Өлешемә тигән Илешем! Бу дөньяның иң матур бер төбәге – Илештер! Иң кайнар кояш, иң якты ай, иң серле йолдызлар Илеш өстендә генә балкыйдыр! Дөньядагы иң сылу кызлар, иң батыр егетләр Илештә генә үсәдер! Җир йөзендәге иң эшчән, иң сабыр һәм игелекле кешеләр, мөгаен, Илештә генәдер!
Йөрәкләргә үтәрдәй мондый сүзләрне үз туган җирен чиксез яратучы һәм ихтирам итүче иҗатчылар гына яза аладыр. Әлеге юлларның авторы да нәкъ менә шундыйлардан – гомеренең соңгы көненә кадәр Илешенә табынган, Сөн елгасы буенда, Шәммәтендә үсеп, Татарстанда яшәп иҗат иткән, “халык шагыйре” дигән мәртәбәле биеклеккә күтәрелүгә ирешкән якташыбыз, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин. Кызганычка каршы, данлы якташыбыз бакыйлыкка бик иртә күчте, әмма ул сагынып искә төшәрдәй, укып, иксез-чиксез фәһем алырдай бай иҗат мирасы калдырды. Бу сүзләрне районнан чыккан шагыйрь һәм язучылар Суфиян Поварисов, Хәсән Сарьян, Әхсән Баян, Ринат Хәйри, Зәлифә Кашаповага карата да әйтеп була. Талантлы якташыбыз Марат Кәбиров, шөкер, бүген дә армый-талмый иҗатта. Аларның тормыш һәм иҗат юлы безнең башлап язучыларыбыз – район иҗатчылары өчен яхшы үрнәк булып тора.
Башкортстан Республикасының Илеш районында әдәби берләшмә “Ләйсән” исеме астында 1995 елның 22 ноябрендә оештырыла. Ул “әдәби-музыкаль берләшмә” дип йөртелә һәм аңа шагыйрь, Г. Сәләм исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Ринат Хәйретдинов (Ринат Хәйри) нигез сала һәм кызының исеме белән атый. Ул Башкортстан Язучылар берлегенең татар секциясе җитәкчесе, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Муса Сираҗи тәкъдиме белән төзелә. Иҗади берләшмәдән Халисә Мөдәрисова, Марат Кәбиров, Җәннәт Шакирова, Фәтхлислам Шәйхлисламов, Мөнәвис Низами, Фәндидә Харрасова, Сәрия Сафиуллина, Фәния Надершина, Наил Мөхәммәт, Ирина Мусина һ.б. башлап язучылар фатыйха алып, күпләре олы иҗат юлына аяк басты. Кызганычка каршы, Ринат Хәйри мәрхүм булганнан соң берләшмә эше тукталып кала. Ләкин районда иҗатчылар тынып тормый, 2013 елның 12 февралендә шагыйрә, Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы Зәлифә Кашапова (2023 елның 23 маенда мәрхүмә булды) җитәкчелегендә элекке “Ләйсән” оешмасы хәзер инде “Балкыш” исемендәге берләшмә итеп тергезелә. Аны янә эшләтеп җибәрүгә якташ шагыйрь Рафаил Хафизов ярдәм итте. Берләшмә бүген Илеш районының “Маяк” гәзите редакциясе каршында эшләп килә.
Элек-электән үк урындагы шагыйрь һәм язучыларның язмалары башта район басмасында дөнья күргән, әле дә гәзит битләрендә берләшмә эшчәнлеге хакындагы мәкаләләр, шигъри шәлкемнәр, хикәя һәм нәсерләр чыгып тора. Иң оста, үткен каләмле иҗатчыларыбыз “гәзитнең ел лауреаты” исеменә дә лаек була.
Берләшмә җитәкчесе Зәлифә Кашапова, кызганычка каршы, каты авырый башлагач, 2018 елның апреленнән аңа җитәкчелек итү миңа йөкләтелде. Хәзер иҗади эшчәнлек кабат активлашып китте. Илеш җирендә туып, төрле тармакларда эшләп, хаклы ялга чыккан каләм тибрәтүчеләрнең, яшь көчләрнең йөрәк моңнарын, күңел хисләрен төрле республика басмаларында әледән-әле бастырудан тыш, үзнәшер юлы белән аерым китап итеп чыгарулары әдәби эшчәнлекнең акрынлап булса да халык арасына таралуына һәм танылу алуына ярдәм итә. Әйтик, Фәнә Минһаҗева, Рәлиф Шәгалиев, Мәрьям Шәмсиева, Мөнәвис Низаметдинов, Радик Мослыхов, Анфиса Шәемова, Радик Зыязов, Сәлимҗан Муллаянов, Рәзиф Галиев һәм үзем – берничә китап авторы. Ә Рита Солтанова һәм Илгиз Әхмәтов, үзләренең иҗатлары белән Русия язучылары дәрәҗәсенә чыгып, төрле әдәби премия һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар: Рита Фәгыйзь кызы И. Бунин һәм С. Есенин исемендәге медальләр белән бүләкләнсә, Илгиз Тимерзаһит улы исә кыска гына вакыт эчендә
Ф. Достоевский исемендәге медаль, II һәм III дәрәҗә ”Мирас” йолдызына һәм “Сергей Есенинга – 125 ел” медаленә лаек булды. Әлеге иҗатчыларыбызның Русия күләменә чыга алуы бары тик хуплауга лаек, алар – безнең горурлык.
Шулай ук Фәрәһия Гыйльмиханова, Рәзиф Галиев, Әлфирә Сәетгәрәеваның иҗаты да активлаша. Ә әдәби эшчәнлек белән нәтиҗәле шөгыльләнүче Р. Шәгалиев, М. Шәмсиева һәм М. Низаметдиновның әдәби язмалары Башкортстан Язучылар берлегенең татар телле язучылар секциясендә тикшерүгә куелып, хуплау тапты һәм З. Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшриятында бастыру өчен тәкъдим ителде. 2023 елның ноябрендә үземнең чәчмә әсәрләр әлеге нәшриятта “Сүнгән учак” исеме астында китап булып дөнья күрде. 2024 елда Башкортстанның халык язучысы, галим Суфиян Поварисовның 100 еллыгы уңаеннан төзелгән истәлекләр китабым басуга әзерләнә. Болар, һичшиксез, безнең соңгы елларда ирешкән уңышларыбыз булып тора.
Каләм тибрәтүчеләрнең язмалары үзнәшер юлы белән чыгарылган “Балкыш” (2018 ел), “Әдәби “Балкыш” (2019), “Иҗатыбыз – халыкка” (2023) дигән җыентыкларда басылды.
Иҗатчыларыбыз район үзәк китапханәсендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнаша, яңа китапларны тәкъдир итү кичәләре авторларны китап сөючеләр арасында танытуга зур өлеш кертә. Моннан тыш, районның Тарих һәм туган якны өйрәнү музее, М. Гәрәев исемендәге Тарихи-мәдәни үзәк, Балалар иҗат үзәге белән берлектә уздырылган чаралар, район мәктәпләрендәге күңелле очрашулар яшь буын арасында әдәбиятны пропагандалау, туган телебезне саклау, балалар белән тәрбия эшен алып баруга ярдәм итү – безнең эшчәнлекнең аерылгысыз өлеше. Соңгы вакытта гына да “Тулпар” яшьләр журналы, “Ағиҙел” әдәби-нәфис һәм публицистик журналы редакцияләре коллективлары белән очрашу, иҗат хакында эшлекле сөйләшү осталык дәресләренә әйләнде. Ринат Хәйринең 70 еллыгы уңаеннан 2021 елда район балалар модельле китапханәсе, район мәгариф бүлеге, редакция белән берлектә уздырылган “Яшь сәләт”, якташыбыз, Илеш лачыны, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-штурмовик Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган конкурслар исә үсеп килүче яшь буын арасында иҗатка тартылучыларның байтак булуын күрсәтте. Димәк, әле туган ягыбыз турында язылачак матур шигырьләр, район тормышындагы төрле вакыйгалар хакында бәян итүче проза әсәрләре алда да булыр, бәлки, күбрәк тә булыр дигән өметтә калабыз.
2023 елда “Балкыш” әдәби берләшмәсе юлламасы белән районда Башкортстанның халык язучысы, галим Суфиян Поварисов исемендәге премия булдырылды.
Әдәби берләшмәбезнең актив әгъзалары нәшер иткән китаплар белән дә танышып үтик. Алар арасында, аерым алгында: үземнең “Акчарлак-2018” альманахында хикәяләр, “Сүнгән учак”, “Маяк”ка – 80 яшь”, “Таулар белән серләшәм”, “Бәхет чәркәсе”; Ф. Минһаҗеваның “Яратам сине, тормыш!”, “Язмышлардан язылган сәхифәләр”, “Хатирәләр аша хисләр таша”; С. Сафиуллинаның “Базы буйкайлары тылсымлы...”, “Туган якның сихри җылысы”, “Җир белән Күк – сердәшләр” һәм “Илһам чишмәм – зәңгәр күк йөзе”;
Р. Шәгалинең “Сүнмәс хисләр”, “Әкиятле балачак”, “Тормышым юлы”, “Күңел күге”, “Ямаулы тормыш”; Р. Солтанованың “Акчарлак” альманахында шигырьләр шәлкеме, “Базы моңнары” электрон варианты, “Илһам чишмәләре” конкурсы җыентыгындагы шигырьләре, Русия Язучылар берлеге аша “Стихи.ру.” конкурсы альманахында “Поэт 2020 года”, “Детская литература”, “Поэт 2022 года”, “Чагылыш” альманахында “Көн җаны”, “Чыпчык сердәше”, “Базы моңнары”, “Главный стих”, ”Русская поэзия” конкурс-альманахында шигырьләре;
М. Низаминың “Сөям сине, тормыш”, “Олы юлның хәтере”, “Өч көн гомер”, “Рәхмәт, Раббым, җирдә булганыма”; М. Шәмсиеваның “Тамчы җыям учыма”, “Һаваларда аккош тавышлары”, “Хәлләремне бел әле бер”; И. Әхмәтовның “Долгая дорога домой”; Р. Мослыховның “Бүләк”; А. Шәемованың “Булган хәлләр”, “Калдырыйк тик якты эзләрне”, Р. Зыязовның “Яңа чор” дәресләре”, “Теләкәй: булмышлар, язмышлар...”; С. Муллаяновның “Земля моя родная”, “Горячие сердца”; Р. Галиевның “Мин бәхетле авылымда” дигәннәре аерым урын алып тора.
Башкортстаныбызның Илеш районы каләм тибрәтүчеләре иҗат белән актив шөгыльләнеп кенә калмыйча, әдәбият мәйданында үз йөзе һәм үз сүзе барлыгын менә шундый җитди нәтиҗәләр белән дә раслап килә, “Балкыш” берләшмәсе шулай итеп иҗат ялкынында балкый.
Гөлфинә СӘЛИМОВА,
“Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Илеш районы.