+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
9 октябрь 2023, 05:38

Бушлык

Бушлык ул кадәр куркыныч сүз түгел, югыйсә, коточкыч төшенчә дә түгел. Син көне буе чабып йөрисең дә, эт булып арып, урыныңа барып егыласың һәм бушлыкка чумасың. Ну, йоклап китәсең инде. Тик төрле төшләр күреп ләззәтләнеп ята алмыйсың, кемдер уятырга керешә. Табан астыңны кытыклый. Син башта күзеңне кысып кына кем икәнен чамаларга тырышасың, алай гына булмагач, әйләнеп ятарга мәҗбүр буласың. Һәм бөтен булмышыңны курку… Юк, курку түгел инде бу… Рәнҗү… Ул да түгел, бары тик үз гомереңнең үзең теләгәнчә йоклый алмый калган өлеше өчен үкенү биләп ала...

БушлыкБушлык
Бушлык

Тик шул үкенү дә сиңа тормышның ачы фаҗигасе булып тоела һәм син күзеңне ачу белән авызыңны да ачасың:
– Нигә килдең? Ни булды?
– Хе-хе-хе… дип кеткелди ул. – Кояш чыкты! Ә син йоклап ятасың…
Син башта аның кеткел­дәвенә үртәләсең, аннан соң тәрәзәгә бөтен нурларын китереп түккән кояшны чама­лыйсың да сикереп торасың. Күңелеңдә бер уй бәргәләнә: “Көтү калган!”
Сикереп торасың да ихатага юнәләсең. Ә теге кет­келдәү тагы кабатлана:
– Әй, ашыкма алай, кө­түеңне чыгардым инде.
– Нәрсә?

Халитҗан абый бу. Комбайнчы. Мин аның ярдәмчесе булып эшлим. Әни көтү куарга кушып киткән иде, мин ятып йоклаганмын да тора алмаганмын. Ә ул барысын да эш итеп куйган. Хәзер мине алырга килгән. Мин тиз генә эшкә киенә башлыйм. Ул янә кеткелди:
– Хе-хе… Ул кадәр үк ашык­ма, чәй булса да чүмереп ал!
Мин чәй чүмерүгә капка алдына арбалы “УАЗик” килеп туктый. Монысы – бригадир Ринат абый. Кичә капчыкларны тегермәнгә илтергә дип сөйләшкән идек. Сүзен ега торган кеше түгел, әнә бит, килеп тә җиткән. Ул сызгыра:
– Фью, син нәрсә, һаман йоклап ятасыңмыни? Капчык­ларың кайда?
Халитҗан абый белән йөгереп диярлек чыгабыз да, тактадан ясалган келәт кебек нәрсәдән капчыклар алып, тегенең машинасына ташыйбыз. Мин әле сигезенчедә генә укысам да таза егет, болардан кимен куймыйм. Капчыкларны чыгарып бетерәбез.
– Үзең бармыйсыңмыни? – дип текәлә Ринат абый.
– Юк, ул комбайнга, – дип минем өчен җаваплый Халит­җан абый! – Син, Ринат, үзең берәр нәрсә кыландыр инде.
– Тфү, яп-яланаяк!

Ринат абый ачусыз гына сүгенә дә машинасына атлый. Халитҗан абый “Иж-Юпи­тер”ын кабыза. Без комбайн янына китәбез. Комбайнны майлап чыгуга яңгыр сибә­ләргә тотына. Мин сөенәм. Урак өстендә яуган яңгырдан да зуррак бәхет юк пом булып эшләгән кешегә. Ял итәсең рәхәтләнеп. Йокы туйдыра­сың.
– Бүген басуга кереп булмый, – ди Халитҗан абый минем уйларны сизгән шикелле, һәм бөтен дөньяма болыт төшереп куя: – Леспромхозга барырбыз.
– Нигә?
– Әнә бит, синең тыкырык ягың кырылып ята. Киртә сорарга кирәк. Үземнең дә лесникны күрәсем бар.
Әйткән икән – эшли инде ул, каршы килеп маташасы түгел. Тик лесник авыл урамында ук очрый. Рәфис абый ул. Чатанлап йөри торган кеше. Мин аны сугыштан аксап кайткан дип уйлыйм, тик ул катнашмаган икән, кечкенә булган әле. Ул минем әнидән дә күпкә яшьрәк.
– Рәфис туган, сиңа сүз бар иде, – ди Халитҗан абый. – Аулаграк урынга кереп сөйләшә торган. Матаеңның поворотнигын да сүтеп ал әле…
– Ник син мине җәфа­лыйсың шулай?! – дип канә­гать елмая Рәфис абый. – Үз комбайныңда ничә рюмка бар…

Бераздан алар тыкырык почмагына кереп югала. Мин Халитҗан абыйның матаена хуҗа булып калам. Ачкычы да урынында, әллә берәр җирдән урап килергә инде, дип уйлыйм. Тик ул арада сары “Беларусь” белән Дәүфит абый килеп туктый.
– Хәлләр ничек, улым?
– Әйбәт.
– Әниең салам алып кайтырга кирәк дигән иде, вакытым бар, урап киләбезме?
– Киләбез.
– Грузчиклар кирәк инде.
– МТМда булырга тиешләр.

Мин барып, абзыйлар белән сөйләшәм. Кемдер риза була, кемдер баш тарта. Ике-өч кеше җитеп арткан инде, бер йөк салам төяр өчен бөтен авылны өмәгә әйтеп булмый. Урап кайтабыз. Абзыйлар ныклы инде, бушаталар да өеп тә бирәләр. Мин әнинең яшерен урынында торган көмешкә шешәләре арасыннан иң матурын сайлап алып, боларга тоттырам. Авызлары ерыла. Берсе хәтта мине Халитҗан абыйның матае янына илтеп куя.

Халитҗан абый күптән көтеп тора. Җен ачуы чыккан:
– Сиңа хәтта шушы иске матайны да ышанып тапшырырга ярамый, ә үзең комбайн руле сорыйсың. Әйдә киттек, булдыксыз малай…
Булдыксыз? Малай? Без аның белән караңгы төшкәнче киртәлек кисәбез. Шуларны бер урынга ташып куябыз. Ул киртә озын, атлаган саен җилкәгә сугып, малай гына икәнеңне искә төшереп тора. Ниһаять, ул үзе дә арый.

– Җитәр инде, кайтыйк, – дип елмая, аркадан сөйгән була. – Бүген күрше авылга барып йөрмә инде…
Мин баш кагам. Һәм кайтып, тамак ялгап алам да күрше авылдагы күзем төшеп йөргән кыз янына китәм. Белеп торам инде, иртәгә тагын Халитҗан абый килеп җитә­чәк. “Башыннан сыйпый ал­дыңмы соң хет?” – дип көлә­чәк. Ә мин җавап бирмәя­чәкмен… Башыннан сыйпау түгел, кулыннан да тотып караган юк әле… Ну, аңа әйтеп булмый бит инде…
Әни мактаячак инде. Халитҗан абыйга да, Ринат абыйга да, Дәүфит абыйга да, Рәфис абыйга да, йөк төяшергә барган бөтен ирләргә дә рәхмәт яудырачак. Болар бүген түгел. Боларның барысы да иртәгә булачак…

...Бушлык. Бушлык ул син йокыга талганда гына куркыныч сүз түгел… Яшь чакта гына…
Ә мин бүген авыл урамы буйлап киләм. Тын ул шундый. Мин генә хатирәләргә бирелеп сулкылдап атлыйм, сулкылдавымны кеше ишетмәсен дип аякларымны сөйрәп барам, адымнарымның сулкылдавы җан авазын күмеп китәр кебек тоела. Ә күңел барыбер сулкылдый… Урамда бер мин генә бүген… Зарланырга хәтта әни дә юк… Халитҗан абый да, Ринат абый да, Дәүфит абый да, Рәфис абый да, йөк төяшергә барган ирләр дә… Алар мине күзәтеп торса, үзләре дә елап җибәрер иде сыман…
Авыл гына бар… Мин генә бар...
Тормыш бездән читтә яши бугай...
Бушлык…

Автор:Резида Валитова
Читайте нас