Инде атна-ун көн ятып, бер үзгәреш тә булмагач, иртән обходка кергән табибка: “Әллә дөнья белән өйгә генә кайтып хушлашыйм микән? Бернинди алга китеш юк бит”, – дигәч, ул да артык бер сүз дә әйтеп тормады, башын кагып, миңа кайтырга әзерләнергә кушты.
Мине дәваханәгә ашыгыч ярдәм машинасы белән ничек алып китсәләр, шулай җилдертеп китереп тә куйдылар. Капка төбеннән көч-хәл белән атлап кереп килүемне күргән хатын да бер сүз әйтми генә каршы алды.
Өйгә кереп, өстәл артына утыргач, кичәге калган ашны салып, алдыма куйды да: “Бәлки, үзебезнең ашны ашагач, хәл кереп китәр”, – дип, мине юатырга тырышты. Мин бер-ике кашык кабып карадым да, бүлмәмә кереп сузылып яттым.
– Ярый өйгә кайткансың әле, соңгы ризыкларны читтән җыярга булмаган, – дип, яныма йөгертеп чәй дә китереп куйды.
Бу көнне мин өйдә берүзем генә яттым. Икенче көнне төштән соң күрше-тирәләр минем белән бәхилләшергә төрле сылтаулар табып кереп, аяк очымда утырып чыга башладылар. Мине күрергә теләүчеләр, мавзолейдагы шикелле, бик күбәеп китте. Шулкадәр кешене кабул итүдән үзем дә туя башладым.
Шулай бер көнне кичкә таба, инде киләсе кешеләр килеп беткәндер, дип, тыныч кына ятканда кайчандыр мәктәптә бергә укыган сыйныфташым килеп керде. Сыйныфташлар арасында исәннәрдән икәү генә калганбыз икән. Кул бирешеп күрештек.
– Әй, яшьтәш, кулларың җылы, димәк, 100гә җитәсең әле син! – дип кулымны кысканда бармакларым шартлап сына дип торам.
– Син элек тә шул җилкуар идең, әле дә үзгәрмәгәнсең, – дип сүзенә тискәре җавап бирдем.
– Шаяртып кына әйтәм, үпкәләп куйма инде, – дип бөкрәеп барган кулбашымнан кагып алды.
Бераз үткәннәрне искә төшереп алганнан соң бу төлке шикелле тирә-ягына караштырып алды да:
– Дөнья хәлен белеп булмый, яшьтәш, мин китеп барсам, шушы зәм-зәм суын йоткалап, мине искә алырсың, – дип, бер ярты аракыны минем мендәр астына тыгып куйды.
– Син чынлап та шул ук тиле икәнсең. Кеше үләргә ята, ә син аракы күтәреп килгәнсең, – дип, мыгырдана-мыгырдана тегене күз карашым белән озатып калдым.
Кичен хатын кайнар аш алып килеп, кашыктан мине ашаткач, мин кырын төшеп йокларга яттым. Бүген таң ничектер бик тиз аткан кебек тоелды. Кышкы таңның атканын бик күргәнем булмады инде, югыйсә. Мин йокыдан уянганда һәрчак сәгать 9-10 тирәсе була иде.
Шулай, караватта тегеләй-болай боргаланып ятканда кулым мендәр астына кереп китте һәм, тәннәремне чымырдатып, теге “яшел елан”ны эләктереп алды. Моны мендәр астыннан тартып чыгардым да, әйләндереп-әйләндереп карап торганнан соң, “Үләсең килмәсә, елан ите дә ашыйсың инде”, дип, тегене бер-ике тапкыр уртлап куйдым. Ятам-ятам, эчне нидер яндырган кебек тоелды, аяк-кулларга да эссе йөгерде.
“Әһә, теге нәрсә үзенекен эшли башлады, хәзер озакламый дөнья белән дә хушлашырга туры килер инде”, – дип ятканда, күңел тулып, күздән яшь тамчылары тәгәрәп чыгып, юрганыма тамды. Болай елап ятып булмый инде, дидем дә, теге еланны бугазыннан алып, муенын борып ташлап, тагын уртладым.
Ятам, ятам... Тәннәр чынлап та җылынып китте, аяк-куллар йомшарды, тәнем дә хәрәкәтләнә башлагач, мин торып ук утырдым. Аяклар ишек төбенә алып китте. Киемнәремне киеп, саф һавага чыктым.
Мин чыгуга төнлә кар явып, барлык ихатаны тутырган иде. Агач көрәгемне алып, кар көрәргә тотындым. Урамга юл ачканнан соң, абзар ягына таба да юл салдым. Аркам су була башлагач, тик торып булмый, өшетер, дип, көздән ярылмый калган утыннарны кар астыннан эзләп табып, утын ярырга керештем. Дөп тә дөп килүемә хатын йокысыннан уянып, яныма чыгып басты.
– Ярый инде, кереп ят. Утын ярганда җан бирсәң, хатыны эшләтеп үтергән, дип сөйләрләр, – дип, мине өйгә алып кереп, караватка яткырды. Манма суга әйләнгән киемнәремне салдырып, корыларын кидерде.
Аш салуын ишетеп, өстәл янына чыгып утыруымны күргәч, кулындагы тәлинкәсе төшеп китә язды.
Ул салып биргән ашны ашап бетердем.
“Аш калса, тагын бер-ике уҗау өстәмәссең микән?” – дигәч, бөтенләй телсез калды. “Соңгы ризыкларыңны ашап китәргә уйладыңмыни?” – дип, күз яшьләрен түгеп алды.
– Я, ярый, кыз бала шикелле сытылып утырма әле, сусадым, чәй яса! – дип, өстәлдә яткан гәзитләрне эләктереп, бүлмәмә кереп киттем.
Чәй керткәндә аякларымны күтәреп, гәзит укып ятуымны күргәч:
– Син нәрсә әйтсәң дә әйтерсең, мин мулла Муса абзыйны алып килеп, сиңа ясин чыгартам инде. Күреп торасың, җиңеләя башладың. Җан бирергә җиңелрәк булыр, – дип, киенеп чыгып китте.
Мин гәзитне башыннан ахырына кадәр укып бетерүгә хатын Муса абзыйны ияртеп килеп тә керде. Минем ятканымны күргәч, баштанаяк карап чыкты да:
“Я, ярый. Тынычландык. Аллаһка тапшырабыз”, – дип, өйне яңгыратып “Ясин” сүрәсен укып җибәрде. Укып бетереп дога кылгач, кесәмне капшап, хәер суздым.
– Юк, юк, мине гөнаһка батырма, – ди бу.
– Алай булгач, Муса абзый, әйдә тагын бер тапкыр “Ясин” укы инде, – дидем.
Ул тагын шартлатып “Ясин”не укыды да, рәхмәтләр әйтә-әйтә кайтып китте. Ул чыгып китү белән мин иман нурларына төренеп, рәхәтләнеп йокыга талдым. Бераз йоклап алганнан соң уянып китсәм, күрше бүлмәдән тавышлар ишетелә:
– Үлә инде, мәрткә китте дип торсам, үлмәде, күзләрен ачты, – ди хатын, аннары мин үлеп китсәм, турайтып салырга чакырган кешеләрне берәм-берәм озата башлады.
Мин юынып алдым да өстәл янына килеп утырдым.
– Я, хәзер нишләмәкче буласың? – ди хатын.
– Чыгам әле, абзарны тазартырга кирәк, утын алып керәм, бәлки, башка эшләр дә килеп чыгар, – дип, ашадым да ихатага чыктым.
Бу көн эш белән үтте. Минем җир җимертеп эшләп йөрүемне күргән күршеләр, аптырап, дәшәргә кыймады.
Менә хәзер шул вакыйгадан соң 10-15 еллап вакыт узса да, мин, Аллаһка шөкер, йөгереп йөрим. Һәр елны теге вакытта миңа “елан даруы” алып килгән сыйныфташымны искә алып, аның якты истәлегенә дога кылып куям.
Таһир ВИЛДАНОВ.
Кырмыскалы районы.