+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 гыйнвар , 09:20

Каләм язганда шомара

Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсендә биш китап тикшерелде.  

Каләм язганда шомара
Каләм язганда шомара

26 декабрьдә Уфада Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе утырышы үтте. Көн тәртибенә биш авторның чәчмә һәм шигъри кулъязмаларын тикшерү чыгарылган иде. Мөнәвис Низами (Илеш), Гөлнара Гыйлемханова (Тәтешле), Юныс Миңнемөхәм­мәтов (Тәтешле), Резеда Мөхәм­мәтҗанова (Кыйгы) һәм Илдар Хафизов (Кушнаренко) әсәрләре хуплау һәм тәнкыйди бәя алды, уңышлы яклары билгеләнде, кайбер төзәтмәләр кертелде.

Утырышта шагыйрьләр Фәрит Габдрәхим, Мөнир Вафин, Халисә Мөхәммәдиева, Айдар Маннанов, Резеда Шакирова, филология фән-нәре кандидатлары Илдус Фазлетдинов, Альбина Хәлиуллина, Дил-бәр Булатова, Илеш районының “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъза-лары Гөлфинә Сәлимова, Мәрьям Шәмсиева, журналист Рәзилә Низамова, З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының бү-лек мөхәррире Гөлшат Абдуллина катнаштылар.
Байтак каләмдәшләр (Айдар Зәкиев, Ләйсән Якупова, Рәфыйга Усманова, Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Зәйфә Салихова, Эльверт Хәмәт-шин, Фәния Габидуллина, Габдулла Вафин һ. б.), шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, якташларыбыз Марат Кәбиров, Нә-җибә Сафина үз теләк-фикерләрен язма рәвештә юллаган иде, алар укып кителде.
Кулъязмалар, төзәтеп, яңадан карап чыкканнан соң З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятына тәкъдим итәргә лаек, дигән карар чыгарылды.
Утырышны Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Руслан Сөләйманов алып барды.

Дилбәр БУЛАТОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: