+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
27 сентябрь 2023, 09:50

Әдипне хөрмәтләп искә алдылар

Бүген Башкортстанның Милли музеенда күренекле язучы Әнвәр Бикчәнтәевның тууына 110 ел тулуга багышланган чара узды. Очрашуда республика язучылары, музей хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар катнашты.  

Әдипне хөрмәтләп искә алдыларӘдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар

Чара музейда әдипнең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган күргәзмә белән танышудан башланды. Музей хезмәткәре язучының биографиясе, тормышындагы вакыйгалар, әсәрләре турында җентекле һәм кызыклы итеп сөйләде. Күргәзмәдә әдипнең төрле еллардагы фотолары, китаплары, шәхси әйберләре урын алган.

Соңыннан яшьләр алдында язучылар чыгыш ясады. Алар әдип турындагы истәлекләре белән бүлеште, әсәрләре турында сөйләде.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, драматург һәм журналист Тәнзилә Дәүләтбирдина Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтовның сәламләү сүзләрен җиткерде, мондый чараларда исән язучыларның яшь буын белән очрашу мөмкинлегенең зур куаныч булуын билгеләде.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар язучысы Фәрзәнә Гобәйдуллина 2013 елда язучының 100 еллыгын үткәрү чарасыннан истәлекләре белән бүлеште. Башкортстанның халык язучысы Флүр Галимов язучының иҗаты турында бәян итте, аның әсәрләре белән балачактан таныш булуын билгеләде.

Билгеле сценарийчы, актриса Шәүрә Шәкүрова да үз чыгышында Әнвәр Бикчәнтәев иҗатын кечкенәдән яратуын әйтте, балаларны әдәбиятны сөяргә өндәде.
Укучылар, студентлар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, әдәбият турында фикер алышты.

Автор фотолары.

 

Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Әдипне хөрмәтләп искә алдылар
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас