“Йөрәккә яшерелгән серләр” дип аталган бу чарада автор үзе һәм Чаллы шәһәреннән популяр язучы Зифа Кадыйрова, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең Әдәби-туган якны өйрәнү музее мөдире Роза Хәмидуллина да катнаштылар. Дилбәр Данис кызының бу китабы былтыр Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрде.
Узган җәйдә Чакмагыш үзәк китапханәсендә, авторның туган авылында китап туе үтсә, әле инде Илеш районы китапханәчеләре һәм әдәбият сөючеләре бу басма буенча бергәләп фикер алышырга җыелды. Районыбыз республикада әдәбиятны иң үз итүче төбәкләрнең берсе, дип, икеләнмичә әйтергә була. Биредә халык шагыйрьләре Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин, халык язучысы Суфиян Поварисов туып-үскән. Хәсән Сарьян, Ринат Хәйри, Марат Кәбиров исемнәре китап укучыларга киң билгеле.
Дилбәр ханым – Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, 1994 елдан бирле “Тулпар” журналында эшли. Өстәвенә, ул республикабыз Язучылар берлегендә татар телле язучылар секциясенең проза бүлеген җитәкли. Шуңадырмы, аңа иҗат кешеләре тормышы яхшы таныш һәм китап үзәгенә дә язучы хатын-кызның катлаулы язмышы куелган. Гади генә авыл кызы, авыр тормыш юллары үтеп, әдәби мәйданга аяк баса, аяусыз тәнкыйть утына да дучар була, әмма ахырда күпләрнең яраткан язучысына әверелә. Чынлап та, бүгенге язучы кем соң? Ул нинди уй-хисләр белән яши? “Наза” китабындагы ваыйгалар кайдан алынган – чарада катнашучылар шул сорауларга җавап табарга тырышты.
Кичә башында Илеш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Әлфира Вәлидова, мондый күзгә-күз очрашуларның мөһимлеген билгеләп, авторга арытаба да уңышлар теләде. Олы Бишкурайдан авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры Фәвил Гыйльданов Зифа Кадыйровага легендар очучы Муса Гәрәевның китабын тапшырды һәм очучы турында әсәр язарга тәкъдим итте. Районның “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе буларак, мин “Наза”ның идея-тематик йөкләнешен татар әдәбиятында Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми?” әсәреннән башлангыч алган юнәлеш кысаларында карарга була, дигән фикер әйттем, чөнки әсәрдә язучылык һәм хатын-кыз темасының дәверләр үзгәрүе шартларында формалашып, үзара үрелеп баруын тоемларга мөмкин. Ә инде район Балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Әлфия Вәлиева (ул күренекле җырчы Илһам Вәлиевның бертуганы) һәм Сүлте авылы китапханәчесе Рәмилә Хурамшина әсәрдән өзекләр укыганда тыңлаучыларның күзләренә яшь тамчылары эленде.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең Әдәби-туган якны өйрәнү музее мөдире, “Ләйсән” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, китапны ике тапкыр укып чыгуын билгеләп, аның югары әдәби-эстетик кыйммәтен ассызыклады. “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзасы, ветеран укытучы Мәрьям Шәмсиева әсәрнең тел үзенчәлекләренә, мәкаль-әйтемнәрдә, диалогларда сөйләм теленең иркен кулланылуына тукталды. Авторның китап язылу тарихы турындагы чыгышы исә аеруча игътибар белән тыңланды. Гомумән, Д. Булатованың “Наза” китабының әдәбият сөючеләр тарафыннан кызыксыну белән кабул ителүе кичәдә проза жанры хакында җанлы фикер алышуга җирлек тудырды һәм урындагы иҗатчылар өчен осталык дәресенә әверелде.
Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәсидә Мостафина һәм Рәсилә Басыйрованың, шулай ук Чияле Әтәч авылы китапханәчесе Рәвилә Акмалова, Эльмира Насретдинованың моңлы җырлары кичәгә дәрт-ямь өстәп җибәрде.
Алты әдәби китабы йөзләрчә мең тираж белән таралган, әсәрләре буенча куелган спектакльләр бүген берничә театрда барган Зифа Кадыйрованың чыгышын күпләр көтеп алды. Ул алып килгән китапларны дистәләп сатып алучылар, автограф яздырып алучылар күп булды. Д. Булатова иҗат иткән китапның төп прототибы ул икәнен белгәч, “Наза” китабы тиз арада таралып бетте.
Күренүенчә, бүгенге көндә җәмгыятьтә әдәби китапка, язучы шәхесенә карата кызыксыну бар. Кешеләр, Интернет, хәтта телевидениедән кызык тапмыйчамы, китапка борыла башлады. Кичәнең идея авторы һәм оештыручысы, Югары Яркәй үзәк китапханәсе янында эшләп килүче “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина әйтүенчә, соңгы чорда әдәби китап, яңа басмаларны сорап килүчеләр арта. Ә аларга нәкъ менә китапханәче киңәш бирә. “Шуңа күрә китапханәче заман белән бергә атларга, яңа басмалар белән танышып барырга, үзендә һәм укучыларда әдәби зәвык тәрбияләргә тиеш”, – диде Клара Хәсәнҗан кызы.
Илеш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Якупова кичә ахырында кунакларны коллектив эшчәнлеге белән таныштырды.
Кичә тагын бер тапкыр әдәбият дөньясына ишек ачты, күңелләргә дәрт-илһам өстәде.
Гөлфинә СӘЛИМОВА.
Илеш районы.