

Басу читләрендәге чүп үләннәре чабылды, юллар тәртипкә китерелде, хуҗалык базасы җыештырылды. Кара, бик әйбәт булды ич, кул тимәгән күпме эш башкарылды. Семинар көненә урман буендагы бер басу янына табын да хәстәрләделәр. Өстәлләр сузылып, кымыз, минераль су, кабымлыклар куеп җибәргәннәр иде, бирегә килүчеләрнең йөзләре ачылып китте. Җитәкчелек мондый әзерлекне көтмәгән иде бугай, Азат Нәбиевич, өстәлләрне күргәч, “Молодец!” дип куйды. Шулай фермерларга кырын карау ышанычка алышынды, максатлар уртакка әйләнде. Аннары районда элекке колхозларның кооператив, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять дигән хуҗалыклар булып оешып китүе, берничә эре фермер хуҗалыгы формалашуы берара билгесезлектә калган хуҗалыкларны кабат аякка бастырырга, җирләрнең хуҗасын саклап калырга ярдәм итте. Семинарда катнашучылар, Сәйфи исемендәге орлыкчылык хуҗалыгының югары уңыш бирүче сортлы орлыклар биләгән чәчүлекләре белән якыннан танышкач, бермә-бер кызыксыну артты. Кишәрлек-кишәрлек итеп чәчелгән сорт сынау участоклары, матур булып өлгереп килүче эре башаклы бодай, арыш, арпа, солы культуралары – һәммәсендә фермер хуҗалыгының тырыш хезмәте ярылып ята иде.
Быелгы җәй кырыс килсә дә, чәчүлекләр хакында үз вакытында хәстәрлек күрелеп торгач, уңыш алдатмады. Хәзер ындыр табагында орлыкларны кат-кат җилгәргеч аша үткәреп, кондициягә җиткерү өстендә эшлиләр. Аны сатып алучыларга да кытлык юк, киләсе уңыш өчен күбесенчә алдан килешү төзеп куйдылар.
Игене җыелып, басулар бушап калды. Шулай да, гадәттәгечә, Вахит басуларны урап кайтырга булды. Ни дисә дә, ел дәвамындагы авыр хезмәттән соң җаны шунда гына ял итәр кебек тоелды аңа. Нишләптер, ниндидер өр-яңа уйлар да кырлар буйлап йөргәндә туа кебек. Сентябрь азакларында көннәр явымга киткән иде. Җирләрне эшкәртүне, көч-хәл белән дигәндәй, тәмамлап куйдылар. Ярый, октябрь башында көннәр аязып китте. Хәзер иртәләрен салкынча була, кайвакыт ап-ак булып кырау төшеп, сулар туңа. Кышкы йокыга талган басуларны күрү дә күңеленә рәхәтлек өсти шул аның. Кайвакыт басуда берәмләп эшләп йөргән техникага карый да күңелен сагыш били. Элек колхоз басуларында бишәр, унар комбайнның күмәкләп ашлык суктыруын сагынып куя. Шаулап-гөрләп тора иде басулар. Ул ындыр табагын әйт әле син аның! Урак чоры җитсә, бөтен авыл өсте тәүлек буена амбардан ишетелгән машина гөрелтесенә күмелә. Олысыннан кечесенә кадәр уңыш хәстәрлеге, яңа ашлык куанычы белән яши. Нәрсәсе начар иде инде колхозларның?
Элекке авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Шакир Нуриевичның: “Егетләр, җирнең кадерен белеп бетермибез. Җитәр бер вакыт, читтән килеп хуҗа булырга теләүчеләр дә табылыр”, – дип, көрсенеп утырган чаклары исенә төшә дә, “Каян белеп әйтте икән ул?” дип уйлап куя. Аның каравы, берничә колхоз таркалды, киләчәге ни белән бетәр? Авыл халкы бер дә хупламый үзләрен, чөнки җирләр ничек кенә булмасын, шунда туып-үскән кешеләргә кадерлерәк, шушы җирләр туендыра игенчене.
Алдагы көндә район Мәдәният сараенда зур тантана – Уңыш бәйрәме үтте. Аны зурлап уздыруны алдан хәстәрләп, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән туры китерделәр. Бәйрәм уңаеннан залда хуҗалыкларга үзләре җитештергән продукцияләрдән күргәзмә оештыру йөкләтелде. Сәйфи исемендәге фермер хуҗалыгы да катнашты анда.
– Безнең ашлык культуралары санаулы гына. Күргәзмәдә ничек кенә халыкның игътибарын җәлеп итеп булыр икән? – диде Вахит, хуҗалык эшчәннәре белән киңәшләшеп. – Монда инде яшьләрнең фантазиясеннән башка мөмкин түгел.
Күмәкләп тырышкач, ару гына килеп чыкты. Күргәзмәдә, иң элек, югары уңыш бирүче сортлы орлыкларның иген көлтәләре урын алды. Өстәлләргә дә орлык үрнәкләре һәм алар хакында белешмә язып куелды, арыш һәм бодай оныннан пешерелгән төрле камыр ашлары да өстәлде. Ә стенага Миләүшәләрнең кызы Ләйсән ясап кысага куйган сурәтләр эленде. Сурәтләрдә Сәйфи исемендәге орлыкчылык хуҗалыгы басуларының һәм туган авылларының күренешләре иде. Шунда ук Вәли агаларының улы Сәйранның төрле кыр эшләре чорында төшергән фоторәсемнәреннән ясалган стендка да урын табылды. Күргәзмә район җитәкчелегенә дә, бәйрәмгә килгән республика вәкиленә дә бик ошады, ул Вахитларны башкалада уздырылачак чарага чакырды.
Инде бәйрәмнең тантаналы өлешенә чират җитте. Сәхнәгә бер-бер артлы Хөкүмәт бүләкләренә лаек булган хезмәт алдынгыларын чакыра башладылар. Район хакимияте башлыгы үзенең исемен атагач, Вахит, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, тирә-ягына каранып алды.
– Әйдәгез, әйдә, Вахит Сәйфиевич! Сәйфи исемендәге орлыкчылык хуҗалыгы җитәкчесе Сездер бит! – диде район җитәкчесе, ярым шаяртып.
Ул Вахитның түшенә “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем билгесен такты.
8
Вахит машинасыннан төшеп, капканы ачуга борынына тәмле аш исе килеп бәрелде, Зөбәрҗәт ул яраткан итле бәлеш пешергән бугай. Өйгә керүгә кунак табыны янына җыелган туганнары, шау-шу килеп, аны уратып алды. Китте котлаулар, китте сорашулар...
Кулларын юып, табын артына утыргач, Вахит юл буе уйлап кайткан фикерләрен онытты да куйды. Шулай да дулкынлануын җиңеп, бүгенге бүләк өчен барысына да рәхмәтен җиткерергә ашыкты. “Мактаулы исем – барыбызның да күпьеллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул, киләчәктә башкаларыбызга да шул шатлыкны күрергә язсын. Ә бүген мин барыгыз алдында да баш иям һәм рәхмәтемне җиткерәм!” – диде ул, шәраб салынган бокалларны эчеп куярга тәкъдим итеп. Бераз капкалап алгач, сүз тагын бүгенге җыелышка барып тоташты.
– Дәверләр үзгәрә, әгәр заман белән бергә атлыйм дисәң, яңалыклардан хәбәрдар булырга, эш алымын үзгәртеп торырга кирәк. Бүгенге җыелышта фермер хуҗалыкларының мөмкинлекләрен арттыру, җитештерелгән продукцияне отышлырак сату хакында фикерләр күп яңгырады. Хөкүмәт киләчәктә терлекчелекне үстерү хакында яңа планнарны күздә тота, ягъни кече фермалар оештыруга грант бирү карала икән, – диде Вахит, сүзен дәвам итеп. – Безгә дә нидер уйларга кирәк булыр.
Өстәл артындагылар беразга тын калды.
– Иии, әтисе, гел эш турында сөйләмә әле, бәлешем суына, ашап кына утырыгыз, туганнар. Исән-сау булсак, анысын да оештырырбыз, Аллаһы боерса, – дип, кунакларны кыстый башлады Зөбәрҗәт.
Чыннан да, бианасы Әкълимәгә охшап, аш-суны бик тә тәмле итеп әзерли ул. Кунаклар мактый-мактый сыйланды бу көнне.
Вахит белән Зөбәрҗәт институтта укыганда таныштылар. Кыз егеттән ике курс түбән укый иде. Мәхәббәтләре кинәт кенә дөрләп кабынды да озакка сузмый гына өйләнешеп тә куйдылар. Тулай торакта аерым да, бергә дә яшәргә туры килде, әмма бирешмәделәр. Зөбәрҗәт укуын бетергәнче Вахит шәһәрдә эшкә урнашып торды. Аннары аның әти-әнисе янына кайтып киттеләр. Яшь кәләшнең баштагы чорда бианай-биатай белән бергә яшәргә теләге юк иде дә, тора-бара бианасы Әкълимә карчыкның үзенә булган җылы карашын, сабырлыгын тоеп, акыл иясе икәнен аңлап алгач, килен кешенең кызуы басылды. Шулай итеп, аналы-кызлы кебек бергәләп, гөрләшеп, балаларны үстерделәр, бианасы Зөбәрҗәтнең ахирәтедәй сер сандыгына әйләнде. Ә инде Вахитка шул гына кирәк тә, алар тату булгач, аның да җаны тыныч. Сәйфи карт та канәгать. Карчыгын алдан ук кисәтеп куйды ич: “Килен дә бәндә баласы, белмәгәнен сабыр гына өйрәт, әгәр төпле акыллы бала булса, синең эздән китәр”, – диде.
Табында берни сиздермәсә дә, эчендә ут кайный иде Саниянең. Халык телендә электән үк “Байга эшләп кем баеган?” дигән әйтем бер дә юктан сакланып калмагандыр. Әнә бит мактаулы исем башка берәүгә түгел, Вахитка бирелде. Дөрес, күңеле белән аңлый ул, нинди генә авырлык булса да, башлап Вахит күтәрә. Әмма аның Вәлие дә аннан ким тырышмый. Ул үзе дә хуҗалык җитәкчесе була алыр иде, җебеп торды бит шунда, “дилбегәне” үз кулына ала белмәде.
Аш-су өчен рәхмәтләрен әйтеп, кайтырга чыккач, бераз сүзсез генә барганнан соң Сания иренең кабыргасына төртеп алды.
– Сиңа әйтәм, Вахит ниндидер кече фермалар оештыру турында сүз алып барды. Бу эшкә ул тотынганчы, әллә үзебез тәвәккәллибезме? Инде аңа мал карап йөрмәссең бит?
– Кайчан сүз башларсың микән дигән идем. Соң әле икенең берсе юк. Мал үрчетү өчен барысын да яңабаштан корырга кирәк дигән сүз.
– Корырсың, җаным. Игенчелек ел уңышлы булганда гына табыш китерә, ә малчылык ышанычлырак. Әнә бит авылда мал саны акрынлап кимегәннән-кими, ә сөте, катыгы бөтен кешегә дә көн дә кирәк.
– Анысы шулай инде. Ярый, уйлашырбыз, бүгенгә ял итик әле, яме, матурым, – диде Вәли хатынын тизрәк тынычландырырга теләп.
Шулай да аның күңеленә коткы салды Саниясе. Бер-ике көн уйланып йөргәннән соң Вахит янына киңәшкә китте ул. “Дөрес уйлыйсың, абый, үзем дә синең белән шул хакта киңәшләшергә дип йөри идем, – диде Вахит канәгатьләнү белән. – Тик безне ташлап бетермәссең инде, сиңа мал азыгы кирәк булачак бит”.
Вахит белән бергәләп йөргәч, хөкүмәт грантын алу өчен тиешле кәгазьләрне тиз җыйдылар. Эшне башлап җибәргәндә мөмкинлек барлыгын исбатлау өчен Вәлиләрнең абзарына берничә баш мал да сатып алып бәйләп куйдылар. Хәер, аның үзенең моңа кадәр дә бер кече фермалык малы бар иде инде. Уйлаша торгач, бер төрле генә мал асрау отышлы булмас, дигән нәтиҗәгә килделәр. Ит җитештерим дисәң, малны симерткәнче шактый вакыт кирәк, ә тармакны алып бару өчен гел генә чыгым сорала. Димәк, көндәлек акча кертү, яки сөт җитештереп сату турында уйларга кирәк. Тора-бара шулай булды да, малларның күбесен савым сыерларына әйләндерделәр.
Тик эшләр син теләгәнчә шома гына барса икән ул! Йортлары янында ферма тотып яшәүләре халык арасында ризасызлык тудыра башлады. “Авыл уртасында тирес исен таратып яталар”, дигән шикаятьләр бер-бер артлы төрле инстанцияләргә ява башлагач, тикшерүләр дә ешайды. Нидер уйларга кирәк иде. Биредә дә Вахит ярдәмгә килде. Вәлиләрнең хуҗалыгы элекке колхоз фермасыннан ерак түгел, авыл башында. Сания инде кайчаннан бирле: “Ферма исе иснәп яшибез, икенче урынга күчеп китик”, – дип, иренең колак итен ашый иде. Ә менә тормыш нинди борылыш алды? Әгәр фермадан бушап калган берәр абзарны арендага алсаң, бик тә кулай булыр кебек. Шулай иттеләр дә. “Яңа амбарга һәм ашлык складына нигез сала башлау хакында уйланып йөри идем, ярый, без яз көне тотынырбыз. Хәзер җыйнаулашып сезнең ферманы төзәтик”, – диде Вахит абыйсының акрынлап эшләре җайлаша башлавына куанып.
Шулай итеп, шактый ташландык хәлгә төшкән абзарны тиз арада мал асрау өчен җиһазлауга күмәкләп тотындылар. Биредә грант акчасының бер өлеше ярдәмгә килде. Акчаң булгач, хәзер тиз төзелә торган корылмаларны табу авыр түгел. “Туган туган инде, Сания Вахиттан көнләшеп җәфаласа да, сүзе гел аста кала бара. Әтиләре Сәйфи үләр алдыннан, күңеле сизгәндәй, аларны янына утыртып: “Туганлык җепләрен бервакытта да өзмәгез, миннән васыять шул сезгә”, – дигән иде. Вахит молодец, әтиләренең сүзен онытмый, акыллы кеше”, – дип, эченнән горурлану катыш куаныч белән аеруча канатланып йөрде ул көннәрдә Вәли.
Әмма Вәлине бер мәсьәлә борчый: йортларыннан читтә урнашкан мал абзарын ничек сакларга булыр икән? Дус бар, дошман бар, дигәндәй, теге вакытта әниләре Әкълимә бер дә юкка искәртмәде ич. Ау мылтыгы тотып кына ферма каравыллап булмас шикелле. Дөрес, хәзер район үзәгендә махсус каравыл оешмасы эшли диләр, тик алар ферма кебек участокны сакка ала микән, белешергә кирәк. Сания үз хуҗалыгыбызны ныгытыйк дип көн дә тукый ла ул, эшли башласаң, дөнья проблемалардан гына тора диярсең. Малы булгач, аны карарга кешесе дә кирәк. Авылдагы яшьләр шәһәргә китү ягын карый, урта яшьтәгеләре Себер ягын каера, өлкәнрәкләре эшсез ятса ята, фермерга эшкә килергә атлыгып тормый. Ярый, теге тракторчы Басыйрның хатыны Вәсилә таналарны карарга ризалашты, симертүдәге маллар Вәлинең үзенә калды. Әмма кызу кыр эшләре чорында ферманы шактый ныгыган улларына тапшырырга туры килде. Вәсилә дә бик чая хатын булып чыкты, кешеләр акчага интеккәндә хезмәт хакы белән мактанып йөреп, үзе янына ирле-хатынлы бер гаиләне эшкә китерүгә иреште. Эшләр урыныннан кузгалырга охшый болай булгач дип, эчтән генә куанып йөргәндә тагын бәла килеп туды.
9
Җилдем, гомер, мин атланып,
Канатлы атларыңа,
Туры килдем я бик йончу,
Я бик шат чакларыңа.
Үзең гел елмайдың миңа,
Чакырдың юлларыңа.
Үзең сулардан чыгарып,
Ташладың утларыңа.
Басуда эшләп йөрүче техникаларга карап, урман полосасы буенда уйланып утырган җирдән күңеленә кинәт кенә кайчандыр ишеткән әлеге шигырь юллары (авторы – халык шагыйре Н. Нәҗми) килгәч, сискәнеп китте Вахит. Менә бит халык шагыйре тормышның барлык авырлыкларын һәм мәшәкатьләрен ничек кыска һәм төгәл итеп әйтеп биргән. Әл дә дөньяда шундый акыл ияләре бар! Җиргә берегеп, көне-төне авыр эш белән тупасланган күңелләргә хис-тойгылар өстәп, яшәүгә өмет тудыручылар бит алар. Узган бер ел эчендә Вахитлар өлешенә дә әллә нинди сынаулар төште шул, түзделәр, бирешмәделәр. Инде эшләр җайга салына дигәндә генә Вәли абыйларының мал абзарында ут чыгып, зур фаҗигагә тарый яздылар.
Кичтән барысы да тәртиптә кебек иде. Нәкъ тәмле йокыга талган вакытта Вәлиләрнең тәрәзәсен шакыдылар: “Торыгыз, фермагыз яна!” Өндәме, төштәме дип ятканда тәрәзәгә төшкән ут яктысын күреп, беренче булып Сания сикереп торды һәм Вәлине төрткәли башлады. Өсләренә ни эләкте – шуны киеп чыгып йөгерделәр. Алар килгәндә абзарның алгы ягындагы тамбурны ут ялмап алып, ялкын түбәгә үрмәли иде. Малларны чыгарырга кирәк, маллар ут эчендә ләса! Тик эчкә ничек керергә? Шунда көтелмәгән хәлдән беразга югалып калган Вәлинең исенә урта ишек барлыгы килде. Әмма анысы да эчтән бикле булып чыкты.
Шул арада килеп җиткән Вахит белән Мансур ничек итсәләр итеп, бер тәрәзәнең рамын алдылар да, Мансур эчкә сикереп төште һәм ишекне ачып җибәрде. Торак эченә ару гына төтен тулган иде инде. Тончыга башлаган маллар ямьсез тавыш белән бакырышып, кайсы кая ташланырга белми бәргәләнә иде. Ярдәмгә килгән кешеләр белән көчкә малларны чыгарып өлгерделәр. Маллар чыгып беттеме икән дип торып калган Вәли ишелеп төшкән түбә астыннан чак чыгып котылды. Шулай да күп төтен сулаудан һушын югалтып җиргә аугач, аны “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән дәваханәгә озатырга туры килде. Мансур белән Вахитка һәм Саниягә дә табиблар ярдәме кирәк булды. Яланга сибелгән малларны таң аткач җыеп, бер өлешен – әтиләренең абзарына, бер өлешен Мансурларга һәм Вахитларга урнаштырдылар.
Әлеге хәлдән соң авылда төрле сүзләр йөрде, әмма бер нәрсә хак иде: ферманы ут төртеп яндырганнар. Вәли бераз хәл алып, сөйләшә башлагач, аның янына тикшерүче килеп җитте.
– Янгынның сәбәбен үзегез нидән күрәсез? – диде ул, Вәлинең фикерен белергә теләп. – Бәлки, көнләшеп йөрүчеләр, дошман күрүчеләр булгандыр?
– Хәзерге заманда кемнең – дус, кемнең дошман икәнен дә белмәссең, – диде Вәли, уйга калып.
– Торактан бераз читтәрәк ике шешә табылды, аларның берсе – хәмердән, икенчесе бензиннан бушаганга охшый. Шешәләр экспертизага җибәрелде. Бәлки, берәр шикләнгән кешегез бардыр?
– Ә...ә...ә.. Сәрхүш Гобәй булуы ихтимал. Кичтән бер яртылык акча сорап килгән иде, бирмәгәч, “Белермен әле мин”, – дип чыгып китте. Көн саен сорап килә бит ул, үзең генә баерга исәплисеңме, дип мыскыл итә әле, өстәвенә.
Чыннан да, күптән эчкечелеккә сабышкан Гобәй, беркайда да эшләмәсә дә, көн дә исереп йөрергә каяндыр акча таба иде. Тикшерүче сорау ала башлагач, тарткалашып тормады: “Әйбәт иттем, бөтен авылны үзенә бил бөктереп, баерга исәпләмәсен”, – дип, турысын әйтеп бирде. “Соң, малларның ни гаебе бар иде?” – диюгә, “Мал турында кем уйлаган”, – дип кенә куйды.
Менә шулай ачы кышка кергәнче мал абзарын кабат төзекләндерергә туры килде. Вахитның ындыр табагы төзергә дигән уйлары арткы планга күчте. Шулай да хөкем алдына баскан Гобәйне киңкүңеллелек күрсәтеп, Вәли коткарып калды. “Аллаһы Тәгалә аны болай да хөкем итәр әле, яшәве яшәүме, исерекнең ни рәхәте булсын инде”, – диде ул, судтан гаризасын кире алып.
Әллә нинди афәтле ел булды ул Сәйфи балалары өчен. Бәхет тә, кайгы да бер килсә өелеп килә дигәндәй. Вахитларның өлкән улы Булат югары уку йортын тәмамларга әзерләнә иде. Агроном булып үзләренең фермер хуҗалыгына эшкә кайтырга иде исәбе. Вахит тыштан сиздермәсә дә, улының үз эшләрен дәвам итү дәрте белән йөрүе өчен куанып бетә алмый иде. Зөбәрҗәт кенә кайвакыт: “Үзебез шушында бил бөгәбез, инде балалар шәһәргә урнашсын иде, кеше балалары кебек рәхәт яшәсеннәр иде”, – дип шыңшып ала алуын. Аңа каршы Вахит: “Әнисе, авылда яшәүнең кадерен белергә кирәк, берәр мохтаҗлык кичерәсеңме, киемең юкмы? Ял итәргә барыйк дисәң, бүгеннән риза. Кая барасың килә?” – дип сүз башласа, “Кая ул, бараммы соң? Поездыннан да, самолетыннан да куркам, буш вакытым булса, китап укыр идем әле! Әнә, мендәрем белән диваным исән булсын”, – дип, үз сүзен үзе бетереп куя.
Шулай язга таба чәчүгә әзерлек мәшәкатьләре белән йөргәндә улы Булат шалтыраткач, Вахит аптырабрак куйды, чөнки уллары әтиләренең гел генә эш өстендә икәнен белеп торганга, күбесенчә әниләре белән хәбәрләшеп торалар.
“Әти, мин иртәгә кунак кызы алып кайтам әле, әнигә сөйләнә торырсың”, – диде Булат, сүзне озакка сузмый гына. Тавышында ниндидер дулкынлану сизелеп тора. Аңлады аны әти кеше. Ах шилма малай, кунак кызы, имеш, кыз күрсәтергә кайтам, дисә дә булыр иде инде! Өйләнергә җыена, ахры, бу малай. Кара инде, уллары кай арада өйләнерлек булып үсеп җиткән, вакытның узганы сизелми дә калган. “Их, Вахит, көзгегә күбрәк күз төшер, чәчләреңнең бәсләнгәнен, маңгаеңны җыерчыклар каплаганын күрмисеңме? Эш тә эш дип, гомер дә узып бара икән шул. Ярый, бушка узмады ул, эшлисен эшләде, өясен өйде шикелле”.
Әй, онытып тора икән, Зөбәрҗәттән сөенче алырга кирәк бит әле. “Әнисе, Булат улың кыз алып кайтырга җыена бугай, әзерләнә башла, улыбызның йөзенә кызыллык килмәсен инде”, – диде ул, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып. Зөбәрҗәт беразга сүзсез калды, аннары: “Соң, диплом алгач кына дигән идек бит! Әй бу бала-чаганы, дөнья камытын кияргә ашыкмаса ни булыр иде”, – дип ыңгырашып куйды. “Кирәк булса, Миләүшә сеңелкәшне ярдәмгә чакыр, әнкәсе”, – диде Вахит, башкача чара юк дигәндәй. Их шулай шома гына булса икән дә!
Икенче көнне улыбыз менә-менә кайтып керә дигәндә телефон шалтырады. Нигәдер Зөбәрҗәтнең күңеле шомланып куйды. “Бу – полиция капитаны Исәншин. Сез Булат Кәримовның кеме буласыз?” – диде таныш түгел тавыш. “Мин – Булатның әнисе”, – диде Зөбәрҗәт, көчкә телен әйләндереп. Телефондагы “полиция” сүзен ишетү белән бөтен тәнен ток суккан кебек, нидер көйдереп узгандай булды. “Курыкмагыз, улыгыз исән- сау, янындагы кызы да. Тик алар юл-транспорт фаҗигасенә тарыган, ягъни бер машина белән чәкәшкәннәр, әле сәбәбен ачыклау бара. Яшьләрне күрше район дәваханәсенә озатырга туры килде, хәл белергә бара аласыз”. Элемтә өзелде. “Рәхмәт”, – диде Зөбәрҗәт һәм хәлсезләнеп урындыкка утырды.
Булатның ике аягы да төрле урыннан сынган иде, теге кыз да имгәнгән. Менә шулай булачак килен һәм кода-кодагыйлар белән дәваханәдә танышырга туры килде. Улларын аякка бастырганчы ел буе төрле дәваханәләр тупсасын аз таптамадылар Вахит белән Зөбәрҗәт. Ярый әле, югары уку йортыннан Булатның диплом эшен дистанцион формада якларга рөхсәт иттеләр. Авыр вакытта шулай ярдәмгә килүләренә егет куанып бетә алмады, тизрәк аякка басу өчен ниләр генә кылмагандыр. Аның шулай ныкышмалы булуына әти-әнисе кайвакыт гаҗәпләнеп тә куя иде. Күмәкләп тырышкач авырлыклар артта калды, туй да булды, хәзер Булат басуда механизаторлар тирәсендә кайнаша. Вахитка зур ярдәмче инде улы. “Йә җитәр, күп уйланып утырдың Вахит, икенче басуда да эш кайный, барып килергә кирәк, бары да тәртиптә микән”, – дип уйлап урыныннан кузгалыйм дисә, калак сөяге астыннан китереп тоткан көчле чәнчү тиз арада бөтен тәнен куырып, җиргә сузылып төшкәнен сизми дә калды ул. Бер мәлгә күз алды томаланып, дөнья караңгыланып китте. Миен: “Үләм, ахры”, – дигән уй телеп үтте. Иреннәре бары тик:
“Басуларым, мине онытмагыз!” – дип кенә шыбырдады.
Әй, дөнья, нигә инде шулай бәндәләреңне сулардан аласың да, утларга саласың икән...
Гөлфинә СӘЛИМОВА.