+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Әдәбият
24 Ноября 2023, 05:30

Хисләр яктылыгы сүрелми!

Яңавылда шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкованың тууына 75 ел тулуга багышланган кичә үтте.

Хисләр яктылыгы сүрелми!Хисләр яктылыгы сүрелми!
Хисләр яктылыгы сүрелми!

Исән булса, 9 ноябрьдә шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйковага 75 яшь тулган булыр иде. Үзе бүген безнең янда булмаса да, аның иҗаты, язган шигырьләре, җырлары безнең белән яши. Шулар белән ул үзенең исемен татар-башкорт әдәбиятында, моңында мәңгеләштереп китте.

Яңавыл үзәк китапханәсендә үткән “Хисләр яктылыгы” әдәби-музыкаль кичә әдибәнең туган көненә багышланды. Кичәгә укучылар, укытучылар, Кәүсәрия апаның туганнары, аның иҗатына битараф булмаганнар килде. Чараны оештыручы Дания Хәкимова мәктәп укучыларын Кәүсәрия апаның кыскача биографиясе белән таныштырды.
Тәскирә апа белән Фидай абыйның беренче шатлыгы булып туган сабыйның язмышы бик күп сынауларга дучар була. Яңа гына тәпи киткән кыз баланы полиомиелит авыруы аяктан ега. Мәктәп яшенә җиткән Кәүсәрияне беренче елларны әнисе күтәреп мәктәпкә йөртә, ә инде бу да авырлашкач, укытучылар үзләре өйгә килеп дәрес бирә башлый. Сеңлесе Илгизә апасына китапханәдән китаплар алып кайта, шул китаплар арасында Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” дә була. Бу шигырьләр җыентыгы кечкенә Кәүсәриягә шундый тәэсир итә ки, вакыт үтү белән ул үзе дә кулына каләм ала, Туган илгә, туган җир табигатенә багышланган шигырьләр яза башлый. Кайбер шигырьләре район гәзите битендә басылып чыккач, яшь әдибә тагын да канатланып иҗат итә башлый.


– Кәүсәрия Шәфыйкова гадәти тормыштан да мөһим әйберләр таба белеп, аларны һәм кешенең иң яхшы сыйфатларын үз иҗатында данлый белде. Ул безнең өчен үрнәк, яшәү өлгесе булып торды. Китапханәдә аның иҗатын мәңгеләштерүче китаплары, җыелма әсәрләре, нәсерләре бар. Шулай ук безнең музейда аңа багышланган аерым почмак эшләнгән, биредә аның кул эшләре, үзе эшләгән рәсемнәре, дәфтәрләре, чигелгән сөлгеләре, гармуны бар. Һәм якташ язучыларыбызга багышланган әдәби картада 22 кеше арасында Кәүсәрия Шәфыйкованың фото-сурәте үзәктә урын алган, – диде район китапханәсе директоры Гөлнара Вәлиева.
Бу көнне чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек укучыларны китап укырга, якташларының иҗатын өйрәнергә чакырды.
Кәүсәрия Шәфыйкова урындагы “Замандаш” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы булды. Аның шигырьләре Башкортстанда да, Татарстанда да басылды, китаплары даими чыгып торды. Каләмдәше, бүгенге көндә “Замандаш”ны җитәкләүче Инсур Шәңгәрәев шагыйрәгә бәйле истәлекләре белән бүлеште. Корчагинчылар язмышы белән яшәгән, Яңавылның мактаулы гражданы булган якташыбызның “тыңламас куллары” белән язылган шигырьләре, ул калдырган мирасның зур байлык булуын ассызыклады.


Кәүсәрия апаның якташы, каләмдәше, шулай ук шагыйрә Гөлчәчәк Тимершина әдибәнең зур шәхес булып гомер иткәнен билгеләде. Кеше ярдәменнән башка яши алмаса да, тормышка карата булган сөюен югалтмавын, ул гына да түгел, абынган, тормыш тәмен югалткан, ялгышканнар өчен зур үрнәк булып яшәвен ассызыклады. “Миңа бик күп төбәкләрдә булырга туры килә. Кайда гына барсам да, мин Яңавылдан дисәм, сез Кәүсәрия Шәфыйкова районыннан, диюләре миңа горурлык өсти. Ул үзенең җырлары, иҗаты белән Яңавыл данын еракларга танытты”, – диде ул.
Бу көнне бөек шагыйрәнең шигырьләре, моңлы җырлары яңгырады. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче әдибәнең җырларын кичәдә катнашучылар Маргарита Зарипова, Гөлнара Зыязова, Нелли Мөхәммәтшина башкаруында, шулай ук “Туган як” җырын Баязит Байнарзаров башкаруында видеотасма аша тыңлый алды. Шулай ук бу көнне кечкенә Кәүсәрия уйнаган гармун да телгә килде, аны килгән кунаклар уйнап карады.


Бәйрәмгә Кәүсәрия апаның шигырь, нәсер, җыр китапларыннан, тормыш иптәше Рәфис Мөхәммәтдинов белән берлектә иҗат ителгән уртак җыентыкларыннан торган китаплар күргәзмәсе әзерләнгән иде. Кәүсәрия апа язган җырларны Татарстанның һәм Башкорстанның мәшһүр җырчылары башкарды, үзе исән чагында ул алар белән аралашып, хатлар алышып торды.
Кәүсәрия Шәфыйкованың якты рухы безнең күңелләрдә хисләр яктылыгы булып яшәсен, дигән изге теләкләр белән тәмамлады кичәне Дания Хәкимова.
Ә икенче көнне Пионерлар йортында шундый ук эчтәлекле матур чара үтте. Кәүсәрия апаның шигырьләрен сөйләүче, җырларын башкаручы яшь талантларга карап берчә күңел булды, берчә күзләргә яшь тулды. Аның иҗаты яшәгәнгә, сәхнәдән төшмәгәнгә сөенеп утырдык. Мондый чараларны оештыручыларга һәм үткәрү-челәргә зур рәхмәт!

Маргарита Зарипова.
Яңавыл районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас