+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 март 2023, 14:40

“Мин – хатын-кыз, йорт йөрәге...”

Шагыйрә һәм журналист Таңсылу Карамышевага – 75 яшь.

“Мин – хатын-кыз, йорт йөрәге...”
“Мин – хатын-кыз, йорт йөрәге...”

Таңсылу Фаяз кызы Карамышева 1948 елның 3 мартында Башкорт АССРы Бөрҗән районының Байназар авылында туа. 1нче Республика интернат-мәктәбен (хәзер Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернаты) тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт универси­теты­ның филология факультетында укый.
1971 елда университетны тәмам­лаганнан соң, Таңсылу Карамышева “Башкортостан кызы” журналы редак­циясендә эшли башлый. Төрле елларда ул “Ленинсе” һәм “Башкортостан пионеры” гәзитләрендә, “Һәнәк” һәм “Ағиҙел” журналларында, “Йәшлек” гәзитенең җаваплы сәркәтибе һәм мөхәррир урынбасары, “Шоңкар” журналының беренче баш мөхәррире булып эшли. “Китап” нәшриятында һәм Башкортстан телевидениесендә мөхәррир була. Арытаба шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә.
Таңсылу Фаяз кызы – берничә шигъри җыентык авторы. Аның китап­лары кибетләрдә тузан җыеп ятмый, кулдан-кулга йөртеп укыла. Аның әсәрләрендә яшь кызлар назы, өлгергән хатын-кыз зирәклеге, ил аналарының кайгыртучанлыгы, тормыш фәлсәфәсе дә бар. Бүген без сезгә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Таңсылу Карамышева

Кот

Мин – хатын-кыз: йортның коты,
Янып торган учагы,
Җитәге вә итәгедер,
Уңдырышлы туфрагы.
Мин – хатын-кыз: йорт йөрәге,
Сизгер, нечкә тойгысы,
Бәвелде үз урынына
Утырыр урындыгы.
Мин – хатын-кыз: йорт терәге,
Тоткасын тоткан учы,
Алтын акыл җиңеренә
Какшамас ышанычы.
Мин – хатын-кыз: йорт чырагы,
Сүрелмәс намусыдыр,
Җир бишеген бәвелтүче
Баемас кояшыдыр.

Су юлы

И, су юлы, су юлы,
Су юлы – гомер юлы.
Җиңгәсенә су башлата
Каенсеңел – сылуы.
И, су юлы, су юлы,
Юл башлый килен бала,
Төшкән суы ярында
Калырга рөхсәт ала.
Әнә, елга Тәңресен
Тәңкәсе белән сыйлый:
Күзгә мөлдерәп карый –
Фатыйха бирә сулау!
“Суың тәңкәле булды,
Юлың чәчәкле булсын!
Төшкән җирең тәкәле,
Казың бәбкәле булсын!”
Җиңгәсенә көянтә
Бик килешә икәнче,
Иңенә салгач аны,
Ак юл теләп бикәче:
“Ай-һай, кемнең җиңгәсе,
Бикәчләр ары торсын!
Каты сулар эчсә дә,
Җиңгәбез йомшак булсын!
Суы барның сые бар,
Сыйлы алчак, сулы – көч!
Якты караш, нурлы йөз
Сыйлаганда су да эч!
Белгән кеше су эчәр,
Белмәгәне ыу эчәр.
Кайнәсенең акылы
Килененә килешер!
Ә кайнәсе, кайнәсе
Килен сөеп сөенер!
Сылу сылу күренмәс,
Сөйгән сылу күренер!
Ире түлен ишәйтеп
Бәхетле булсын килен.
Һәрвакыт яшәсен, әйдә,
Киленнәр төшкән илем!

Нәсыйхәт

Үскән җирдән төшкән җир
кадерле:
Төшкән җирдә таштай бат,
балам!
Кайнә туфрагыннан туа килен,
Туфрагыңны сакла, бак, балам!
Яңа кыегыңны сөю кирәк,
Акыл кирәк тормыш иткәндә:
Сылулыгың белән су буйлама
Ир йортында дөнья көткәндә.
Бәхет көтмә кыйгач кашларыңнан,
Зифа буең, нечкә билеңнән,
Уйлар уйлап буйла суларыңны,
Энҗеләр тап күңел төбеңнән.
Ахмакка тик диңгез
тубыктандыр,
Баштан ашарлыктыр күлләвек.
Тыпыр-тыпыр үскән төп йортыңа
Ишеттермә җаның чеңләвен.
Таянырлык терәк бул иреңә,
Җыерылмас кашлы, ачык бул,
Гаиләңә терәк, сүнмәс кояш,
Җылы бөркегән якты учак бул.
Син тәүге дә вә соңгы да түгел,
Язмыш алыр синнән аласын:
Ана иткән ата баласына
Үстереп бир халык баласын.
Төшкән җирдә утыраклы килен,
Бүдәнәдәй түлле – көчле бул.
Кая төшсәң, шунда имин картай,
Ак-ак чәчле, сары тешле бул...

Бөркәнчекләрем

Кыз идем, кызыл идем,
Кызыл яулык ябындым.
Кызылга кызыкканны
Ялкынымда яндырдым.
Яшь идем, яшел идем,
Яшел яулык ябындым.
Яшьлеккә кызыкканың
Күзләрен чагылдырдым.
Вакыт үтте. Гомеремне
Зәңгәрдән бөркәндердем:
Салкын аң сафлыгыннан
Өттем дә сискәндердем.

Җир кендеге

Менә ул йорт. Таң туганда
Кендегем киселгән йорт.
Менә ул көй. Анам җырлап
Бишегем бәвелткән көй.
Менә ул тел. Туган телем.
Мин аннан авызланган.
Менә ул җир. Туган җирем.
Мин аннан адымланган.
Менә ул моң. Хәзинәбез,
Сандыгы җаныбызның,
Йөрәге ул мәңгебезнең,
Рухы әлегебезнең.
Менә ул ил. Дулкын-дулкын
Җәйрәп яткан тауларым.
Туфан суы асларыннан
Калкып чыккан Ватаным.
Менә ул йорт. Рәхим ит, дип
Кертә ул иннегенә.
Ябыштыра кендегемне
Дөньяның кендегенә.

Дәү әни дәресләре

Хәерле көн теләп уятты да
Тәмле төшләр теләп йоклатты,
Дыңгылдатып сөйде аркалардан:
Дәү әнием безне яратты.
Балачакның бәхет дәресләрен
Искә алам һәрчак моңаеп,
Көлемсерәп йоклап киткән кебек,
Уянамын иртән елмаеп.
Мәктәпкә ул безне озатып калды,
Кайнар чәен ясап эчереп,
Ачыгып ла кайтып кергән чакта
Каршы алды ашлар пешереп.
Әзерләгән мәлдә өйгә эшне
Янда бәйләм бәйләп утырды.
Иртәгәсен безнең көндәлекне
Яхшы билгеләр тик тутырды.
Иң төп тәрбияче, иң төп остаз,
Гаиләбезнең коты ул иде,
Гамәлләре аның, әмәлләре
Хатын кеше үтәр юл иде.
Сыкрый-сыкрый йоклап китүчеләр
Таң атканда елап уяна.
Елмаеп ла керфек яба кояш,
Күзен ачканда да елмая...

Кулъяулыгым

Күз яшьләрен сөртер өчен
Әзер тора кулъяулыгым,
Югалтудан саклап тора
Күңелемнең уяулыгын.
Кайгыда да, шатлыкта да
Корыта ул яшьләремне,
Иминлеккә, тынычлыкка
Күчерә җан хисләремне.
Сәгадәтнең сәгатьләрен
Өметләнеп көтә бит ул,
Көтә-көтә көтек булып,
Юешләнеп бетә бит ул.
Йөрәктәге караңгыга
Ачып куя кояшларны,
Актагы кара тапларны
Иренмичә сөртә бит ул.
Яшь аралаш елмаерга
Җиңүләрне көтә бит ул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: