+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 гыйнвар , 22:06

Ярлыкану бәхете

Повесть Шулай да шатлыгы чиксез аның бүген. Әнисе чын әни икән бит, аңа күкрәк сөтен имезгән, ташларга теләмәгән, мәҗбүр иткәннәр. Ул улын эзләгән, яшь түккән. Баласын табарына өмет белән барысына ла түзгән. Ана мәхәббәтенә тиң мәхәббәт юк икән дөньяда. Исән генә булсын, ул аны бүтән җәберләүгә бирмәячәк.

Ярлыкану бәхете
Ярлыкану бәхете

– Ә-ә-ә-ә-әх! Җә-ә-ә-ә-м-м-мил! Хатын артка чигенеп, кулы белән тотынырга, яисә аркасына сөялергә урын табалмыйча, яшен суккан агачтай, аяк киемнәре өстенә шуып төште. Зиннәт ни эшләргә белми торганда, тавышка Нәзифә белән аңа ияргән Чибәр әби килеп чыкты.

– Тагын өянәге тоткан бит күршемне, – дип, ул, табибәлек гадәтенчә, ярдәм күрсәтергә тотынды. Нәзифә исә тиз ярдәмгә шалтырата башлады.

"Димәк, өянәкле дә икән әле... Алкаш", – шулай фикерләде егет, аны шундагы диванга күтәрешеп салып, һәм чүп савытларын тотып, подъездга чыгып югалды. Тиз ярдәм озак тормый килеп тә җитте, Зиннәт кергәнче авыруны алып та китте.

Комсызлык корбаны

Хатын-кыз кызганучан да, кызыксынучан да була. Бу яктан, әлбәттә, Нәзифә дә искәрмә түгел иде. Ул чибәр әбисеннән бу күрше хатынның кем икәнен, нинди авыруы булуын сораштыра башлады. Юыну бүлмәсендә кулын чайкап, белмәмеш кыяфәттә Зиннәт тә алар янына чыкты.

– Кем булсын? Билгеле инде, алкаш хатын. Ире дә артыннан аракы таптырып кычкырды, – диде ул.

– Нинди алкаш? Аның аракы түгел, өендә чәй эчәргә дә хокукы юк диярлек. Карашыннан сөт әчерлек дорфа Сәгыйдәнең, уң як күршемнең килене ул. Килен дә бит, чынында исә бер хезмәтче урынында гына шул. Күзеннән яшь китми, карашы түбән, үзе сүрән, дигәндәй мескенкәйнең, – диде әбекәй, аны кызганып. – Артыннан җикеренгәне – аның ире Марс, бер газраил шунда. Аның кояшы һәр көнне рюмка эченнән чыга.

– Нигә аерылмый, нигә яши соң ул алар белән, үз кадерен белмичә? – дип сорады Нәзифә хатынның әллә хәленә керергә теләгәндәй, әллә гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.

– И балалар! Бер бәхетең булмаса, булмый ул. Бигрәк тә намуслы кешеләргә авырга туры килә. Язмыш шобагасына бәхетсезлек откан бала ул. Үз күлмәгеңнән беркая качып булмый шул.

– Ничек?

– Менә шулай... Миннән башка беркемгә сөйләми ул хәлләрен. Кайгы-хәсрәтен түкми-чәчми иңенә йөкләп, үзе белән йөртә, дигәндәй. Ирле тол булып, зәгъфрандай саргаеп көн күрә инде. Күптән түгел генә күршемен бит әле. Аның каравы, монда күчкәннән бирле мин – аның яклаучысы.

...Әтиләре совет чорында зур түрә иде шәһәребездә. Врач буларак миннән ярдәм сораганы бар иде. Әйтергә кирәк, начар кеше булмады. Ул үлгәч башлана да инде бәхетсезлек. Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын. Бүтән әтидән туган апасы, әниләрен юмалап, ак сүз сөйләп, кара эш эшли: зур фатирны, булган мал-мөлкәтне, җиңел машина, гараж, тегесен-монысын, дигәндәй барын да үзенә яздыра. Ул мәктәп директоры булгач, урысча айткәндә, как за каменной стеной булырбыз дигәндер, әниләре, ризалаша һәм отыла. Кызыл алма эчендә дә кара кортлар булучан, диләр бит. Үзе хуҗа  булганнан соң ул әнисе белән сеңлесен җимерелергә торган бер агач йорттагы начар гына фатирга куып чыгара. Монысы әнисен шунда тәрбияләп, күптән түгел генә җир куенына тапшырды. Ул йортта бөтенләй торырлык түгел хәзер. Әнә шулай газиз әнисен дә караган, бу фиргавеннәргә дә бил бөккән. Болары әле аның соңрак булган хәлләр. Элегрәкләрен сөйләсәң, озакка китәр. Язмыш сәхнәсендә аңа трагик роль уйнау язган. Комсыз кешеләр корбанына әйләнгән ул, дияр идем.

 – Сөйлә инде, Чибәр әби, бәлки, берәр ничек ярдәм итеп булыр, – диде йомшак күңелле Нәзифә, еларга җитешкәндәй, шәфкать тулы күзләрен яшьләндереп.

– Дачаларына якын бер авылда, – дип дәвам итте Чибәр әбисе, – Фаинаның, әйе Фисәнең инде, яратышып, сүз бирешкән егете дә булган. Әлеге дә баягы, апасы араларын бозган. – Нәзифә әтиләренең беренче мәхәббәте Фаина турында сүз баруын төшенеп, берчә гаҗәпләнеп, берчә шатлангандай, Зиннәткә карап, бу турыда тизрәк хәбәр салырга уйлап авызын ачуга, анысы, бармагын иреннәре янына куеп, "дәшмә!" дигән, ым ясады. Ә үзе исә, Разыя әнисе кызганыч әкият сөйләгән чагындагы кичерешләрен яңарткандай, телсез калып утырды. Баксаң, ире Марс Фисәнең сыйныфташы булган, зур түрә кызы күреп, артыннан йөрергә тырышкан, соңрак кызның әтисе үлгәч, тулай торакта берүзе чагында әрәм иткән...

Шуларны ишетүгә Зиннәтнең ачудан битләре кызышты, тешләре кысылды, ирексездән йодрыклары төйнәлде. Ул халәтен сиздермәс өчен бер кухняга кереп су эчсә, бер балконга чыгып йотлыккандай һава сулады, ваннага кереп, ачуын басар өчен йөзен, кулларын озаклап суык су белән юды. Калган хикәятне инде ул тыңлый алмады.

...Саф һава сулар өчен алар фатирларына җәяүләп атлады. Ул шунда гына Нәзифәгә әтиләренең беренче мәхәббәте Фаинаның үзен якты дөньяга китергән, бүген тиз ярдәм белән дәваханәгә озатылган Фисә булуын, аның адресын ничек табуын, биологик әнисен ничек эзләвен бәйнә-бәйнә сөйли алды. Нәзифә, ышана алмыйча, атлап барган җиреннән, туктап калды:

– Ничек син боларны сер итеп сакладың? Нигә бүлешмәдең, авыр булгандыр боларны күтәрүе, – дип ул аны кочып алды, юатырга тырышты. Әйтәм аны урыныӊда утырып тора алмадың?! Инде аңлашыла хәлең, матурым. – Зиннәткә аның әнисенең тормыш тарихының дәвамын Чибәр әбисе авызыннан тыңлап беткән Нәзифә, дулкынланып, ашыга-ашыга сөйләп бирмәкче булган иде, аны телефонга яздырып баруы исенә төште. Телефоннан Чибәр әби сөйләмен тыңлый-тыңлый, алар тынып калган парк аша үзләренә таба атлады:

– Көчләнгән дә, авырга да калган, балакаем, – дип дәвам итте телефондагы Чибәр әбинең үкенечле тавышы. – Моны белеп алган апасы Дәрига чәчрәп чыккан: “Син фәхишәләрдәй, нәселебезгә тап төшерәсең, кара ягасың, зина кылып, миңа, мәгариф отличнигы йөзенә, кызыллык китерәсең”, дип, тел белән дә, кул белән дә җәзалаган. Яман кеше тәхет саклар, яхшы кеше намусын, диләр бит. Бик тә дөрес бу.

...Яшьләр тиз кайтып җитте, калган язманы инде, бер-берсе куенына сыенып, диванда тыңлады алар:

– Дәрига, сеңлесенең кемнән авырга калуын әйттереп, Марсның райкомда инструктор булып эшләүче әнисенә барып тавыш чыгарган. Таныш-белеш аша улын яңа гына вузга укырга урнаштырган анасы хәлне фаш иттерү ягында да булмый, өйләндерәсе дә килми. Бу ике газраил, Сәгыйдә белән Дәрига, берләшеп, ничек тә авырны төшертү мәнфәгатен күрә башлыйлар. Төрле дарулар табып эчерү дисеңме, уколлар кадаумы, эссе мунчада чабындырумы – берсе дә калмый. – Нәзифә боларны тыңлаганда, күңелендә туган хисләрне яшерә алмыйча, тойгыларын ярып салып барса, Зиннәтнең кичерешләрен йота барудан тәне кызышты, кан тамырлары бүртеп чыкты, ул сүзсез йөренде.

Туктаусыз уйланды, үткәненә нәтиҗә ясады: менә нигә авырулардан бушамаган, чирдән арынмаган икән ул! Аякның гариплеге дә бер дә юкка булмаган, күрәсең, ничек акылына зыян салмаганнар?!!

– Кычкыр, ела, сүген! Эчеңә генә бикләнмә! – дип үтенде, сөйгәнен кочаклап Нәзифә. Чирли күрмә! Син бит тугансың! Син бит бар! Син бит минеке! Без бит бәхетле! Азаккача тыңлыйк язманы, чөнки, иң мөһиме, әниең начар кеше түгел, ул сине ташларга теләмәгән. Син исән, ул исән. Безнең туйга Аллаһның зур бүләге бу... Син нык булгансың, үлмәгәнсең, тугансың. Әниең үзе белем алган техникумыннан каникулга кайткач, вакытсыз тулгаклый башлый һәм сине тудыра. Хәшәрәтләрнең сине юк итәргә тырышуы әмма бушка китми, син башта бик хәлсез, чирләшкә, төсең дә сап-сарыдан була. Баш врачны куркытыпмы, котыртыпмы, баланың чирләшкә булуын, яшәмәячәген әйттереп, анаңны баладан баш тартырга мәҗбүр итмәкче булалар...

– Әйдә шул урыннан дәвамын тыңлыйк әле, – диде Зиннәт, кинәт, назлы сүзләрдән бераз юаныч тапкандай, тынычланып.

Янә телефоннан Чибәр әбинең сөйләме агыла башлады:

– Алдыңда ышанычың, артыңда таянычың булмаса, берни эшләп булмый. Бер генә үлчәү дә үзен үлчәми бит. Бу райкомбикә дә дәваханәгә килеп, сафура бураннары куптара:

– “Кемнән көмәнле булып, минем улымның йөзенә пычрак ягасың?! Не позволим! Укыган урыныңа житкереп, мәсхәрә итикме, баш тартасыңмы үләксәңнән? Тиз уйла! Минем улымның укып кеше буласы бар. Аны алда зур вазыйфалар көтә. Син – өстерәлчек, зиначы”, – дип өстәл суга. Баланың туу турындагы таныклыгына да әтисен билгесез итеп яздыруга ирешә. Чөнки власть, көч алар кулында иде. Көч капкадан керсә, гаделлек ишектән чыга, билгеле. Алладан курку юк, бөтен дөньяга хуҗа итеп тоеп, шулай үзен югалта кеше. Ә бу балакайның укып та бетерәсе бар, әнисе дә авыру, апасы да, кертмим, дип яный, кыскасы, бар дөнья каршы. Нишли алсын яклаучысыз япь-яшь кыз бала? Кысым һәм куркыту басымы астында ул, гомере буе үкенәчәген аңлый торып, елый-елый баладан баш тартырга мәҗбүр була. Шул елны диплом алып, укуын тәмамлап кайткач, ул әнисе ризалыгы белән сабыен эзләп тә карый. Әмма баланың озак яшәмәвен, мәрхүм булуын әйтәләр. Гомер буена шул газиз баласын кызганып яшь түгә мескен. Бүтәнчә балага да уза алмый. "Әти исән булса, апа фатирдан кумаса, ташлар идемме, сабыемны, юк!"– дип, миңа кереп гел яшь түгә: "Балам төшләремнән һич югалмады. "Әни!" – дип өзгәләнә. Исәндер, ярдәм кирәктер, авырыйдыр. Фисә үзе балакай дәваханәдә ятканда улын ун көн буе имезә алуы өчен куанып бетә алмый – бар шатлыгы шул.

Телефонда Нәзифә тавышы:

– Фатирында аның да өлеше булгандыр ләбаса?

– Булмыймени? Әмма һәр тегермән суны үзенә коя бит. Таләп итә башлагач, апасы иблис бу тәмуг кисәвенә, әйе, Сәгыйдәгә инде, килеп:

– Сез бала үтерттегез, Марсны сеңлемә өйләндермәсәгез, фаш итәм, дип, Фисәне дә шулай куркытып, язылыштыра да, болар киленне пропискага кертергә мәҗбүр була, әмма ул, мескенкәй биредә кол урынында. Өйләнгәнче дә Марс җүнләп бер җирдә дә эшләмәгән, гел куылган, чөнки эчкегә сабышкан, отышлы уеннар белән мавыккан, әле дә, шешә кочып, диван саклый, хәшәрәт. Аның каравы, йокласа, аруны белми ялкау. Яшәп тә камилләшүгә бармау – мунчага барып та юынмау белән бер ул. Хәер, әнисе нинди – баласы шундый. Халык төгәл әйтә бит, яхшы картлар юк урында яхшы яшьләр булырмы, дип. Гел хатыныннан аракы, азык, закуска таптыра. Фисә әллә ничә урында эшли. Фатирларына йөреп, ярдәмчесе булмаган өлкәннәрне карый, ремонтлар ясый, бер офисны юа да бугай әле. Өендә, бакчаларында да барлык мәшәкать аның җилкәсендә. Кояшны айга ялгап тырыша, сагышын эш белән баса, ахрысы. "Бәлки, Марс белән бергәләп улыбызны табарбыз дип кенә аңа кияүгә чыгарга ризалашкан идем. Бу хакта сүз кузгаткач, икәүләп котырындылар, Марс мине кеше төсеннән чыгарып, кыйнап, изеп ташлады”, – дип елады берчак. Кеше бәхеттә дә, газапта да ялгыз шул, нишләмәк кирәк. Алган ире яратса, кара хатын ак булыр, диләр дә бит. Бу ләгънәт төшкере нинди алтын хатынны типкедә яшәтә. Мин дә әлегә гел тыелып торам: "Мине яклап, каты эндәшә күрмә, куып чыгарсалар, кая барам?" – ди. Этләр өргәндә сандугачлар сайрамый шул. Күтәрелеп бер каршы сүз әйтми ул аларга. Өметең булмаса, язмышка буйсынасыңдыр. Прокурорга керсәм киңәшкә дип торам әле. Аллаһ кушса.

Нәзифә тавышы:

– Ә апасы?

– Явызлык чәчсәң, үкенеч урасың. Берзаман бөтен шәһәр шаулады: махинацияләре өчен эшеннән алдылар аны. Бер үрдән төшкәч, менү кыен шул. Аллаһ бар ул, сеңлесенең күз яше тоткандыр, кияүгә дә бара алмаган, ялгызы картая икән, авырый да бугай.

Шунда телефон язмасында ишек ачылуы ишетелде. Нәзифә аның исерек Марс булуын искәртте. Чибәр әби:

– Марс, Фисә миндә юк, аны скорый алып китте. Сак бул, әниең дә өйдә түгел бугай, ут-күз чыгара күрмә!..

– Катса, катмады инде, котылыр идем имгәктән, – Марсның ишекне ябуы ишетелә.

Нәзифә кушыла:

– Кара гыйбрәтне нәрсә ди?! Төскә матур гына кеше сыман үзе. Чибәр әбисе:

– Әстәгъфируллаһ, тәүбә! Тышы бизәк – эче кибәк шул була инде. Әнием мәрхүмә әйтмешли, матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә бит.

Сөялеңә бассалар, сөялеп тора алмассың, билгеле. Зиннәт тә, ачу ташы йоткандай, арлы-бирле йөренә башлады.

– Шунда үзем булсам, стенага селтәр идем ул хөрәсәнне. Үчемне бер алмый калмам калуын. Үземнең дә, әниемнең дә күз яшьләре, өчен. Тик көне бүген түгел. Хәзергә тапкан һәм баккан әниләрем хакына түзим тагын бераз. Хәер, болай да беткән кеше инде ул, мәхлүк. Аллаһ миннән яхшырак белер, җәзасын да бирер.

Шулай да шатлыгы чиксез аның бүген. Әнисе чын әни икән бит, аңа күкрәк сөтен имезгән, ташларга теләмәгән, мәҗбүр иткәннәр. Ул улын эзләгән, яшь түккән. Баласын табарына өмет белән барысына ла түзгән. Ана мәхәббәтенә тиң мәхәббәт юк икән дөньяда. Исән генә булсын, ул аны бүтән җәберләүгә бирмәячәк. Әнә Чибәр әби дә сүзен ничек йомгаклаган бит, театр сәхнәсендә монолог укый диярсең:

– Нигә түзә? Нигә көрәшми? – дибез. Өметен җуйган дип санавым да ялгыш, чөнки ана хисе бар аңарда, ә аналарның көчсез булырга хакы юк. Юк көчсез түгел, улын табар өмете аны көчле итә.

Нәзифә белән киңәшләшеп, Зиннәт, дәваханәгә шалтыратып, әнисенең хәлен белеште.

– Саташамы? Нигәдер: "Үләсем килә!" – дип бәргәләнде, елады да, уколлардан соң йоклап китте, – диде шәфкать туташы.

Иртүк дәваханәгә барырга булып, яшьләр дә йокларга ятты.

Гөнаһ кылсаң, тәүбә ит

Зиннәт белән Нәзифә төнне йокылы-уянулы катыш, әни кешене ничек юатып, ничек җәбердән коткару турында фикерләшеп чыктылар. Әмма аның үзенең теләгеннән башка аларның фикере, әлбәттә, әле буш хыял гына иде.

Иртән чәйләп алуга, яшьләр икесе бергә дәваханәгә җыена башлады. Кибеткә кереп, җиләк-җимеш, төрле сутлар алдылар. Күңелләре дә кичәгегә караганда күтәренке иде аларның. Иртән Зиннәт шалтыратып белешкәч, шәфкать туташы әнисенең хәле уртача булын, процедуралардан соң иртәнге ашны капкалап алуын әйтте. Шуңа да борчылулары бераз кимегәндәй булды. Фисә чынында исә кичке уколлар һәм дарулардан соң үзен тынычлангандай тоеп йоклап китсә дә, төннең икенче яртысын йокылы-саташулы үткәрде. Ниндидер кара көчләр аны тирән чоңгылга сөйри, ә сабый улы: "Әни, китмә! Аларга иярмә, әйдә минем белән”, – дип, үзенә дәшә. Фисә сабыйны итәгенә алып сөя, аңа күкрәк сөтен имезә, шатлана, көлә, имеш. Әмма уянып күзләрен ачуга, кичәге хәлләрне, улы белән очрашуын, аның ачулы карашын исенә төшерүгә, сөенеченең эзе дә калмады. Улының үлемен юрап, алдаганнар. Улы исән, ул тере! Монысы нинди шатлык та бит. Тик аның нәфрәте дә нинди чиксез! "Хәсис", "хәстерүш" дип атады бит. Аның моңа тулы хакы бар, әлбәттә. Анасының үзен ташлап калдыруына сөенеп, кочакка ташлансынмени? Нинди авырлыклар кичкәндер, кем кулларында үскәндер, мескенем, юк, газизем? Әллә аны күпләр яратып, Чибәр әби дип йөрткән Мәрфуга апа эзләп тапканмы соң? Ул гына белә минем сызлануларымны, ул гына керә минем хәлемә. Әллә саташтым гынамы, күземә генә күрендеме соң улым? Юк, юк, саташмады да, төшләнмәде дә, өнендә күрде ул аны, ачулы карашы белән очрашты, җаны-тәне белән аның чиксез нәфрәтен тойды.

Мәрфуга апа ислам динен тирәнтен белә. "Гөнаһ тәүбәсез булмый. Гөнаһ кылсаң, тәүбә ит!" Ул әнә шулай ялгыштан, гөнаһтан тәүбә итү кирәклеген сөйләгәне бар: "Аллаһ рәхмәтенең чиге юк. Тәүбә итеп төзәлгәндә, Аллаһ бөтен гөнаһларны ярлыкаучы. Син мәҗбүр ителгәнсең, гөнаһың да зур түгелдер, бәлки... Кояш мәгърибтән чыкканчы тәүбәләр кабул ителә. Ә дөреслектә, үлем алды гырылдыгы ишетелгәнче Аллаһ үз колының тәүбәләрен кабул итә".

– Аллаһым, гөнаһларымны кичерсәң иде. Улымның тормыш юлында очраган иманлы кешеләргә рәхмәтләрем барып ирешсә иде. Улым калган гомерен бәхеттә, шатлыкта үткәрсә иде. Аңа иманлы, бәрәкәтле, хәерле гомер насыйп итсәң иде. Амин! Амин! Амин! – Ул үзе белгәнчә әнә шулай бирелеп, ихлас теләкләр белән догасын кылды. Ә үзенең ике күзеннән чишмәдәй булып кайнар яшьләре ага, ә йөрәге дөп-дөп кага иде.

Бәлки Җәмил аны үзе эзләп килгәндер? Нәфрәтен белдерергә, битенә төкерергә? Тәүбә! Нинди гарьлек! Ул, димәк, тагын киләчәк әле. Өзелеп: "Әнием!" – димәячәк, аны табуына шатлыктан елмаеп көлмәячәк, кочып сөймәячәк. Ә Фисә күпме хыялланды шул хакта. Яшене алдан булса, күкрәве арттан булмый калмас. Улының күзенә ничек күренер дә, нәрсә дип җавап бирер? Аллаһ мәрхәмәтле, ул аның күз яшьләренең шаһиты, бәлки, кичерер дә, ә улы, юк, кичермәс, кичермәсен дә, кирәкми, тиеш түгел! Аклап, гафу итеп, кичереп буламы соң мондый әнине? Нигә шунда улын тудырганда яисә кичә һуштан язып егылганда җан тәслим кылмаска? Аллаһым моны минем өчен бик җиңел үлем була дип уйлагандыр, мөгаен!

Шунда йөрәге чәнчеп-чәнчеп куйды... Бәй, ул палатасында берүзе, ләбаса. Күрше койкадагы ханымны иртән чыгардылар, яңалары иртәгә генә кабул ителәчәк. Җыештыручы исә бүлмәне сөртеп, юып, җилләтер өчен тәрәзәне каерып ачып калдырды. "Күпме әрнеп яшәп була ул? Яшәргә хаклымы соң әле син? Җиңел үлем – тәрәзә ачык, сигезенче кат, тот та сикер! Менә чишелеш! Әллә шуңа да йөрәгең җитмиме? Күз ачып йомганчы син юксың бөтен гөнаһларың, әрнүләрең, күз яшьләрең белән".  Уйлады ла, сикереп торып, урындыкка басып, тәрәзә тупсасына менеп тезләнде...

Түбәндә баш әйләнерлек чоңгыл! Булсын! Аска очсын! Бары да бетсен! Менә ул тезләреннән күтәрелеп, аякларына басты. "Кай якка ташланырга? Исән калырлык та, интегерлек тә булмасын! Шул мизгелдә үк якты дөнья белән хушлашсын!"

Рафига УСМАНОВА.

Икәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.

Дәвамы. Башын түбәндәге сылтамалар аша кереп укый аласыз:

https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-04/yarlykanu-b-hete-3591922

https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-05/yarlykanu-b-hete-3592719

https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-06/yarlykanu-b-hete-3593301

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: