

Фәнисә Фәхретдинова – шундыйларның берсе. Ул Кушнаренко районының Әхмәт авылында яши. Мәчеттә дин сабагы бирә, шигырьләр яза, китаплар чыгара... Аларның “Туган җирем – садә җырым” дип аталганы “Кызыл таң” нәшриятында дөнья күрде.
Авторның үзе белән якыннанрак танышыйк. Фәнисә апа хезмәт юлын районның “Авангард” гәзитендә корректор ярдәмчесе булып башлый. Бер елдан аны район комсомол комитетына исәп секторы мөдире ярдәмчесе итеп күчерәләр. Арытаба хезмәтен Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. Ике ел китапханәче булып эшли.
Язмышын хәләл яры Гыйльмияр абый белән бәйләгәч, Әхмәт урта мәктәбендә эшли башлый. Читтән торып Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Китапханәче эше белән беррәттән, Башкортстан мәдәнияте һәм тарихы дәресләрен укыта, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Соңрак балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.
Мәктәп тормышының эчендә кайнап, укучыларның да, укытучыларның да ихлас дусты, ярдәмчесе була ул. Эшләгән дәверендә күп кенә Мактау грамоталарына һәм “Башкортстанның мәгариф отличнигы” исеменә лаек була. Иҗади эзләнүчән укытучы буларак, ул балаларны да иҗат эшенә җәлеп итә, аларның уңышларын күрсәтеп, “Очкыннан ялкын кабынсын” дигән китап бастырып чыгара. Моннан тыш, үзенең дә биш китабы дөнья күрә. Фәнисә Мансур кызы 2015 елда Бәләбәйдә үткән “Илһам чишмәләре” төбәкара конкурсында “Мәхәббәт лирикасы” номинациясенең дипломанты була.
Моннан тыш, Фәнисә Мансур кызы быел Русия Ислам университетын да тәмамлый. Һаман да шул тәрбия-укыту эшендә кайнап яши.
Шушы көннәрдә аның иҗатын, үзен хөрмәт итүчеләр Кушнаренко район китапханәсенә җыелды. Анда яңа китапның исем туе үтте. Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Фәндидә Харрасова китапка җентекле анализ ясады.
– Мәгълүм ки, шигырь ул рифмага салынган сүзләр тезмәсе генә түгел, ә безнең олуг шагыйребез Зөлфәт әйткәнчә, шигырь – ул күңел авазы, – диде ул. – Чөнки сүз белән генә аңлата алмаган хис-тойгыларны, соклану булсынмы ул, мәхәббәт яисә нәфрәт булсынмы, без аны башкаларга да ихлас күңелдән тасвирлап ирештерергә омтылабыз. Монда ялганга, мәкергә, ясалмалылыкка урын юк. Чөнки – бу безнең шигърият иле. Асыл дөньябыз. Фәнисәнең дә поэзиясендә иң көчле шигъри аваз – ул туган якка мәхәббәт хисләре җырлау.
“Туган җирем – садә җырым” китабына баш сүз язучы шагыйрә, публицист Халисә Мөхәммәдиева аңа югары бәя бирде.
– Шагыйрәнең, кайда йөрсә дә, моңланып, шигъри хисләргә тулышып йөргәне сизелә. Уйлар, уйлар... Туган җир, тамырларың, сине дөньяга китергән ата-ана. Бу мәңгелек темаларның кулъязмада өстенлек итүе – табигый хәл.
Шагыйрә җыентыкның башыннан ахырына кадәр туган ягына, аның табигатенә, якташларына, туганнарына, дусларына, язмышына мәдхия җырлый. Бу турыда бик күп сөйләп һәм язып булыр иде, тик кулыгызга килеп эләккән шушы китапны укып чыгудан да яхшысы булмас! – диде ул.
Бу фикерне китапның мөхәррире һәм корректоры Рәзилә Низамова да дәвам итте:
– Чыннан да, яңа китапның укучыларда зур кызыксыну уятачагына шик юк, – диде ул. – Фәнисә Мансур кызы белән “Кызыл таң” нәшрияты күптән инде тыгыз хезмәттәшлек итә. Гомумән, ул һәр биш ел саен бер китап чыгара дип беләбез, киләсе китап та уртак иҗат җимешебез булыр, дип ышанабыз.
Фәнисә Фәхретдинованы туган районында яше дә, карты да хөрмәт итә. Аның китап туена авылдашлары, укучылары, сабакташлары да килгән иде. Әхмәт авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зилә Ялаева барлык якташлары исеменнән китап авторына авылга иман нуры, мәгърифәт таратканы, туган телгә мәхәббәт тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде. Ә балалар аның шигырьләрен укыды.
Чарада Кушнаренко районының “Көмеш волонтерлар”ы, “Өмет” хатын-кызлар клубы, “Чәрмәсән таңнары” иҗади берләшмәсе әгъзалары, районның мәдәният хезмәткәрләре, шигырь сөючеләр катнашты. Аны оештыруга район китапханәләр системасы директоры Минзилә Вәлиева һәм китапханәчеләре күп көч салган. Алар бик җылы, ихлас, зәвыклы чара оештырган. Ул, чыннан да, ыгы-зыгылы тормышыбызда йөрәккә ял булды.
Резида ВӘЛИТОВА.
Кушнаренко районы.