

Бөтенрусия әдәби проектының авторы — Евразия халыклары ассамблеясенең Әдәби советы рәисе, Бөтендөнья язучылар оешмасы рәисе, шагыйрь һәм философ Маргарита Аль җитәкчелегендәге “ЛИффТ” фес-тивале 2015 ел-да Кырымда башланды да, Евразия халыклары ассамблеясенең генераль-ный секретаре Андрей Бельяниновның ярдәме белән дөнья шәһәрләре буенча искиткеч юл үтеп, Уфадан Казанга килеп җитте.
Казан фестивалендә катнашучыларны һәм Русиянең күп кенә төбәкләреннән килгән кунакларны ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова, Русия халыклары ассамблеясе советы рәисе Светлана Смирнова, Татарстанның Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова, республиканың мәдәният һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре сәламләде.
Чараны ачу һәм флаг тапшыру тантанасында сәламләү сүзе белән фестивальнең Алтын лауреаты, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов чыгыш ясады. Шигъри сүз, күңелле җырлар һәм милли костюмнарда биюләр белән Казан шәһәре башкортларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Фирдәвес Бәширова, Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслар дипломанты Гөлнара Хәйруллина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, галим, крайны өйрәнүче, социология фәннәре кандидаты Ядгарь Бәширов һәм башкалар сәламләде. Зур экранда былтыр Уфада узган фестивальдән фотосурәтләр күрсәтелде.
Фестиваль кысаларында Казанда әдәби оешмалар, китаплар һәм журналлар презентацияләре, танылган язучылар һәм шагыйрьләрнең осталык дәресләре узды. Мар. Сәлим уңай юморның Евразия халыкларын ничек берләштерүе турында сөйләде.