+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 март 2023, 10:15

Аның көчле рухы - милләтебез рухы!

Кыңгыр-Мәнәвездә халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алдылар.  

Аның көчле рухы - милләтебез рухы!
Аның көчле рухы - милләтебез рухы!

Үзенең сокландыргыч, мәңге үлмәс иҗаты, искиткеч язмышы белән мөселман дөньясын шаккатырган әдип Фәнис Яруллинны ишетеп белмәгән кеше юктыр. Исән булса, быел, 9 февральдә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан Кыңгыр-Мәнәвез авылының модельле китапханәсендә аның мөдире Элиза Салихова матур кичә оештырды. Күркәм залда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәнис Яруллинның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күпләрне үзенә җәлеп итте.

Тәүдә сүз шагыйрә Әлфия Булатка бирелде. Олуг әдип белән аралашып яшәгән кеше буларак, ул аның био­гра­фиясенә тукталды, хатыны Нурсөя апа белән очрашкан мизгелләрен фото­рәсемнәр аша чагылдырды.Иң дулкынландырганы – шагыйрьнең йө­рер-йөрмәс куллары белән язган хатларын тотып карау, аларны уку бик тә тетрәндергеч мизгел булды.


Кичәне дәвам итеп, Фәнис Яруллин белән студент елларыннан ук очрашып, күп еллар шәхсән аралашкан журналис­тика ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты Әнвәр Сө­ләй­манов бөек шагыйрь­нең чын­барлыктагы халәте, үлемсез иҗа­ты хакында сөйләде. Булачак журналистка моннан 45 ел элек ”Аерылмас дустым” дигән китабына гарип шагыйрьнең ике кулының бармакларына каләмен көч-хәл белән кыстырып, автограф язуы тасвирланды. Чынлап та, бәгырь­ләрне өзгәләрлек мизгелләр булган шул. Әлбәттә, аңлаган кешегә.


Язмышка үч итеп, аның күзенә ту­ры карап, сабыр итеп яшәгән әлеге леген­дар шәхестән үрнәк алырга гына кала безгә. Бу җәһәт­тән аларның тормышны чиксез яратуы – үзе батырлыкка тиң. Шуңа да тамашачылар, шагыйрьнең яшәү рәвеше белән тирәнрәк кызыксынып, чыгыш ясаучыга сораулар яудырды. Кичәдә шагыйрь­нең шигырьләре дә яңгырады:


Авырлыкка туры карап яшим
һаман,
Чөнки минем кешеләргә
кирәгем бар.
Каерса да язмыш минем
канатымны,
Ала алмас кешеләрне
яратуны.


Ә бит йөрәк каны белән язылган бу шигырьләрне гади укучының күңе­ленә юл ачуда, урын-җир өстендә бул­ган Фә­нис абыйны дүрт дистә елдан артык сабый кебек курчалаган, аны дөньяга таныткан Нурсөя Ярул­ли­наның тәрбиясе, кадер-хөрмәте бәяләп бетергесез. Әнкәйләргә генә хас наз тулы йөрәгенә Нурсөя апа Фәнис абыйны ире дә, нарасые итеп тә сыендырган ич! Олы йөрәкле шагыйрь менә нәрсә ди: “Минем белән яшәү рәвешенә беркем дә түзә алмас иде. Нурсөя генә түзә, ул – дөньяда бердәнбер”. Бу хисләр шигырь юлларына да күчми калмаган:


...Тормышым – авыр арба,
Йөгем гел артып бара.
Арбам күптән туктар иде,
Мәхәббәт тартып бара...


Мәхәббәттән көчле дару юк икән­леген исбатлап, йөрәкне тетрәндергеч “Нурсөя” поэмасын язган каһарман халык шагыйре Фәнис Яруллинның һәм “Фидакарь хез­мәт өчен” медале иясе Нурсөя Фазылҗан кызының сыннары еллар үткәч әдипнең туган ягы Баулыдагы һәйкәлгә күчте. Шулай ук туган авылы Кызыл Ярда әдипнең музее барлыкка килүе – якташлары өчен олы горурлык. Боларның һәм­мәсен китап­ханәнең стенасына эленгән зур экран аша горурланып карау мөм­кинлеге бар иде.


Билгеле, кичә җыр-моңсыз булмый. Янып торган, татар милли бизәкләре бе­лән нәкышләнгән костюмнарда хатын-кызларның “Ахирәтләр” фольклор ансамбле (җитәкчесе – Гүзәл Хисаметдинова) башкаруындагы Фәнис Яруллинның сүзлә­ренә Риф Гатауллин һәм Ришат Тимербаев язган “Кадерен белгән­нәр­гә” җыры һәм башка чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады.
Көтеп алынган очрашу, ихлас аралашу мул чәй табыны артын­да дәвам итте. Кыңгыр-Мәнәвез авылы үзеш­чәннәре шулай, шатлык-кайгыларны бергә бүлешеп, заман белән бергә атларга тырыша.

Әмир Сәлимов.
Бишбүләк районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: