның иң күренекле шәхесләренең берсе, татар халкының бөек шагыйре Әнгам Атнабаев белән якыннан аралашу куанычы тәтеде миңа. Башкорт дәүләт педагогия институтында уку, аннан соң журналистикага килү генә, минемчә, мондый бәхетле мөмкинлекне бирде. Ә инде булачак тел һәм әдәбият укытучысының, безнең шаян табигатьле профессорларыбызның сүзе белән әйткәндә, “мәктәп директоры”ның поэзиягә тартылуы, әдәби иҗатны үз итүе, журналистикага кереп китүе институттагы остазыбыз, төркемебезнең кураторы профессор Рәиф Әмиров белән бәйле.

Шунысы кызык: без, кичәге мәктәп балалары, һәм ул чактагы яшь доцент, филология фәннәре кандидаты Әмиров белән БДПИ тупсасына бергә аяк бастык. Рәиф Кадим улын нәкъ шул — без абитуриентлар булган 1974 елда Бөре педагогия институтыннан башкалага күчерәләр. Бер кышны бер тулай торакта үткәрергә дә туры килде әле. Аның бүлмәсе беренче катта иде, ул анда берүзе яшәде. 1975 елның май азакларында кураторы­бызның бер катыргы тартмага сыйган савыт-сабасын һәм дистәләгән капка сыйган китапларын аның фатирына да күчерешеп йөр­дем. Рәиф Кадим улы мине, төркемдәге бердәнбер егет бул­гангадырмы, үзенең бертуган энекәше урынына күрде.
Безне тагын да якынрак ит­кән янә бер уртак мавыгу бар иде, ул – шигърият, әдәби иҗат. Әми­ров беренче эш елында ук филфак каршында әдәби-иҗат түгәрәген оештырды. Аның беренче утырышында без икәү генә катнаштык. Өлкән курслар төзелеш отрядларыннан, колхозларга ярдәм итүче студент бригадаларыннан кайтып өлгермәгән иде әле. Рәиф Кадим улын бу хәл аптырашта калдырмады. Ул минем шигырьләремә анализ ясады, үзенчә бәһа бирде. Алар бигүк искитәрлек булмаса да, “Синдә өмет бар!” дип, күңелне күтәрде.
Икенче утырышка инде унлап студент килде. Филфактан тыш, анда физматтан, геофактан әдәбият сөючеләр җыел­ды. Физматтан килгән Нур Шәфыйков аеруча хәтердә калды. Нур Әнгам Атнабаевның фанаты иде. Ул хәтта, аңа охшарга тырышып, мыегын Атнабайчарак үстерә, озын туры чәчләрен шагыйрьнекечә артка тарап, кулы белән артка таба сыпыргалап ала иде. Аның Атнабайга багышланган шигырь­ләрен бер кич буена тыңларга туры килер иде. Белмим, Нур­ның фанатларча мөнәсәбәтен истә тотыптырмы, Рәиф Кадим улы безнең “Тамчылар” дигән әдәби түгәрәгебезгә беренче кунак итеп нәкъ Әнгам Атнабаевны чакырды. Бу утырышны, популяр шагыйрь дә катнашкач, пединститутның актлар залында үткәрергә булдык. Президиумга шагыйрь үзе, тагын берничә кунак чакырылды. Рәиф Әмиров “Тамчылар” түгәрәге, анда катнашучылар белән таныштырды. Аннан соң түгәрәк әгъзаларына сүз бирде.
Түгәрәгебезнең старостасы буларактырмы, зур шагыйрь алдында имтихан тотуны миннән башладылар. Мин, сәхнәгә менеп, трибуна артына баскач, үземнән кул сузымы ара­сында утыручы чын ша­гыйрь­­гә карап, бертын сүзсез калдым. Башка кунакларның президиум өстәленнән күкрәк­ләре, башы гына калкып торган бер вакытта ябык һәм бик озын буйлы Әнгам абыйның кендек­тән өстә бөтен гәүдәсе президиум өстәленнән югарырак иде. Әнгам абый, минем телсез калуымны күреп, авыр хәлдән коткарырга ашыкты: “Ну, Рәүф дус, укып күрсәт әле берәр ши­гыреңне!” — дип елмаеп куйды. Бу, чынлап та, миңа көч биргән­дәй итте. Тын ала башладым. Ләкин үзем язган шигырьләр ба­рысы да диярлек баштан чыгып очкан иде инде. Әмма яраткан шагыйребезнең гади генә итеп дәшүе, үз итеп, күз кысып куеп, шаян елмаюы, дәртләндерүе мине дә шуклыкка этәрде:
— Мин сезгә бер поэмамны укып ишеттерәм, каршы килмә­сәгез! – дип, залга карадым.
“Поэма” сүзеннән анда уты­ручыларның йөзе күңел­сезләнеп киткәндәй булды, – чын шагыйрь булганда үзләре кебек бер студентның туң ши­гырьләрен озын-озак тыңларга берсенең дә исәбе юк иде шикелле. Шагыйребезнең йөзен­нән дә елмаю качты кебек.
— Ул “Бюрократка” дип атала! — Бу сүзләрем үзе дә сатира-юмор җанлы Әнгам абыйда ихлас кызыксыну уятты. “Ну-ка, давай, Рәүф, бир кирәк­ләрен бюрократларның!” — дип, миңа таба борыла биреп утырды.
Бюрократлар хәзер үзгәрделәр –
Тормыш та бит, чөнки, яңара.
“Бар, чыгып кит, — дими, — кабинеттан!”
“Иртәгә кер” диеп, чыгара...
Шушы дүртьюллыгымнан соң, “поэма”ның кыскалыгына сөенгәнгәме, зал дәррәү кул чапты, ә Әнгам абый озын гәүдәсен президиум өстәленә ия-ия рәхәтләнеп көлде.
Миннән соң сүз алганнардан “үзебезнең Атнабай” – Нур Шәфыйковның чыгышы гына хәтердә калган.
“Атнабайга иярәсең”, диләр –
Үзеңнең бит юк бер алымың!
Сабый да бит олыларга тотынып,
Ясый җирдә тәүге адымын...
Бу юллар да булачак халык шагыйренең күңеленә хуш килде.
...Әнгам Атнабаев белән йөзгә-йөз очрашу шулай хәтердә калган. Аның кул арты җиңел булдымы, әдәби тәнкыйтьче буларак таныла барган Рәиф Әмировның сүзе үтемле идеме, зур-зур әдипләр белән җылы очрашулар бик күп булды алда. Шундый очрашуларның берсендә үлгәннән соң рәсми рәвештә халык шагыйре исеме бирелгән, гамәлдә исә, шул чакта ук чын халык шагыйре бул­ган Рәми Гарипов белән аралашу насыйп булды миңа, аның автографын алып та сөендем. Шулай итеп, Рәиф абыебыз безне танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар белән аралаштырып, әдәби иҗатка җәлеп итте, алдагы һөнәргә, тормышка үзенчәлекле юлламалар бирде.
Ә инде “Өмет”, “Кызыл таң” кебек зур республика басмаларында җиң сызганып эшләү дәверендә рәсми рәвештә дә халык шагыйре булып өлгергән Әнгам Касыйм улы белән күпкә якыннан­рак аралашу насыйп булды. “Өмет”тә Әнгам абыйның иң талантлы шәкертләренең берсе, бүгенге күренекле шагыйрь һәм язучы Марат Кәбиров белән бер бүлмәдә утырып эшләдек. Миңа калса, Әнгам Атнабайга багышланган юбилей китабында нәкъ менә Маратның истәлекләре аерым урын алып торырга тиеш, чөнки алар, яшь аралары ярты гасыр булуга карамастан, бик якын дуслар булды. Әнгам абый Маратны үз улыдай якын күрде, үзенә тиң шагыйрь итеп таныды. Бу, әлбәттә, искиткеч зур бәһа иде. Шунысы куанычлы: Марат Кәбиров аның ышанычын аклады. Ул бүген үзен күпкырлы әдип, бик талантлы иҗатчы буларак танытты.
“Өмет”тә эшләгәндә Әнгам абый белән бер сөйләшү әле булса онытылмый. Телефон аша гына булса да. Шулай бер мәлне Марат белән уртак эш бүлмәбездә язышып утырам. Телефонны, гадәттә, кемнең кулы буш, шул ала иде. Бу юлы үзем генә булгач, телефонны алып, җавап бирергә ашыктым. Әнгам абыйның тавышын шундук таныдым, әлбәттә:
— Марат туган, ни эш бетерәсең анда? – ди.
— Әнгам абый, бу мин — Рәүф, ә Марат әле редакциядә түгел иде шул, — дим, гаепле кеше кебек.
Хәер, бер гаеп тә бар иде Әнгам абый алдында – ниндидер бер мөһим чарага чакырып шалтыратырга оныткан идем.
— Рәүф, синмени? Ни эшләр кырып утырасың, язышудан арталмыйсыңдыр инде! Шәп язасың – маладис! – дип, мактап алырга да өлгерде.
— И, Әнгам абый, теге вакытта Сезгә шалтыратырга онытканымны искә төшереп, оялып, кызарынып утырам әле! – дим.
Ә ул аңа гына хас шуклык белән:
— Син анда юкка-бушка хафаланып утырма. Менә мин фатирымда берүзем моңаеп утырам – апагыз да озакка чыгып югалды. Син, булмаса, анда берүзең бер кабинетта кызарып утырма, ә минем янга килеп чык. Юл уңаенда кибеттән бер акбашны ал, акчасын бирермен. Шуны икәүләп бушатып, агарып утырыйк лучше! – дип, шаярта бирсә дә, ихластан кунакка чакырды.
— Рәхмәт чакыруыгызга, Әнгам абый! Тик ашыгыч эш күп иде бит әле, — дип җавапладым, ни әйтергә дә белмичә.
— Эш бетми ул, Рәүф туган, ә менә мин бетәргә могу. Үкенерсең – мин булмам. Шуңа күрә, чакырганда, килергә тырыш, мин көтәм! – дип, телефонны куйды.
Мин бара алмадым тиз генә. Соңрак Марат үзе дә кайтып керде редакциягә. Аңа тапшырдым шагыйребезнең чакыруын. Бүген үкенәм шунда Әнгам абый янына бара алмаганыма. Бик дөрес әйткән булган бит шул чакта: эш бетмәде, ә ул китте. Мәңгелеккә китте. Сагынып сөйләргә, юксынырга гына калды.
...Журналистның хезмәт хакы бервакытта да зур булмады. Бермәл коллектив җыелышында шул хакта зарлангач, баш мөхәрриребез Фаил Фәтхетдинов:
— Үтәр еллар, бәләкәй хезмәт хакы алып эшләвегез онытылыр, ә менә “Кызыл таң”да эшлә­вегез, “Кызыл таң”чы булуыгыз белән горурланып яшәрсез! Мондый бәхет һәркемгә тәтеми, “Кызыл таң” тарихына кереп калу үзе генә дә бик күпкә тора ул! – диде.
Бүген аңлыйм: бик хак әйткән. “Кызыл таң”да эшләү, чынлап та, зур мәртәбә ул. Атнабай үзе узган коридорлардан атлап йөрү, ул утырган кабинетларда утыру, аның кебек үк “Кызыл таң”чы булу, фотосурәтең, исемең аның белән бер “Энциклопедия”дә урын алу горурлык хисе генә уята ала. Башкача мөмкин түгел – Атнабай нуры ул мәңгелек, ул барыбызны да җылыта!

Рәүф ХӘКИМОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.
Әлшәй районы,
Никифар авылы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: