Ә Зиннәт белән әнисе авылга кайтканда ул сандыктан күпме нигъмәт, күпме күчтәнәч чыгар, күпме сер чишелер иде?! Бер бүлегеннән кош теле, татлы чәк-чәк, корот, балан һәм җиләк каклары, кипкән җиләк-җимеш, кәрәзле бал, тагын әллә нәрсәләр. Икенчесеннән... иң астан Зиннәт өчен йомшак бәрән йоныннан гына бәйләнгән, эчләренә кипкән көнбагыш тутырылган оекбаш һәм бияләйләр... Дәү әтисенең фронттан алып кайткан котелогы, батырлык өчен бирелгән орден-медальләре, Сталин култамгасы салынган бер төргәк Рәхмәт хатлары... Тагын әллә күпме кызыклы истәлекләр. Нинди кадерле хатирәләр?!
Зиннәт дәү әнисе белән сандыктагы әйберләрне карарга бик ярата иде. Капкачын ачып җибәрүгә, иң-иң өстә – ап-ак сөлгегә төрелгән, инде саргаеп, битләре телгәләнеп беткән, дәү әнисенең ата-бабаларыннан ук калган, начар абыйлар учакка ташлагач, күмергә әйләнүдән кемдер коткapып калган Kоръән китабы. Нигәдер, дәү әнисе аны күз яшьләресез кулына алмый иде. Шунда ук төрледән-төрле дисбеләр килеп чыга...
– Дәү әнисе бәйрәмгә әзерләнгәндәй юынып, яңа күлмәген киеп, ап-ак яулыгын туздырып бәйләп, намазын укыгач, бисмилласын әйтеп кенә ачып җибәрә сандыгын. Ә Зиннәт аннан нәрсәләр чыгарын кызыксынып, әмма сабырлык белән тыйнак кына көтеп утыра иде. Олы кеше – солы төше. Сандык белән һәр очрашу тантанасы дәү әнисенең тарих, тормыш, әдәп-әхлак дәресләренә тиң булган икән лә...
Болар аның кечкенә чагында булган вакыйгалар булса да, ул аларның барысын да җанында саклый, кире кага алмый. Бу истәлекләр аның йөрәген иркәли, газизләре хакындагы хатирәләрен яңарта, тормышына аңлата алмаслык ниндидер бер ямь, бизәк, мәгьнә өсти сыман.
Менә, ниһаять, ниндидер бер рәхәтлек белән дәү әнисеннән – әнисенә, аннан үзенә мирас булып калган сандыкны ачып җибәрде Зиннәт. Ничә еллар бикле торган садык капкачының эчке ягына тезеп ябыштырылган фоторәсемнәр аша аның балачагы карап тора иде. Әниле чак – бәхетле чак. Сандыкны ачып куюга әнисенең бетмәс күңел җылысы килеп бәрелгәндәй тоелды аңа, әйтерсең, Зиннәт өчен шунда сарылып, ягылып калган!? Менә аның кечкенә чактагы уенчыклары, киемнәре, калын бер альбомга тупланган фоторәсемнәре... Ә монысы? Әнисенең җәйге бер күлмәге белән бизәкле яулыгы икән. Аларны төреп кочып, егет бераз сүзсез утырды. Ә күзләрендә кайнар яшь иде. Ничек бу җанга газиз әйберләрдән аерылмак кирәк? Юк, ул моны булдыра алмас!..
Шулай хисләнеп актарына торгач, чират чигүле кызыл сөлгегә төрелгән төенчеккә җитте. Баксаң, әллә нәрсә дә түгел, берничә дәфтәр, ниндидер иске документлар гына икән. Дәфтәрләр әнисенең чәчәк өлгеләре белән бизәлгән истәлекләр, шигырь, төрле җырлар, такмак-такмазалар белән тулы язмалары икән. Ул аларны вакыт табып, соңрак укымакчы булып, читкәрәк куйды. Шулчак аның игътибарын төенчек эчендәге кечерәк бер чигуле янчык җәлеп итте. Кызыксынып бавын тартып җибәрүгә, эченнән ниндидер кәгазьләр килеп чыкты. Аh! Нигә ачты да, нигә чиште соң ул бу төечекләрне?! Анда үзенең җанын айкап, бәгырен көйдереп ташларлык хәбәр ятар дип кем уйласын?! Хәбәр генәме соң? Анда Зиннәттән шушы көнгәчә яшереп сакланган, аның бар тормышын җимерергә, иреген, бөтен шатлыгын буып ташларга теләгән зәһәр еландай шөкәтсез һәм дегеттәй кап-кара сер сагалап ята иде... Баксаң, әти-әнисе Зиннәтне (аның исеме дә Зиннәт түгел Җәмил булган әле) үзенең күке әнисе ташлап калдырган бала тудыру йортыннан уллыкка алган икән бит. Нинди хурлык! Бу хурлыкны күтәргәнче, нигә ул тугач та шунда ук җан тәслим кылмады икән? Нигә үсте? Ничә тапкыр ятим калды? Инде өйләнәм дип шатланып йөргәндә генә... Нинди көч аңардан шул сөенечне дә күпсенде икән соң? Дөнья – кешенең сынамыш мәйданы, диләр. Ә шәхсән аны нинди туктаусыз сынау икән ул? Кем алдында гаепле булган икән яңа туган сабый? Яшьләнгән күзләрен йодрыгын төйнәп сөртте Зиннәт, әйтерсең, шулай ачуы басылачак та, ул тынычланачак. Ничек күтәрер дә, алга нинди матур планнар кора алыр соң ул? Ә Нәзифәгә ничек әйтер? "Син затсыз, туган-тумачасыз, тамырсыз", – дисә?! Тормыш нишләптер берәүгә – ана, берәүгә үги ана икән шул. Димәк, әтисенең дә "имгәк", "әтәмби" диюләре песи баласына түгел, Зиннәткә төбәп әйтелгән булып чыга түгелме соң? Нәкъ шулай. Җитмәсә, әтисе әнисенә: "Койрык үстергәнсең икән, үзең өстерәп йөре”, – дип тә ачуланды бит әле. Чит күреп, кирәксез койрык санап, үзе өстерисе килмәгәнгә ташлаган инде ул аларны... Әмма Сәмига әнисе генә түгел (Алма апасын да Зиннәт әниседәй якын күрә иде) яратып, иркәләп, сөеп назлы сүзләр белән үпкән-кочкан, бишек җырлары җырлап, әкиятләр сөйләп туймаган йөрәгенә халык моңнары салган газизе – Разыя әнисе дә бөтенләй чит бавыр булып чыга икән ләбаса... Акылга, аңга сыймаслык, котычкыч хәл! Юк, булмас, дөрес аңламыйдыр Зиннәт. Шундый соклангыч әни үги була алмас!?
Ә менә сабыен ташлап киткән затны кем дип атарга? Карамас булгач, нигә тудырган? "Кашың кара, күзең кара, үз көнеңне үзең кара", – дигәнме ни? Шулай, димәк. Күзенә карыйсы, йөзен күрәсе, сәбәбен беләсе иде. Авыр хәлдә яшәп, карап үстереренә әллә ышанычы булмаганмы? Имчәген ана бирсә, ризыгын Аллаһ бирер диләр ләбаса... Әллә соң ир дигәне ышанычсыз булганмы? Шунлыктан, халык әйтмешли, ут ачуын – табадан, ир ачуын баладан алганмы? Ничә ай күкрәк астында күтәреп йөргәндә дә аналык хисләре тумавы бик кызганыч. Ун бала тәрбияләп үстергән дәү әнисе, ана булуны гомерлек вазыйфа саный иде, югыйсә. Кемгә-кемгә дәү әнисенә ышана ул.
Зиннәтнең ятим балалар хакында укырга, тапшырулар, кинолар карарга яратмавы да бер дә юкка булмаган, күрәсең. Күзләре бик тиз яшьләнә шул, кызгана ул андый сабыйларны. Әмма үзенең дә тумыштан ук шундый кирәксез, ташландык булуы башына да кереп чыкмады... Сандыгын да ябарга онытып, ятагына капланды егет. Башта, тешен кысып, сүзсез генә тәгәри-тәгәри әрнеде. Аннары күз яшьләренә дә ирек бирелде. Разыя әнисен югалтудан да ачырак иде бу әрнеш, үкенечлерәк иде бу күз яшьләре. Шушы халәт аның аягына тышау, тамагына зур төер булып утырды. Тормышы аңа аста – упкын, өстә капканны хәтерләткән, һич чыга, котыла алмаслык тирән бер чоңгылдай тоелды. Бу авыр хистән котылыр көчне каян табарга да, ничек гаилә корырга соң? Ышанычың булмаса, яшәү көн дә кыямәт икән. Кем каһәре төшкән аңа? Бу кара язмыш аны алда да сагалап тормасмы?..
Нәзифәнең дә, Алма апасының да телефон аша эзләвенә карамастан, аларга җавап та бирми, ашамый-эчми дә ятагында шул аңлаешсыз хисләр чолганышында бәргәләнде егет. Алма апасы килеп, үзендәге ачкыч белән ишекне ачканда, ул ни үле, ни тере кыяфәттә, бер ноктага карап, хәрәкәтсез ята иде.
– Нәрсә булды, балам? Берәр хәлгә тарыгансың дип торам. Йөрәгем купты.
– Менә сәбәбе, – дип, Зиннәт кинәт сикереп торып һәм янчыктан чыккан шомлы кәгазьләрне өстәлгә бөгәрләп ташлаган урыныннан алып, Алма апасына сузды һәм чиксез гаҗәпләнүдән телсез калган түтәсен кочып алып:
– Сез Разыя әнием белән икегез мине үлем якасыннан тартып алгангансыз, сезнең изге йөрәк белән мин исән калганмын. Рәхмәт йөзеннән, бурычымны кайтарыр өчен мин яшәргә тиеш. Кәккүк әниемә: "Күр, мин дә үсеп кеше булдым "– дип әйтер өчен.
...Алма апасы Зиннәтнең бу халәттә ялгызын калдырырга кыймады, үзенә алып китеп, пешеренде, мунча ягып җибәрде, әниләрчә киңәшләрен бирде.
Тынычландыра, яшәргә көч тудыра, якты киләчәккә ышандыра белә шул ул... Нәзифәсен исә егет телефонының эш урынында онытылып калуына ышандырды. Берни дә юк, янәсе. Ул үзе, бары тик үзе генә барын да ерып чыгачак әле. Аллаһ булышса, нәкъ шулай булачак, иншаллаһ!
Оясыннан алып ташланган кошчык йә талпынып күтәрелергә, яисә аска, чоңгылга мәтәлергә тиеш. Ул күптән инде беренчесен сайлады.
Кем син, кәккүк әни?
Биологик әнисенең исем-шәрифләре билгеле: Фисә Кәепова... Бала тудыру йортында эшләгән җиңгәсе аркылы анын архивта теркәлеп калган адресын табу авыр булмады. Баксаң, ул күрше республикадан булып чыкты. Нишләп сабыен – Зиннәтне биредә тудырган икән соң? Качыпмы? Гаҗәп!.. Ул инде бераз тынычланып өлгергән иде диярлек. Беркемгә әйтми, беркем белән киңәшләшеп тормый, эшеннән ике көнлек ял сорап, адрес буенча юл алды. Тик анда студентлар тулай тoрaгы урнашкан булып чыкты. Бәхеткә, комендант бик ачык йөзле, сүзчән ханым икән. Егетнең "туганын эзләвенә" һич шик-мазар белдермичә, шул елларда яшәгән студентлар исемлеге теркәлгән журнал аша Фисәнең туган җире адресын язып та бирде. Менә сиңа мә! Искиткеч хәл! Кәккүк әни дә Зиннәтнең шәһәрдәше икән, биредә торып, техникумда белем алган булып чыкты. Инде хәтсез еллар узганга, шәһәргә кайтып та тиз генә табарына бернинди дә ышаныч тоймады Зиннәт. Шулай булып чыкты да. Күршеләре Фисәнең күптән инде кияүдә булуын, фатирларында апасы гына яшәвен әйттеләр. Анысы да әлеге вакытта җылы якта ялда икән.
Бу көннәрдә Зиннәтнең үз язмышы турында белгәннәре болай да чиктән ашкан иде инде... Мөгаен, фикер төйнәргә, бераз утырып уйлар уйларга бик тә вакыттыр... Күңел шулай сизә. Йөрәкнең үз законы. Кабаланудан ни файда? "Сабырсызлану – хата чишмәсе. Ашыгу шайтаннан", – ди иде дәү әнисе дә. Аллаһ та шуны искәртә ахрысы, эзлисең – табып булмый...
Әнә шулай төрлечә фикер йөртте егет. Берчә эзләргә омтылды, берчә икеләнде. Ныклап уйласаң, инде үсеп, буй җиткергәч, нигә ул затны эзләү кирәк соң? Кем ул Зиннәт өчен? Ят бер ханым гына түгелмени? Ташлап китүенә ачу чыгудан гына башланган эш ләбаса. Ачу – дошман, акыл – дус. Акылны җигү дөресерәк булыр, мөгаен. Шулай тынычланып йөргәндә, Илгиз абзыйсы – Алма апасының кече улы дәшеп алды. Өч кеше белгән сер – инде сер түгел икән. Зиннәтне борчыган хәбәр аңа да барып ирешүгә, туганына ярдәм итү юлын эзләгән: паспорт өстәлендә хезмәт салган күршесе аркылы Фисәнең бүгенге адресын табуга ирешкән. Аллаһ бирсә колына, чыгарып куяр юлына менә шушы буладыр инде. Ышанырлык та түгел: алар бер үк шәһәрнең бер үк урамында көн күреп яталар икән. Бәлки, күзгә-күз карашып та үткәннәрдер, бәлки, ул улын танып та йөргәндер, кем белә? Булмас димә, дөнья бу!.. Фамилиясе генә үзгәргән: Әкрамова Фисә Әхмәтнур кызы. Кияүдә булуы дөрес, димәк. Бүтән балалары булганмы икән? Әллә соң тудырган саен калдыра торганмы? Зиннәтне шундый сораулар тынычлыкта калдырмады. Шунысы хак: баласын ташлый алган адәмнең иманы камил булмас. Кеше күңеле – кара урман, диләр, су түгел, тирәнлеген үлчи алмыйсың...
Гафу ит, улым!
Кызулык белән эшләнгән гамәлләр юньлегә илтми. Алма апасы да шулай өйрәтеп үстерде Зиннәтне. Шуңа никахлары узганчы үзен борчыган ул мәсьәләне бүтән кузгатмаска булды. Моңа Нәзифә дә сәбәпче иде, әлбәттә. Сөйгәне авылдан урап килеп, аның белән сагынычлы очрашуга, күңел ярасы да бөтәшкәндәй, әрнүе дә сүрелгәндәй булды. Никахларына кадәр Нәзифәнең әтисе белән танышырга, аның фатыйхасын алырга кирәклеге дә көн кадагына килеп басты.
– Әтием булачак кияве белән танышырга тели, көтә безне, озакка сузмыйк, – диде Нәзифә дә, фирәзә карашы белән ягымлы өтеп.
Шулай да ике атналап вакыт үтеп китте әле. Үзләренчә әзерләнделәр: Алма апасы өйрәтүенчә, бүләкләр, күчтәнәчләр хәстәрләделәр, өс-башны да бераз заманчалап яңарттылар. Уфага юнәлүче автобус Нәзифәнең туган авылы аша уза икән. Ике сәгать ярымлап вакыт үтүгә, үзләре төшәсе тукталышка килеп тә җиттеләр. Авылны бик ярата Зиннәт. Чыннан да шәһәрдә – дәүләт, авылда – җәннәт шул.
Урам буйлап бераз атлауга, ни гаҗәп, ниндидер таныш күренешләр пәйдә булгандай тоелды егеткә. Әкияттәгечә, авыл-авылга охшый ул, дияр инде бу турыда кәләшенә белгертсә. Ә нигә менә бу тыкрык башындагы карт юан имән дә, әнә теге борынгылык аңкып торган таш кибетнең тарихи нәкышләре дә таныш соң?.. Ниһаять, Нәзифә үз йортларына борылды. Әмма бу яңа йортны тәү тапкыр күрүе иде Зиннәтнең. Нәзифәнең туган йорты бик матур да, килешле дә итеп төзелгән. Җитмәсә, милли бизәкләре белән дә күңелне үзенә тарта. Дөнья синең үз йортыңнан башлана, диләрме әле? Әти кеше моны уена нык сендергән булырга тиеш. Йорт-ихатага беренче күз ташлауга ук, биредә ныклы һәм алтын куллы хуҗалар яшәвенә бер шигең дә калмый. Һөнәрле ир хур булмас анысы. Нәзифә әтисенең тимердән чәчәкләп капка-коймалар коюга көйләнгән остаханәсе булуын да әйткән иде инде. Кызының:
– Әти, син көткән егетне алып кайттым, – диюенә, остаханәсе ишек төбендә иелеп нидер эшләп торган җиреннән әти кеше тураеп, булачак киявенә кулын сузды:
– Исән-лек....ме-е-е-е? Ул шулай сүзен тотлыктырып, гаҗәпләнүдән этенеп калды. Алдында тәнгә-буйга үсеп ныгынган, әмма төскә әллә ни үзгәрмәгән, үзе кайчандыр ташлап киткән улы елмаеп басып тора иде.
– Улым! Әнә шулай, гаҗәпләнүдән икесе дә беравык сүзсез торганнан соң, кочакка кочак ташланды бу икәү. Менә ни өчен бу авыл таныш тоелган икән? Зиннәт кечкенә чагында әтисе белән аның туган авылында еш була, карт имәндәге таганда атына, таш кибетне әйләнеп, авыл малайлары белән качышлы уйный иде. Әмма бу яңа өй урынындагы кечкенә, ягымлы йорт кына сүтелгән икән...
– Гафу ит мине, улым! – диде әтисе улын кочып.
Рафига УСМАНОВА.
Искәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.
Дәвамы. Башын түбәндәге сылтама буенча кереп укыгыз:
https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-04/yarlykanu-b-hete-3591922