

Әтисе Сәлимҗан Нигман улының, сугышта яраланып, госпитальдә ятканда өч калын дәфтәргә латин хәрефләре белән язылган шигырьләрен укыганда тудымы икән шигъри хис булачак шагыйрә Миңнегөлдә? Әллә бишенче сыйныфта укыган чагында “Башкортостан пионеры” гәзитендә “Әнисәнең курчагы” дигән тәүге шигыре басылып чыккач дәртләнеп киткәнме? Әллә Уфага укырга килеп, 1нче республика интернат-мәктәбендә үткәрелгән конкурста шигыре белән 1нче урын яулаганнан соң туганмы анда шагыйрә булу теләге?
В. И. Ленинның туган көненә багышланган иҗат җимешен иптәшләре белән бергә башкалабызның Мәҗит Гафури исемендәге паркындагы һәйкәл янында уку бик дулкынландыргыч мәл булып исендә кала. Җиңүчегә бүләккә матур альбом тапшыралар, өстәвенә, шигырен “Башкортостан пионеры”ның беренче битендә бастырып чыгаралар. Бәлки, шулар мәктәп укучысында шигъри сүз көченең тәэсирен тоярга этәргеч биргәндер.
Ничек кенә булса да, шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләгән шагыйрә Миңлегөл Хисамова – бүген 10 китап авторы.
Балаларга – өч китап
Шушы җыентыклар арасында икесе нәниләргә багышланган. “Сары мәтрүшкә” дигәнендә Башкортстанда үскән шифалы үләннәр хакында бик файдалы шигырьләр тупланган. Аларны дәвалау көченә ия булган үләннәр хакында кечкенә энциклопедик җыентык дип атарга да мөмкин. Шуңа күрә дә китаптагы байтак шигырьләре дәреслекләргә дә, сыйныфтан тыш уку китапларына да кертелгән.
“Кайда качтың, Кояшым?” дигәнендә балалар өчен шигырьләр белән бергә шигъри әкиятләр дә, табышмаклар да тупланган. Анда да бәләкәчләр үзләренә бик күп мәгълүмат ала ала. Басылырга чират көтеп ятучы “Йокычы бурсык” дигән өченче җыентыгы да бәләкәчләргә әдибәнең шәп бүләге булачак.
Мәктәп белән бәйле язмыш
Шагыйрә Миңнегөл Хисамованың тормыш һәм хезмәт юлы мәктәп белән тыгыз бәйле. Ул гомере буена мәгариф өлкәсендә эшләде. Гомум хезмәт стажы – 43 ел.
Башкорт әдәбиятында иҗат итү белән бергә, язмышларын укыту эшенә багышлаган әдипләр бармак белән генә санарлык. Миңнегөл Хисамова “Совет Башкортостаны” гәзитендә эшләп йөргән җиреннән ире, күренекле язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты Галим Хисамовны Кыйгы, Мәчетле, Салават, Дуван якларына басманың үз хәбәрчесе итеп җибәргәч, аның белән бергә шул төбәккә юллана һәм Югары Кыйгыдагы 2нче урта мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Кулда – өч айлык кына тәүге сабыйлары Фәрит. Ярый ла әнисе Миңсылу Шәрифҗан кызы, үзе авыру булса да, балага күз-колак булып тора.
Арытаба иренең эше буенча Хисамовлар гаиләсе Күмертау якларына юллана. Монда Миңнегөл Сәлимҗан кызы 3нче гимназиядә тәрбияче булып эш башлый. Биредә ул сыйныфтан тыш чараларны җанландырып җибәрә, төрле очрашулар оештыра.
Хисамовларга тагын күченергә туры килә. Бу юлы инде – Уфага. Миңнегөл Сәлимҗан кызы башта 8нче балалар йортына урнаша, соңыннан хаклы ялга чыкканчы начар күрүче һәм якты дөньяны күрүдән бөтенләй мәхрүм балалар белем алган 28нче махсус интернат-мәктәптә эшли. Тәрбияви чаралар үткәрүдә актив катнаша, күренекле әдипләр белән очрашулар оештыра.
Шушы интернат-мәктәптә эшләгәндә үзенең дә ике юбилее була. Беренчесе – 50 яшен бик матур итеп билгелиләр. Ә илле биш яшендә хөрмәтләп хаклы ялга озаталар. Хәер, бу рәсми рәвештә генә була, коллектив тәҗрибәле педагог белән хушлашырга теләми, тагын да берничә елга мәктәптә калуын сорый.
Бүген Миңнегөл Сәлимҗан кызы шунда бергә эшләгән хезмәттәшләрен зур ихтирам белән искә ала. Быел илдә һәм республикада билгеләнүче “Педагог һәм остаз елы”нда ул аларга изге теләкләрен җиткерә.
Моңлы иҗат
Бүген исә Миңнегөл Хисамованы әдәбият сөючеләр “Туган туфрак яктысы”, “Чиялек җыры”, “Буран моңы”, “Тынлыкларда калам”, “Утлы сукмагым”, “Әнием нәзере”, “Юксыну” дигән соклангыч шигъри җыентыклары аша белә. Күркәм юбилеена Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты аның “Язмышым учагы” дигән яңа җыентыгын чыгарды.
“Йәншишмә” гәзите ветераны, Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы Зөбәрҗәт Миңлебаева, Миңнегөл Хисамованың исемен үзгәртеп, “Моңлыгөл” дип атады. Бу чынлап та шулай. Шагыйрәнең иҗаты – моңлы иҗат. Аның җырлап торган шигырьләренә күренекле һәм һәвәскәр композиторлар Салават Низаметдинов, Рәшит Җиһанов, Айрат Кобагышев, Морат Гайсин Альбина Имаева, Венер Абдуллин, Газиз Дәүләтбирдин, Риф Арслан, Дамир Солтанов, Бәхтияр Байморатов һәм башкалар бик матур көйләр язган. Ә Руслан Карачурин иҗат иткән җыр Ямал-Ненец автономияле округында Русия дәрәҗәсендә үткән эстрада җырлары фестивалендә дипломант исеменә лаек булды. Салават драма театрының талантлы актеры Фатих Колһарин да Миңнегөл Хисамованың шигырьләренә берничә көй яза. Шуларның “Җиде таҗым” дигәне “Тамыр” телеканалының үсмерләр өчен төшерелгән “Ышан” телесериалында сәләтле яшь җырчы Гәлсәр Байгускарова башкаруында яңгырый.
“Русия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре” дигән исемгә лаек булган күренекле якташларын Куергазы районы җәмәгатьчелеге быел Кинҗә Арслановның тууына 300 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль белән бүләкләде. Аңа кадәр язучы Баязит Бикбай исемендәге премия иясе булган иде.
Гаиләсе – таянычы
Әдибә бүген дә тынгысыз иҗат дөньясында яши. “Нәкышле дөнья” дигән өр-яңа җыентыгын әзерләгән.
Беренче шигыре матбугатта басылып чыгуга 60 ел үткән шагыйрә 75 яшен билгеләгәндә дә яңа уй-ниятләр, иҗади планнар белән яна. Киләчәктә дә чиялек җырың тынмасын, буран моңы җырларыңа күчсен, утлы сукмагыңнан үткәндә әниеңнең нәзерен онытма, күңелеңдә туган туфрагың яктысы булсын, юксынулы мәлләреңдә тыюлыкларда язмышыңның учагын дөрләт, “Кая качтың, Кояшым?” дип аптыраган мәлләреңдә сары мәтрүшкәләрдән көч ал да нәкышле дөньяңы алга табан да шигъри бизәкләргә төреп яшә!
...Авыр сугыш елларында тракторда эшләп, сәламәтлеген какшаткан әнисе Миңсылу Шәрифҗан кызын – аякларында йөрүдән мәхрүм булып, ике дистә елдан артык чирләгән кадерле кешесен тәрбияләп, соңгы юлга озаткан изге күңелле Миңнегөл Сәлимҗан кызы бүген үзе дә балаларының хәстәрен тоеп, аларга терәк-таяныч булып яши. Көчле рухлы шагыйрәгә бәхетле гомер телибез!
Зөһрә Котлыгилдина.