– Синең кулдан ит тәмле була, – дип көтеп алалар иде, әле дә шулай.
Менә бу юлы да кулымдагы пычагымны селки-селки барып керүемә, мине, кадерле кунак килгәндәй, кочаклап алдылар һәм, әле кояш чыгып бетмәгән, дип табын артына утыртып сыйладылар. Өстәл тулы сый-хөрмәт. Барлык ризыкларны да авыз итеп чыккач, мине җитәкләп дигәндәй абзар артына алып чыктылар. Өмәгә килгән хатын-кызлар казларның аякларын бәйләп, суярга әзерләп тә куйганнар. Берәм-берәм китереп торалар.
Мин шунда әллә уйлап, әллә шаяртып, күчтәнәчкә тере каз бирерсез дип ычкындырганмын бит. Барча казларны минем кулдан үткәргәч, иң соңгысын китереп тоттырдылар да:
– Монысын теләсә нәрсә эшләт, монда чалып, багажнигыңа салып куясыңмы, тере килеш алып кайтасыңмы – үзең кара, – диделәр.
Минем күзләремә карап торган казны кулыма алып, канатларыннан сыйпап яраттым да:
– Мин моны өйгә алып кайтып, тәүдә хатынга күрсәтәм, аннан гына йоласын үтәрмен, – дип, капка төбендәге машинамның багажнигына чыгарып салдым да, хуҗаларның йортына кереп, тагын 3-4 чынаяк чәй эчкәч, мине барча өмәчеләр бергәләшеп озатырга чыктылар.
Мине, канатларын бөгәрләп багажникка салган каз шикелле, көчкә руль артына утыртып, күчтәнәчләр тоттырып кайтарып җибәрделәр. Азмы-күпме араны мин канатлы каз шикелле очып кайткандай булдым. Капка төбенә килеп туктагач, сигнал биреп хатынны чакырып чыгардым.
– Инде нәрсә булды? – дигән сораулы караш белән хатыным тиз арада йөгереп тә чыкты.
– Әнә кара, бүген бездә каз өмәсе була, – дип хатынга багажникны ачарга куштым.
Ул ни, гадәттәгечә, багажникны шап итеп ачып җибәрүе булды, кояш күрмәгән каз, яктылыкка эт шикелле атылып чыкты да яңа яуган кар өстендә бераз кагынып, талпынып торгач, канатларын җәеп күккә күтәрелеп очып та китте.
– Бу нәрсә булды инде? – диде хатын күктәге казга карап.
– Бу миңа күчтәнәчкә биреп кайтарган каз булды, – дидем дә, кулыма каз тәпиләре һәм берничә каз канатын тотып, көзен җылы якларга очып киткән кошларны озаткандагы моңсулык белән, күккә карап торып калдым.
Таһир ВИЛДАНОВ.
Кырмыскалы районы.