

Ул үзе туган җирендә — Авыргазы районының Корманай авылында яши. Ә аңарчы Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, үзләреннән ерак түгел Кешәнне урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты. Кеч-кенәдән үк яраткан шөгыле — әдәби әсәрләр иҗат итү гомер буе аның эшенә көч-илһам өстәде, бу мавыгуы аңа әле дә уңышлар китерә.
Бу авыл аңа 266 ел элек килеп нигез салган Корманай Газиев исемен йөртә. Корманай авылы Газиевлары арасында Бөек Ватан сугышында каһарманлыклар күрсәткән хәрби начальник — полковник та булган, әле исән-сау генерал да, хокук саклау органнарында югары вазыйфалар башкаручылар да, Социалистик Хезмәт Герое да, күренекле җырчы-галим-педагог та бар.
Авылда күрше генә йортларда туып-үскән Фәнис Газиев белән Хәлимә Мөслимова, әгәр бала чаклары сугыш елларына туры килмәсә, ятимлек, ачлык, фәкыйрьлек михнәте кичермәсәләр һәм үз вакытында укырга мөмкинлекләре булса, алар әдәбият, сәнгать кешеләре булып китәр иде. Чөнки берсе үсмер чагыннан ук шигырьләр язган, икенчесе моңлы җырлаган, сөйләм осталыгы белән авылдашларын хәйран калдырган. Өлкәнәя барганда тиешле белем алып, озак еллар колхозның баш бухгалтеры булып эшләгән Фәнис абый белән фермада һәм чөгендер басуларында тир түккән Хәлимә апа барлык 6 баласына да укырга, сәләтләрен үстерергә ярдәм иттеләр.
Тәүге кызлары Флүзә Клявлина (Газиева) туган авылыбыз урта мәктәбендә дүрт дистә елга якын укытучы, шуның 30 елын директор урынбасары булды. Җәмәгать эшләрендә әле дә актив, бик оста оештыручы. Корманай тарихы буенча искиткеч бай материаллар туплады. Бу темага мәкаләләре “Кызыл таң”да да чыккалап тора. Шигырьләр дә яза. Зөлфия Рамазановна (Газиева) хезмәт юлын мәктәптә биология, география, тарих укытучысы булып башлап, хәзер өч дистә елга якын Чаллыдагы югары уку йортында эшли. Педагог буларак та, шигырьләр һәм җырлар авторы буларак та, конкурсларда җиңү яулый. “Тау чәчәге” дигән шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарды. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Илдар Газиев гармунда, баянда, гитарада уйнап, җырлап, яшьтән үк сәхнә күркенә әверелгән иде. Юнир Салаватов белән районнарда концертлар да куеп йөрделәр. 3 аудиотасма, 1 аудиодиск чыгарды. Интернет челтәрендә Бөтендөнья эстрада йолдызлары чыгышы тупланган сайтка Илдарның дүрт дистәгә якын җыры кертелгәнлеген аның икетуган энесе Илгиз Мөслимов ачыклаган. Терлекчелек белгече Илшат үз һөнәреннән һәм туган нигезеннән аерылмады. Республика конкурсында көмеш медаль һәм II дәрәҗә Диплом алды. Аны да моңлы җырлый, ләкин ояла, диләр. Илдар абыйсы кебек кыска гомерле булган. Резеда шулай ук шигырьләр язган.
Укытучы-шагыйрә Зөлфия Газиева күптән түгел Уфаның Халыклар дуслыгы йортында иҗат кичәсе үткәрде. Башкортстанның татар хатын-кызлары оешмасы “Сәхибҗамал” бу чарада катнашучыларны үз залына чакырды. Төгәлрәк әйткәндә, оешманың җитәкчесе Флүсә Назаргулова һәм аның активист-ярдәмчеләре кичәнең чын бәйрәм төсендә үтүе өчен зур тырышлык салды. Билгеләнгән вакыттан шактый алда зал шигърият сөюче уфалылар, шулай ук Авыргазыдан күмәк килгән кунаклар белән тулды. “Сәхибҗамал” җитәкчесе Флүсә Сөләйман кызы үзләренең соңгы вакытларда башкарган эшләре, якын киләчәккә ниятләре белән таныштырды. Якташ талантны хөрмәтләп килгән авыргазылыларга соклануын белдерде, аларга рәхмәт әйтте.
Корманай мәктәбе укытучысы Лилия Кәримова да (кыз фамилиясе — Газиева) Зөлфияләр туып-үскән өйгә бәләкәйдән үк килергә ашкынып торган, чөнки анда искиткеч җылы мохит тантана иткән. Бер-бер артлы тезелешеп үсеп килгән балалар да, әти-әниләре дә килүчеләрне ягымлы каршылаганнар. Бу өйдән үзенә бертөрле яктылык, илһамлы иҗат ургылып торганлыгын Лилия Мәрвәр кызы хисләнеп һәм сагынып искә алды, “Зөлфиягә мәдхия” дигән шигырен шактый тәэсирле итеп сөйләде. Мәктәп директоры урынбасары Регина Вәлишина белән алар педагогик коллективның тәбрикләвен һәм истәлекле бүләген тапшырды. Шул ук мәктәп укытучысы, элегрәк озак еллар директор да булган Фәрит Халитов Зөлфия белән бергә укыган чакларын хәтерләде, аңа иҗади уңышлар теләп, Өршәк авылы хакимиятенең котлавын җиткерде.
“Кызыл таң”чылардан без дүртәү идек, шул исәптән БДУдагы курсташлары — икәү. “Бүген истәлекле көн — иң бәхетле, иң гүзәл чор булган яшьлек белән очрашабыз, — дип башлады сүзен редакциянең бүлек мөдире Резида Вәлитова. — Ул вакытта без — төрле төбәкләрдән җыелган егетләр-кызлар — бер коллективка тупландык. Сөйләү осталыгына, активлыгына, үткерлегенә карап, без Зөлфияне һөнәри сәхнә кешеседер, дип уйладык. Иҗатта ялкынланып торды, безнең “йолдыз” булды. Аның туган йортын, әти-әнисен, бертуганннарын күрдем, аларны бик яраттым. Менә шулай яшьлек хисләрен саклап, озак еллар иҗат итеп яшә, сабакташым!”
“Өмет” гәзите журналисты Гөлара Арсланова да студент елларын искә төшереп, Зөлфияләрнең концерт бригадасы оештырып, районнарга чыгуы турында сөйләде.
1989 елда университет дипломы алган Зөлфия Газиева Кешәнне урта мәктәбенә эшкә тәгаенләнә. Балаларга аң-белем бирү белән беррәттән, аларның иҗади сәләтен ачыклауга һәм үстерүгә дә күп көч сала. Шул ук елда, районда беренче булып, “Илһам чишмәсе” дигән әдәби түгәрәк оештыра. Яшь педагог малайларга һәм кызларга күргән-кичергәннәрен, хис-тойгыларын образларга күчереп, матур, тылсымлы сүзләр белән тасвирлый белергә, иҗат итәргә өйрәтә. Аның эшендә башка мәктәпләрдән дә килеп шөгыльләнә башлыйлар. Төрле сыйныфлар укучылары районда гына түгел, республика һәм ил күләмендәге конкурсларда да төрле дәрәҗә дипломнар һәм призлар яулый. Яшь иҗатчыларның шигырь, хикәя, мәкаләләре Башкортстанның абруйлы гәзит-журналларында басыла.
Шул ук вакытларда Кешәнненең Рөстәм Гыйләҗев атлы егете дә туган мәктәбендә эшли башлый. Хәзер ул — Авыргазы РОНОсы җитәкчесе, коллегасы турында җылы сүзләр әйтергә килгән. “Зөлфия Фәнис кызы балалар күңелен соклангыч тиз яулады, дәресләре театр кебек үтә иде, моны элекке укучылары һаман онытмый, — дип хәтергә төшерде Рөстәм Әнвәр улы. — Аның шигъри иҗаты Авыргазы елгасы кебек: бер карауга — тып-тыныч, икенче карауга ярларыннан ташып чыга”.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Авыргазы оешмасы рәисе Риф Вәлиев түбәндәгеләрне сөйләде: “Якташыбызның иҗат кичәсенә без чын мәгънәсендә ашкынып килдек. Шигъриятеннән күп яшьләр тәрбия алучы талант иясе белән без горурланабыз. Ул татарлар гына түгел, башка милләтләр арасында да таныла бара. Кайчак без аңа нәрсәдер язарга заказ да бирәбез, ул озакка сузмыйча башкарып та чыга. Зөлфия — мәсәлән, Авыргазы татарлары гимны авторы. Иҗаты халыкка, аеруча якташларына кирәклеген тою аңа илһам өсти. Аның егәрлегенә, әллә кайлардагы иҗади бәйгеләрдә катнашырга өлгерүенә сокланырлык. Әйтик, кичә ул Петербургтан кайтса, бүген Новгородка китәргә мөмкин... Мин, аның кичәсен котлап, район хакимияте башлыгы кул куйган Рәхмәт хатын да алып килдем”.
Авыргазы татарлары лидеры Петербургны, Новгородны матур сүз өчен генә телгә алмады, әлбәттә. Зөлфия Газиеваның “Тулпар”, “Башкортостан кызы” журналлары, Кырмыскалы районы оештырган конкурсларда, Нефтекамадагы, Бәләбәйдәге төбәкара фестивальләрдән Дипломнар, премияләр белән кайтуы гадәти хәлгә әйләнде. Илһамлы шигърият юллары аны еракларга да алып китте. Соңгы 4 елдагы уңышларына күз салыйк.
2019 ел. Сочи шәһәре. Халыкара иҗат фестивалендә аның чыгышы бу чараның символы — Кубок һәм Мактау грамотасы белән билгеләнә.
2020 ел. Брест герой-шәһәре. “Җиңү тавышы” Халыкара әдәби-музыкаль иҗат фестивалендә үзенең шигырьләре, җырлары, рәсемнәре белән катнашып, I дәрәҗә 5 лауреат Дипломына (аларның берсе жюри махсус булдырган “Милли һәм мәдәни традицияләрне саклаган өчен” дип атала) һәм 5 кубокка лаек була.
2021 ел. Петербург шәһәре. Халыкара әдәби-музыкаль фестивальдә 5 номинациядә катнаша: җыр, шигырь, рәсем, кул эшләре, костюм. I һәм II дәрәҗә лауреат Дипломнары һәм кубоклар (барлыгы бишәү!) яулый. Шулай ук Гран-при ияләре генә катнаша торган “Йолдызлар старты” фестиваленә чакыру ала.
2021 ел. Шул ук Петербург. “Йолдызлар старты”ннан республикабызга Дипломнар, кубоклар, Мактау грамоталары алып кайта.
2022 ел. Казан шәһәре. Халыкара әдәби-музыкаль иҗат фестивалендә шулай ук 5 номинациядә катнаша I һәм II дәрәҗә Дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнә.
2023 ел. Бөек Новгород шәһәре. Халыкара әдәби-музыкаль иҗат фестивалендәге чыгышы өчен аңа лауреат Дипломы, кубок һәм медаль тапшырыла...
Бу уңышлар белән кичәне алып баручы Алейся Хисметдинова таныштыра. Андагы кайбер шигырьләр авторның үзе башкаруында яңгырый. Һәм чыгышлар дәвам итә.
Авыргазы районының “Зәңгәр чишмә” әдәби түгәрәге җитәкчесе Вәрис Акбашев Зөлфиянең түгәрәк эшендә аның беренче адымнарыннан ук — инде 28нче ел актив катнашуын, әсәрләре дус-тату, бердәм, ярдәмчел, рәхим-шәфкатьле булырга, табигатьне сакларга, туган якны данларга өйрәтүен, үз шигырьләрен җанга үтәрлек итеп сөйләвен искә төшереп үтте.
Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов бу чараның ихлас шартларда баруына, үзенчәлекле талантны якташлары хөрмәтләвенә соклану белдерде, мондый очрашуларның киләчәктә тә дәвам итүен теләде. Шулай ук Зөлфия Газиевага “Авыргазы районының шәрәфле шәхесе” исемен бирү тәкъдимен дә әйтте.
Иҗат кичәсендә күренекле шагыйрә Дилә Булгакова, М. Гафури фонды җитәкчесе Люция Камаева, Авыргазы районы гәзите хезмәткәре Илүзә Идрисова, әдәбият сөючеләр Роза Якупова, Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина һәм башкалар чыгыш ясады.
Зөлфия Газиеваның байтак шигырьләренә Рамил Мидьяр, Тәлгать Кәримов, Финә Абдуллина көй язган. Аларның кайберләре Авыргазы районы Мәдәният сарае хезмәткәрләре Финә Абдуллина, Филарит Баһаветдинов, Алейся Хисаметдинова, шулай ук Зөлфиянең үзе (ул бит әле көйләр яза һәм җырлый да) башкаруында яңгырады.
Фәрит Фаткуллин.