Уңышлы бәйге
Якташ шагыйрьләрнең иҗади мирасын саклау һәм аларның әсәрләренә кызыксынуны арттыру максатыннан Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлек-чәсе, Туймазы районы мәдәният бүлеге һәм “Биләмәара үзәк китапханә”се белән берлектә оештырылган чара анда катнашучыларның да, тамашачыларның да кү-ңелләрендә онытылмас матур хисләр калдырды.
Бәйге кышын ук башланып, әдәби һәм музыкаль иҗат юнәлешләре буенча онлайн-режимда барды. Анда барлыгы 150 эш кабул ителде. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәх-мәтов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары биш яшь категориясе буенча иң-иңнәрне сайлап алды. Бу көнне алар гала-концертта чыгыш ясап, лаеклы бүләкләрен алды һәм тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Шуны да әйтергә кирәк, әлеге бәйгедә яшь чикләре юк иде. Шуңа сәхнә түренә балалар бакчасына йөрүчеләр дә, мәктәп укучылары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә күтәрелеп, күренекле якташларыбызның иҗат җимешләрен үз күзлегеннән чыгып, искиткеч сәнгатьле, тамашачыларның кү-ңел кылларын тибрәндерерлек итеп, һәр йөрәккә җиткерә алды. Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы шәһәрләреннән, ут күршеләребез – Казаннан, шулай ук, республикабызның 15 районыннан шигърият һәм җыр-моң сөючеләр килде.
Якташлар иҗаты
Әлеге тантана үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Индира Латыйпова тарафыннан барлык нечкәлекләрен исәпкә алып, оста итеп әзерләнгән сценарий буенча алып баручылар Лилия Сираева һәм Лилия Лотфуллина юбиляр шагыйрьләрнең тормыш юлына да тукталып үтте, шунда ук финалчыларга сүз бирде, һәр номинация буенча бүләкләр дә тапшырылды.
Диңгезләргә койган зур елгалар кечкенә чишмәләрдән башланган кебек, һәрбер талантның, зур шәхеснең башлангычы – туган якта, гаиләдә, балачакта. Башкорт-станның төрле почмакларында дөньяга килгән бу мәшһүр шагыйрьләр үзләренең кабатланмас иҗаты белән әдәбият дөньясында киң танылу алды.
Тәтешле районының Күрдем авылында туып-үскән, Казан университетында белем алып, “Кызыл таң” гәзитендә, “Һәнәк” журналында эшләгән, шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләнеп, халык күңелен киң яулаган шигырьләр, поэмалар, пьесалар язган Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның исеме еллар үткән саен зурая, милли горурлыкка әйләнә бара. Ул милли әдәбиятта бай рухи мирас калдырды. Халыкчан булганы, күңелгә якын темаларга образлы тел белән язганы, җор сүзлелеге, башка берәүне дә кабатламаганы өчен үз итте аны халык. Ул бүген дә күпләрнең яраткан шагыйре булып кала. Әлеге бәйгедә катнашучыларның күбесе аның иҗатына өстенлек биргән. Шаран районыннан Ралина Әделгәрәева “Матурларга тудым”, Кушнаренкодан Ринат Каюмов “Чаптарым”, Благовардан Карина Хәйртдинова “Кара икмәк”, Бүздәктән Илиза Заһидуллина “Балачагым карап ята...”, Чакмагыштан Нурия Шәймөхәммәтова “Кешегә нәрсә җитми?”, Туймазыдан Әзһәр Аслаев “Өйрәттеләр”, Бүздәктән Шамил Фәррахов “Унбер яшьтәш” кебек шигырьләрен сайлаган иде. “Галия һәм Заһир җыры”н да белмәгән кеше юк. Моңа кадәр без аны танылган артистларыбыз башкаруында ишетсәк, әлеге чарада җырны Дарина Мөфтахова һәм Нурислам Закиров тәкъдим иттеләр. Гөлназ Белголова җитәкчелегендәге “Ак җилкән” ансамбле кунакларны “Безнең якка килегез” җыры белән сәламләде.
Башкортстанның халык шагыйре, ике тугандаш халыкны, ике милли әдәбиятны берләштереп, рухи күперне ныгытып торучы Наҗар Нәҗминең тууына быел — 105 ел. Шагыйрьлек талантыннан тыш, ул дистәгә якын драма һәм комедияләр дә язып калдырган, шул ук вакытта үзенә генә хас матур тавышлы җырчы, оста гармунчы да булган. Туймазыдан Алина Халикова һәм Динә Шәрипова “Татар теле”, Бүздәктән Элина Байтимерова “Авыл көе” кебек милли гамь белән сугарылган шигырьләрен укып, җаннарыбызны хушландырдылар. Ә күпме шигырьләре җырга әверелеп, татар һәм башкорт эстрадасының алтын фондына кергән! Бәйгедә катнашучылар башкаруында “Ак чишмә”, “Сиңа барам”, “Йөрәктән булса” кебек җырлар яңгырады.
Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевның да 70тән артык шигъри әсәренә көй язылган. Әлеге сәхнәдән аның “Мәтрүшкәләр”ен — Туймазы районыннан Айсылу Закирова, “Кайтам инде” не – Алия Закирова, “Бәрәңге чәчәге”н Зөлфир Шакиров башкаруында ишеттек. Яшьлек рухын чагылдырган күп төсмерле, кыр чәчәкләредәй гади һәм саф шигърияте төрле буын өчен якын. Бу исә шигырь укучыларның чыгышларыннан да күренде.
Җиңүчеләр – сәхнәдә!
Ә инде җиңүчеләрне бүләкләү өчен сүз чакырылган мәртәбәле кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинга, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахуновага, күренекле шагыйрә, композитор, рәссам Флера Шәриповага, “Биләмәара үзәк китапханәсе” директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Шәйдуллинага, һәм Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Индира Латыйповага бирелде.
Бүләкләрне тапшырганда кунаклар әлеге тамашадан алган хис-тойгыларын, соклануын яшерә алмады. Чынлап та, һәрбер чыгыш шулкадәр күңелгә ятышлы булды. Әлеге бәйгене сәнгатьле уку конкурсы гына дип булмый. Һәр чыгыш ясаучы үз образында яши кебек. Әнә бит Туймазы районыннан Зөлфия Хәбирова Әнгам Атна-баевның “Хөббениса әтәче” шигырен укыганда, үзенең тормыш-көнкүрешен чагылдыра, диярсең. Ә кечкенә Ясмин Юлъякшинаны тыңлаганда, барыбыз да кибеттән-кибеткә йөреп, күчтәнәч эзләдек. Шул ук вакытта балаларның татар телендә матур итеп шигырь сөйләве, җыр башкаруына, гомумән, үз телләрендә рәхәтләнеп сөйләшүенә сокланып, шундый сәләтле балалар булганда, халкыбызның киләчәге бар, дип горурланып утырдык. Ә мондый нәтиҗәгә ирешү өчен балалар кечкенәдән үз телендә сөйләшеп, аралашып, туган телен яратып, татар әдипләренең әсәрлә-рен укып, аларга гашыйк булып үсәргә тиеш. Шуңа да, әлеге бәйгене оештыручылар белән беррәттән, балаларны әзерләгән укытучыларга, аларның ата-аналары исеменә дә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Һәрбер номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Ә инде “Музыкаль сәнгать” номинациясендә Гран-прига — Чакмагыш районыннан Гүзәл Табишева, “Нәфис сүз” номинациясендә Салават шәһәреннән Вадим Шәфиев лаек булдылар.
— Шигърият — ул милләтнең җаны, дигән бер акыл иясе. Җаныбыз саф, бай булсын өчен үзебезнең шагыйрьләрнең иҗатына мөрәҗәгать итик. Һәм мондый бәйгеләрдә күп тапкырлар очрашып торыйк, — диде Индира Латыйпова, милли мирасыбызга тирән хөрмәт күрсәтеп, шушы бәйгедә катнашканнарның һәммәсенә рәхмәтен җиткереп.
Бигрәк талантларга бай безнең милләт! Әлеге чарадан да шундый хисләр белән кайттык. Гомумән, якташ шагыйрьләрнең иҗаты буыннарны-буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Менә бит яшь буын да алар белән яхшы таныш, шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Ә мондый бәйгеләрнең әһәмияте бәһалап бетергесез. Ул яшерен талантларны ачыклау һәм сәләтле сабыйларга канат кую өчен нинди зур мөмкинлек бирә!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.