+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
11 июль 2023, 04:15

“Алмачуар” әсәренең прототиплары кемнәр?

Авыргазы районында булганда аларга бәйле күп кенә кызыклы мәгълүматлар ачыкланды, ачышлар ясалды.

“Алмачуар” әсәренең прототиплары кемнәр?“Алмачуар” әсәренең прототиплары кемнәр?
“Алмачуар” әсәренең прототиплары кемнәр?

Тормыш чынбарлыгына нигезләнеп иҗат ителгән әдәби әсәрләрдә чагылыш тапкан образларның, геройларның һәм персонажларның, гадәттә, прототиплары була. Бу мәсьәләне татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов (1887–1938) та читләтеп үтмәгән, әлбәттә. Аның “Кызыл чәчәкләр” повестендагы Фазыйлның чынлыкта журналист Хәлим Искәндәров (1888–1958), “Безнең көннәр” романындагы Баязит картның журналист һәм тәрҗемәче, жандармерия белән яшерен хезмәттәшлек иткән Исхак Бикчурин (1886–1913) булганлыгы хакында язучы һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев (1930–1995) язып чыккан иде (“Казан утлары”, 1977, № 1, б. 131-138). Дөрес, ул үзенең дәлилләрен нинди дә булса документларга яки белгән кешеләрнең сөйләвенә нигезләнеп түгел, ә типологик фактлар ярдәмендә китерә. Бу уңайдан шунысын да әйтергә кирәк, әдипнең башка әсәрләре бу юнәлештә өйрәнелмәгән.

Әдип турында төзеп бастырган ике томлы хезмәтем өчен үткән елда Авыргазы районының Г. Ибраһимов исемендәге бүләкне тапшыру тантанасына баргач, миңа Башкорт дәүләт университеты (хәзер — Уфа фән һәм технологияләр университеты) Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров һәм шул ук кафедра укытучысы, филология фәннәре кандидаты, доцент Нәсимә Мөкыймова “Алмачуар” хикәясендә исемнәре телгә алынган кешеләрнең кайберләре әдипнең авылдашлары булганлыгы турында әйткәннәр иде. Бу хакта белүчеләрнең берсе Нәсимә ханымның ире Фәнзилнең (1969) 90 яшьлек әтисе Рәшит ага (1932) икән. Әлеге мәсьәлә миндә зур кызыксыну уятты һәм Солтанморат авылына махсус килергә вәгъдә бирдем.


Әсәр, автор үзе күрсәткәнчә, 1922 елның февралендә Казанда языла һәм шул ук елда нәшер ителә. Аннары ул тагын өч мәртәбә аерым китап буларак дөнья күрә (1927, 1967, 1990). Янә язучының төрле елларда басылган “Сайланма әсәрләр”ендә, төрле басмаларда урын ала. Әсәр буенча Казахстан Рес­публикасының “Алмапикчерс” һәм Татарстан Республикасының “Татаркино” ком­панияләре тарафыннан “Тарлан” дигән фильм да төшерелде. Әмма монысы, шактый бәхәсләргә урын калдырылган һәм аерым мәкалә багышлауны сорый торган башка мәсьәлә.


Вәгъдә – иман, диләр. Алдан хәбәрләшеп куйганча, шул ук елда чираттагы җәйге ялымда Солтанморат авылына бардым. Анда мине әйтелгән мәсьәләне яхшы белүче Рәшит ага Рәхмәтуллин, аның улы Фәнзил, килене Нәсимә, аларның улы Данияр һәм кияүләре Таһир Стәрлетамак шәһәреннән махсус кайтып, авылдагы өйләрендә көтеп торалар иде. Әүвәл Рәшит ага әсәрдәге вакыйгалар, анда телгә алынган кешеләр хакында тәфсилләп сөйләп бирде. Аннары Фәнзил үзенең җиңел автомобилендә йөртеп, “Алмачуар”дагы геройларның каберләрен, алар туып-үскән йортларның урыннарын, әсәрдә телгә алынган елга-күлләрне һәм башка топонимик объектларны күрсәтеп, үзе белгәннәрне тәфсилләп сөйләп бирде. Шулай йөргәндә, әсәрдә тасвирланган бурлы бияне хәтер­ләткән, аркандагы шундый ук бер биягә тап булдык. Аны күргәч, тексттагы шундый юллар искә төште: “...минем бүген-иртәгә колынларга торган бурлы бия Өзән елга буенда, болынлыкта йөри. Әткәй аның муенына зур арканны бәйләгән дә тышауламый-нитми генә җи­бәргән. Арканның икенче башына кызыл калын дуга тагылган. Минем бөтен күңелем менә шул дугасын, арканын өстерәп, су буенда, таллар арасында акрын гына йөргән бурлы биядә”.


Рәшит ага хатирәләрен, Фәнзил сөй­ләгәннәрне мин тарихи чыганаклар белән дә ча­гыштырып чыктым. Бу җәһәттән миңа Солтанморатта туып-үскән Мидхәт Галимҗан улы Әлимбәковның 2017 елда Уфада нәшер ителгән “Верой и правдой отечеству служили... История татарской деревни Султанмуратово XVII–XX вв.” дигән хезмәте зур таяныч булды.
Сүзне әүвәл әсәрнең төп геройларыннан берсе булган Хафиздан башлыйк. Аның турында мәгълүмат текстта болай китерелә: “...Безнең әткәй Мөхәммәтхафиз исемле булса кирәк. Буйга зурлыгы өчен аны Озын Хафиз дип йөртәләр. Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек гайрәтле булган, дип сөйлиләр. Тирә-якта теләсә сугышка булсын, теләсә көрәшкә булсын, аңа тиңдәш, охшаш чыкмаган. Иң зур Сабан туйларында да ул әллә кайлардан килгән данлыклы көрәшчеләрне шаяртып кына чөеп ташлый торган булган...”


Документларда Мөхәммәтхафиз (1853–?) буларак теркәлгән бу шәхеснең нәсел башы хәзерге Башкортстан Республикасының Балтач районы Чуртанлыкүл авылы мулласы Исмәгыйль Рәҗәповның улы Гобәйдуллага (1751–1814) барып тоташа. Аның ике улының берсе Рәхмәтулла (1784–?) булып, аның улы Мөхәммәтәмин (1817–?), аның улы Мөхәм­мәтхафиз. Аның фамилиясе бабасының исеменә нисбәтле Рәхмәтуллин.
Мөхәммәтхафизның Мөхәммәтсадыйк (1879–1958), Әхмәтзакир (1883–1952), Мөхәммәтшәкүр (1887–1958 еллар), Мансур (1896–?) исемле уллары була. Әхмәтзакирдан башкалары Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Димәк, әсәрдә Хафиз балалары буларак телгә алынган һәм, кеше үтерүдә нахакка гаепләнеп, егерме елга каторгага җибәрелгән Шәяхмәт, гармунчы Фәхригә ябышып чыккан Гайния язучы тарафыннан уйлап чыгарылган гына персонажлар яки чынлыкта авылда шундый хәлләргә дучар булган прототиплардан алынган.


Билгеле ки, әсәр Закир исемле малай исеменнән бәян ителә һәм ул чынлыкта Мөхәммәтхафизның икенче улы Әхмәтзакир. Хатыны Дәүләкән районының Хөсәен авылыннан Хафиз кызы Маһитап (1897–1977) белән бергә Зиннур (1927–2002), Әнвәр (1933), Әлвидаг исемле уллар тәрбияләп үстерәләр.
Зиннур белән хатыны Миңнединә Сәмигулла кызының (1927–2001) (Чишмә авылыныкы) балалары Гөлйөзем (1950) — Учалы, Марат (1956) — Казан, Ришат (1957–2020), Ринат (1960) — Чаллы, Лена (1962) Салават шәһәрләрендә яши.


Шунысы кызыклы, Мөхәммәтхафиз заманында үзе төзегән һәм шау-гөр килеп берничә буын гомер кичергән өй хәзер дә бар. Ихатага керер алдыннан әсәрдә бәян ителгән капка төбендәге вакыйга исемә төште: “Миңа, күп куйганда, җиде-сигез яшь булгандыр, әллә нинди коточкыч кара йөзле, усал җылтыр күзле бер башкорт һич көтелмәгән җирдән үзенең кара бурлы, матур, зур симез биясен безгә бүләк итте, – алай-болай гына түгел, үз кулы белән йортымызга китерә, капка төбендәге зур ташка утыра да кешеләр алдында дога кылдырып бирә. Авыл халкы бу эшкә башта аптырап калалар: ни сәбәптән, бу тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан явыз көрәшче Әлемгол, тик торганда, үзенең гомерлек дошманы Хафизга (безнең әткәйгә) бер бия китереп, фатыйха кылдыра?!”


Шөкер, без Лена белән ире Илшатның (1959) шәһәрдән ялга кайткан вакытларына туры килдек. Алар зур илтифат күрсәтеп, үзләре белгәннәрне сөйләделәр. Өйнең бары тик кайбер таушалган бүрәнәләре генә алыштырылган булып чыкты. Ләкин тарих ихатага кайбер үзгәрешләр дә керткәнлеге ачыкланды: Алмачуар тугач, алып кайтып бияне баганасына бәйләп куйган кое инде юк икән, аның урынында җиләк түтәлләре хасыйл булган. Шунысын да ассызыклап әйтергә кирәк, Рәшит ага сөйләгәнчә, Әхмәтзакир белән Г. Иб­раһимов бик дус булганнар.


Мөхәммәтхафизның өлкән улы Мөхәм­мәтсадыйкның хатыны Таибә Бакый кызы була (1887–1969). М. Әлимбәков тикше­ренүләреннән күренүенчә, илдә күмәкләштерү шаукымы башлангач, 7 кешелек бу гаиләгә кулак ярлыгы тагылып, аның башлыгы 1926 елда сайлау хокукыннан мәхрүм ителә, 1929да тегермәндә ашлык тарттырган өчен түләмәүне сылтау итеп, барлык мөлкәте тартып алына, 1931дә арендага тегермән алганы һәм яллы хезмәт көче кулланганы өчен төрмәгә ябыла. Бу вакытта гаиләнең 7 дисәтинә чәчүлек җире һәм бер сыеры була.
Мөхәммәтсадыйкның улы Ибраһим
(1912–?) гомере буе механизатор булып эшли. Аның улы билгеле шагыйрь, татар, башкорт телләрендә күп кенә китаплары булган Салават Рәхмәтулла (1942–2021). Кызы Асия (1950) белгечлеге буенча икътисадчы булса да, мәктәп елларыннан ук район, республика матбагаларында шигырьләрен бастыра. 2013 елда “Илһам чишмәләре” шигърият фес­тивалендә катнашып, җиңүче була. Ул “Тулпар” журналы лауреаты да (2014).


Әйтергә кирәк, С. Рәхмәтулла туып-үскән йорт әле дә бар. Аннан ерак түгел генә 1929 елда төзелгән кирпеч келәтнең бинасы да үз урынында тора.Салаватның кызы Хәсәнова (Рәхмә­туллина) Резеда (1968) — психология фәннәре кандидаты. Казан дәүләт педагогика институтында, Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында, Мәскәүдәге Һөнәри белем үсеше фәнни-тикшеренү үзәгендә доцент, өлкән фәнни хезмәткәр вазыйфаларында эшли. Хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендә яши.


Мөхәммәтшәкүрнең ике улының өлкәне Әхәт (1920–1987) сугыш алды елларында ук Солтанморат тулы булмаган урта мәктәбендә математика һәм физика укыта. 1941–1942 елларда Кызыл Армия сафларында була. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителә. 1943–1945 елларда мәктәп директоры вазыйфасын башкара. Мәктәп, колхоз тормышында актив катнаша, колхоз партия оешмасы секретаре була (1951–1952, 1956–1957). Аның Әсгать (1958) исемле улы булуы мәгълүм. “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Әлеге бүләккә Зиннур Закир улы, Ибраһим Мөхәммәтсадыйк улы да лаек була. Соңгылары һәм Рәшит “Урак” (Г. Иб­раһимов исемендәге) колхозның атказанган колхозчылары булып та таныла.


Әхәтнең энесе, ягъни Мөхәммәтшәкүрнең икенче улы Рәшит һәм аның хатыны Рәйхана Зиннәтулла кызы (1933–2021) гомере буе колхозда механизатор, склад мөдире булып эшлиләр. Аларның кызы Зөлфия (1959) озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, хәзер лаеклы ялда. Өлкән уллары Рәсим (1964) Башкортстанда танылган шагыйрьләрнең берсе. Аның “Июль” (Сайланма әсәрләр) (2009), “Тәүге тукталыш” (2013), “Төймәләр дәвере” (2015) дигән шигырь китаплары дөнья күрде. “Гөлләр кешеләргә охшаш” исемле шигырьләр циклы “Офык яктысы” дип аталган җыентыкта басылды (2019). Икенчесе – инде алда телгә алынган Фәнзил — үз вакытында Уфа “Нур” татар дәүләт театрында хезмәт куйган. Хәзерге вакытта Стәрлетамак шәһәрендә Русия тимер юллары системасында эшли. Фәнзилнең игезәге Фәнзилә (1969) – хуҗабикә.


Мөхәммәтхафизның дүртенче улы Мансур хакында мәгълүмат әлегә әллә ни күп түгел. Без аны Солтанморат авылының беренче мәдрәсәсендә 1913 елда укучы шәкертләр исемлегендә күрәбез.
Билгеле булуынча, әсәрдә староста бүләкне гадел өләшми. Шуңа, Закир камчы белән селтәнеп, аның битен яра. Текстта бу вакыйга болай сурәтләнә: “Ул арада староста үзе дә килде. Йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән. Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:
– Мин бала чакта үзем дә атка менеп күп чапкан кеше... Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, җан түзалмый аңа... Мин сиңа ачуланмыйм, арыгансың. Бар кайт инде, – дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде”.


Старостаның чынлыкта Җамал Хөс­нетдинов исемле кеше булганлыгы ачыкланды. Ул яшәгән йортның (Мөхәм­мәтхафизның бәрәңге бакчасы артындагы урамда) нигезендә хәзер башка кешеләр яши икән. Күркәм өй, матур хуҗалык анда. Кызганыч ки, без барганда хуҗалар каядыр киткән булып чыкты.
Дөрес, әсәрдәге кайбер образларның прототиплары әлегә ачыкланып бетмәде. Әйтик, Әлемголның хәзерге Дәүләкән районындагы Кадыргол авылы кешесе булганлыгы гына мәгълүм. Вилдан һәм Мохтар хакында сүз барганда Г. Ибраһимовның туганнан туган кардәше Вилдан Ибраһимов (Вилдан Гыйрфанның бертуган энесе) һәм аның улы Мохтар Ибраһимов (1885–1969) күз уңында тотыла булса кирәк. Ә Хафизның кардәше, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган ил карты Сафа бабай, һәр гамәлгә сизгер-уяу күрше карчык Фәтхия әби, Сабан туенда атлар чабышын хәстәрләүче Садыйк абзый, авылның гади кешеләреннән берсе булган Фәхри, аның чая уллары Апуш, Сәппәр, Галәвинең кем икәнлекләре әлегә билгесез кала.


Әсәрдә телгә алынган авыл һәм елга-күл атамалары да чынбарлыктан алынган. Хафиз Сабан туенда көрәштә беренче мәртәбә җиңелү вакыйгасы Чишмә дигән авылда була. Бу авыл Солтанморат авыл биләмәсенә карый һәм өч километрда гына урнашкан. Закир язга чыккач, Алмачуарны Әпсәләм авылындагы байларда күргәнчә, матур итеп кыркытуын сөйли. Бу авыл хәзер Иске Әпсәләм дип атала һәм Авыргазы районының Өршәк авыл биләмәсенә карый, ул да Солтанмораттан ерак түгел.


Текстка игътибар итик: “Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга, балык та тотарга. Балык дигәч, малайлар бары беравыздан Кондызлы күл ягына тарталар”. Бу күл Солтанморат авылыннан ерак булмаган. Хәзерге вакытта аның суы юк, кипкән. Әмма ярлары күренеп тора. Бәлки аның чыганагы, ягъни кайчандыр суы агып торган чишмәсе томалангандыр гына. Чөнки яшәреп үскән агачлар моңа ныклы ишарә. “Юк, мин анда бармыйм, – дим, – әйдәгез Өзән елгага барыйк, анда да шәп каба, – дип, бурлы бия ягына тарта башладым”, – ди Закир әсәрдә. Бу – авылдан ерак булмаган елганың атамасы.
Елгалар турында сүз алып барып, Закир янә болай ди: “Беләм, бик беләм: таулар, болыннар буйлап килеп, безнең авылның буеннан аккан бу елга – Өршәккә, Өршәк – Димгә, Дим – Ак Иделгә коя. Ак Идел кая барадыр – анысын бер Алла белә. Тик бик күп дөнья гизгән Сафа бабай гына кайвакыт сөйләп куя: көз көне кошлар китә торган якта, ди, Әчтерхан дигән бер зур шәһәр – борынгы ханнар шәһәре бар, ди, шуның аръягында, ди, гаҗәп зур бер диңгез бар, ди”.


Билгеле булуынча, Өршәк – Агыйделнең сулъяк кушылдыгы. Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районының Югары Гөлем авылыннан өч километр көньяктан башланып, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Авыргазы, Дәү­ләкән, Кырмыскалы, Чишмә, Уфа районнары җирләреннән ага. Дим – Агыйделнең сулъяк кушылдыгы. Башкортстан Республикасының Фёдоровка районындагы Стәрлебаш-Фёдоровка калкулыгыннан башланып, Бишбүләк, Миякә, Әлшәй, Дәүләкән, Чишмә, Уфа районнары җирләреннән ага. Ак Идел (Агыйдел) – Чулман елгасының сул кушылдыгы. Ул хәзерге Башкортстан Республикасындагы Учалы районына караган Яңа Хөсәен авылыннан дүрт километр ераклыктагы Әвәләк сыртының көньяк итәгеннән башланып, Учалы, Белорет, Бөрҗән, Мәләвез, Күгәрчен, Куергазы, Стәрлетамак, Ишембай, Гафури, Авыргазы, Кырмыскалы, Архангель, Иглин, Уфа, Благовещен, Бөре, Дүртөйле, Борай, Илеш, Краснокама районнары җирләреннән ага.


Әчтерхан – хәзерге Әстерхан өлкәсенең башкаласы. Идел елгасының ике як ярына, дельтасының югары өлешенә урнашкан. Аның хакында беренче хәбәрләр 13 йөзгә карый. 1459–1556 елларда Әстерхан ханлыгының төп шәһәре була. “...Гаҗәп зур бер диңгез...” дигәндә Каспий диңгезе күз уңында тотыла, әлбәттә.
Шулай итеп, татар халкының этнографиясен чагылдырган, баланың атка карата булган тирән ярату хисләре белән сугарылган мөнәсәбәте тасвирланган, әмма тетрәндергеч драматизм белән тәмамланган “Алмачуар” эзләреннән йөреп, әнә шундый кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълүмат тупладым, әсәр геройларының берникадәр прототипларын ачыкладым. Димәк, Г. Ибраһимов иҗатын өйрәнү юнәлешендә киләчәктә тагын да яңалыклар табылыр дияргә кирәк.


Үзләрендә җылы кабул итеп, мәкаләне язу өчен мәгълүмат туплауда күрсәткән ярдәмнәре өчен Рәшит агага, улы Фәнзилгә, Нәсимә ханымга, Илсур әфәндегә ихлас рәхмәтләремне белдерәм.

Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан шәһәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас