+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
3 октябрь 2023, 05:50

“Үземнән соң килгәннәргә үрнәкле юллар ярам...”

Шагыйрә Римма Галимованың күркәм гомер бәйрәме уңаеннан.  

“Үземнән соң килгәннәргә үрнәкле юллар ярам...”“Үземнән соң килгәннәргә үрнәкле юллар ярам...”
“Үземнән соң килгәннәргә үрнәкле юллар ярам...”

Безнең танышуга балачагыбыз сәбәпче булды. Ул чакта мәктәптә генә укый идек әле. Римма – Янрус мәктәбендә, ә мин – Исәкәйдә. Икебез дә бер районнан, Ишембайдан. Икебез дә дәртләнеп район гәзитенә шигырьләр җибәрәбез. Алар, озак көттерми, басылып та чыга. Хат алышмасак та, бер-беребезгә дуслык мөнәсәбәтләре, чәмләнеп каләмгә тотыну, якты киләчәккә илаһи өметләр баглау икебезнең дә нәкъ шушы чордан башланды. Ул чакта язмыш якындагы Стәрлетамак шәһәренә икебезне бергә ташлар һәм эчкерсез дуслашып китәрбез дип кем уйлаган?!

1984 елда Язучылар берлеге кушуы буенча республиканың көньяк төбәге өчен Стәрледә язучылар оешмасы ачылып, аның җитәкчесе итеп – билгеле шагыйрь, актив җәмәгатьче Равил Нигъмәтуллин, әдәби консультант итеп шагыйрь, журналист, публицист Вил Гомәров тәгаенләнде. Шәһәрдә яшәгән шагыйрьләр Эльмира Чәчәнбаева, Салават Рәхмәтуллин, Кәбир Акбашев, Зөбәрҗәт Янбирдина, Земфира Муллагалиева, Рәшит Заһидуллин, Рәмзәнә Әбүталипова, Салаваттан Сергей Матюшин, Мөхтәр Сабитов, Мәләвездән Тимер Ниятшин, Мәрьям Күсмәева, Күмертаудан Закир Әкбәров, Чулпан Миңлебаева һәм башка авторлар бергә тупланды. Без, яшьләр дә: Флүр Галимов, Әхсән Хәлилов, Римма Галимова, Чулпан Миңлебаева бу зур агымга килеп кушылырга җөрьәт иттек.


Хәзер күбесе диярлек бакыйлыкка күчкән данлыклы әдәбият корифейлары белән бергә булу безгә, яшьләргә югары максатларга омтылырга көч өстәде ул чакта. Һәр әдәби кичәгә, драматургия, чәчмә әсәрләр, шигърият секцияләре утырышларына Уфадан шагыйрьләр килде. Яңа гына кулына каләм алган яшьләргә акыллы фикерләр, тәкъдимнәр, әче тәнкыйть сүзе ишетү таләпчәнлекне көчәйтергә, чәм булдырырга ярдәм итте. Дәртләнеп иҗат дөньясына чумарга аларның бер сүзе, бер ымы, ышанычлы карашы җитә иде!


“Тәнкыйть сүзенә ачуланмагыз, үпкәләмәгез. Чөнки алда безгә рәхмәт кенә әйтәчәксез”, – ди иде Булат абый Рәфыйков.
“Бу сүзләрне сезгә без әйтми, кем әйтер?” – дип кабатларга ярата иде Равил абый Бикбаев.
Язучылар оешмасы Римма белән икебезне 1986 елда Нефтекама шәһәренә Яшьләр фестиваленә җибәрде. Римма 23 кенә яшендә Сибайда Яшьләр фестивалендә катнашып өлгергән. Ә инде 1987 елда яшь шагыйрәне данлыклы Әбҗәлил иҗади мохите көтте.


Кулына каләм алган кешегә бер үк иҗади мохиттә кайнап яшәү – үзе бер бәхет икән. Елына дүрт тапкыр: яз, җәй, көз, кыш мизгелләрендә үтә торган шигърият кичәләрендә шигырьләр сөйләдек. Кирәк чакта җырлап та, биеп тә җибәрә идек. Бу вакытта сиздерми генә Остазлык мәктәбе эшләп киткәнен үзебез дә аңламаганбыз.
Чыннан да, бүген аларга шөкрана кылып, рәхмәтләр укыйбыз. Ул чактагы яшьләр әдәбиятта үз юлын тапты. Горурланып әйтәм: һәммәбезнең дә уңышлары бар. Иҗади бәхетебез күзгә күренә.
Оешмага Стәрлебаш районының Иске Калкаш авылыннан укытучы булып эшләп килгән прозаик Флүр Галимов бүген халык язучысы дәрәҗәсенә күтәрелеп, Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгелелек яулады. Оешма җитәкчесе дилбегәсен аңа күренекле артист Илшат абый Йомагулов тапшырды.


Шагыйрь Әхсән Хәлилов озак еллар шәһәрнең “Ашказар” гәзитендә мөхәррир йөген тартты. Соңгы елларда Язучылар оешмасына җитәкчелек итте. Чулпан Миңлебаева белән миңа әдәби консультант булып эшләргә насыйп булды. Рәйсә Илешева – республикада билгеле тәнкыйтьче, галимә. Стәрлетамак язучылар оешмасын бүген зирәк шагыйрә Римма Галимова үз кулларына алды. Эшен бик уңышлы алып бара. Нинди генә чаралар үтмәсен, Интернет челтәре аша, матбугат аша яктыртылып бара. Чөнки заман шуны таләп итә. Димәк, Остазлык мәктәбе әле дә эшен дәвам итә. Тарих битләрен арытаба язып, Римма бүген үзе кинәнеп яңа йолдызлар: Гафуридан Гөлназ Габитованы, Күмертаудан Гөлназ Искәндәрованы ачты.


Шәһәребезнең Абдулкадыйр Инан исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән бергә оештырган шагыйрәләр Земфира Муллагалиева белән Эльмира Исәнбаеваның иҗат кичәләре, шагыйрь Салават Рәхмәтулла һәм драматург, журналист, язучы Кәбир Акбашевның хәтер кичәләре бик җылы шартларда үтте. Быел аксакал шагыйрь Рәшит Заһидуллин, Фаяз Йомагужин, Рита Фәткуллина, Чулпан Миңлебаева чираттагы китапларын алып куанды. Өч башлап язучы укытучы шагыйрә: Гөлфия Ногманова, Гөлнар Әскарова һәм Нурия Бикбаева шәһәр дәрәҗәсендә үткән “Йөрәк сүзе” бәйгесендә катнашып, көнүзәк темага матур чыгыш ясады. Быел юбилее алдыннан Римма да, шушы матур чарада катнашып, “йөрәк сүзле” шагыйрәләр рәтенә басты.


Холык-фигыле белән җил-давылга охшаган Римманың һәркайда да өлгереп, аларда кинәнеп катнашмый калмавы аның дөньяны җаны-тәне белән яратуын сөйлидер.
Римманың иҗади казанышлары җитәрлек. “Китап” нәшриятында дөнья күргән китаплары, “Ашказар” гәзитендәге 30 елга якын тиктормас хезмәте, Язучылар берлеге оештырган һәр чарада актив катнашуы аны яңа биеклекләргә, яңа очышларга әйдәде.


2012 елда “Мин – Юрматы кызы” китабы өчен шәһәрнең Хәким Гыйләҗев исемендәге премиясенә лаек булса, 2003 елда Бәләбәйдә үткән “Илһам чишмәләре” фестивалендә “Мин – лирик” номинациясендә җиңде. 1999 елдан – Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы; шушы ук елда “Өмет” гәзите лауреаты булды; ә инде 2004 елдан – Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре, Русия әдәби фонды, 2007 елдан Халыкара әдәбият фонды әгъзасы.


Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләреннән, шәһәр хакимиятеннән һәм башка төрле оешмалардан тапшырылган Мактау грамоталары, дипломнары бихисап. Әмма иң мөһиме: халык күңелен, халык мәхәббәтен яулау – бар дан-шөһрәтләрдән кадерлерәк. Риммага бу җәһәттән борчылырга урын юк. Бүгенге көндә Интернет челтәре аша йөзләгән, меңләгән үз укучысын тапкан шагыйрә ул.
50 яшьлек юбилеена багышлап чыгарылган “Урланган бәхет” китабы белән Римма Галимова башкорт поэзиясенә ямь, яңа сулыш өстәде. Кыю рәвештә моңача ачылмаган темаларны тик үзенчә генә ача алды ул. Башкаларга охшамаган, үзенчәлекле шигъриятендә шул ук вакытта Сергей Есениндагы кебек бунтарь мотивларны да күрергә мөмкин.
Аналарны данлаган шигырьләргә күнегеп беткән идек. Алар бихисап. Әмма Римма аңа үзенчә нур өстәп җибәрде.


“Карынымда ята балам,
Күңелем шуңа балкый.
Мин тагын да бер кешегә
Арттырам сине, халкым!”
(“Социаль статус” шигыре).


Кайберәүләр байлык дип, дан эзләп чит илләргә яшәргә агылганда газиз халкына шулай итеп аны яратмаган, аның өчен өзелмәгән кеше әйтә аламы?! Юктыр!
“Юк, юк, дөнья! Тегесендә түгел,
Монысында сират күперең...”
(“Сират күпере” шигыре).


Шулай дисә дә, шагыйрә үзе яшәгән газиз шәһәрен ташлап беркая да китмәде. Биредә яшәп, иҗат итте.
“Вәлидинең кендек каны тамып,
Җиргә сеңгән төяк, Ишембаем!
Шул гасырның тояк тавышларын,
Кылыч чыңын тоям адым саен”,
– диде ул “Ишембаем” шигырендә.


“Солдат хатыны” исемле поэмасында да, ялгыз ана буларак, тормышка зарланып түгел, язмышка шәхсән үзенең мөнәсәбәтен белдерде, үз позициясен ныгытты.
Лирик герой – бәхетсез кеше түгел! Һич кенә... Киресенчә, ул шундый көчле хатын. Хәтта каршысына килгән, сөйгәнен тартып алган көндәшенә: “Саумы, сылу!” – дип эндәшә алу дәрәҗәсендә. Чөнки рухы сынмаган, рухы нык! Аны тагын да ныгытыр өчен һаман текә үрләргә омтылуын дәвам итүе һәм, әсәрнең финалында ил саклаячак ул тәрбияләгән бәхетле ана дәрәҗәсенә җитү – поэманың үзәген тәшкил итә.


Шагыйрь, публицист Вил Гомәров иҗатының башында Римманың шигъриятен “Анна Ахматова кебек яза” дип билгеләсә, прозаик Флүр Галимов шагыйрәне “Бүгенге Марина Цветаева” дип бәяләде. Чөнки мәхәббәт лирикасы – Римма Галимованың шигърияте бизәге. Мәхәббәт – шагыйрә өчен яшәү белән үлем, көн белән төн, җир белән күк...
Исемнәреннән үк күренүенчә: “Гуд бай”, “Өметле “шайтан”, “Соңгы аккорд”, “Белмәсәң – бел”, “Көз”, “Мин үлмәдем”, “Формада”, “Ни мәгънә?”, “Балан”, “Һомай күләгәсе” һәм башка бик күп шигырьләрдә лирик герой белән бергә көл-күмергә калып янасың, салават күпере булып балкыйсың, кош булып биеклекләрдә очасың да, кинәт җиргә капланасың, якты дөнья белән хушлаштым дигәндә... ни гаҗәптер, Ходай үзеңне сабый балага әйләндерә дә, яңадан җан өрә... Римма Галимова шигъриятенең көче нәкъ менә шундый халәт бирә.


“Кабаланам яшәп калыр өчен

Бар булмышым – җиләк сутыннан.
Бармы тагын җирдә тарту көче
Тиңләшердәй сөю утына?!”
(“Формада”.)


Шагыйрә поэзиясенең уңышлы ягы – тематика төрлелегендә. Заман турында уйланулар, илсөярлек, телсөярлек хисләре белән сугарылган шигырьләренә битараф калып булмый.
Шагыйрәнең социаль темага багышланган шигырьләрен дә халык яратып укый. Аларны автордан сәхнәләрдә кат-кат сорап укыталар. Шагыйрә өчен моннан да олы бәхет юктыр!
“Хәер бирәм”, “Ачлык”, “Ленин васыяте”, “Бала укытам”, “Дөнья буталышлары” шундыйлардан. Алар халык күңеленә мәңгегә сеңеп калган. Ник дигәндә, шагыйрә гади халыкның яну-ярсулары белән һәрвакыт бергә яши. Шагыйрә Римма Галимова иҗаты турында каләмдәшләре тик уңай фикердә. Бакыйлыкка бик иртә күчкән зирәк шагыйрә Зөбәрҗәт апа Янбирдинаның җылы сүзе әле һаман җанны эретә.
“Карап торуга йомшак кына, күзгә туры карарга да курыккан кызыкайның ана булып бала үстерүе, язмышын оста итеп шигъриятле юлларга сала белүе һәммәбезне куандырды. Бүгенге көндә ул зур-зур дәүләт эшлеклеләре арасында кыю карашлы, ачык, эчкерсез хезмәткәр булып камилләште”.


Шагыйрь Зөфәр Вәлит: “Римманың бер шигырен дә дулкынланмый укып булмый. Чөнки алар йөрәгеннән алып язылган. Дөньяга, тормышка битараф түгел ул. Туган җир, үз халкы, милләте һәм киләчәк буын өчен борчылып яшәүдән туган бу иҗат җимеше. Шуңа да оптимизм, кешелек дөньясына мәхәббәт һәм ышаныч белән сугарылган”, дип билгеләде.
Башка каләмдәшләреңнең уңышын күрә белү, битарафлык күрсәтмичә, аны тану, аңа соклану – иҗат кешесен чын рәссам иткән сыйфатларның берсе.
– Дүртенче китабымны башта “Җиһан киңлекләрендә” дип атаган идем. “Бәхет төсен аңлар яшьтә” дип үзгәрттем. Аны кулыма алып шатланырга да күп калмады хәзер... – дип куанычы белән уртаклаша Римма.
“Һава ярып еламадым,
Булды очканым.
Күкләргә күтәрде мине
Башкортстаным!”
Шигърияткә, гомумән, тормышка мөкиббән китеп гашыйк булган кеше генә шундый эчкерсез юлларны тудыра ала. Газиз илең сине күкләргә күтәрә икән, димәк, син моңа лаексың. Шәхес буларак та, шагыйрә буларак та...


Очрашканда ләззәтләнеп аралашабыз хәзер. Бер-беребезнең кадерләрен аңлау яшенә җиткәнбез.
– Гәзиттә эшләмәгән булсаң, кайда эшләп йөрер идең? – дип сорап куйдым аннан ничектер.
Шундый җавап биреренә ышана идем:
– Журналист булмасам, адвокат булыр идем. Рәнҗетелгәннәрне яклау – канымда да, булмышымда да бар. Ә үземне рәнҗеткәннәргә сәламәтлек телим һәм Ходай хөкеменә тапшырам. Күп очракларда кичерәм...
Безгә син Шагыйрә буларак кирәксең!

Рәшидә Шәмсетдинова,
шагыйрә, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Гали Ибраһимов исемендәге премия лауреаты.

Римма Галимова шигырьләре:

Ел – минеке!


Куян елы – минем ел ул,
Төкле аягың белән!
Иҗат дигән биеклектә
Мәгърур кыяга менәм.
Чайкалмый гына җилләргә
Алга табан җилдерәм.
Елатырлык язганым бар,
Кайсы вакыт – көлдерәм.
Иң мөһиме: укучым бар –
Сезнең өчен язамын.
“Алар” җырын җырламасам,
Кемнәргәдер – “каза” мин.
Урталыкта йөремимен
Җилгә башымны борып;
Максатлы яшимен Җирдә
Үземчә тормыш корып…
Тормышымны агулаган
Бәндәләр табылса да,
Алларымдагы ишекләр
Шап итеп ябылса да…
Намусымны сатмыйча мин,
Абынмый алга барам.
Үземнән соң килгәннәргә
Үрнәкле юллар ярам.
Бәхетне дә үзем өям
Яңа ел карларыннан.
Күрдегезме? Агып чыга
Шатлыгым ярларыннан…
Куян елы – минем ел ул,
Карсылу сымак үзем,
Сабырлыгым җиңеп чыкты –
Тантана итә түзем!


Җырларымны туктаталмам инде…


Синнән башка да мин язга кердем,
Язга кердем синнән башка да…
Сине кире кайтарыймчы, диеп,
Башны бәреп булмый ташка да.
Тәүбәләргә килә алмам инде,
Йөрәк сызласа да сулкылдап,
Җырларымны туктаталмам инде
Каләм төшкәндә дә уң кулдан.
Синсезлектән үзәк өзелгәндә
Төннәр ышыгына яшеренәм,
Тотып тыялмаган януымны
Таңнар сарысына яшерәм.
Офыкларга карап басып торам,
Томан арасында синме ул?
Сиңа табан йөгерергә әзер
Иң хыялый хатын – минме ул?!
Хыялыйлар иткән мәхәббәттән
Ваз кичәргә вакыт, беләмен.
Вакыт туктатырлык сөюеңә
Ялгызлыгым белән түләдем…


Яратканга…


Күңелемдә карлы яңгыр ява,
Күптән күргәнем юк сине, җаным.
Мизгелләрдән мизгелләрне бутап,
Булды елаганым, янганым…
Бергә булган гамьсез чакларны да
Һич чыгарып булмый хәтеремнән,
Йөрәгеңне яралармын, диеп,
Уйламадым алдан әйтеремнән.
Кавышулар күктә булмаса да,
Җирдә безне шайтан котырткандыр…
Тормыш үзе сынап сындырганда
Соңлап акылларга утырткандыр.
Тәүбә-тәүбә! Мин гөнаһлы инде –
Мәхәббәтне хөкем итәләр бит!
Куркак ирләр көчле хатыннарны
Яратканга ташлап китәләр бит…


Үз туксаны…


Таңнардан да әллә ниләр көтмәм,
Шәфәкътә дә берни күренми.
Буй җитмәслекләргә гашыйк булып,
Алдансам да күңел сүрелми.
Нинди дәртле йөрәк булды соң бу?
Сүндем дигәндә дә сөйдертә.
Мәхәббәтнең утларына салып,
Үлеп барган җанны көйдертә.
Көлгә өреп кузлар кабынамы?
Кызлар сымак үзем кызарам.
Әйтерсең лә, чабып килгән атны
Алларыңа чыгып тугарам.
Ә тәнемнең һәрбер күзәнәге
Синең өчен генә тын ала.
Өркетәсем килми мәхәббәтне –
Шуңа гына җаным кыйнала.
Уйдырмалар уйлап тапма, димә,
Мин ышанам сөю барына.
Упкыннарга баткан хисләремне
Чыгарыймчы кабат ярына…


Өметле шайтан


Оныттым мин сине хәзер,
Бәгырь катты, өтелде.
Тик ярсулары басылмый
Төпсез диңгез – күңелнең.

Юк-югында давыл куба –
Иртән елап уянам,
Агармаган чәч калмады,
Яшерергә буядым.

Сып-сылу булып күренәм,
Көзге матур күрсәтә.
Йөрәктә утлар сүнмәгән,
Әллә ниләр күрсәк тә…

Өметле “шайтан” булдым мин,
Күңел таш чакларда да,
Учакны кабат дөрләтәм –
Күз сал бу якларга да?!

Ятларга калам ләбаса,
Әрнемәс җирдән әрнеп…
Сине миннән аерганны
Үтерер идем бәреп!
Тәүбә!


Үкендерә


“Беткә үч иттек тә – тунны яктык”,
Сагынам мин сине, сагынам.
Теге чакта гашыйк булган мәлне
Башлар идем тагын яңадан…
Кулың җылылыгы тәнгә сеңгән,
Күлмәгемдә калган тирләрең;
Минем өчен дә бит елаганын
Күргәннәрем булды ирләрнең.
Бер шәһәрдә яшәп күрешкән юк,
Яңа елны синсез үткәрәм.
Шампан шәрабларын мин тагын да
Синең бәхет өчен күтәрәм.
Җаным өшесә дә, тәнем яна –
Үкендергән чаклар була ул,
Язмышларны адаштырган ярлар
Азак һәрчак “ятлар” була ул!
Чит бавырга әйләнсәк тә күптән,
Иң кадерлем – син бит дөньяда;
Челпәрәмә килеп ватылды да
Йөрәгемне өтә пыяла.
Шул пыяла сымак мәхәббәтнең
Ярчыкларын җыям күшегеп,
Эх, дөньялар! Юкка “тунны яктык”
Теге бөрчек беткә үчегеп…

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас