+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
29 гыйнвар , 10:00

Халык мәхәббәтен яулаган әдип

Язучы, шагыйрь һәм драматург Рәшит Нигъмәтинең тууына — 115 ел.  

Халык мәхәббәтен яулаган әдип
Халык мәхәббәтен яулаган әдип

Башкортстанның халык шагыйре Рәшит Нигъмә­тинең иҗади эшчәнлеге җиңелләрдән булмаган утызынчы-кырыгынчы һәм сугыштан соңгы авыр елларның шау-шулы һәм авыр чорына туры килә.

Рәшит Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин (Нигъмәти) 1909 елның 9 февралендә Самара губернасы Пугачев районының Диңгезбай авылында (хәзерге Куйбышев өлкәсенең Олы Чернигов районы) туган. 1918 елда — әнисе, 1921 елда әтисе вафат була. Ятим калгач, Самара, Украина балалар йортларында тәрбияләнә. 1929 елдан Уфада Ленин исемендәге мәктәптә белем ала. 1930 елда эшчеләр факультетын тәмамлый.
1931 елдан Туймазы районының “Ленин юлы” гәзитендә эшли башлый. 1933-36 елларда ерак Көнчыгышта хезмәт итә, соңыннан янә Туймазы районына эшкә кайта. Үзенең өлкән иптәше — халык шагыйре Сәйфи Кудаш белән хат алыша. Шагыйрьнең иҗади үсешендә һәм талантының формалашуында аның гәзиттә эшләве зур роль уйный. Журналистлык эшчәнлеге, колхозларны оештыруда актив катнашуы шагыйрьгә кешеләр образын һәм авыл темасын ачуда ярдәм итә.
17 яшеннән шигырьләр яза башлаган егет 30нчы елларда ныклап таныла. 1933 елда “Кереш” дип исемләнгән беренче шигъри җыентыгы чыга. Яңа тормыш кору, “искелек калдыклары” белән көрәш язучының төп темасы була.


1938 елда Язучылар берлегенә алына, анда җаваплы секретарь эшенә тәгаенләнә. Китап нәшриятында мөхәррир була. “Давыллар тудырган гомер” (1938), “Ямьле Агыйдел буйлары” (1940), “Минем бакчада” (1941) шигырь һәм поэма җыентыклары башкорт халкының 20-30нчы еллардагы тормышына багышланган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Уфадан ерак булмаган Алкино авылында сапер эшенә өйрәтүче итеп тәгаенләнә. 1943 елда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә баргач, үпкәсе шешеп авырый. Уфада госпитальдә дәвалана, хәрби хезмәттән бушатыла.


Сугыш чорындагы иҗатында публицистик шигырьләр өстенлек ала. Бөек Ватан сугышы елларында язылган “Синең кәләшеңнең хатлары” поэмасы авторга ил күләмендә билгелелек китерә. Шулай ук бу елларда “Башкортстан сүзе” поэмасы, “Мәхәббәт һәм нәфрәт” шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.
1946 елда “Октябрь” (хәзерге “Ағиҙел”) журналының җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Сугыштан соңгы иҗатында “Большевик” (1951), “Сакмар кызы” (1952) поэмалары билгелелек яулый.
Рәшит Нигъмәти драматург буларак та таныла. “Табиб Гыймранов” (1950), “Агыйдел ярында” (1950), “Урман шаулый” ( 1942), “Аның йолдызы” (1948) пьесалары авторы.
Язучы тәрҗемәче буларак та эшли. Пушкин, Некрасов, Маяковский, Злобин, Фурманов, Катаев әсәрләрен башкортчага тәрҗемә итә.


Патриот шагыйрь Рәшит Нигъмәти әсәрләрендә туган халкына дан җырлады, барлык талантын, көчен Ватанга һәм халыкка хезмәт итүгә багышлады.
Башкорт әдәбиятын үстерүдәге хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, ике “Почет Билгесе” орденнары белән бүләкләнә. 1959 елның 26 февралендә Рәшит Нигъмәтигә “Башкорт АССРының халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелә.
1959 елның 13 октябрендә Уфада вафат була.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: