+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
23 сентябрь 2023, 04:54

Марат Кәбировка киңәш кирәк

Ярдәм итәбезме, дуслар?

Марат Кәбировка киңәш кирәкМарат Кәбировка киңәш кирәк
Марат Кәбировка киңәш кирәк

Марат Кәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә янә җыр өчен шигырьләр яза башларга җыенуы турында хәбәр итә.

«Мин озак еллар буена бик популяр җырчыларның концертларын алып бардым, аларга сценарийлар, юмористик әсәрләр, җыр текстлары яздым. Һәм бу бик нык арытты. Хәтта ялкытты да. Шуңа күрә эстрададан китәргә мәҗбүр булдым. Соңгы берничә елда бер артист белән дә диярлек хезмәттәшлек итмәдем.

Тик акрынлап кына кире кайтаралар бугай. Тынгылык бирмиләр, сораулар явып тора. Хәзер сәхнәләрдә юморист булып адәм көлдереп йөрергә теләк юк инде. Тик җыр өчен шигырьләр язмыйча булмастыр.

Соңгы арада танылган композиторлар Ризван Хәкимов, Айдар Тимербаев белән берничә җыр яздык. Аларны Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Радик Юлъякшин башкарачак. Сез аларны ишетерсез. Яшьләрдән, мин белеп бетермәгән җырчылардан бик күп сораулар килә. Аларның да теләген кире кагып булмас инде.

Ә сезгә нинди темалар якын? «Эх, менә шул хакта җыр язсыннар иде!» дигән теләкләрегез бармы? Гомумән... Эшкә җитди итеп тотыныр алдыннан бер сөйләшеп алыйк әле. Бүгенге татар эстрадасына нинди җырлар җитми? Сез бүгенге татар эстрадасын нинди итеп күрергә теләр идегез?» – дип, виртуаль дусларына мөрәҗәгать иткән ул.

Ул куйган сорауларга ничек җавап бирәбез, дуслар?

Автор:Резида Валитова
Читайте нас