+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 март 2023, 10:15

“Юк, мин үлмәс идем умырзая кебек...”

Күренекле татар язучысы Әхмәт Фәйзинең тууына — 120 ел.  

“Юк, мин үлмәс идем умырзая кебек...”
“Юк, мин үлмәс идем умырзая кебек...”

XX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, прозаик, драматург, әдәби тән­кыйтьче һәм публицист Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Әхмәт­сафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе үз заманы өчен шактый алдынгы карашлы кеше була: өе­нә гәзит-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Улы Әхмәтне дә укымышлы кеше итәргә тырыша.
Әхмәт башта мәдрәсәдә (1911-15) укый, аннары Уфадагы урыс-татар мәктәбендә (1915-17) һәм революциядән соң, 1917-21 елларда, татар гимназиясендә белем ала. Соңгысында укы­ган елларында беренче өйрәнчек шигырь­ләрен һәм пьесаларын яза. Шундый пьесаларыннан берсе – “Матурлык дөньясында” дигән романтик рухтагы бер пәрдәлек комедиясе – Уфа, Ырынбур сәхнәләрендә куелып, матбугатта яшь авторны дәртлән­дерер­лек уңай бәя ала һәм соңыннан әдипнең сайланма әсәрләре томнарына да кертелә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Әхмәт Фәйзине Ырынбурдагы Шәрык педагогия институтына укырга җибәрәләр. Шунда ул яшь татар язучылары түгәрәгендә актив катнаша, беренче тапкыр Муса Җәлил белән очраша һәм дуслаша. Ләкин 1921-22 еллардагы ачлык афәте Әхмәт Фәйзигә институтны тәмамларга мөмкинлек бирми: 1922 елның декабрендә ул, укуын ташларга мәҗбүр булып, Урта Азиягә китә һәм 1924 елга кадәр Төрекмәнстан кышлакларында һәм шәһәрләрендә укытучы, һәвәскәр театр артисты булып эшли. 1924 елда яңадан Уфага кайтып, уку-һөнәр мәктәбендә (патронатта) елга якын тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара.
1924 елның ахырларыннан башлап Әхмәт Фәйзи берничә ел Донбасста татар шахтерлары арасында мәдәни-мәгърифәт­челек эшләре алып бара. Шунда армиягә алынып, берьеллык хәрби курсларда укый, аннары, сәламәтлеге какшау сәбәпле, гаскәри хезмәттән бөтенләй азат ителә.
1928-30 еллар арасында Әхмәт Фәйзи Мәскәү, Казан шәһәрләрендә, Татар­станның Арча төбәгендә матбугат һәм мәгариф оешмаларында эшли, ә 1931 елда Мәскәүгә күчеп, шуннан соңгы гомеренең күп өлешен профессионал язучы сыйфатында уздыра.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Әхмәт Фәйзи үзе теләп фронтка китә һәм Волхов, Карелия, 4нче Украина фронтларында чыккан гәзитләрдә хәрби хәбәрче булып хезмәт итә.
Әдәби иҗатын 1916 елда Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури поэзиясе тәэсирендә шигырьләр язудан башлаган. Әхмәт Фәйзи сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта. Аның ул еллардагы иҗат уңышлары беренче чиратта поэзия жанры белән бәйле. Әхмәт Фәйзи – татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куйган шагыйрь. Халык язмышы белән даими янып яшәү, тормыш-көнкүрештәге социаль үзгәрешләрнең, яңалыкларның эчке мәгънәсен, фәлсәфи юнәлешен нечкә сиземләү шагыйрьгә үз заманының рухын, аның төп иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын дөрес тотып алырга һәм аларны үз әсәрләрендә заманга хас яңгырашлы итеп тас­вирларга мөмкинлек бирә. “Чор турында җыр” (1932), “Флейталар” (1934), “Эзләр” (1939), “Давыл җыры” (1943), “Дулкыннар ни сөйлиләр” (1945) дигән җыентыкларындагы лирик һәм публицистик шигырьләрендә, “Өермәләр” (1925), “Миллион Зиннәт” (1927), “Дала һәм Кеше” (1933), “Кара таш ник дәшми?” (1940), “Туу сулышы” (1943) кебек поэ­малары һәм балладаларында бу поэтик сыйфатлар бик ачык төсмерләнә. Лирик геройның монологы рәве­шендә язылып, тамырыннан үзгәртеп корылган чынбарлык шартларында кеше шәхесендәге каршылыклы эволюцияне, хис-фикерләр тарткалашын фәлсәфи яссылыкта гәүдә­ләндергән “Флейталар” поэмасы, гомумән, совет чоры татар шигъриятенең үзенчәлекле казаныш­ларының берсе булып исәпләнә.
Әхмәт Фәйзи иҗатында юмор-сатира да зур урын би­ли. Мондый төр поэтик әсәрләрендә ул карикатура, паро­дия, шарж, эпиграмма кебек сатирик типиклаштыру алымнарыннан оста файдалана. Әдип, шулай ук, күп кенә сатирик хикәяләр (“Каен себеркесе”, 1958), сатирик пьесалар (“Төтен”, “Түрәкәй”) авторы буларак та заманында киң популярлык казана.
Драматург буларак, Әхмәт Фәйзи иҗатының башлангыч чорында, нигездә, кече күләмле, тормышның агымдагы актуаль мәсьәләләренә багышланган, көн кадагына суккан, агитацион характердагы пьесалар язу белән мавыга. Әдипнең иҗат мирасында ике дистәдән артык шундый пьеса билгеле. Үз вакытында алар Уфа, Ырынбур, Мәскәү һәм Донбасстагы клуб сәхнәләрендә уйналган һәм халыкны советча рухта тәрбияләү эшендә күпмедер дәрәҗәдә йогынтылы сәнгать чарасы булып хезмәт иткән.
Утызынчы еллардан башлап Әхмәт Фәйзинең драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге тематик һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнә. Ул күп кенә комедияләр (“Каеннар яфрак ярганда”, “Беренче елмаю”, “Шәмгун Тавысов” һ.б.), сатирик пьесалар, тарихи-биографик драмалар (“Тукай”, “Пугачев Казанда”) иҗат итә, театр сәнгатенең синтетик жанрларын (музыкаль комедия, опера өчен либреттолар) үзләштерү юлында уңышлы адымнар ясый. 1939 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры беренче сезонын Н.Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган “Качкын” операсы белән ачып җибәрә. Н. Җиһановның “Җәлил”, М. Мозаф­фаровның “Зөлхәбирә” опералары, Р. Гобәй­дуллинның “Кисекбаш” балеты шулай ук Әхмәт Фәйзи либреттоларына таянып иҗат ителгәннәр. Бөек Ватан сугышы чорында әдип белән композитор Җәүдәт Фәйзи үзара иҗади берлектә “Акчарлаклар” дигән музыкаль комедиянең беренче вариантын тәмамлыйлар, 1947 елда исә аны сәхнәгә кую өчен яңабаштан үзгәртеп эшлиләр.
Сугыштан соңгы елларда Әхмәт Фәйзи, драматургия өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам итеп, әхлакый мәсьә­ләләргә багышланган “Отышлы кияү” (1947), “Күршеләр” (1951), “Сәйдә апа” (1955) комедияләрен һәм “Рәүфә” психологик драмасын (1957) яза.
Театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен Әхмәт Фәйзи 1953 елда – Татарстанның, 1957 елда Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәренә лаек була.
Аның әдәби мирасында “Тукай” романы үзенә аерым урын били. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяне әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Шул ук елда роман - “Совет әдәбияты” (хәзер­ге “Казан утлары”) журналында, ә 1952 елда Татарстан китап нәшриятында аерым басма булып чыга. 1956 елда әсәрнең автор тарафыннан тулыландырылган икенче бас­масы дөнья күрә. Тиз арада ул урысчага тәрҗемә ите­леп, берничә тапкыр урыс телендә, аннары казах, үзбәк һәм болгар телләрендә дә нәшер ителә. Халык шагыйре бөек Тукайның балалык һәм Җаек чоры биогра­фиясен татар милләтенең язмышы белән тыгыз бәйләп, олы тарихи вакыйгалар фонында тасвирлаган бу романы өчен Әхмәт Фәйзи 1958 елда язучылардан беренче буларак Татарстан Республи­касының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
Ул – әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә бай мирас калдырган язучыларның берсе. Язучы, шулай ук, киносценарийлар (“Тукай”, “Тарих рычагы”, “Пәйгамбәр Әйүб һәм итекче Сафа”, “Совет Татарстаны” һ.б.), балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр (“Бал корты”, “Ак аю”, “Тискәре Ишми”, “Аучы Мәргән бе­лән Болан кыз әкияте” һ.б.), әдәби тәрҗемәләр авторы буларак та билгеле. Аерым алганда, әдип Александр Пуш­кинның “Борис Годунов” трагедиясен (1937), “Братья разбойники” (“Юлбасар туганнар”, 1937) поэмасын, Николай Гогольнең “Тарас Бульба” повестен (1953), Тарас Шевченко, Владимир Маяковский, Агния Барто һәм башка шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Ул 1958 елның 11 августында вафат була.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: