

Ике кулына куыклы ике лампа тоткан Шәһидулла, я, хәзер мин нишләргә тиеш инде, берәрегез аңлыймы минем хәлемне, дигәндәй, янындагыларының әле берсенә, әле икенчесенә караш ташлады. Авылдашлары, без дә берни аңламадык бит әле, дигәндәй, гаепле кеше кебек бер-берсенә карашып катып калды. Гомер юлларында тиз генә сүтә алмаслык булып чуалган йомгаклар менә шулай очрап тора шул...
* * *
“И шул Санияләргә кич утырырга барсам, күзләрем ял итеп кайта. Кәрәчинле лампаларын кабызып куялар, куыгы да бар әле үзенең, өйләре яп-якты инде, яп-якты! Безнең якларда юк шул андый куыклы лампалар, каяндыр ерактан алып кайткан икән Саниянең карты. Хәлле кешеләр шул алар. Булсын иде безнең дә шундый лампабыз!” – дип, картына мөлдерәп карап торды Хәмдия.
Мулланур бу сүзләрне инде йөз кат тыңлагандыр, шуңа күрә хатынының Санияләрдән кайткан саен лампа турында сөйләнүенә артык игътибар да итми. Каян алсын инде ул куыклы лампа? Хакы да бардыр. Бер тиенне ун тиен итәргә торганда! Аны алганчы, балаларга күлмәк-ыштан юнәтерләр иде әле.
Казан астындагы куз яктысында иске пималарга олтан салып утыручы уллары Шәһидулла мондый сөйләшүләргә игътибар итми калмый. Азрак үссен генә әле, әнкәсенә шундый ук куыклы лампа алып кайтып бирәчәк ул, барыбер алып кайтачак! Авылда иң матур лампа аның әнисенеке булачак, менә күрерсез!
Үзенең уй-хыялларын әнисенә артык белгертеп бармаса да, Ижевск шәһәреннән авылга кайтып йөрүче чыбык очы туганнарына ияреп, шунда эш эзләп чыгып китәчәк ул. Әнкәсенә берничә тапкыр бу турыда сиздереп алса да, ул аның ниятләрен бала-чага хыялына гына санап, аркасыннан гына сөеп китә торган булды. Кая инде, өлкән улын бер дә читкә чыгарып җибәрәсе килми Хәмдиянең. Күрше авылга барып киләбез, дип, иптәшләре белән чыгып китсә дә кайтып күзгә күренгәнче котлары очып тора. Әллә кайдагы Ижевскига ничек чыгарып җибәрсен ди инде?! Әткәсе янында кул арасына керә башлагач кына, кая ул!
Тик беркөнне урамнан Шәһидулла:
– Әнкәй, Сираҗи абыйлар кайткан икән. Ике көннән китәләр, ди. Туган абый белән үзем сөйләшеп карадым. Әткәңнәр риза булса гына ияртербез үзеңне, диделәр. Әткәй барып сөйләшсен иде, әнкәй! – дип кайтып керде.
Мондый сөйләшүне бер дә тиз арада көтмәгән Хәмдия йөгереп килеп аны кочаклап алды:
– Нәрсә сөйлисең син, улым? Нинди чит җирләргә чыгып китү ди? Сары сагышларга саласың киләмени безне, балам? Синнән башка нишләрмен соң мин, күз алдыңа китер әле?! – дип, аны кочаклап, үкси-үкси елый башлады.
Бу елаш-сыкташны өйгә Мулланурның килеп керүе генә туктатты.
– Нәрсә монда тик торган җирдән елашып ятасыз? Нәрсә булган? Китәм, ди икән, китә инде. Балигъ булган, булдыра алмаса, кире кайтыр. Бер ул гына түгел, күпләр чыгып китә. Түбән очтан Мирһади малае да чыгып киткән иде, әнә бит, барып урнашкан, эшләп ята, ди. Авылда нәрсә эшли инде бу бала? Шулай, улым, сөйләштем Сираҗи абыең белән. Башта заводка өйрәнчек булып урнашыр, укытырбыз, соңрак үзе станок артына басар, диде. Эшләр, тәртипсез нәсел түгел, өйрәтербез, ярдәм итәрбез, дип, бик ипле сөйләште. Шәһәр шәһәр инде, Хәмдия, киемнәре дә, сөйләшүләре дә ипле. Булмаса, тәвәккәллик! Улым, акрынлап кына җыена башла!
Үз сүзен өйдәге хуҗа буларак шулай кыска гына итеп әйтте дә, боларның елашуын бүлдермим әле, дигәндәй, тагын ихатага чыгып китте Мулланур. Үзенең дә эчендә утлар януын, төннәр буе, барыбер бер чыгарып җибәрергә туры килер бу баланы, дип уйланып чыкканын аларга нигә аңлатып торсын инде ул!
Нишләсен Хәмдия, карты дөресен сөйлидер кебек кабул итте дә акрын гына улын юлга әзерли башлады. Дөньялар тыныч булып, берүк исән генә йөрсен инде, бәбкәм, сагынырбыз инде, нишлисең. Йөрәк парәңне йөрәгеңнән аерып чыгарып җибәрү беркемгә дә җиңел түгел, дип, улына үтеп киткән саен тутырып-тутырып карап калды.
Яннарыннан чыгып китәр дә башкача бер дә әйләнеп кайтмастай тоела иде шул Шәһите. Гел начарга юрап утырма әле, дип, үзен тиргәп тә алды. Ике көннән, кулдан килгәнчә төенчеген тутырып, иске булса да, юылган-ямалган күлмәк-ыштанын, аягына әткәсенең кирза итеген кигән Шәһидулланы ерак юлга озаттылар.
Мулланур, Хәмдия, кечерәк ике уллары Сираҗи-ның җигелгән аты калкулык артына кереп югалганчы кул болгап озатып калдылар. Соңгы тапкыр күрүемдер балакаемны, дигән уйларын башыннан күпме генә куарга тырышса да, күзләреннән мөлде-рәп аккан күз яшьләрен тыя алмады, аларны алъяпкычына сөртә-сөртә үкседе дә үкседе Хәмдия.
Саубуллашканда улының пышылдап кына: “Әнкәй, көт мине, озак та тормам, кайтырмын, куык-лы лампа алып кайтырмын мин сиңа!” – дигән сүзләре тынгылык бирми хәзер үзенә. Нигә дип сөйләнәсе булган шул лампа турында балалары алдында! Харап, лампа кирәк булган берәүгә! Менә хәзер җаныңа урын таба алмыйча бәргәлән инде! Күпләрнең: “Ходайдан сабырлык, балакаеңның исән-имин әйләнеп кайтуын сора”, – дип юатуын искә алып, кайда гына йөрсә дә улының исән йөрүен теләп, көннәрен Хәмдия догада үткәрде.
Улының лампа эзләп чыгып китүен белгәндәй, Саниянең карты беркөн Мулланурларга да шундый лампа күтәреп килеп керде. Нишләсеннәр, Шәһит лампа эзләп чыгып китте, дип тормадылар, акрынлап түләрбез әле, дип, лампаны алып калдылар.
Ижевскига баручылар барлыгын ишетсә, Хәмдия нишләргә дә белмәде. Улыма тапшырыгыз, дигән сәлам сүзләре белән һәрвакыт авыз итәрлек авыл күчтәнәчләре җибәргәләп торды. Сираҗилар аша Шәһит турында сирәк кенә булса да исәнлек хәбәрләре килеп торды. Тик барлык дөньяны кара кайгыга күмгән сугыш башлануга Ижевскидан хәбәрләр тукталды. Улының сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китүе турында хәбәре ишетелде.
Авыл бушап калды. Олы гына яшьтә булуына карамастан, Мулланурны да яшьтәшләре белән сугышка озаттылар. Өч-дүрт ай да узмады, “Сугыш яланында Мулланур Хуҗин батырларча һәлак булды” дигән кара хат килеп төште.
Авыл халкы күтәргән барлык авырлыкны бергәләп күтәрделәр. Инде үсеп җиткән ике улы белән Җиңү көнен каршылады Хәмдия. Берән-сәрән кайтучы яугирләр каршысына йөгерепләр чыга иде. “Күрмәдегезме улыкаемны, Шәһитемне?” – дигән соравына җавап ала алмаса да, кайтучылар янына кабат-кабат йөгерә иде.
Шулай итеп, Шәһит авылдан чыгып китте дә суга баткандай югалды да куйды. Үлем түшәгендә соңгы сулышын алганда да Хәмдия пышылдап кына аның белән сөйләште: “Шәһит, улым, исәнсең бит син, күңелем сизә, исәнсең! Кайларда йөри синең ялгыз башың? Кайткач, лампаны үзенә бирерсез. Әнкәң көтте, дип әйтерсез. Туган нигезе көтә аны...”
* * *
Һәм менә, ниһаять! Кайта туганыгыз, диделәр, ерактан, бик ерактан, чит илдән, диделәр. Энеләре Закир белән Салих үзләре өйләнешеп, башка чыгып, дөньялар корып яшәп китсәләр дә, туган нигезне ташламадылар, көн-таң атса, абыйларын көттеләр.
Кайтып төште җәйнең ямьле бер көнендә көткән кунак. Машинаның алгы урындыгында, янәшәсендә утыручы яшьрәк иргә әле бер өйгә, әле икенчесенә төртеп күрсәтеп, урамдагы кешеләргә баш кага-кага исәнләшеп килүен күрүгә үк авылга кем кайтканын аңладылар. Күпләр өйләреннән капка төпләренә йөгерешеп чыкты, кайберләре машина артыннан акрын гына Мулланур абзыйның өенә таба атлады. Барысы да кызыксынып күзәтә иде: авылдан кырык-илле ел элек чыгып киткән кеше үз нигезен танырмы икән? Туган ягын, туган нигезен, әткәсе-әнкәсен онытып, кайларда йөргән ул?
Машина юан бүрәнәләрдән салынган зур йортлар арасында “Мин дә бит вакытында кемнәрнеңдер бик купшы йорты идем” дип утыручы, аклы-зәңгәрле буяуга буялган җыйнак кына бер өй янына килеп туктады. Күпме юллар, күпме еллар үтеп, үз йортын, үз нигезен танып кайтып туктады Шәһидулла яшел чирәмле капка төбенә. Җыелган халыкны танырга теләгәндәй, машина тәрәзәсеннән бик озак карап торды. Аннары, тәвәккәлләп, машинадан чыкты, кем белән барып күрешергә белмичә, аптырап туктап калды.
Аның хәлен аңлагандай, ике энесе йөгерешеп килеп җиттеләр. “Исәнме, абый! Без – синең апайларың Салих белән Закир булабыз, болар – синең киленнәрең, абый, болары – безнең балалар”, – дип, үзләре белән таныштырып чыктылар. Сугыштан исән кайткан чордашлары, үз исемнәрен әйтеп, олпат кына килеп күрештеләр. Ләкин Шәһидулланың уенда бер генә нәрсә – ничәмә еллар төшләрендә күреп саташкан туган нигезе. Ничек каршылый ул аны, ишекләре ачыкмы, тәрәзәсеннән әнисе карап көтмиме, дигән уйлар белән күз карашларын әле тегендә, әле монда юнәлтте.
– Гомер буе кайттым сиңа, туган нигезем, әткәй-әнкәй йорты! Сагындым, сары сагышларга батып сагындым туган авылымны! Күп булды инде сәбәпләре читтә йөрүләрнең. Менә, илләр арасында чикләр ачылгач, туган ягыма очып кайтып җиттем. Улым, алып кил әле сумканы. Бүләгемнең иң зурысы – әнкәемә! Бик күп лампалар очрады юлларымда: затлылары, сырлылары, бик зурлары. Тик мин, беләсезме, әнкәем күршебез Сания апаларда күреп йөргән куыклы лампаны эзләдем. Һәм таптым мин аны! Менә шушы лампа мине бәйләп тотты да инде туган ягым белән. Кайда, нинди кибеткә керсәм дә әнкәй искә төшә, әнкәй искә төшкәч, минем ни өчен авылымны калдырып, Ижевскига чыгып киткәнем хәтергә килә...
Менә берничә ел элек чит илдә нәкъ әнкәй сораган лампаны сатып алган идем, бүген үз өен эзләп кайтып җитте лампа. Тик озак еллар көткән лампасын яндырып карарга әнкәем генә исән түгел. Казан асты кузы яктысында нәрсәдер ямап, тегеп утыргандай кердең төшләремә, әнкәй!
Әнкәем, озатканда белеп елагансың икән. “Бер чыгып китәрсең дә кайтмассың кебек, балам”, – дип үкси-үкси елаганың бүгенгедәй исемдә. Кичерә алсаң, кичер мине, әнкәй, кичерегез мине, туган нигез, авылдашларым!
Шулвакыт өйдән, кулына нәкъ шундый ук лампа тотып, энесе Закир килеп чыкты.
– Абый, әнкәй сиңа сугышка чаклы ук берничә тапкыр кешеләр артыннан: “Әйтегез улыма, Сания апаңныкы кебек лампаны кайтарттык, читтә йөрмәсен”, – дип әйтеп җибәргән иде дә, “Хәбәрсез югалды” дип хәбәр генә килде. Әнкәебезнең төсе булган лампаны сиңа сакладым, абый. Эченә исәнлек догасы да язып тыгып куйган иде...
Ул саргайган кәгазь кисәгенә: “Улым, бүген синең кулыңда минем лампа. Димәк, улыкаем, укыган догаларым сине бик күп үлемнәрдән саклап калган. Туган нигезеңне башкача ташлама, улым!” – дип язылган иде.
Ике кулына ике лампа тоткан, гомерендә иң әче минутларны кичерүче Шәһидулланың күзләренә, әчеттереп-әчеттереп, кайнар күз яшьләре килеп тыгылды…
Мәрьям Шәмсиева.
Илеш районы,
Торачы авылы.