+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Әдәбият
18 декабрь 2023, 05:50

Электрон акча

Соңгы чорда акча тотып караган юк икән. Ярлылыктан гына түгел бу. Дөнья хәлләре имин булмаса да, зар­ланып яшәсәк тә, бер нәрсә бәхәссез – бүген кешенең өсте бөтен, тамагы тук. Ләкин кулакча белән сирәк эш итәбез икән – бөтен нәрсә банк карталары белән хәл ителә. Шулай җайлырак та. Элек ничек иде? Кибеткә барасың, кесәңнән бөгәрләнеп беткән йөзлекләр алып түлисең, шуннан сдача көтеп торасың. Ул сдача я булмый, я бик вак акчалар белән бирелә. Ташлап китеп булмый бит инде, чалбар кесәңә тыгып куясың. Ә ул атлаган саен шалтыр-шолтыр килеп бара.Шуннан берәр танышың килеп чыга да күрешергә кулын суза:  

Электрон акчаЭлектрон акча
Электрон акча

– Сәлам! Нәрсә, шалтыратып йөрисең?
Кулыңа арурак акча керсә, аны кайда тыгарга да белгән юк – кайсы кесәңә салсаң да төшеп калыр сыман. Әледән-әле капшап карыйсың тегене, бер урыннан икенчесенә күчереп куясың. Бәла инде, кыскасы. Әле шундыйрак сәер ир-егетләр дә була торган иде: хатынына йөз мең кайтарып тоттыра да соңыннан тәмәкегә дип тегеннән йөз сум сорап йөри. Ә хатыны бирми. Дөрес эшли, көлтә белән биргәнсең икән, бөртекләп сорамаска кирәк.
Электрон акчаларның хасыйл булуы, карталарга күчү эшне күпкә җиңеләйтте. Төшеп калыр, югалыр, диясе юк. Заначкага яшереп куясы юк. Кесә тутырып тиеннәр төяп йөрисе юк. Авыл җирендә бигрәк рәхәт инде: сатучылары таныш – теләгән чагыңда чыгып товар җыясың да соңыннан акча күчерәсең. Сүзе генә дә ни тора әле аның – акча күчерү! Элек бик зур бизнесменнар, җитәкчеләр генә “акча күчерербез” дип сөйләшә торган иде. Хәзер барыбыз да акча күчерәбез. Шәһәрдәге уңайлыкларны әй­теп тә торасы түгел. Банк карталары – хәзинә. Хәтта төше­реп калдырсаң, я урлат­саң да бөтен акчаңнан колак как­мыйсың, шундук мизгелен­дә хезмәтләндерүне туктатып торырга була. Ә кредит-фәлән ала башласаң, хәтта банкка да барып торасы юк, картаңа күчерәләр. Могҗиза!
Шулай сокланып йөргән вакытта төрле матбугат чараларында акчаны санлаштыру турында сөйли башладылар. Кәгазь вариантын бөтенләй юкка чыгарып, электронга гына калдыру турында сүз бара икән. Бетсен, әйдә! Электрон акча күпкә җайлырак бит! Мин бу мәгълүматларга өстен-өстен генә карап, шундыйрак фикер йөрттем…
Бер мәлне бер дуска кунакка киттем. Хәзер бөтен җирдә дә кибетләр бай бит инде, күчтәнәч-фәләнен барганда кына алырмын, дип кулны селтәп кенә юлландым. Барсам, тегеләрнең авылында телефон да тотмый, Интернет та кермәгән икән. Кибетләрен­дә кәгазь акча белән генә хисаплашалар. Кире район үзәгенә җилдер­дем. Анда кибетләрдә әйбер алырга була. Картадагы акчаны кәгазь­гә әйләндерергә теләп, банкомат юллый башладым. Гади эш түгел икән, монда андый банк турында ишеткән­нәре дә юк. Берни дә килеп чыкмады. Мин, үзебез­нең шә­һәрдә бай гына булып йөргән адәм, бу төбәктә бер тиен акчасыз хәерче хәленә калдым…
Монысы икенче очрак инде! Казан метросына төшкән урында теләнеп утыручы бер әбигә хәер биреп китим дип, кесәмә тыгылдым. Теге өмет тулы күзләрен төбәде, ычкындырмый. Ә минем кесәдә карта гына. Кешене юкка ымсындырып, ары киттем: “Әбекәй, телефон номерыңны әйт әле, сәдака бирәм,” – дип әйтеп булмый бит.
Болары минем күзгә күрен­гәне генә әле аның. Тик шул ике күренеш тә чүт кенә нәтиҗә ясарга җитә. Чикли сине электрон акча. Берен­чедән, ул синең кайсы төбәк­ләргә сәяхәт итү мөмкинле­геңне үз карамагына алырга мөмкин, икенчедән, ул синең күңел халәтеңә, тойгыларыңа, теләкләреңә, хәтта йолала­рыңа да хуҗа була ала. Бу, әлбәттә, бераз шаянрак, нәтиҗә. Бераз шаянрак. Һәм бераз нәтиҗә.
Шушы хәлләрне бер танышыма сөйләгән идем, ул кул селтәп кенә куйды: “Синеке ерунда икән! Мин автобус белән бер шәһәргә барганда бәдрәфкә керә алмыйча интектем. Егерме сум сорыйлар, ә кесәдә бер тиен дә наличка юк. Тиешле җиргә җиткәнче утырган урында биеп барырга туры килде”.

Марат КӘБИРОВ.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас