+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 гыйнвар , 14:20

Чиләбе язучылары — Башкортстан басмалары лауреатлары

Чиләбе өлкәсендә яшәүче ике башкорт язучысы Рәшит Хәкимов һәм Урал Кулушев «Ватандаш» журналы һәм «Башкортостан» гәзите лауреатлары булдылар.  

Чиләбе язучылары — Башкортстан басмалары лауреатлары
Чиләбе язучылары — Башкортстан басмалары лауреатлары

Бүләкләү тантанасы Уфаның Матбугат йортында узды, дип хәбәр итә “Республика Башкортостан” гәзите (https://resbash.ru/news/kultura/2024-01-10/pisateli-iz-chelyabinska-stali-laureatami-veduschih-izdaniy-bashkortostana-3597710)
- Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты Туган илдә генә түгел, чит илләрдә дә бәяләнә. Без төбәктән читтә яшәүче башкорт авторларының иҗатына һәрьяклап ярдәм итәбез, чөнки максатларыбызның берсе — халыкның инде булган тарихи-мәдәни мирасын саклап калу гына түгел, ә аны яңа нәрсә белән баету, — дип билгеләп үтте республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Рәшит Хәкимов XX гасырның беренче яртысындагы башкорт мәгърифәтчесе, дини, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклесе Мөхәммәт-Габдулхай Корбангалиев тарихына багышланган «Япон-мулла яки имамның авыр юлы» тарихи романын язган.
Әсәр «Ватандаш» журналының биш санында басылып чыккан һәм Чиләбе өлкәсендә башкорт язучысы язган беренче тарихи роман булган.

Язучы һәм туган якны өйрәнүче Урал Кулушев башкорт тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Башкортостан» гәзите лауреаты исеменә лаек булды.

- Башкортстан Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче әдәбиятчыларга ярдәм күрсәтә. Бүген республика басмалары Чиләбе өлкәсе авторлары өчен ачык. 2024 елга Чиләбе авторларының берничә китабы «Китап» республика нәшриятының басмалар планына кертелгән, — ди Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баимов.

Фото Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: