+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
22 ноябрь 2023, 05:40

Фермер

Иртә таңнан ява башлаган яңгыр төш авышуга туктый төште. Вахит, әтисен утыртып, басуларны карап кайтырга булды. Сәйфи карт теләп ризалашты. Җылы яңгырдан соң басулар күзгә күренеп үзгәргән. Болытлар астыннан елмайган кояш нурларында үсемлек төпләрендә җемелдәгән яңгыр тамчылары күңелгә ләззәт өсти.

ФермерФермер
Фермер

Талгын гына искән җилдә дулкынланып утыручы игеннәрнең өстеннән, җанны иркәләп, рәхәт бер хуш ис агыла. Сәйфи карт изүләрен чишеп җибәрде, башындагы эшләпәсен кулына алды. Тирә-якка бераз сокланып карап торды да:

– Яле, улым, чокып кара әле, үсемлек тамырына күпмерәк үтте икән яңгыр? – дип сорап куйды.
Вахит, машинасыннан кечкенә көрәк алып, сак кына үсемлек төбен чокып карады, әлегә дым бик тирәнгә китә алмаган иде.
– Ярый, булганына шөкер итик, – диде ата кеше, карашын күккә төбәп. – Әнә, көнбатыштан тагын болыт кабара әле, шәт, явар, Аллаһы боерса.
Чыннан да алар басуларны әйләнеп чыгуга тагын яңгыр сибәли башлады. Бүген ял итсәләр дә була инде. Кайтышлый төп җыелу урыннарына әйләнгән ашлык складына сугылдылар. Анда Вәли белән Мансур, тракторчы Басыйр аларны көтеп торалар иде. Яңгыр яуганга куанычлары йөзләренә чыккан.


– Бүген ял итик, булмаса. Чәчүдән бирле өйләрегезгә кайтып керәлмәдегез, дигәндәй. Үзегезнең бакчалар да бар бит әле, – диде Вахит, егетләргә күз йөртеп.
– Үзебез дә шул хакта сөйләшеп тора идек әле, энекәш. Кыштан соң йорт-курада эш тулып ята, бер көн генә ял җитеп тә бетмәс, – диде Вәли агасы.
– Ярый, карагыз, кирәк булса, эндәшермен, – диде Вахит. – Ә син, Басыйр абый, тәртип боза күрмә!
– Акча, бармыни, шеф, эчеп йөрергә... – диде ул, читкә карап.
– Акча дигәннән. Җәүһәрия, азрак булса да аванс бирик, дигән иде. Иртәгәдән алырсыз.


Бу хәбәр хуҗалык әгъзаларын тагын да шатландырып җибәрде. Дөрес, Вәли белән Мансур ул мәсьәләдә бик борчылып бармыйлар. Басыйрның ишле гаиләсе мохтаҗлык кичергәнлектән, аңа инде хезмәт хакын ай саен түләргә дип сүз куешканнар иде. Әмма Вахитның Басыйрга искәртү ясавы очраклы түгел, чөнки аның әле торып-торып “ычкынып” ала торган гадәте саклана иде, ә аякка яңа басып килүче хуҗалыкта артык эшче көч юк, һәркем үз урынында көн саен кирәк.
“Киләсе елдан ничек тә хезмәт хакын акчалата түләү мәсьәләсен җайга салырга кирәк”, дип уйлап куйды Вахит эченнән генә. Эшеңнең нәтиҗәсен күреп тормагач, ни дисәң дә, күңел көрлеге озакка бармаячак. Табышка эшләп китсәләр, түләүне күтәрү хакында да килешерләр әле.


– Шулай да озаклап ял итеп булмас, тегермәнне эшкә кушарга кирәк. Күреп торасыз, кешеләр мал оны тарттырырга күрше авылга йөри. Үзебездәгесе халыкка уңайлы булыр, кассага бераз кулакча керер, – диде Вахит, туганнарына күз йөртеп. – Тегермәнне, сөйләшкәнчә, Мансур син эшләтәчәксең бит инде, әйеме?
– Әйе, шеф, тырышырмын, – диде Мансур, хәрбиләрчә кулын чигәсенә куеп.
Ул гел шулай, юктан да мәзәк табып, шаяртып сөйләшергә ярата. Акрынлап үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: Вәли агалары техника өчен җавыплылыкны үз өстенә алса, Мансурга ашлык складында тәртип булдыру йөкләтелде, Вахитка исә бөтен оештыру эше калды.


Җәй уртасы да җитте. Әле генә чәчүне тәмамлаганнар иде, кай арада мал азыгы хәзерләү башланды. Мал азыгына дип чәчкән мәйдан уңышын тезмәләргә чабып ташлап, яңгырга эләккәнче тиз арада, сатып бетерү хәстәрлеге белән йөриләр иде. Ни гаҗәп, кәлшә сораучылар бик күп булып чыкты, хуҗалыктагы бер генә йөк машинасы ташып өлгерә алмый. Район ремонт предприятиесеннән ярдәмгә тагын бер машина алырга туры килде. Вахит эшләрнең болай көйләнеп китүенә эчтән генә шатланып бетә алмый иде, ләкин табигать тагын бер сюрприз әзерләп куйган булып чыкты. Кем уйлаган җәй уртасында чәчүлекләрне кырау сугар дип? Сукты. Шулай да була икән. Кинәт кенә көннәрнең суынып китүе бераз гаҗәбрәк тоелган иде тоелуын. Юкка булмаган икән. Беркөнне иртән, гадәттәгечә, басулар буйлап йөргәндә карабодай чәчүлегенә килеп чыккач, телсез калды, үз күзенә үзе ышанмый күпме басып торгандыр. Хатын-кыз булса, бәлки, кычкырып елап җибәргән булыр иде. Вахитка да аңлашылмаган күренеш иде ул. Карабодай чәчүлеге урынында янган кара сабаклар гына утыра, үсемлекләрне кырау суккан иде. Менә сиңа отышлы культура! Булмаса да булмый икән, күпме өметләр баглаган чәчүлек бер төн эчендә юкка чыккан. Ул, бераз уйланып торгач, агасы Вәлигә шалтыратып, Мансур белән Басыйрны алып, карабодай басуына килергә кушты.


– Хәзер җирне бозып, икенче культура чәчәргә соң инде, чиста пар җире итеп эшкәртеп куярга кирәктер, – диде Вәли, басуга күз йөртеп.
– Тукта әле, абый, ашыкмый торыйк, бераз көтик, ни булыр икән? – диде Вахит, мондый хәл белән беренче кабат очрашуы булганга. – Зур мәйдан түгел, сөреп куярга кайчан да җитешербез.
Ни хикмәт, бераздан теге карабодай җире кабат терелеп китмәсенме?! Бик югары булмаса да, яхшы гына уңыш бирде ул. Сәйфи карт дөрес әйтә шул, Җир-ана кешене бервакытта да кыерсытмас!
4
Районда фермер хуҗалыклары саны йөздән артып китте, кем терлекчелек, кем игенчелек юнәлешен сайлады. Яңа оешкан хуҗалыкларның көн туса, йөз төрле проблемалары да туа, шуңа күрә район хакимиятенең Авыл хуҗалыгы идарәсе каршында фермер хуҗалыклары белән җитәкчелек итүче штат та булдырылды һәм ул элекке начальник урынбасары Шәех Гәрәевичка йөкләтелде. Хәзер фермерлар нинди генә сораулары булса да, аның аша хәл итәргә тиеш иде.


Фермерларның саны арту югарыга отчет бирү өчен кирәк булса, район җитәкчелеге өчен ул артык йөк кенә иде. Вак хуҗалыклардан ниндидер файда булуына ышанып бетмиләр иде. Хәзер партия таралып, район хуҗасы булып исәпләнгән хакимият башлыгы Әдһәм Шәмсетдиновка бер дә ошамый иде фермер хуҗалыкларының эш алымы. Кара син аларны, җиргә хуҗа булып, тиз генә баерга уйлыйлар түгелме? Хөкүмәтен әйт әле син аның, нигә ул ташламалы кредитларны колхозларга бирми? Бәлки, алар да тернәкләнеп китәр иде? Ә авылларга юл, су, газ үткәрү ише проблемаларны кем хәл итәргә тиеш? Әзергә бәзер булып яшәп кенә баерга җыенамы фермерлар? Юк, нидер уйларга кирәк монда. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигын киңәшкә чакырды Әдһәм Галиевич һәм уен аңа да чишеп салды.
– Баерга теләсәләр, әнә начаррак җирләрне эшкәртеп, сафка кертсеннәр, – диде ул Азат Нәбиевичка, мәсьәләне кабыргасы белән куеп. Начальник фермерларга әлегә бер дә җиңел түгеллеген аңлатырга тырышып караса да, файдасыз иде. Шулай итеп, Вахитларның да басулары төрле җирдән бүленде. Иң аянычы – сазлыклы җирләр дә эләккән иде аларга. Сынау артыннан сынау. Бу хәбәрне ишеткән Сания ире Вәлине пыр туздырды.
– Белдем мин бер юньле эш тә кыралмасыгызны! Мөгез чыгару нигә кирәк иде сезгә! Имеш, яңалыкка иярәләр, имеш, фермер булып, тиз генә байыйлар. Баедың баемый, тот капчыгыңны! Ике елга ярты машина алырлык та акча эшли алмадың. Себергә чыгып китсәң, ичмасам, әйбәтрәк булыр иде! – диде ул, ярсыганнан ярсып.
Вәли аны сүзсез генә тыңлап торды. Бер караганда, Саниянең сүзләре дә дөрес кебек.
– Тукта әле, әнисе, кызма әле. Себердәгеләр дә әнә хезмәт хакын алалмыйлар икән. Ышанмасаң, үзең сора. Алдап эшкә чакыралар да, кайтып киткәч түләрбез, дип озаталар ди, ә акча юк. Әлегә без мал асрыйбыз, тора-бара акча мәсьәләсе дә җайга салыныр. Вахитның тырышып йөргәнен күреп торасың ич!


Вәли аңлап тора, укытучыларга да хезмәт хакы вакытында түләнми, гаиләдә ике бала үсеп җитте. Аларның югары уку йортына барыр вакытлары якынлаша. Хәзер кешеләрдән ишетүенчә, укуга күп акча бирсәң генә кертеп була икән. Акчаны бирер кешене дә табарга кирәк бит әле, таныш-белеш, дус-иш барысы да синнән өлеш көтә. Фермер дигән исемең булгач, бай дип уйлаулары да бар. Менә нинди борылыш алды бит дөньясы, баланың яхшы билгеләренә укуы бармы да юкмы, иң мөһиме – акчаң булсын. Хатынының, бәлки, шуңа да эче пошадыр.
Мансурлар гаиләсендә дә кайвакыт шуңа охшаш сөйләшү булып ала иде. Мансур – күрше район егете. Вахитның сеңлесе Миләүшә белән башкалада уку елларында очраштылар. Егет – энергетика колледжында, кыз педагогия училищесында укыйлар иде. Дуслары аша танышып киттеләр дә диплом алу белән өйләнешеп тә куйдылар. Миләүшәнең әти-әнисе: “Сиңа кияүгә чыгарга иртәрәк, бераз эшләп карар идең, кызым”, – дигәннәр иде дә, яшьләр ниятләреннән чигенмәде. Мансур өйләнгәннән соң бер ел армия хезмәтен дә үтәп кайтты, аннары заводка эшкә урнашты, ә Миләүшә балалар бакчасында эшләп йөри иде инде. Яшь гаиләгә заводның тулай торагыннан аерым бүлмә бирделәр, озакламый кызлары дөньяга килде. Инде бәхеткә коенып яшик кенә дигәндә дөньялар бутала башлады. Шәһәрдә ни акчасы, ни алырга әйбере калмады. Әтиләре Сәйфи карт авылга кайтырга димли башлагач, Миләүшә бераз икеләнсә дә, Мансур шунда ук ризалашты. Шәһәрдә яшим дип, бер бүлмәдә көн күрүнең ни кызыгы бар инде? Авылга күченгәч, зур гына өй сатып алдылар. Мансур куанып бетә алмый иде, иртән торып, үз ихатаңа чыгып, колачыңны җәеп, бер иркен тын алулары ни тора! Иренә охшагач, хатын килешми булдыра алмый инде. Ләкин биредә дә акча мәсьәләсе авыр булып чыкты. Шулай да аптырап тормадылар, әтиләре ярдәме белән мал-туар тергезеп җибәрделәр, кош-корт асрый башладылар.


“Әлегә кызыбыз башлангыч сыйныфта гына, ул үсеп җитүгә, бәлки, шәһәргә кире китәрбез әле”, – дип, үз-үзен тынычландыра иде Миләүшә. Бу хакта сөйләнә башласа, Мансур елмаеп кына куя. Шәһәрдәге бүлмәләре саклана ич, әле анда аның сеңлесе яшәп тора. Әнә Вәли белән Вахит агаларының уллары шәһәргә укырга китсә, яшәр урын әзер дигән сүз. Балачактан шәһәрдә яшәргә хыялланган Миләүшә өчен кабат авылга кайтып яшәү бер яклап ошап бетмәсә дә, икенче яклап, ул каршы да килә алмый иде. Вахит абыйлары яңа өйләренә күчеп киткәннән соң, ата-ана йортына күрше генә диярлек яшәгәнлектән, хәл белергә аңа күбрәк кереп йөрергә туры килә. Кайвакыт пешергән ашын да тиз генә кертеп чыга. Әти-әнисенә шул рәвешле ярдәм итеп торгач, җаны тыныч. Кызын балалар бакчасына бармый калган көннәрдә әниләре янына кертеп куя. Киләчәккә әллә нинди олы планнар корырга ашыкмый ул, анысын вакыт күрсәтер. Ә Мансур исә эчтән генә яңа йорт тергезү хакында хыяллана. Менә эшләре генә көйләнеп китсен, барысы да булыр.
5
Вахитларны үз яннарыннан бер дә башка чыгарып җибәрәселәре килмәгән иде Әкълимә белән Сәйфинең.
– Әти, әни, күреп торасыз, малайлар үсте, аларга дәрес әзерләү өчен аерым бүлмә кирәк. Иптәшләрен дә китерәселәре килә кайчакта. Гомумән, аңлыйсыз инде, сезгә тынычлык кирәк, – диде Җәүһәрия гафу үтенгәндәй.
– Анысы шулай, дөрес сүзгә җавап юк, – диде Сәйфи ага, ияген учлап.
– Ярый, балалар, хәерле сәгатьтә. Әллә кайда түгелсез, бер авылда яшибез, ярдәмегездән ташламассыз. Бик сагынсак, үзебез дә барып чыгарбыз, – диде Әкълимә апа балаларына яратып карап.
Әнә шулай ата-ана фатыйхасын алып, аяк басты алар яңа йортларына.
Язын басулар, төрле туфраклы булганлыктан, төрлечә өлгерә иде. Шуңа да чәчүне ашыкмый гына үз көчләре белән башкарып чыктылар. Соңрак өлгерә торган басуга мал азыгы культурасы чәчелде. Арпа, бодай, солы исә каракучкыл урман туфраклы мәйданнарны биләде. Вахит фикеренчә, шулай кулайрак булыр дигән уйга килделәр. Урак чорына көннәрнең ничек булырын кем белә? Яңгырлы булса, сазлы басуга кереп булмаска мөмкин, ә бу уңышка зыян китерәчәк. Бәхетләренә, җәй уңайлы гына килде, яхшы гына уңыш өлгерде. Җыелып сөйләшкәч, читтән эшче көч ялламаска, балалар белән бергәләп хәлдән чыгарга булдылар. Кем басуда, кем ашлык складында ни кушылса, шуны үтәргә тиеш иде. Хатыннар алмашлап ашарга әзерләп торды, шулай да эшче көч җитмәгәндә Вахитларның уллары дус егетләрен чакырмый булмады.
Уракны тәмамлап, соңламый гына басуларны туңга эшкәртеп бетерәсе калды. Саламны пай җирләре өчен тараттылар, ашлыкның яртысын элеваторга тапшырдылар, бер өлешен орлыкка салдылар, фураж өчен сатарга да калды, хуҗалыкта эшләүчеләр дә аны кирәк күләмдә алды. Инде алар уйлаганча килеп чыкса, быел хуҗалык кассасына байтак акча керергә тиеш иде. Ләкин һаман алар көткәнчә булмады, дәүләткә тапшырылган ашлык өчен акчаны бүлеп кенә бирделәр. Ашлыкның бер өлешен, киптергән һәм саклаган өчен, элеватор исәбенә күчереп куйдылар.
Кая инде табыш турында уйлау! Вахит белән Җәүһәрия чыгымнар белән керемне ничә кабат исәпләп караганнардыр, барыбер әлегә керем түбәнрәк килеп чыга иде. Туганнар бергә җыелгач, һәр тиеннең ни өчен тотынылганын җентекләп аңлатты Җәүһәрия. Әлегә әллә ни зур эшләр башкарып булмаячак иде. Ә Вахит киләсе җәйдә техника куяр өчен ашлык складына янкорма төзергә, аннары шунда ук җиргә рөхсәт алып, эш бүлмәсе, ягъни идарә һәм кухня өчен аерым бина төзи башларга өметләнгән иде. Димәк, әлегә болар хыялда гына калачак, булган акчалар көндәлек чыгымнарны каплату өчен генә җитәчәк.
– Я, ни уйлыйсыз, киләсе елда хәлне төзәтү өчен ничек эшләсәк отышлы булыр? – диде ул, һәрберсенә күз йөртеп.
– Ныклап уйларга кирәк, – диде Мансур.


Вахитка бераз җан кергән кебек булды, фермерлыктан баш тартыйк, димәде ич. Эзләнергә, эш алымын үзгәртергә кирәк. Шулай уйланып йөргәндә өмет чаткысы күренгәндәй булды. Районга фермерларның отчет җыелышына барганнар иде. Күзенә күренәме дип тора, җыелышка югарыдан вәкил булып, аның институтта укыгандагы курсташы Сабир Гаянов килгән иде. Кул кысышып, хәл-әхвәл белешкәннән соң Вахит аны өйләренә кунакка чакырды. Сабир чакыруны кабул итте. “Фермерның ничек яшәгәнен күреп китү зыян итмәс”, – диде. Ул кичтә Җәүһәрия әзерләгән кунак табыны янында озак кына сөйләшеп утырдылар. Сабирны күбрәк эштәге каршылыклар кызыксындыра иде.
– Фермер хуҗалыклары үзләренә табыш китерердәй эш алымын һаман сайлый алмыйлар. Хөкүмәт ярдәме дә җитеп бетми, бүленгән кредит та көткән нәтиҗәне бирми, – диде ул, республикадагы эш торышы хакында сүз йөртеп.


– Менә өч ел эшлибез, үзем игенчелек белгече буларак, иген игү технологиясен үтәргә тырышабыз. Акчаны да санап тотынабыз, әмма алга китеп булмый, җитештергән ашлыкны арзанга сатарга туры килә. Халыкта да акча юк, элеватор да ничек алдау ягын карый. Кайвакыт алда ни көткәнен дә белмисең, күңел төшә дә куя, – диде Вахит. – Бу зарлану түгел, бары тик алда нишләргә дип баш вату.
– Вахит, син бит агроном, бүген безнең орлыкчылык хуҗалыклары да авырлык кичерә. Сез үзегез югары уңыш бирүче сортлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнә башласагыз ничек булыр? Мин үз чиратымда, кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен.
Ул кышны каян гына эзләмәделәр югары уңыш бирүче сортлы орлыкларны. Барысы берьюлы булмаса да, язга кадәр арпа белән бодайның берничә сортлы элита орлыгы табылды. Сабир Гаянов исә минераль ашламалар юллап алуда ярдәмгә килде. Акрынлап төзелеш эшләрен дә җәелдерделәр. Склад һәм идарә бинасын кертеп, ихатаны койма белән әйләндереп алдылар. Үзләренең аерым хуҗалыгы, ягъни базасы барлыкка килде. Һаман эшләргә тырышучы фермер хуҗалыгына эш сорап килүчеләр дә күренә башлады. Кайчандыр кыенсынып кына килеп кергән Басыйр абыйлары хәзер күкрәк киереп кенә йөри, техниканың берсеннән төшә, икенчесенә утыра.
Киләсе елда һөнәри училищены тәмамлаячак улын да бирегә эшкә чакырырга уйлый. Мансурлар яңа өй төзи башлады, ә Вәлинең өлкән улы Сәйран урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә әзерләнә. Кызганычка каршы, боларын инде әтиләре Сәйфи ага гына күрә алмады, йөрәген уалап, башкаларга сиздермәскә тырышып йөрде дә, ишек алдында эскәмиядә утырган килеш кенә бакыйлыкка күчте. “Юньле кешенең үлеме дә үзенчә инде, беркемгә дә авырлыгын салмады”, – диеште аны соңгы юлга озатырга килгән авылдашлары. Бергә җыелышып, кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләделәр авылның аксакалын. Картын җирләгәч, боегып калды Әкълимә апа, ашаган ашының, эчкән чәенең тәмен тапмады. Миләүшә ананы – үзләренә, Вахит белән Җәүһәрия үзләренә күчәргә димләде, ләкин карчыкның карты белән гомер иткән нигезен калдырып китәсе килмәде, үзләренең йортында калды.


6
Орлыкчылык белән шөгыльләнә башлау тагын да күбрәк тырышлык, тынгысызлык таләп итте. Ул басулар район өчен дә тәҗрибә участогы кебек иде. Район җитәкчелеге аларның чәчүлекләрен күзәтү астына алды. “Әйбәт кенә эшләп китсәгез, район өчен сортлы орлык җитештерүдә сез төп таяныч булачаксыз”, – диде хакимият башлыгы, Вахитларга зур өметләр баглавын белдереп. Нинди җаваплылык йөкләтелүен аңлый Вахит, аның артында нәтиҗәсе икенчерәк булачагын да күзаллый. Әмма дөнья һаман үз сынауларын китереп куя иде әле.
Сортлы орлык үрчетә башлаганда тагын “авызлары пеште”. Баштагы чорда, алардан чәчүлек орлык сатып алучылар аз булганлыктан, ашлыкның күп кенә өлешен элеваторга тапшырдылар. Ләкин аның өчен ярты кышта да акчасын ала алмагач, соңгы тапкыр сөйләшеп карарга, дип, Вахит директор янына юлланды.
– Вахит Сәйфиевич, акча юк, ашлыкны сату акрын бара. Булмаса, сезнең өлешне башкала икмәк комбинатына күчерик. Алардан акча тизрәк килер, җитәкчесе белән бәйләнештә торырсыз, – диде элеватор директоры.
Ризалашкан иде Вахит. Каян белсен инде ул акчасыз дәверләр этлеген. Күпме тырышсалар да, теге ашлык ике арада юкка чыкты. Икмәк комбинатыннан файда күренмәде. Республика фермерлар оешмасы җитәкчесе Сабир Гаянов исә судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Суд юлында йөргәндә комбинат банкротка әйләнде, соңгы өмет тә сүнде. Вахит үзен туганнары алдында гаепле итеп тоя иде. Ни уйларга, нәрсә эшләргә? Ел саен түккән көчләре ниндидер югалтулардан гына тора кебек, кайчан иркен тын алырлар соң инде? Ул арада язгы чәчү чоры җитте.
– Тагын бер ел эшләп карыйк әле, аннары нидер кылырбыз, – диде Вәли, авыр сулап. Аның сүзләрен Мансур да җөпләде.
– Әле ул кадәр кытлык кичермибез ич, мал азыгы үзебездә, терлек асрап та яшәргә була. Дәвере шундый ич, яхшыга өметләник, – диде ул, төпле фикер йөртеп.
Күпме борчылган иде бит Вахит. Шулкадәр акчаң җилгә очсын да, борчылмый кара! Инде туганнары ни әйтер, барысы да асты өскә килер, таралышып туктарлар дигән иде. Әнә бит чын ирләрчә фикер йөртә алар, әтиләре Сәйфи кебек. Димәк, көрәшне дәвам итәргә кирәк!
Чәчүгә төшәр алдыннан Вахит җыелыш үткәреп алырга булды.


– Күреп торам, барыбыз да эшне дәвам итү ягында, димәк, безнең фермер хуҗалыгы яшәячәк. Инде орлыкчылык хуҗалыгы булып, рәсми рәвештә теркәлергә дә вакыт җитәдер. Ә биредә инде безнең хуҗалыкның үз аталышы булырга тиеш, минемчә. Я, нинди исем сайлыйбыз? – диде ул һәрберсенә күз йөртеп.
– Әтинең исемен мәңгеләштерсәк, ничек булыр? – диде Миләүшә.
– Бик хуп, сеңлем, каян башыңа килде?! – диде Вәли агасы, куанычыннан йөзе балкып китте. Башкалар да хуплады, аларның фермер хуҗалыгы Сәйфи исемендәге хуҗалык булачак!
– Бик матур яңгырый ич, – диде моңа кадәр тын гына утырган Сания. – Тик белеп торыгыз инде, әти исеменә һич тә тап төшерәсе булмагыз!
– Менә килештек тә, хәзер эш кәгазьләрендә шушы атама торачак. Бу инде уен түгел, Сания җиңги әйтмешли, тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк дигән сүз, – диде, сөйләшүгә нокта куеп, Вахит.
Миләүшә тизрәк кайтып, әнисен сөендерергә ашыкты. Әкълимә апа хәзер еш авырый, күбрәк вакытын урында ятып үткәрә. Ярый әле кызы якын яши, әнисенә һәрдаим күз-колак булып тора. Киленнәре дә ярдәменнән ташламый, аеруча гомер буе бергә яшәгән Җәүһәрия киленен якын итә ул. Бигрәк миһербанлы бала булды, Вахитының бәхете өчен туган диярсең. Сания килене дә акыллы, тик аның эше мәшәкатьле, мәктәптән кайтып керә алмый. Ничә барсаң, өйдә вакытында улы Вәли үзе ашарга әзерли. Ярый инде үзләре килешкәч. Картының исемен хуҗалыкка кушу хәбәрен шатланып каршы алды ул, димәк, Сәйфиенең исеме әле бөтен илгә яңгырар, Аллаһы боерса!
7
Орлыкчылык хуҗалыгына әйләнгәч, эш алымы бермә-бер үзгәрде. Кичләрен Вахит еш кына китап, журналлар актара, фән яңалыкларын күзәтә, җирләренең мөмкинлекләрен фән өйрәткәнчә исәпләп, язып-сызып утыра. Орлык үрчетү өстендә эшләүче галимнәр һәм тәҗрибә хуҗалыклары белән дә бәйләнештә тора. Уңышлы гына эшләүләрен күздә тотып, аларга арендага җир мәйданы өстәделәр. Киләсе елга хөкүмәт тотрыклы эшләүче фермерлар өчен грант дигән акчалата ярдәм дә бирергә ниятли. Әгәр шул акчалата ярдәмгә ирешсәләр, техниканы да яңартып булыр әле.
Уракка төшәр алдыннан көтмәгәндә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы килде. Басуларны карап йөргәндә тулышып килүче башакларга соклануын яшермәде Азат Нәбиевич.
– Озакламый район семинары уздырырга җыенабыз, җитәкчеләргә сезнең дә басуларны күрсәтербез. Йөрмәсеннәр әллә каян орлык эзләп. Менә ич районлаштырылган сортлар үзебездә дә җитәрлек, – диде ул, Вахитның күптән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә җыенып та, кыюлыгы җитмәвен сизенгәндәй.

Гөлфинә СӘЛИМОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас