—Кит сантый, шушындый мәхәббәт була ди мени! Акылдан язалар... Өч ятим, ике мәет бәрабәренә. Баш катырып язалар шунда...” — дип озак мыгырданды Сәетгәрәй бабай, гәзитен бер якка томырып.
Сиксән биш яшендә капка төбендә күзлексез иркенләп гәзит укып утыруын күреп, бабайга сокланып та, көнләшеп тә, күз тидерерлек итеп гаҗәпләнеп тә үтүчеләр күп булды.
—Кавышканнар, имеш... Берсенең ире, икенчесенең хатыны асылынып үлгән... Өч сабыйны ятим калдырып, комда корылган гаиләдә мәхәббәт буламы? Һы-һы... Сөяләр, имеш. Юк ул мәхәббәт. Азгынлык бар. Капланышу, азалану бар... Һы-һы.
Бабай бик озак тузынды. Көтү урамга кереп, капка саен тарала башлагач кына карчыгының: “Син, сиңа әйтәм, ач капканы! Шул гзәзитеңә каплангансыңдыр инде... Иман әсәре юк... Намазлык урынына ике-өч гәзит җәеп сала да...” — кебек мыжык сүзләре ишетелгәч, Сәетгәрәй бабай ихатага карап: “Тиле. Гомер тиле булды...” – дип кенә сүз ыргыта һәм җәһәт торып капканы ачып җибәрә.
...Каршы күрше булуларына өч ел узды. Ике елы шик-сак аша, сынашып дигәндәй, үтте. Кем инде күршесендә милициянең участок инспекторы яшәвен өнәсен. Ишшу, әллә каян кайткан, таҗикка охшаган татар кешесе дә булса... Күршеләре белән бик озак бер-берсенә якынайдылар. Күрше-авылдашларның Нәүфәлдән куркыр-шикләнер сәбәпләре юк-югын. Арба-чана төбе карап, самагун дип пычранмыйлар бит хәзер. Машина, вагон белән озату-кайтару заманы. Анда да җавап бирүче сирәк... Аның эше — кисәтү, профилактика. Яшьләр клубта, сабантуйда пычак белән шаярмасын, бер-берсенә “зәңгәр фонарь” элешмәсен. Амбар-склад, ферма, парк тирәләренә күз салып үтү...
Көтү кайтыр алдыннан берәр сәгать кала койма буйлап сузылган имән бүрәнәгә тезелеп утырып, чишелеп сөйләшә башлауларына беренче җәйнең беренче ае гына. Нәүфәл бу мәҗлесләрнең уртасында була башлады. Эше буенча, халыкны якыннан белергә кирәк иде. Ә мондый җирдә гайбәт кенә түгел, “аяклы энциклопедия”ләрдә була. Нәүфәлгә соңгысы мөһим. “Кәпитән”не ачык белән – ачык, алчак белән алчак булганы өчен дә үз иттеләр бугай. Бигрәк тә Сәетгәрәй картның карчыгы Мәрфуга әби нык тартылды Нәүфәлгә һәм аның гаиләсенә. Үзе юмарт, үзе изге теләгеннән, хәер-догасыннан ташламас. Нәүфәл “Урал”ын тибеп кабыза башлау белән: “Улыкаем, юлыңда бәла-казага тарый күрмә берүк. Исән-имин әйләнеп кайтырга язсын. Ике кызың, килен хакына Ходай юлыңны уң кылсын”, — дип, катлы-катлы теләкләр өеп, озатып кала. Тегесе матае пырылдаганын баса төшеп: “Мәйле, хуп. Шулай була күрсен, әби җон”, – дип җаваплый да кузгалып китә. Көн-төн дими юлга чыккан кешегә болар артык түгел, әлбәттә. Картына бик күрсәтеп бетерми генә, алъяпкыч астына тыгып,/ Исмия белән җитеп килгән ике кызына күчтәнәч-хәер керткәли. Күршесендә генә башка чыгып яшәүче шофер улы ерак юлга чыгып китсә, шулай итә инде. “Исән-сау урап кайтуын теләгез”, янәсе.
Сәетгәрәй егет чагында көр күңелле, юмор остасы булган. “Бик кирәк мәлдә” кыюсызлык та күрсәтеп, авыл “тарихы”на кереп калган. Әмма ир уртасын үтеп барганда кинәт кире якка үзгәрә — йомылып, үз эченә бикләнеп, эчтән кимерүче ниндидер бер “корт” буйсынуына бирелә.
Нәүфәл белән менә дигән ачылып, үз итеп сөйләшә башлаган җиреннән бабай чыгымчыланып калды соңгы вакытта, аңламассың бу олы кешене. Ихатадан чыкмый, Нәүфәлне күрсә, юл яздыра торган булып калды. Мәрфуга әби аның нәкъ киресе. “Чирләсен теге чакта үткәреп бетердек инде”, – дип җаваплый әби.
Бабайны юк-бар сорау биреп, урынсыз-саксыз сүз белән рәнҗеткәне юк-югын. Очраклы гына бер очрашканда читкә карый, каяндыр үзенә таяну ноктасы эзләгәндәй итә, тамак кыра...
Аның каравы, әби бөтерчек урынына тыз-быз килә. Гомергә дару, укол күрмәгән Мәрфуга әби медпунктка кереп, әллә авырта, әллә юк биленә Исмиядән банка салдырып та чыга. Исмиягә үз киленедәй карый башлады: булгач та булыр итагать иясе.
...Кырык җидегә кергәч, кышкы челләдә Мәрфуга унынчы баласын кулына алды. Һәр туган җан дөньяга үз ризыгы белән килер, диделәр. Күпләр җаннарын ничек саклап калырга белми изаланган мәрхәмәтсез елда яңа җан туу үзе бер саваплы гамәл итеп каралды. Өмет — алда бәрәкәтле еллар килүендә. Димәк, тормыш дәвам итә... Тәвәкәлләп, ун җан үрчеткән Сәетгәрәй белән Мәрфуга күпләргә үрнәк итеп куелды. Бу турыда район гәзите дә язып чыкты.
“...Фронтовик, стажлы чын коммунист кына шулай эшли ала, илгә киләчәктә кадрлар күп кирәклеген күз уңында тотканнар...” Олы уллары Нәгыймҗан сугышта ятып калу белән аны җаннан сызып ташлап булмый бит инде. Карты сугышта бер ел “йөреп” кайтканнан соң, өчәү дөньяга килделәр бит инде, Ходайның рәхмәте!
Егерме өченче елны унҗиде яшьлек Сәетгәрәй белән Мәрфуга волость үзәге Каратауга утыз чакрым җәяү барып язылыштылар. Кесәләрендә “мәчет биргән” язу белән ике телем алабута катыш ипи иде. Гарәп хәрефләре белән тутырылган никах язуын оек кунычына кыстырып, җәяү кайттылар урап. Юк, җитәкләшеп тә, култыклашып та, ир-хатын булдык дип сөенешеп тә түгел, киресенчә, егерме-утыз сажень ара калдырып, аллы-артлы кайттылар. Олы урманны үткәндә Мәрфуга: “Бергә кайтыйк, бүредән куркам”, — дисә дә, Сәет борылып: “Ашый башласалар, кычкырырсың”, — дип, озын нәзек ботлары белән теркелдәвен белә. Авылга кергәч тә икесе ике урамга — һәркем үз өенә кайтып китә. Җәйге төн утырганда Мәрфуганы әнисе җитәкләп: “Никахыгыз укылган. Нәрсә көтәсез!” – дип, орыша-орыша, келәт почмагында гамьсез йоклап яткан ятим егет Сәетгәрәй янына кертеп, келәт ишеген терәтеп китә...
”Күп тә калмагандыр, ырудан калсам да булыр иде... арыдым” дип йөргән Мәрфуга беренче тапкыр чынлап ире белән ямьсезләште. Балалардан җыйналыбрак ятканда иренең тәкъдимен кире какты. Сәбәбен аңлатты: “Кулымда дүрт айлык бала. Аллаһ хакына, корсагым бер елга булса да буш торсын”. Кире кагылуга күнекмәгән ире: “Бармак ялар урыны бар. Җан биргәнгә юнь бирер”, — дип дәлилләп маташты. “Рөхсәт. Тапкан җирдә табын. Риза вә фатиха. Тик мине генә беразга бимазалама...” — диде хатын. “Ярар алайса, карарбыз”, — дип мыгырданды Сәетгәрәй борылып ятканда. Һәм... фәрештәнең амин дигәненә туры килде... Үз хәлен җаны-рухы белән аңлаган Мәрфуга иң тирән ихласлык белән әйткән иде шул.
...Саҗидә эшкә капчыклар ямарга келәтләргә килде. “Ачтан үтермә, мин үлсәм, колхозыңны кем тартып барыр?” – дигәч, колхоз рәисе, сыңар куллы Закирҗан абзый ярты пот арыш онына язу да биргән иде Саҗидәгә. Рәттән шуны да алып кайтасы итте. Закирҗанга кызы яшендәге Саҗидәнең “толлыгы” әлләни түгел, эштә ут, кая куйсаң, анда алынгы-әйдәп бара белүе, шат йөзе, нормада сизгезәр йөз көлтә бәйләп, районда рекорд куйганы өчен мәрхәмәт күрсәтте ул.
Келәтләрдә тычкан тишкән, эләгеп умырылган ике дистәләп капчык җыелган икән. Тулысы — өчәү генә. Актык чиккә җиткәндә генә тиелә торган һәм печәнчеләргә төшкелеккә аш пешерү өчен сакланган арыш оны ул. Авыр эш атларына тәгаенләнгән ике-өч капчык солы маясы һәм ярты капчыктай тары ята бер почмакта. Каршы якта – талкыган сүс өеме.
Сәетгәрәй буш капчыкларны сүс янәшәсенә өеп ташлады. “Онны эшең беткәч үлчәрмен”, — диде борын астыннан гына. Саҗидә капчыкларын сүс өеменә таратып ташлады.
—Сәетгәрәй абзый, син энәгә җепне тиз саплыйсың, диләр. Мә әле, сапла, — диде шаяртып Саҗидә, “абзыйсы”ның сул кулы йомарланып артка караганын белсә дә. Тегесе пинжәгенең капламасына кадап куеп булса да тәки саплады.
—Кулга тоттырмыйлар, изүемә када, — дип, Саҗидә калку күкрәген Сәетгәрәйгә тагын да елыштырды.
Муенын куллары белән урап алып, исеннән яздырган ирнең колагына: “Ишекнең эчтән элгече бардыр бит”, — дип пышылдап, аны ычкындырмый гына ишеккә юнәлде. “...Кабаланма. Мәрфугаттәйгә кирәк миңа да берәү кирәк...” Гомереңдә беренче (һәм соңгысы) булган “кыек, язык гамәлдән” Сәет бик озак айный алмый торды... Ә Саҗидә “онны хәзер үк үлчә” дип, буш капчыгын үлчәү өстенә ташлады. Үлчәү тигезләнгәч тә Саҗидә, капчык авызын ычкындырмыйча, Сәетнең күзенә туры карап торды. “Туар һәр җан үз ризыгы белән дөньяга килер, дигәннәр, Сәет абзый. Сал бер соскыны — үземнекенә дип сал, жәлләмә, — дип, каушап калган ирне тагын да калтыратты хатын. — Кул тоталмый дип тормадың... соскыны гына күтәрер...” Сәетгәрәй ике кило сыешлы соскыны онлы капчыкка тагын бер чумырып алырга мәҗбүр булды. Капчыгын күтәреп чыгып барган Саҗидәгә:
—Син, килен, монда башкача килеп йөрмә инде, капчыкларны үзем ямармын. Энәңне калдыр, — диде.
Тегесе борылып, энәсен Сәетнең йөрәк турлап тәненә чәнечтереп, аннан пинжәгенең изүенә тыгып китте. Ир миңгерәгән башын читкә борып торды. Бу “вакыйга” Сәетгәрәйне бик озак тетрәндерде, үкенеп үрсәләндерде. Сүздә уенлы булса да... гамәлдә — юк иде. Юк-юк, булмады. Булырдай чакта да... Келәтләргә, ындыр табагына эшкә килгән әче телле шаян хатыннар аны “герой-ата” дип йөртәләр бит. Мәрфугасы күзенә ни йөзе белән күренер дә, ятып калган улы рухы каршында ничек акланыр?
Даим ЯУШЕВ.
Әнәс Арсланов фотосы.
Башы. Ахырын түбәндәге сылтама буенча кереп укыгыз: https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-02/f-resht-ne-amin-dig-ne-3590316