+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 декабрь 2023, 18:25

Роберт Миңнуллин "Курай булып кайтырмын..." дигән иде

Бүген Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның Хәтер кичәсе узды.

Роберт Миңнуллин "Курай булып кайтырмын..." дигән иде
Роберт Миңнуллин "Курай булып кайтырмын..." дигән иде


Якташыбыз, Илеш җиренең данлыклы улы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ганс-Христиан Андерсен исемендәге халыкара, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Роберт Миңнуллин ике тугандаш республиканың дуслык күперен ныгытучыларның берсе булды. Шуңа күрә дә чарага ике республиканың да мәртәбәле шәхесләре килеп, бу олы Әдипнең иҗатын, үзен яратуын, хөрмәт итүен күрсәтте. Алар арасында халык шагыйре һәм шагыйрәләре, язучылар, журналистлар, якташлары һәм башкалар бар иде.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов үз чыгышында Роберт Миңнуллинның иҗаты ике тугандаш республиканың дуслык күпере булып торуын ассызыклады. Ул шагыйрьнең туган ягы - Илеш районының үзәк китапханәсенә Роберт Миңнуллинның исемен бирү турында эшләр алып барылуы хакында әйтте.

Татарстаннан да мәртәбәле кунаклар килеп, чараның дәрәҗәсен күтәрде. Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин үз чыгышында, Хәтер кичәсен оештыручыларга рәхмәт әйтеп, абыйсы тормышына кагылучы истәлекләр белән уртаклашты. Ул, шулай ук, абыйсы үрнәгендә Башкортстанга китап-күчтәнәчсез килмәвен-кайтмавын әйтеп, бүләкләрен тапшырды; Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган чараларның ике тугандаш республикада да узуын әйтеп, шушы кысаларда Татарстанда узган Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәр конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләде.

Татарстан кунаклары арасында Рәфис Корбанов — татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш һәм Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияләр иясе һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Галимҗан Гыйльманов та бар иде. Алар Роберт Миңнуллин белән булган шәхси һәм иҗади дуслыклары хакында сөйләде. Гомумән, кичәдә якты һәм җылы хатирәләр, шигъри сүзләр һәм Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар күп булды.

Чараны Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Милли әдәбият музее, Язучылар берлеге һәм Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә оештырды.

фото: Зөһрә Исламова.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: