Гомер-гомергә шулай: гәзит редакциясендә эшләүче кайбер журналистлар шигырь дә яза. Шагыйрьләрнең вакытлы матбугатта эшләве дә табигый хәл. Менә әле гәзитебезнең бөтен тарихында эшләп киткәннәрне барлап чыктым да шагыйрь булганнарыннан аерым исемлек төзергә тырыштым. Якынча кырык тирәсендә әйләндем. Монда төгәл сан булуы һич тә мөмкин түгел. Әдәби таләпне көчәйтсәң — сан кими, йомшартсаң — арта. Бик шәп шигырьләр язган элекке каләмдәшләрнең дә үзләрен шагыйрь дип санамаганлыклары мәгълүм. Ә инде киресенчә булганнары баштан ашкан. Аннары, беренче, икенче, өченче... кырыгынчы дип санап китү дә дәгъва тудыруы ихтимал. Моны алгарак куйган, ә тегесе арткарак калган, имеш. Мондый канәгатьсезлек булмасын өчен хронология, ягъни аларның дөньяга килгән һәм редакциядә эшләгән вакытлары, шулай ук кайбер очракта вакыйгалар агышы һәм фикер сөрелеше буенча сүз алып барырга булдым.
Исемлекне Мәҗит Гафуридән башлау беркемдә дә ризасызлык тудырмас, дип ышанам. Ул әдәбият һәм матбугат мәйданына килүе белән үк Уфада да, Казанда да, милләттәшләребез яшәгән башка төбәкләрдә дә игътибар үзәгендә була. Аның иҗаты буенча ике республикада йөзләрчә китап, монография, диссертация, югары уку йортларында меңнәрчә курс һәм диплом эше язылгандыр. Авыр, кара эшнең ни икәнен үсмер чактан ук белгән, бераз гына мөгаллимлек иткән яшь шагыйрь 1912 елда Уфадагы “Шәрык” типографиясенә корректор булып эшкә керә. Бер үк вакытта ул үткен телле журналист буларак та таныла бара. Совет властеның тәүге елларында “Кызыл юл” гәзите хезмәткәре буларак, республикабызда яңа җәмгыятьнең матбугатын җайга салу эшендә актив катнаша. “Шәрык ярлылары”, “Урал” гәзитләрендә шигырьләре һәм публицистик мәкаләләре даими басыла. 1922 елдан “Башкортстан” гәзитендә хезмәт сала. Бер елдан аңа “Башкортстанның халык шагыйре” дигән исем бирелә. 1924 елның августында “Башкортстан” башкортча һәм татарча ике аерым гәзиткә бүленгәч, Мәҗит Гафури “Яңа авыл”га күчеп, гәзит эшен төпкә җигелеп тарта. Басманың идея-әдәби ягын күтәрүдә, аны халык арасында популярлаштыруда аның хезмәте аеруча зур. Өметле һәм актив авыл хәбәрчеләрен редакциягә эшкә җәлеп итә. Ул үзе теләп хатлар бүлеген җитәкли, авыллардан язган авторлар хатларын гәзит өчен эшкәртүдән дә үзенә кинәнеч таба.
Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш гәзитебездә 1993 ел башында басылган истәлегендә болай дип язды: “Шәрык ярлылары” гәзитендә башланган журналистлык хезмәтем “Яңа авыл”га килеп тоташты. Арытабангы “Коммуна”, “Кызыл таң” да минем гомерлек рухи юлдашым булды. Уйлап торсаң, мин редакцияләрдә эшләгән ул заманнардан җиде дистә ел үткән. Күпме гәзит чыгарылган да күңелләргә күпме шатлык яки кайгы өләшенгән. “Кызыл таң”да күпме әсәрләрем дөнья күрде, санап бетергесез шигырьләремне ул халкыма җиткерде. Әгәр гәзитнең бай тарихында кечкенә генә хезмәтем белән исемем сакланса, шуннан да зуррак бәхет юк миңа...” Бу юлларны язганда шагыйрь 99нчы яше белән бара, ә язган шигырьләрен һәм истәлекләрен аның өеннән үзебез барып ала идек. “Яңа авыл” редакциясенә Сәйфи Кудаш 1925 елның җәй уртасында эшкә чакырып китерелә. Ул тәүдә хәбәрчеләр бүлегенә, аннары авыл хуҗалыгы бүлегенә җитәкчелек итә.
Гариф Гомәр “Яңа авыл”да 1924 елдан башлап эшли. 1925 елның сентябрендә шушы гәзит эчендә чыга башлаган “Сәнәк” (хәзерге “Һәнәк”, “Вилы”) журналының иң тәүге мөхәррире була. Сугыш чорында филармониядә әдәби бүлек мөдире вазыйфасын башкара. Бу каләм остасы күбрәк прозаик һәм драматург буларак билгеле. Әмма аның поэзия жанрында да әсәрләре күп. Иҗатын сатирик һәм юмористик шигырьләр язудан башлый. Берничә китабы шигырьләрдән һәм поэмалардан тора. “Урал җыры”, “Фәйзулла солдат” поэмаларында фронттагы батырлыклар сурәтләнсә, “Гөлбану әби бүләге”, “Нәкыя бригадасы” дип аталганнарында тыл эшчәннәренең соклангыч образлары тудырыла.
Имай Насыйрины (Имаметдин Низаметдин улы Насыйров) үткән гасырның егерменче-утызынчы елларында хокук саклау, партия, матбугат органнарында җаваплы вазыйфалар башкарган, бер үк вакытта әдәбиятта тирән эз калдырган шәхес буларак беләбез. Тукай, Гафури йогынтысында үсмер елларыннан ук бик күп шигырьләр яза, аларны төрле гәзитләрдә бастыра. Ләкин тиздән нәсергә, хикәягә, повестька күчә бара. Аның тәүге китаплары Казанда һәм Мәскәүдә татар телендә, соңрак Уфада башкорт һәм урыс телләрендә нәшер ителә. Ә инде иҗатында вакыйга булып торырлык “Күзәй” романы — тарихны белеп язуның ачык бер мисалы. Әдип иҗатында иң күренекле булган бу әсәр Гражданнар сугышы гөрләп узган Күзәй кантонындагы (хәзерге Нуриман районы җирләре) катлаулы хәл-вакыйгаларны тасвирлауга багышланган. “Коммуна” гәзите мөхәррире Имай Насыйрины 1937 елның 12 декабрендә редакциядә эшләп утырган җиреннән, “халык дошманы” дип гаепләп, алып китәләр. Уралдагы төрмәләрнең берсендә утырып, 1940 елның 28 сентябрендә 44 яшендә дөнья куя. 2008 елда басылган “Йөрәкләрдә Имай Насыйри” дигән китапта аның байтак шигырьләре дә урын алган.
Гайнан Хәйри (Тимергайнан Хәйретдин улы Хәйретдинов) — тумышы белән хәзерге Нуриман районының Иске Күл авылыннан. Педагогик белемле элекке комсомол хезмәткәре 1926 елда “Яңа авыл” гәзитенә эшкә урнаша. Бер елдан аны “Башкортстан яшьләре” гәзитенең җаваплы мөхәррире итеп тәгаенлиләр. Бер үк вакытта педагогия институтында укый. Пролетар язучыларның Башкортстан ассоциациясен оештыручы һәм аның җитәкчеләренең берсе була. “Уралда”, “Адашканнар”, “Бухгалтер”, “Күчмә мәхәббәт” поэмаларын яза. Гайнан Хәйри башкорт әдәбиятында беренче роман — “Борылыш”ны иҗат итә. 1929 елда ук (26 яшендә!) китап нәшриятына тапшырылган бу роман бары тик 1969 елда гына тәү тапкыр басылып чыга. Сәламәтлеге начараю сәбәпле, гомеренең соңгы елларында фәкать иҗат белән генә шөгыльләнгән Гайнан Хәйри нибары 35 яшендә 1938 елның 16 декабрендә вафат була.
Кече яшьтән стена гәзитләре чыгарып йөргән, 15 яшендә республика гә-зитләренә языша башлаган актив хә-бәрче егет Гайнан Әмири 1930 елның көзендә “Коммуна” редакциясенә эшкә үрләтелә. Репортер, бүлек мөдире булып эшли. Тематикасы гаҗәеп төрле булган шигырьләре еш күренә. Менә 21 яшьлек егетнең 1932 елның 24 ноябрь санындагы берничә генә строфалык шигыре: “Кимсетелгән Шәмсетдин һәм трудденьсез Нуретдин”. М. Гафуринең үткен күзе бу кечкенә әсәрдән олы теманы һәм авторында талант чаткыларын тиз күреп ала — шигырьне поэма итеп эшләргә тәкъдим итә. 1935 елда инде әсәр, чыннан да, поэмага әверелеп, аерым китап булып чыга. Аны халык яратып каршылый, авторы Башкортстанның күренекле язучылары сафына баса. 1960 елда ул аны, тагын да киңәйтеп, “Дала әкияте” дигән зур полотнолы әсәр итеп эшли. Гайнан Әмири фронттагы батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач, матбугат органнарында, гыйльми институтта, партия өлкә комитетында эшли, шигърияттә, прозада, публицистикада зур уңышларга ирешә. Гомеренең ахырына кадәр “Кызыл таң”да язмаларын бастырды. Аның сүзләренә язылган байтак җырлар әле дә еш яңгырый.
Хөсәен Кунакбаев — Әбҗәлил районының Таһир авылында туган башкорт егете. 1932 елда, 20 яшендә, “Коммуна” гәзитендә бүлек мөдире булып эшли башлый һәм бер үк вакытта педагогия институтында да укый. 1936-40 елларда Дәүләкән һәм Стәрлетамак педучилищеларында укыта, Стәрлебаш районында мәктәп директоры була. Шигъри әсәрләре 30нчы еллар башында матбугатта әледән-әле күренә, “Хәтимә” дигән поэмасы иҗатының диапазон киңлеген дәлилли. 1940 елда язылган “Минем антым” шигырендә: “Акылымның соңгы яктысын һәм канымның соңгы тамчысын илем, халкым өчен бирермен”, — дип юкка гына әйтми. Яшь талант 1943 елның февралендә Курск өлкәсендә барган каты алышларда батырларча һәлак була.
Хәзерге Ишембай районының Канакай авылында туган Якуп Колмый (Колмөхәммәтов) — шулай ук башкорт халкының талантлы шагыйре, каһарман яугир. Бөек Ватан сугышына кадәр “Адым” дигән беренче шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарып өлгерә. Көнбатыш фронтта кавалеристлар сафында сугыша, Мәскәүне обороналауда катнаша. 1941 елның көзендә каты бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. Ут яуганда да, җир тетрәгәндә дә: “Шигырь һәм ат якын иптәшем” дип курку белмәс көр тавыш белән җырлый. 1942 елда аның “Фронтовик уйлары” дигән икенче китабы чыга. Якуп Колмыйның “Миңа Сталин кушты” дигән яңа китабы 1944 елда дөнья күрә. Фронтовик шагыйрь 1953 елның 12 февра-лендә “Кызыл таң”ның авыл хуҗалыгы бүлегенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына, биш ел ярым намус белән эшли, бу чорда бихисап очерклары, шигырьләре иҗат ителә. Архивта Якуп Колмыйның кулъязмалары да сакланган, башкортча укыган саф башкорт кешесенең татарча бернинди хатасыз язуы татарча укыган бүгенге татар егетләренә, кызларына да үрнәк булырлык.
Тагын бер фронтовик шагыйрь — монысы инде Авыргазы районының Исмәгыйль авылында туып-үскән татар Рамазан Байтимеров. Аның 1955 елда “Кызыл таң”да эшләве турында күптән түгел генә билгеле булды. Җырчы шагыйрь гомеренең күп өлеше (1958-89 еллар) Татарстанның Лениногорск шәһәрендә үтә. Якташыбызның күп кенә шигырьләренә Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Рим Хәсәнов, Зиннур Гыйбадуллин һәм башкалар көй язды. Аларны Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Афзалова, Зилә Сөнәгатуллина, Ренат Ибраһимов, Айдар Фәйзрахманов кебек олы талант ияләре башкарды. Татарстанның дәүләт гимны да аның “Туган ягым” шигыренә нигезләнеп иҗат ителгән. Рамазан Байтимеровның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Кызыл таң”ның быелгы 28 март санында минем “Көйгә салынган гомер” дигән зур күләмле мәкалә басылды. Ә юбилей Исмәгыйль авылында югары дәрәҗәдә үтте.
Фронтовик шагыйрь, бихисап популяр җыр текстлары авторы Гыйлемдар Рамазановны да “Кызыл таң” хезмәткәрләре үз итте, якын күрде. Сугыштан кайтып, педагогия институты студенты чагында 1949 елда гәзитнең әдәбият һәм сәнгать бүлегендә журналистлык эшен башлый. Арытаба ул “Совет Башкортостаны” гәзите мөхәррире, бер үк вакытта Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе вазыйфаларын башкара. СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Гыйлемдар Җиһандар улы әдәбият фәне өлкәсендә гаять зур уңышларга ирешә. Филология фәннәре докторы була, орденнар белән бүләкләнә, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә, “БАССРның атказанган фән эшлеклесе” дигән исемгә лаек була.
Фәйзи Сираҗетдинов — илленче елларда республикабызда шактый билгеле булып, тора-бара онытылган шагыйрь. Ул 1925 елда Ишембай районының Түбән Әрмет авылында туган, урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда хисапчы булып эшли. Сугышта катнаша, медальләр белән бүләкләнә. 1950-57 елларда “Кызыл таң”ның тәрҗемәчесе, яңалыклар бүлеге әдәби хезмәткәре, мөдире була. Гәзит битләрендә яшь шагыйрьләр иҗатына күзәтүләр белән дә чыгыш ясый. Таланты кешеләрнең күпчелегенә хас булганча горур, башбирмәс холыклы 32 яшьлек Фәйзи гариза язып, “Кызыл таң”нан эштән китә дә Урта Азиягә юл тота. Озакламый шунда фаҗигале рәвештә гомере өзелә.
Исеме “Кызыл таң” тарихында ялтлап кына күренеп калган бу шәхес турында ныграк беләсе, шигырьләрен укыйсы килә иде. Элекке хезмәттәшем, аннары Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп сайланган Фәния Габидуллинага бу юнәлештә эзләнү эшләре алып барырга киңәш бирдем. Фәниягә генә хас үҗәтлек, кыюлык, эзмә-эзлеклелек белән тотынды ул. Шактый өлкән яшьтәге кешеләр — шагыйрьнең якташлары, каләмдәшләре, дуслары белән элемтәгә кереп, архивларга, китапханәләргә барып күп мәгълүматлар тапты. Нәтиҗәдә “Кызыл таң”ның 2017 елгы 21 декабрь санында зур форматлы бер битне тутырып “Югалган шагыйрь” дигән мәкалә, янәшәдәге бер битне тутыра язып Фәйзи Сираҗетдиновның шигырьләрен бастырып чыгарды.
Фәйзи Гомәров. Бу иҗади шәхес белән “Кызыл таң”ның фронтовик шагыйрьләре исемлеге төгәлләнә. Стәрлебаш районының Хәлекәй авылында туган 17 яшьлек егет 1943 елда сугышка алынып, сигез ел гомерен армиядә хезмәт итүгә багышлый. Аннан кайтып, комсомолда һәм партиядә бераз эшләгәннән соң, 1956 елда “Кызыл таң”ның Стәрлебаш төбәге буенча үз хәбәрчесе итеп тәгаенләнә. Гомеренең күпчелек өлеше туган районы гәзите мөхәррире вазыйфасында үтә. Ф. Гомәров лирик, сатирик һәм юмористик шигырьләрдән торган берничә китап чыгарды.
Әдәбият һәм матбугат мәйданына яуларда башларын салган батырларның уллары килә. Әнгам Атнабаев — шуларның берсе. Унбиш яшендә чакта 1943 елда Тәтешле район гәзитендә аның беренче шигыре басыла. Бу вакытта инде ул үз авылларында әдәби түгәрәк тә оештыра. Үсә төшкәч, бераз белем алгач, үзләренең мәктәбендә балалар укыта. 1951 елның сентябрендә Кореяның көньягы белән төньягы арасында барган сугышка кире мөнәсәбәтен белдергән “Кан белән язылган хат” дигән поэмасын тотып Уфага килә, Язучылар берлеге рәисе Мостай Кәрим янына керә, киләчәккә уй-ниятләрен дә белдерә. Мостай Кәрим “Кызыл таң” мөхәррире Фәйзи Шаяповка шалтырата. “Минем янда Тәтешледән шигырьләр язучы Әнгам исемле егет утыра, урының булса, шул егетне эшкә ал әле”, — ди. Мөхәррир яшь шагыйрьнең урысчаны нинди дәрәҗәдә белүе белән кызыксына, үзенең хезмәткәре Фәйзи Сираҗетдиновны чакыра да әйтә: “Адаш, бу егеткә үзең кебек оста тәрҗемәче булырга ярдәм ит”. “Кызыл таң”дагы шигъри беренчелек тә әкренләп Сираҗетдиновтан Атнабаевка күчә. “Кызыл таң” шагыйрьләреннән өченче булып, 1997 елның 26 июнендә Әнгам Атнабаевка “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелде.
Шундый ук югары исемгә “Кызыл таң”да төрле елларда эшләгән Абдулхак Игебаев белән Равил Шаммас та лаек булды. Алар икесе дә 1930 елгы. Берсе — Баймак районының Күсей, икенчесе Стәрлебашның Хәлекәй авылында туып-үскән. “Ағиҙел” журналында озак еллар эшләгән Абдулхак Игебаев сүзләренә язылган бихисап җырлар башкортлар һәм татарлар арасында киң таралган. Равил Шаммасның Башкортстан китап нәшриятындагы, Язучылар берлегендәге, Тынычлыкны яклау комитетындагы күпьеллык фидакарь хезмәте республикабызда яхшы билгеле.
Аларның тагын бер яшьтәше — Әбҗәлил районының Таһир авылы егете, театр училищесын тәмамлаган Гафәр Вәлиуллин “Кызыл таң”да 1953-61 елларда эшли, патриотик темага күпсанлы шигырьләр язып бастыра. Башка урында эшләгән сиксәненче елларда да гәзитебездә аның шигырьләре еш күренде.
Чыгышы буенча Кушнаренко районының Тартыш авылыннан булган, армиядә хезмәт иткән, заводта, “Ленинсе” гәзитендә, “Пионер” журналында эшләгән Әфган Гыйззәтов 1967 елда “Кызыл таң”га эшкә күчә һәм 1969 елның гыйнварында 36 яшендә фаҗигале һәлак булганга кадәр шунда эшли. Бик талантлы шагыйрь иде, дип искә ала аны замандашлары. Исән чагында “Серле дөнья” (1962), “Язгы нурлар” (1965), “Йолдызлар” (1967) үзе дөньядан киткәч “Күңел кыллары” (1969), “Эшчән куллар” (1970), “Бәхет кошы” (1993), “Югалганны күңел сагына” (2001) һәм “Иң кызык нәрсә” (2007) дигән китаплары нәшер ителде. Шул да мәгълүм булсын: ул билгеле шагыйрь Әсхар Кәшфуллинның бертуган энесе иде.
“Кызыл таң”да 1963 елдан эшләгән, кызганычка каршы, кыска гомерле бул-ган шагыйрьләр арасында Әхмәт Гайсин да бар иде. Яхшы очерклар, мәка-ләләр авторы булудан тыш, төрле елларда китап нәшриятында аның “Язгы таң”, “Канат”, “Иртәгәм”, “Без яшьлеге илнең” дигән шигъри җыентыклары да дөнья күрде.
Танылган шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Сираҗи (Сираҗетдинов) озын гомер кичерде. Ул студент чагында ук — 1961 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә, тагын бер елдан читтән торып уку бүлегенә күчеп, “Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә журналистлык хезмәтен башлый. Биредә эшләгәндә аның “Очрашу” дигән тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Тиздән ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм РСФСР Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган яшь язучыларның иҗади семинарында катнаша, аны СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алалар. Гәзиттән соң Муса Сираҗи китап нәшриятында һәм телевидениедә мөхәррир, БДУда укытучы, Язучылар берлегендә татар әдипләре берләшмәсе рәисе булып эшли. Аның күп шигырьләре популяр җырларга әверелде.
Бүздәк районының Иске Бүздәк авылында дөньяга килеп, мәктәптән соң колхозда, Уфада заводта, район гәзитендә хезмәт чыныгуы алган Альберт Котыев Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген 1973 елда тәмамлап, “Кызыл таң”га эшкә кайта. Берничә елдан БАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугатта дәүләт серләрен саклау идарәсенә эшкә күчерелә. Анда ул егерме елга якын хезмәт итә. 60 яшькә дә җитмичә дөнья куйган Альберт Котыев шигъри һәм чәчмә әсәрләр тупланган берничә җыентык авторы, Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Быелгы Матбугат көне алдыннан гәзитебездә минем “Кызыл таң”. 1975 елның гыйнвары” дигән зур күләмле мәкалә басылган иде. Шул вакыттагы (48,5 ел элеккеге) журналистлар исемлеген янә барладым да... ул вакытта коллективта берьюлы 10 шагыйрь эшләгәнлеген ачыкладым. Башка бер заманда да бу кадәр зур сан күзәтелмәгән. Иң өлкәненнән башлап берәмләп искә төшерим. Иң күңелсез, иң коры материаллар чыга торган пропаганда бүлеге мөдире Мәүли Садретдинов. Мостай Кәрим белән бергә институтта укып, әдәбиятка килеп, шуннан бөтен гомерен партия һәм матбугат эшләренә багышлаган. Балалар өчен берничә шигъри җыентык чыгарган. Бәләкәй чакта чәчәк авыруы аркасында күзләре бик начар күрүенә төрттереп, “үткен күзле балалар шагыйре” дип йөртәләр иде аны коллективтагы юмористлар.
Мөхәррир урынбасары Расих Ханнанов. Дистәләрчә еллар татарлар һәм башкортлар арасында бик күп популяр җырлар авторы. Бүлек мөдире Фәрит Габдерәхимовның шул елны икенче китабы чыккан иде. Тиздән СССР Язучылар берлегенә кабул ителде. Аның янындагы Рим Идиятуллинның саллы гына шигъри җыентыклары соңрак Уфада һәм Казанда басылды. 1994 елда Татарстанның Язучылар берлегенә кабул ителде. Рәшит Сабитов — хатлар бүлеге хәбәрчесе. Ике жанрда бертигез актив эшләүче. Үз хәбәрчеләр Рәис Риянов белән Марис Нәзиров — билгеле шагыйрьләр. Һәм эшкә яңарак кергән Фатыйх Сәйфранов. Ә инде тагын бер үзхәбәрче Мариус Максютов белән мөхәррир урынбасары Зөфәр Сабирҗановның да бик күп һәм шәп шигырьләр, поэмалар язганлыгын алар пенсиягә киткәч кенә белдек. Хатыннары, балалары аларның әсәрләрен үзләре исәбенә нәшер итте.
10 саны озак сакланмады. Рәшит абый белән Фатыйх эштән киттеләр. Мариус һәм Зөфәр абыйлар, әйткәнемчә, шагыйрьләр исемлегендә түгел иде. Димәк, редакциянең шигърият мәйданында алтау калдылар.
Таныла башлаган яшь шагыйрь Мөхәммәт Закиров белән университетта читтән торып бергә укыдык. Район гәзитендә эшли иде ул. Уфаның әдәби мохитендә кайнарга теләде. Партия тормышы бүлегендә мин берүзем идем. 1983 елда шушында тату һәм уңышлы гына эшләп алып киттек. Ләкин коммунистлар партиясенә, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә кайнар сөю күрсәтмәгәнбез булып чыкты. Шул елның октябрендә мине мөдирлектән алдылар да икенче бер бүлеккә иң түбән вазыйфага күчерделәр. Бу хәлне Мөхәммәт тә авыр кичерде. Минем урынга утырган иптәш белән татулыклары булмады, эштән китте. Еллар үткәч, Мөхәммәт “Кызыл таң”га тагын ике тапкыр килде. Соңгысында әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тәгаенләнеп, пенсия яшен шунда каршылады. Язучылар берлегенә кабул ителде. Дәүләт исәбенә дә, спонсорлар ярдәме белән дә башкортча, татарча китаплары чыга торды. Кызганыч ки, 64 яше тулган көнне бакыйлыкка күчте. Тулай торактагы бүлмәсендә...
Мәгариф эшендә зур тәҗрибә туплаган шагыйрь Рәшит Гатауллин хезмәт биографиясен 1985 елда безнең гәзиттә дәвам итте. 13 ел эшләү дәверендә шигырьләрне дә бик күп язды, алар матбугатта күренгәләп торды. 1994 елда Татарстанның Язучылар берлегенә кабул ителде. 2000 ел башында 62нче яше белән барганда вафат булган каләмдәшебезнең Казанда 2008 һәм 2020 елларда берсеннән-берсе күләмлерәк ике китабы басылды.
1947 елда туган ике каләм остасының хезмәт юлының бераз өлеше “Кызыл таң” белән бәйле булды. Күмертау шәһәре-районы күләмендә җитәкче вазыйфалар башкарган Закир Әкбәров 1994-97 елларда шул төбәк буенча гәзитнең үз хәбәрчесе булып эшләде. Иҗатка чагыштырмача соңрак, бай тормыш тәҗрибәсе туплагач кына керешкән каләмдәшебез соклангыч дәрәҗәдә актив һәм җимешле эшли. Ике республикада да повестьлары, романнары басыла, ике республиканың да әдәби премияләрен алды. Ул — прозаик, шул ук вакытта шигырьләре, аеруча мәсәлләре белән дә танылды.
Күренекле сатира һәм юмор остасы Рәдиф Тимершин ике дистә елдан артык “Һәнәк” журналында эшләде. Аннары — Язучылар берлегендә, телевидениедә, “Өмет” гәзитендә. Уфада, Мәскәүдә башкорт, татар, урыс телләрендә уннан артык китап нәшер итте. Аларның күбесе — шигъри әсәрләр. Башкортстан эстрадасы юмористлары репертуарының да төп өлешен аның иҗат җимешләре алып тора. Рәдиф Тимершин 2004 елда “Кызыл таң”га эшкә урнашып, лаеклы ялга шул коллективтан чыкты. Кызганычка каршы, хәзер аны да юксынып искә алырга калды.
Дүртөйле районының Наҗытамак авылы кызы, Казан дәүләт университетын тәмамлап, бераз мәктәптә һәм комсомолда эшләгән Фәния Габидуллина 1985 елда “Кызыл таң”га эш белешеп килә. “Корректор урыны гына бар, ә син борчылма, Мәҗит Гафури да гәзиттә тәүдә корректор булган”, — дип эшкә ала аны җитәкчелек. Корректорлык срогы байтак елларга сузыла, бу вакыт эчендә Фәния төрле бүлекләр белән килешеп, төрле темаларга мәкаләләр дә яза, шагыйрә буларак та остара, күмәк мәдәни чараларны оештыручы буларак та үзен күрсәтә. Редакциядәге соңгы унбиш елын әдәбият һәм сәнгать бүлегендә үткәрә. Китаплар чыгара, Язучылар берлегенә кабул ителә. Бераздан шул ук берлеккә җаваплы вазыйфага үрләтелә. Беркем дә, хәтта ул үзе дә игътибар итмәгән бер факт та бар. Фәния Габидуллина “Кызыл таң” шагыйрәләре исемлеген башлап җибәрүче. Әнә карагыз: минем кырык кешелек исемлек ахырына якынлаша — әлегә барысы да ир-егетләр булып, 35нче кеше — Фәния. Һәм аңардан соң барысы да (биш кеше) туташ-ханымнар. (Янә кабатлыйм: мәкаләдә сүз элек эшләп киткәннәр турында гына бара).
1954 елда туган яшьтәшләр Фәндидә Харрасова һәм Рәфыйга Усманова гәзитебездә ике гасыр чигендә икешәр ел гына эшләп китте. Әле дә соклангыч җимешле иҗат итәләр, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. Алардан унике яшькә кече Ләйсән Кәшфиева БДУдан соң Казанга юл тотты, туган республикабызга шагыйрә, фән кандидаты, әдәбият белгече булып кайтты. “Кызыл таң”да эшләде. Рафаил Төхвәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты. БДПУның 5нче курсында укыганда 2002 елның ноябрендә редакциябезгә эшкә килгән Венера Мәҗитова иҗади активлыгы, егәрлелеге белән барыбызны да таң калдырды. “Сарьян эзләре буйлап” дигән китабы белән татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә үз өлешен кертте. Очерклар җыентыгы чыгарды. Төрле вакытларда бер бүлектә эшләгән Ләйсән һәм Венераның исемнәре соңгы биш елда әдәбият һәм матбугат мәйданнарында нишләптер күренми. Татарстан кызы Ландыш Әбүдарова Казан дәүләт университетыннан соң “Кызыл таң”да уңышлы эшләде. Шигырьләр дә язды. Әле ул — “Казан утлары” журналының җаваплы секретаре. Яшь каләмдәшебезнең үзе сайлаган юлыннан ышанычлы, кыю баруына без дә шатланабыз.
Фәрит Фаткуллин.