+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
30 гыйнвар , 15:15

Кичерерсеңме, балам?

Лилия эштән көн саен арып кайта. Ире юк. Барлык дөнья мәшә­кать­ләрен үз җилкәсендә тартырга туры килә аңа. Алты тулыр-тулмас тора, балалары уянганчы ашарга пешерә, җидедә аларны уята, киендерә. Берсен – мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына әзерли. Ике баласын җитәкләп, соңламас өчен йөгерә-атлый урамга чыгып чаба. Кызы үсә төшкән дә соң, икенче сыйныфта укый, үзе дә йөри алыр иде мәктәпкә, әмма заманасы нинди бит, күршеңә дә ышанырлык түгел. Яңалыкларны кара­саң, җан әрни: тегендә талаш, монда үтереш... Кара таңнан мәктәпкә юл балага гына түгел, үзеңә дә куркыныч.

Кичерерсеңме, балам?
Кичерерсеңме, балам?

Эштә Лилия үзен жәл­ләтеп торучылар исәбен­дә түгел. Өстәмә акча өчен әллә ничаклы өстәмә эш алып барырга риза ул. Әйе, арый. Әмма башка чарасы юк – фатирга, балалар йөргән түгәрәкләргә түләргә, кием, ризык алырга кирәк, берсе дә бушлай бирелми. Ялгыз хатынның ярдәм өмет итәрдәй кешесе юк, үзенә генә ышана ул.
Кичнең үз мәшәкатьләре. Балаларны ашатырга, өй эшләрен карашырга, иртә­гәсе көнгә кием хәстәрләргә, биюгә, бассейнга... Өй җыештырырга, кер юарга, үтүкләргә. Кайчагында үзен кызганып, елыйсылары килә Лилия­нең, әмма аннан ни файда?


Бу эш көне дә җиңел үтмәде. Яңа партия товар кабул итте, тау-тау документ тикшерергә, исәпләргә, урнаштырырга туры килде. Кайтышлый балалар бакчасына, кибеткә сугылды, итен, маен, сөтен алды, сабыен һәм авыр сумкаларын сөйрәп, көч-хәл белән кайтып керде. Өлкән кызын мәктәптән алып кайтуны бер әби белән килеште, анысы өчен күңеле тыныч. Өен кичә төнлә генә җыеш­тырган иде, әмма тәртипнең эзе дә калмаган. Кызының эш өстәлендә чүп-чар, кәгазь кисәкләре өелгән, каләмнәр, кайчы, җилем, тагын ниләрдер ята. Өстәл астына да нидер өеп куйган кыз, аны чүпрәк белән каплаган. Лилия, бу чүп өемен ишек төбеннән үк күреп калып, кызын орыша да башлады:


– Кызым, нигә туздыр­дың өйне?
– Туздырмадым, – диде кыз, серле елмаеп.
Әни кеше сүзен сүз итәргә тырышты:
– Беләсең бит, эшем авыр, арып кайтам, җыеш­тыр тиз генә, җый чүпләрне, өстәл астыннан башла!
– Алмыйм...


Лилиянең ачуы килде. Гадәттә, кызы бик тың­лаучан. Еш кына идән дә юыша, кушмаган эшләрне дә эшләп куя хәтта. Беркөн кайтуына татлы бәлеш пешерергә уйлаган. Интернеттан рецептын табып, минутларын исәпләп, пешереп тә куйган әфлисун бәлешен. Лилиянең үз гомерендә әфлисуннан бәлеш салырга башына җитмәс иде әле! Тәмле чыккан, әмма пешеп җитмәгән иде. Чи булса да, кызының сыен мактап-мактап ашады. Ә бүген карыша кызы, тискәреләнә.


– Аһ, син шулаймы? Тыңламыйсыңмы? Мин ташларга тиешмени моны чүп савытына? – диде Лилия усал тавыш белән.
Кызының битләре янып китте, күзләренә яшь тыгылды. Әкрен генә барып, өстәл астындагы чүпрәкне алып ыргытты да, андагы өемне туздырып, чүп савытына илтеп ташлады.
Лилия ул арада киемен алмаштырып, кичке аш әзерләргә кухняга чыкты. Балалары бәрәңге ярата, кая әле, бәрәңге кыздырыйм, дип уйлады. Алъяпкыч бәйләп, бәрәңге, пычак тотып, чүп савыты өстенә иелсә, анда... әле генә кызы китереп салган “чүп”. Төсле кәгазьләрдән чәчәк бәйләме ясаган булган икән. Кызының кечкенә бармаклары аша үткән бу чәчәкләр ертылып, пычранып, чүпкә күмелеп ята. Бөгәрләнгән кәгазь битләрендә тырышып язган язулар әле укыла: “Кадерле әнием минем! Сине Әниләр көне белән котлыйм! Син – дөньяда иң матур, иң яхшы, назлы, ягымлы әни. Мин сине яратам!”
Эш белән Әниләр көне турында онытып та киткән шул... Нигә шулай каты бәрелде балага? Лилия, авыр уйларга бирелеп, чүп савытыннан бөртекләп чәчәк чүпләде...

Айгөл Юлъякшина.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: