+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 март 2023, 09:35

Әдәбият фронтында да батыр булды

Күренекле шагыйрь һәм прозаик Хәким Гыйләҗевның тууына — 100 ел.  

Әдәбият фронтында да батыр булды
Әдәбият фронтында да батыр булды

Язучы-шагыйрьләребезне гәзит, журнал, китапларда басылган фоторәсемнәре аша танып, үзләрен иң беренче тапкыр унынчы сыйныфта чакта гына күрдем. Ул “иң беренче”ләр икәү иде. 1967 ел башында Авыргазы районының Солтанморат авылында бөек якташыбыз Галимҗан Ибраһимовның 80 еллык юбилеена гөр килеп әзерләнә идек. Әзерлек белән танышырга Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Наҗар Нәҗми һәм “Агизел” журналының баш мөхәррире Хәким Гыйләҗев килеп төште. Бу вакытта аларның икесенең дә иҗаты безгә яхшы таныш: шигырьләре, җырлары яңгырап тора. Хәким Гыйләҗевның аерым китап­лар булып басылган “Кырык алтынчы солдат” поэмасы, “Погонсыз солдатлар” романы кулдан-кулга йөртеп укыла. Авыл клубында һәм урта мәктәптә әдипләр белән очрашулар җылы тәэссоратлар калдырды. Авыл кешеләренең олысында-кечесендә аларның иҗаты белән кызыксыну тагын да көчәйде. Бер елдан Хәким Гыйләҗевны Язучылар берлеге рәисе итеп сайлап куйдылар.

Бүздәк районының Каңны-Төркәй авылында Гыйләҗевлар укымышлы нәсел була. Гыйләҗетдин улы Габдрахман мәктәп төзеткән, шунда укыт­кан. Колхоз рәисе дә булган. Бик матур гаилә кора. Балаларын да белемле итеп күрәсе килә. Кызганычка каршы, гаиләне бәла-каза да читләтеп үтми. Өлкән уллары Локман-Хәкимгә (мулла кушкан исеме) 13 яшь тулганда әнисе Гайниямал вафат була. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаган егет 1937-40 елларда Дәүләкән педагогия училищесында булачак күренекле каләмдәшләре, (шулай ук батыр яугирләр Гыйлемдар Рамазанов, Шәриф Биккол, Муса Гали белән бергә укый. Диплом алгач, Хәкимне Иглин районының Түбән Ләмәз мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Тиздән аны Дәүләкән районының “Колхозчы” гәзитенә чакыралар. Монда аңа язучы Али Карнай белән эшләү бәхете тия.


Бәхет белән бәхетсезлек янәшә атлый шул. 1941 елның гыйнварында гаилә башлыгы Габдрахман үлеп китә. Хәким, үзеннән 7 яшькә кече энесе Габдулланы ялгыз калдырмас өчен, туган авылы мәктәбенә укытучы булып кайта. Бераздан яшь педагогны Бүздәк РОНОсына инспектор итеп эшкә алалар.
Бөек Ватан сугышы башлана. Медицина комиссиясе, “күзе начар күрә”, дип каршы төшсә дә, егет фронтка ашкына. Шул вакытта язган “Табибларга үпкә (Комиссиядән соң)” дигән шигырендә дә бу хакта белдерә:
“Кыен, оят, дуслар, имән кебек
Ике таза кулың булып та,
Фашист кабыргасын
саный-саный
Даның йөретмәгәч штыкта...”


Теләгенә ирешә: Стәрлетамакта – Кызыл Армия сәяси составын камилләштерү курсын, Уфада пехота училищесын тәмамлап, кече лейтенант дәрәҗәсе алып, взвод командиры вазыйфасында 1943 елның мартында яуга китә.
Шулай ук фронтовик, Башкорт­станның халык шагыйре Наҗар Нәҗми 1982 елда болай дип язды: “Хәким Гыйләҗев — укчылар взводы командиры. Рәсми биографиясендә бу вазыйфа гадәттәге бер нәрсә сыман әйтелеп кителә. Миңа, мәсәлән, укчылар батальонында хезмәт иткән, взвод һәм ротада булырга туры килгән кешегә, шул командирлар өстенә, — ә солдатлар турында әйтәсе дә юк, — сугышта нинди йөк төшкәнлеген тою авыр түгел. Роталарда, гомумән, иң бәхетлеләр генә исән калдылар. Шул бәхетлеләр арасында мин белгәннәрдән татар халкының зур шагыйрьләре, сугышта рота командирлары булган Нури Арслан белән Сибгат Хәким дә бар”.


Хәким Гыйләҗев Беренче Украина фронтына эләгә. Аяусыз алышларның берсендә миномет уты астында калып, янында мина шартлый, ярчыклар ике аягын һәм уң кулын каты яралый. Киевта, Новосибирскида, шулай ук Омск өлкәсендәге һәм Уфадагы эвакогоспитальләрдә ел ярым дәва­лана, шул исәптән ярты ел гипста хәрәкәтсез ята. Аның яу яланында күрсәткән батырлыклары беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, медальләр белән билгеләнә.


Уфага култык таягы белән кайткан фронтовик шагыйрь Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аның Дәүләкән училищесы буенча сабакташы, шагыйрь һәм галим Гыйлемдар Рамазановның хәләл җефете, язучы Фәния Чанышеваның “Агизел” журналының 1999 елгы 3нче санында басылган истәлекләреннән: “1945 елның көзендә әле генә урта мәктәпне тәмамлап килгән яшь кызлар арасына соңлабрак бер егет килеп кушылды. Үзенә бик килешеп торган офицер киемендә, култык таяклы, гаҗәеп җитди, аз сүзле бу егетне без абыебыз сыман кабул иттек. Чөнки кыяфәте дә, күкрәгендәге орден-медальләре дә, үзен тотышы да, үткен карашы да — бөтен булмышы абыйларча иде. Маңгаена төшеп торган кап-кара чәчле, төскә-башка сөйкемле абый бер-ике атна арабызда йөрде дә югалды. Баксаң, аягындагы җәрәхәте ачылып, яңадан госпитальгә кереп яткан икән. Гыйлемдар аның янына еш бара, хәлен белешеп, институт яңалыклары белән таныштырып тора. Алар — Дәүләкәндә бергә укыган өч дус — Шәриф Биккол, Гыйлемдар һәм Хәким һәрчак һәр җирдә бергәләр иде. Бу өчәүне шаяртып, ул замандагы популяр җыр һәм фильм исеме белән “Три танкиста” дип тә йөрттеләр. Бу дуслык вакыт сынавын утлы яланнарда үткән өчен дә ныклы һәм саф булгандыр...


Беренче курсны Хәким Гыйләҗев госпиталь белән институт арасында йөребрәк тәмамлады. Икенче курста безнең белән аралашып, әдәби түгәрәккә, шимбә саен оештырыла торган кичәләргә йөреп, “үз кеше” булып китте...
Педагогик практиканы без ул чактагы 9нчы интернат-мәктәптә үттек. Узган елда гына институт тәмамлаган, тулай торакта бергә яшәп киткән Мәрьям Гыймалованың анда эшләве күңелләребезне җылытып җибәрде. Аның ярдәмчеллеге дә, җылы мөнәсәбәте дә, үзе җитәкләгән сыйныф белән эшләүдә тулы ирек бирүе дә уңай хәл иде. Нәкъ шушы 5нче сыйныфта Хәким Гыйләҗев үзе язган “Александр Матросов” очеркы буенча дәрес үткәрде. Дәрес шундый мавыктыргыч булды — укучылар гына түгел, без — студентлар да авыз ачып тыңлап утырдык. Тик соңыннан тикшерү вакытында дәресне “өчле” билгесенә бәяләделәр. Имеш, практикант вакытны дөрес бүлмәгән, йомгаклау өлеше булмаган. Гыйләҗевның кәефе китте һәм, бәягә риза булмыйча, башка сыйныфта дәрес үткәреп, гомум практиканы “бишле” билгесенә тәмамлады. Әйтергә кирәк, Гыйлә­җевның көр тавыш белән сөйләшүе дә, киеменең пөхтәлеге дә, үз-үзен тотышы да укучыларны әсир иткәндер — ул үткәргән дәресләрдә чебен очканы да ишетелерлек. Мактану, ясалмалык кебек сыйфатлар аңа ят. Башкаларга карата да таләпчән, вакыты белән хәтта кырыс иде...”


Институтны кызыл дипломга тәмамлагач, Хәким Гыйләҗевны Стәрлетамак укытучылар институтына эшкә җибәрәләр. Анда ул башкорт теле һәм әдәбиятын укыту белән бер үк вакытта, 1934 елда ачылып, сугыш чорында тукталып калган әдәби түгәрәкне яңадан тергезә һәм 1951 елда Уфага СССР Фәннәр акаде­миясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтына гыйльми хезмәткәр итеп эшкә чакырылганчы аңа җитәкчелек итә. Бер ара ул “Совет Башкортостаны” гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләп ала. 1955-68 елларда — “Агизел” журналының баш мөхәррире, 1968-72 елларда Башкортстан Язучылар берлеге рәисе вазыйфаларын башкара. СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре идарәсе әгъзасы, БАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1973 елдан иҗат белән генә шөгыльләнә. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, аңа “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме, сайланма әсәрләренең беренче томы өчен 1973 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелә.


Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әдипнең ярдәме белән аның бертуган энесе Габдулла Гыйләҗев та Уфада һәм Мәскәүдә белем алып, күренекле режиссер булып китә, Уфа сәнгать институты профессоры, “РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән дәрәҗәләргә ирешеп, 1980 елда, абыйсы кебек, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премия­сенә лаек була.
Хәким Гыйләҗевның тәүге шигырь­ләре матбугатта Дәүләкән училищесында укыганда күренгәләсә дә, аның шагыйрь буларак формалаша башлавы – Бөек Ватан сугышы елларына, ә иҗатының омтылышлы үсеше сугыштан соңгы чорга туры килә. Аның, нигездә, яу елларында язылган шигырьләрен үз эченә алган “Яшен утлары” дигән беренче җыентыгы 1948 елда басылып чыга. Совет кешеләренең фронттагы батырлыкларын, патриотик тойгыларын чагылдырган тәүге китабы белән үк үзенең хисләргә бай, поэтик фикергә мул шагыйрь икәнлеген исбатлый. 1952 елда нәшер ителгән “Сүз — безнеке” дигән китабы белән ул үзен гражданлык лирикасының матур үрнәкләрен иҗат итә белүче талантлы шагыйрь итеп таныта. Арытаба дөнья күргән китаплары аның поэтик көченең елдан-ел куәтләнә, темати­касының киңәя баруын раслый.


Наҗар Нәҗми Хәким Гыйлә­җевның 1944 елда сугышта язылган “Уйлар” дигән шигырен мисалга китерә дә шундый нәтиҗә чыгара: “Яу кырындагы, алгы сызыктагы һәркем, һәр солдат шигырьдәге лирик геройның уйларында үзен күрә, үз кичерешләре белән очраша. Бу йөрәккә үтемле әсәрне профессиональ шагыйрь түгел, взвод командиры ут эчендә башкорт телендә язган. Әгәр шигырь урыс телендә язылса, яки авторга фронтта чакта урыс шагыйрьләре белән аралашырга туры килсә, урыс теленә тәрҗемә ителсә, шул вакытта ук урыс укучылары өчен билгесез ятып калган шигырьгә әйләнмәс иде. Хәким Гыйләҗевның фронттагы иҗади гомере урыс шагыйре Сергей Орловныкына охшаш. Икесе дә утта янган килеш язганнар, беренчесенең кулында автомат булса, икенчесенекендә — танк штурвалы”.
Халык шагыйре “Кем уйлаган” дигән китабында (1983 ел) түбәндәге фикерләрне дә әйтә: “Хәким Гыйләҗевны, гадәттә, “яугир шагыйрь” диләр. Чынлап та ул сугыш, яугирләр турында (хәтта яугир кызлар хакында) күп язган шагыйрьләрнең берсе, ләкин аны “яугир” дип чикләүдә бик үк хаклык юк, дип әйтер идем. Дөрес, күп шигырьләренең исеме дә “солдат” сүзенә бәйле, ә инде “Погонсыз солдатлар” дигән романның, “Кырык алтынчы солдат” дигән поэманың исемнәре шул ук сүзгә һәм сугышка бәйле булса да, алар бит сугыш турында гына түгел. Чыгарма буларак, “Ил баласы” драмасында гына турыдан-туры солдат каһарманлыгы чагылдырыла.


Монда “роман”, “поэма”, “драма” дигән жанрлар искә алынды. Моннан күренүенчә, Хәким Гыйләҗев әдәбия­ты­бызның төрле жанрларында һәм һәр жанрда бер үк дәрәҗәдә — югары дәрәҗәдә эшли. Осталыкта аерма юк. Әйтик, “Кырык алтынчы солдат”ның хрестоматик булып китүе дә күп нәрсә турында сөйли.
Иҗатчының күпьяклы булуын тагын бер факт күрсәтеп тора: Хәким Гыйләҗев әдәбият белгечлеге дәрә­җәсендә тәнкыйтьче һәм публицист. Аның соңгы елларда Гариф Гомәр, Рәми Гарипов, Абдулхак Игебаев, Шакир Янбаев, Габдулла Әхмәтшин, Яныбай Хамматов һәм башкалар турында язылган мәкалә­ләрендәге, Баязит Бикбай турындагы истәлекләрендәге фикер тирәнлеге, шигъри сафлык, шул ук вакытта иҗади әрнүләр аңкып тора. Алар да яхшы шигырь кебек йөрәккә үтеп керүләре белән кадерле”.


1973 елдан (50 яшендә) бөтен вакытын иҗатка багышлаган (һәм, әлбәттә, оныкларын да тәрбияләшкән) Хәким агай халык арасында да, редакцияләрдә дә сирәгрәк күренә иде. Ә инде мөһим чараларда, җыелышларда аның яңгырап торган көчле тавыш белән усал итеп чыгыш ясавын залдагылар тын да алмый тыңлыйлар иде. Тәнкыйть мәкалә­ләрен ара-тирә “Кызыл таң”да да бас­тыргалады. Бервакыт ул гаепсезгә рәнҗетелгән бер иҗатчыны (дусты, иптәше, хәтта танышы да түгел иде бугай) яклап чыкты. Редакциягә гәзитләр алырга килгән тормыш иптәше Лина апага бу хакта сокланып: “Фәлән Фәләновны кыю яклаган”, — дигән идем. “Аны түгел, хакыйкатьне яклаган”, — диде апа.


Туксанынчы еллар башында илнең иҗтимагый корылышы үзгә­рүен, шул аркада рухи кыйммәтләрнең алмашынуын, илебезнең бөтен үткән юлын, тарихын пычракка батыруны, хәтта сугыш ветераннарын кимсетүне авыр кичергән Хәким Гыйләҗев та, шулай ук яу юлларын үткән язучы-шагыйрьләр Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Нәҗип Асанбаев, Таһир Ахунҗанов, Ибраһим Абдуллин, поэзия, проза, драматургияне читкәрәк куеп торып, ялкынлы публицистикага күчкәннәр иде.
Язучы Фәния Чанышеваның хә­терләүләренә янә мөрәҗәгать итик: “Соңгы елларында Хәким Габдрахман улы язучыларның “Аклан” коллектив бакчасындагы безнең өйгә еш килеп йөрде. Илдәге үзгәрешләрне иң авыр кичерүчеләрнең берсе иде ул. “Демократия түгел, дерьмократия” дип кабатлар иде. Яшьлек хыяллары, идеаллары аяк астына салып тапталуына, безнең буын өчен иң изге төшен­чәләрнең, кыйммәтләрнең юкка чыгуына әрнеде.


Соңгы елларда язганнары да шушы авыр тойгылардан тукылган. Язу, дигәннән... Билгеле булуынча, Хәким Гыйләҗев күпьяклы талантка ия кеше иде. Замандашларының белүенчә, табигать тарафыннан бирелгән талантын тулысынча файдаланып җит­кермәде.
Холкының шактый кырыс булуына карамастан, әйбәт язылган әсәрләргә (авторның кемлеген дә исәпкә алмыйча!) дөрес бәя бирә иде. Ул бик күп укыды, дөнья хәлләре, әдәбият белән хәбәрдар булды. Ил­ле елдан артык бергә үткән гомердә күп очрашулар, сүзләр булгандыр. Барысын да тас­вирлау мөмкин түгел. Соңгы аралашу, очрашу онытылмастыр.
1996 елның җәендә, минем 70 яшемне билгеләү көннәрендә, тапшыру эшләү өчен “Аклан”га теле­видениедән килделәр. Хәким агай яңарак дәваханәдә ятып чыккан иде. Тапшыруда катнаша алуына ышанычым зур булмаса да, сак кына ишекләренә кагылдым. Ялгызы гына верандада утыра. Күрешүгә йөзе ачылып киткәндәй булды. Хәлне сөйләп бирдем:
— Әгәр минем турыдагы тапшыруда катнашырга теләгегез булса, өегезгә килеп төшерергә мөмкиннәр.


— Юк, үзем барам, — диде ул катгый рәвештә. — Җитмеш яшь — зур вакыйга ул!
“Аклан” урамының таш җәелгән кытыршы юлыннан, электән дә авыртулы, җәрәхәтле аякларына инсульт калдырган катлаулыкларны да өстәсәң, йөрү аңа ансат түгел иде... Телевизор аша миңа гына түгел, гаиләмә, туганнарыма, үзе мөхәррир булып эшләгәндә “Агизел” журна­лының тышлыгын бизәүдә конкурста җиңеп чыккан энем — рәссам Шамил Чанышевка да җылы сүзләр әйтте.
Шушы ук айда Гыйләҗевларның дачасында сөйләшеп утырдык. Арабыздан киткән язучыларны хәтер­ләдек. Кемне искә төшерсәк тә, үкенечле авыр тойгылар кичердек. Гыйлемдар Рамазанов турында сүз чыкканда, аеруча уйлана, эчтән сыза кебек... Бәлки миңа гына шулай тоел­гандыр.
— Гыйлемдар бик бәхетле булды, үлгәнен сизми дә калды, — диде ул.


Хәким агай соңгы елларда шактый йончыды. Фронтовик каләмдәш­ләренең бер-бер артлы китүе дә, торган саен үзләрен һаман ныграк сиздерә барган авырулар-яралар да, илдәге көйсезлекләр дә, үз сүзләре белән әйткәндә, “көн саен туып торган мәшхәр” дә эзсез үтмәгәндер”.
Гыйләҗевлар ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Уллары Азамат — рәссам. Кызлары Гөлнар — математика укытучысы, Башкортстанның мәгариф отличнигы, Русиянең гомум белем бирү өлкәсенең шәрәфле хезмәткәре.


Каләмдәшләребез Нияз Мәһәдиев һәм Зөһрә Котлыгилдина 2018 елда Гөлнар Хәким кызы Гыйләҗева белән очрашып, әтиләре турында интервью алдылар һәм 2019 елда “Хан сүзеннән югарырак Әдип сүзе” дигән китапта бастырып чыгардылар. Бу әңгәмәдә “Сез бәләкәй чакта бергә ял итәргә, уйнап алырга, укуыгыз белән кызыксынырга әтиегезнең вакыты булдымы? Аның язышкан чакларын ничек хәтерлисез? Өегездә кемнәрне ешрак күрә идегез? Бакчада нинди эшләр белән шөгыльләнә иде?” — дигән сорауларга җаваплардан кыскача өзекләрне гәзит укучыларга да тәкъдим итәсе килә.
“...Дөресен әйтергә кирәк, әтинең безнең белән уйнап утырырга вакыты булмады. Үзегез беләсез, егерме ел җаваплы вазыйфаларда эшләгән, өстәвенә, фронттан нык яраланып кайткан кеше ничек балалары белән уйнап утырсын инде... Ә калган барлык мәсьәләләрдә дә әти безнең терәгебез иде. Укуыбыз белән дә, буш вакытыбызны ничек үткәрүебез белән дә кызыксынды. Нинди генә сорау килеп туса да, мин әтиемә мөрәҗәгать итә идем. “Моны белмәве, бәлки, ояттыр, шулай да бик төшенеп җитмим бит әле”, — дип янына бара идем. Ә ул тыныч кына: “Белмәү оят түгел, ә белергә теләмәү оят”, — дип әйтә дә җайлап аңлатырга тотына. Урыс әдәбияты, тарих, җәмгыятьне өйрәнү дәресләреннәнме, башка өлкәдәнме — барысы буенча да һәрчак төпле җаваплары әзер була иде. “Аяклы энциклопедия” дип йөрттек үзен. Мин, мәсәлән, урыс әдәбиятыннан бер генә иншаны да аның белән киңәш­ләшмичә, аңа укытып алмыйча дәфтәргә язмый торган идем.
Әтием вакытны нык кадерләде, телевизордан “Вакыт” тапшыруын гына карады. Бакчада чакта иҗат белән аеруча нык шөгыльләнде. Я таң белән, я төнлә утыра иде. Андагы тынлык, табигатьнең гүзәллеге, кошлар моңы үзе иҗатка илһам­­лан­дыргандыр. Байтак шигырьләрен бакчада язды...


...Үзе белән һәрвакыт блокнот һәм каләм йөртте. Шунда нәрсәдер язып куя, башына килгән фикерләрне теркәп бара. Шуннан, форсаты чыкса, утырып эшли.
“Агизел” журналында эшләгән вакытында өйгә калын-калын кулъязмаларны алып кайта торган иде. Әтием искиткеч шәп мөхәррир иде. Сүз тәмен, сүз көчен, сүз урынын нык белде. Тоемлавы көчле иде аның. Әсәрләрнең укымлы булуын, халык арасында киң танылу яулавын алдан сизә торган иде.
Әтием җаваплы вазыйфаларда шулай озак эшләп, бәлки, үзе артык күп тә иҗат итә алмагандыр, әмма язганнары да саллы. “Погонсыз солдатлар” гына да биш тапкыр басылып чыкты бит. Өч дистәгә якын китабы дөнья күрде...


...Бездә булып әтием белән аралашкан язучыларның барысын да санап бетерерлекме икән ул: Баязит Бикбай, Рәшит Нигъмәти, Зәйнәп Биишева, Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол, Гыйлемдар Рамазанов, Яныбай Хамматов, Әсгать Мирзаһитов, әтиемнең авылдашы Факиһа Тугызбаева...
Өебезнең ишеге ябылмады диярлек. Якташлары, туганнары ярдәм сорап килде. Берәүләренә эшкә урнашырга, икенчеләренә дәваханәгә ятарга, өченчеләренә укырга керергә...
...Бакчада барысын да эшләде. Безнең бакча үрнәкле булды. Нәрсә генә үсмәде анда: җимеш агачлары да, куаклар да, яшелчәләр дә... Ә чәчәкләрне әтием бигрәк ярата иде. Иртән торгач шулар белән сөйләшеп килә.


Әтинең кулында бөтен эш коралы да уйнап торды. Теплицаны да үзе төзеп куйган иде. Бакчада үзе дә эшләде, безне дә йөгертте...”
Хәким Гыйләҗев – 1997 елның 15 ноябрендә, ә аның бертуган энесе Габдулла Гыйләҗев шул ук елның 7 гыйнварында вафат булды.

Фәрит Фаткуллин.

 

Хәким Гыйләҗев

Гомер юлыбызны тугры үттек
(Гыйлемдарның якты рухына)

Намус колы шагыйрь һәлак булды.
М. Лермонтов.

Туксан өченче елның август киче,
Егерме бишенче август, якшәмбе...
Икебез дә сүзгә саран идек,
Ә бу юлы әллә нишләдек, —

Сөйләшеп сүз бетми: без
дуслашкан
Сихерле Дим буе... Дәүләкән...
“Карт кешеләр балалыкка
кайта”, —
Диюләре әллә шул микән?!

Балалыкка кайту ул зәгыйфьлек
түгел,
Шундый булды безнең балалык:
Өлешебезгә төшкән авыр йөкне
Кеше җилкәсенә салмадык!

Шигърият тә бит бала зәвыгы
түгел, —
Ил корының чая аһәңе!
Шул чаялык ир корына кертте,
Шул чаялык солдат ясады!

Галициянең утлы яланын һәм
Курскиның утлы дугасын
Корал, каләм белән яулаганга
Атадылар “Илнең агасы!”

Тере чишмәсен вузның
татыр өчен
Аксак килеш тауга үрләдек!
Хәер сорамадык, ә үзебез
Подвалларда кояш күрмәдек...

Үкенмибез кылган эшебезгә:
Саф һәм пакь иде күңелебез.
Йөгебез авыр дип, зарланыр һәм
Мыжый торганнардан түгелбез.

Туксан өченче елның август киче
Һаман йөрәгемне игәүли.
“Аклан” урамы буйлап, озатышып
Озак йөргән идек икәүләп...

Шул буш дөнья кебек
күңелебез дә буш, —
Ватан сатылуы изалый...
Карагруһлар ыргыттылар безне
Пулясы атылган буш гильзадай!

Алышырга калмаган көч —
картлык!..
Кайда Галиция! Курск дугасы?!
...Дерьмократлар идеалны
гына түгел,
Сатып эчте илен, туганын!..
Намус колы дустым, башыңа
җиттеләр,
Юк, атып та түгел, асып та:
Агулы утын атты йөрәгеңә
Иманын саткан карагруһлар!

...Төшемә керә озатышып йөрү,
Уйчан йөзең, моңсу күзләрең...
Гомер юлыбызны тугры үттек,
Калган гомеремдә дә тере итеп,
Гыйлемдар дустым, сине
эзләрмен...
1993 ел, август.

(Бу шигырь 1998 елда “Китап” нәшриятында Г. Рамазанов, Ш. Биккол, Ф. Исәнгулов, Ә. Вахитов истәлегенә багышланган җыентыкта басылды).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: