+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 февраль , 14:25

"Бездә кәүсәр чишмәсе бар!"

Танылган шагыйрә, журналист Фәндидә Харрасовага — 70 яшь  

"Бездә кәүсәр чишмәсе бар!"
"Бездә кәүсәр чишмәсе бар!"

Фәндидә Харрасова - Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, җиде җыентык авторы. “Ак калфак“ оешмасының Кушнаренко районындагы бүлекчәсе җитәкчесе. Сезгә аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

—Фәндидә ханым, шагыйрәнең күңеле өшесә, ул матурлык тудыра алмый, дигән идегез бервакыт. Күңелдәге җылы сүрелмәсен өчен нишләргә соң?
—Бертөрлелектән алҗысам, табигатькә елышам мин. Авылыбыз башында гына киң ялан. Күкрәк тутырып табигый саф һаваны сулый-сулый, шул киңлекне иңләп-буйлап гизә-гизә шифалы үләннәр җыям, тирә-юнь белән хозурланам. Чәчәкләрдә бал кортлары безелдәшә, биек үлән арасында чикерткәләр сайрый, күбәләкләр җилпенә, кыскасы, ялан ияләренең тормышы “гөж” килеп тора. Мондагы җанлылык күңелгә ниндидер җиңеллек, юаныч китерә, җылы бер хис уята. Әйе, аларны да Илаһыбыз яраткан. Карале, нинди теремекләр, үзләренчә дөнья көтәләр инде болар, дип озак күзәтеп торганым бар. Болын торганы бер сәхрә инде. Үзешчән композиторыбыз Рида Минһаҗева безнең Тәрәбирде яланнарына багышлап җыр да язган, хәтта. Нигә кеше дигән зат шушы хозур ямьнәрне күрми икән? Матурлык дөньяны коткарыр, дип, көтеп тормаска, ә булганын сакларга омтылу кирәк. Югыйсә, соңгы вакытта нәрсәләр генә чыгарып түкмиләр монда... Әйе, акыл иясе хаклы, матурлыкны бөтен җирдә дә табарга була, тик аны күрү сәләте барысына да бирелмәгән шул.

...Караңгылык басса биләмәмне,
Бер юаныч эзләп җаныма,
Бакчабызга чыгам, күнегелгән,
Юнәләмен гөлләр янына...
Әйе, гөлләр яратам... Өй алдына да, бакчага да утыртам аларны. Чәчкә атуларын түземсезлек белән көтеп алам. Иртә яздан лалә чәчәкләре күтәрелә башлый. Аларны күз карашым белән тартып дигәндәй үстерәм. Ә инде тәүге чәчәкләр таҗларын ача башлагач куануымны күрсәгез... Җәмәгатемнән тизрәк сөенче алырга ашыгам. Ул да минем бу сабыйлык халәтемә күнекте булса кирәк, элекке кебек кул селтәми, киресенчә, чынлап та матур шул, дип сокланган була. Рауза чәчәкләре инде соңрак ачыла. Матурлар, әмма усаллашырга яраталар, саксыз кагылдыңмы, хәзер чәнчеп алалар. Әйе, үз-үзен саклау инстинкты хәтта гөлләрдә дә бар. Димәк, сыгылып төшмәскә кирәк, һәркайсыбыз үзендә яманлыкка, явызлыкка каршы тора алырлык рухи ныклык тәрбияләргә тиеш. Мин инде моны шигъри юлларга салып нәтиҗә дә ясадым: “...Чәнечкеле булу кирәктер ул, каршы торыйм дисәң җәбергә!”

—Соңгы вакытларда Сез поэма һәм баллада жанрларына мөрәҗәгать иттегез. Борынгы жанр традицияләренә алынуыгызның сәбәбе нидә?
—Поэма, әйе, шактый катлаулы, күләмле жанр. Аны иҗат итү өчен киң колач һәм фикер белән хисләр берләштерү, заман сулышын тоя һәм аңлый белү дә кирәк. Чөнки поэма − шигъри мизгел генә түгел. Аның нигезендә кешелек кыйммәтләренең чагылышы, аларны тергезү, бәһаларга өйрәнү омтылышы ята.
Шактый ук күләмле әсәрләрнең берсе — “Урал батыр” эпосын гына алыйк. Ул асылда бөтен иҗтимагый корылышны, шәхес язмышын эченә алган. Димәк, эпосны кешелек җәмгыятенең һәр үсешендә өйрәнү кирәк. Кол Галинең гасырлардан гасырларга күчеп килгән үлемсез “Кыйссаи Йосыф” әсәренә күз салсак, биредә дә кешелек язмышы, аның рухи камиллеккә омтылышы сурәтләнә. Бу — бөтен урта гасыр әдәбияты өчен уртак күренеш. Әсәрне таныткан сәбәпләрне күпләп күрсәтергә мөмкин. Шуларның берсе − ирекле хөкемдар проблемасы. Бу проблема барлык урта гасыр төрки әдәбиятының үзәгендә торган. Ни үкенеч, әдәбиятыбыз тарафыннан эзләнелгән гадел хаким-хөкемдар гына һаман пәйда булмый тора.

Бу тема минем каләмгә дә җим бирде. “Конфуций” дигән шигъри кыйссамда Борынгы Кытай дәүләтенең акыл иясе, фәйләсүф Конфуций (Кун-фу-цзы), күктән бирелгән юлланма белән ахирәттән дөньялыкка кире кайтып, ил белән гадел идарә итәрдәй гаярь ир эзләргә мәҗбүр. (Сюжетка нигез итеп мин аның тәгълиматын алдым.) Үзенең сәфәрендә гасырдан-гасырга күчеп, ул барлык тарихи шәхесләр белән очрашып таныша, әңгәмә кора. Әмма аларның берсе дә аксакалның ышанычын акламый. Төрки дөньясын таныткан Атилла, Кол Гали, Мөхәммәдьяр кебек затларыбызга сүз салып үтә. Әмма үзенең хыялында йөрткән шәхесне XX гасырда, Моабит төрмәсеннән эзләп таба. Тик гаярь ир – Муса Җәлил “Халкым алдында сатлыкҗан түгеллелегемне үлемем генә раслый... “ — дип, фәйләсүфнең тәкъдимен кире кага.
“Моабит тоткыны” дигән бүлекне эчке бер тетрәнү белән, күз яшьләремә манчыла-манчыла яздым. Әңгәмәләре тәмамлаганчы Конфуций белән Җәлил күз алдымда тордылар кебек.

Укучыларым җылы кабул итте. “Катлаулы әсәр” диючеләр дә булды. Әзерлексез генә мондый зур күләмле әсәрләргә тотынып булмый, әлбәттә. Конфуцийның тәгълиматы белән танышкач, борынгы тарихка тотындым. Героема гасырдан гасырга сукмак салып, аның тарихи шәхесләрен уятып үзара әңгәмәгә әзерләр өчен хәтсез генә көч һәм вакыт сарыф итәргә туры килде.
—Әтиегезгә багышланган “Җиңү солдатлары хакында баллада” бүгенге көн белән аваздаш. Әниегезгә багышланган ”Сагыну” поэмасы бәгырьне телә. Шундый мөлдерәмә нечкә күңел әлеге көндә юанычны нәрсәдә күрә?
—Җавапны шигъри юллардан башлыйсым килә:
...Һич көрсенмим, ”Уф алла”га җигелеп,
Гомер кичәр безләр – сау-исән,
Чынга ашмас хыялларым минем,
Алдансам да сездән ваз кичмәм.
Кулга алам кабат каләмемне,
Хис учагы дөрләп кабына,
Күрә белсәң шәфәкъ сүнгәндә дә
Хозурланыр ямьнәр табыла.
Тормыш бәйгесендә алышканның
Ачыла тик сулыш бу чакта,
Офыкта бит ничек ымсындырып
Алсулана биреп таң ата...

Мин иртә яздан ук җиң сызганып, кояшлы иртәләрдән илһам алып, бакча эшенә тотынам. Борыч, баклажан, помидор үсентеләрен үзем үстерәм. Чәчәсен чәчеп, җәмәгатем белән бакчада мәш киләбез. Җәй буена карап, вакытында тукландырып, су сибеп, көзен инде уңышын җыябыз. Үзебез утырткан слива, алма, чия агачлары инде җимеш бирә башладылар. Үз кулларың белән чәчеп, тирең түгә-түгә, башларыннан сыйпап дигәндәй үстергәнгә җитәме соң... Яз, җәй буена сарыф иткән көчебез аклана, шөкер. Яшелчә-җимеш кыш буе сыйланырга җитә. Җиргә ияләшкәч, авыл безгә кочагын ача төште. Ул ачык йөзле кешеләре, моңлы-җырлы табыннары, татлы телле, ишле туган-тумачалары белән милләтнең рухи бишеге булып тора икән бит! Монда тел-лөгать бизәге, монда әхлак матурлыгы, монда иман! Авыл җирлегендә туган әсәрләрнең геройлары да кешелекле, күңел төшенкелегенә бирелмәс, бер берсенә ярдәмчел булулары белән аерылып торалар. Сәгыйдулланың әле күптән түгел генә “Басынкы Бастам” дигән повесте дөнья күрде (“Казан утлары”, 2023ел, 11нче сан). Гомере буе китапханәләрдә, уку залларында утырып, аудиторияләрдә лекцияләр укыган кешенең булдыклы ковбой кыяфәтенә кереп, болыннар буйлап җилдерүче герой тудыра алуы үземне дә гаҗәпләндерде: “Кәүсәр чишмәсенә тап булдыңмы әллә?” — дип сорадым. Яшәүнең тәмен белеп, ямен тоеп яшәргә омтылган кешегә Кәүсәр чишмәсе оҗмахта гына түгел, үз җиребездә дә табыла ул!

—Ике язучының бергә сыешып, бер-берсен үстереп яшәве матур күренеш. Сез билгеле язучы Сәгыйдулла Хафизов белән бер сүзле булып, бер-берегезне үстереп яшисез. Ничек табыштыгыз? Бер-берегезгә күнегеп яшәп китү җиңел булдымы?
—Танышу да, табышу да кызык кына булды. Без бер йортта яшәгәнбез икән, подъездлар гына төрле. Ә якыннан танышу редакциядә булды. Кулъязма китергән булган, шуны эзләп минем бүлмәгә килеп керде ул. Бәлки җаваплы сәркәтиптәдер, дип әйттеләр, ди. Миндә Сезнең язма юк, димен. Карап-карап торды да чыгып китте бу. Соңыннан ачыкланды, ул миңа күз салырга кергән икән. Сәгыйдулла хакында бераз ишетеп белә идем инде. Шәкертләре белән эшләдем бит. Остаз буларак та, әдәбиятчы буларак та бик хөрмәт итәләр иде үзен. Якыннан танышып очраша башлагач, минем дә ихтирамымны яулады ул:
...Син данлыклы кырык биштә туган,
Тарихны ул сиңа язасы,
Лаеш шулпалары чөмереп тә
Үсә икән адәм баласы...
Тавышлылар бүген мәйдан кормак —
Даулашканның шөһрәт-дан арта,
Ә асылда синдәй егетләр бит
Чор сулышын, рухын яңарта..

Вакыт сизелми дә үтә. Җитәкләшеп, тормыш дигән сукмактан атлап китүебезгә дә озакламый өч дистә ел тула. Ә иҗат инде ул безнең яшәү рәвеше дияргә була. Язганнарымны иң тәүдә, әлбәттә, Сәгыйдуллага укып ишеттерәм. Хупласа, күңел үсеп китә, кимчелекләрен күрсәтсә, түзәсең... Тәнкыйтъче һәрвакыт хаклы. Очрашуларда еш кына: “Фәндидә апа, нигә Сәгыйдулла абый иҗатыгыз хакында бернәрсә дә язмый?” — дип сорыйлар. “Ул мине өйдә генә тәнкыйтьли”, — дип көлдерәм. Аның әсәрләре дә иң тәүдә минем кул аша үтә, компьютерда үзем җыям бит. Мин дә алай профессионал-тәнкыйтьчедән калышмыйм, түзсен генә! Кайчак бәхәсләшеп тә китәбез. Дөреслек, хакыйкәть бәхәстә туган кебек, камил, укучының күңелен яулап алырдай әсәрләр иҗат итү дә җиңелдән түгел.

—Кушнаренко җирендә бик матур иҗади традицияләр булдыргансыз. “Каурый каләм” бәйгесенең киләчәге бармы? Аны үткәргәндә туган шәхси күзәтүләрегез нинди?
—Район мәктәпләре арасында оештырылган бу иҗат бәйгесе инде тугызынчы ел үткәрелә. Бик сәләтле балалар бар. Кайберләренең шигъри юллары күңелгә кереп кала, кабатлап йөрим, хәтта. Укучыларның иҗат җимешләрен барысын бергә туплап барабыз. Иганәче табып, китап итеп чыгарасы иде дә бит, тик бу әле хыялда гына... Бәйге шартлары буенча иҗат эшләре өч телдә кабул ителә (татар, башкорт, урыс телләрендә). Өч телдә, төрле жанрларда. Балаларда иҗатка омтылыш тәрбияләгәне өчен тел һәм әдәбият укытучыларына бик рәхмәтлемен. “Каурый каләм”нең киләчәге бер миннән генә тормый шул. Телебез, әдәбиятыбыз хакында кайгырту һәркайсыбызның намус эше. Ана теле язмышы хакында уйлануларым күләмле генә поэмамда да чагылыш тапты. ”Туган телем — сансыз гөлем”, дип атала ул. “Ни өчен сансыз, туган телне, гадәттә, шагыйрьләр шиңмәс гөлгә тиңлиләр бит?” — дип сорарсыз. Гадәттә, көзен, гөлләрне төреп базга төшереп куялар, алар шунда кышлый. Ә язын баздан чыгаргач, якты, кояшлы тәрәз төбенә куялар. Су сипкәч, тернәкләнеп китә, үсә башлый, аннан чәчкә ата. Туган телнең дә базда калып, юкка чыгачагына ышанасым килми.

—Әфганстанда булган егетләр хакында җыентык чыгаруда да үз өлешегезне керткәнсез. Тагын нинди проектларда катнашырга уйлыйсыз?
—Журналист буларак, әфганлылар белән еш очрашырга туры килде. Әйе, гарипләтеп кенә калмады, исән-сау кайтканнарның язмышына да кара тамгасын салды ул “интернациональ бурыч”. Араларында эшкә урнашалмый, тыныч тормышка күнегеп киталмый газапланганнары байтак булды. Тән яралары төзәлсә дә, җан ярасы тиз генә уңалмый шул. “Гарасат” дигән поэмам әнә шул язмышлары сугыш утында көйгән егетләргә багышланды. Гарасат сүзе давыл, өермә, сугыш-алыш мәгънәсендә йөри. Шул абстракт төшенчәне мин җанландыруга ирештем:
—Танымыйсың? Бу мин — Гарасат,
Сугышмын мин, үлем һәм афәт,
Шуңа да мин көчле галәмәт.
Ир-атның мин җанын кыямын,
Хатын-кызның яшен коямын...
—Син, Миңниса, миңа ялварма,
Исем китми минем аһ-зарга.
Тырнагыма килеп эләккән
Ычкыналмый миннән гадәттә...
Әфганстан гарасатының шаукымы — халкыбызның йөрәк ярасы. Күпме асыл улларын югалтты ул әлеге яманатлы алышта. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Әфганстан сугышында катнашкан якташлар турында китап чыгарырга алынган район китапханәсе хезмәткәрләренә минем дә ярдәмләшәсем килде. Җыелган мәгълүматны тәртипкә китерергә мөхәррир-төзүче булып ярдәмләштем.
Иҗат кешесе иҗади эшкә тартыла инде ул. Барлый торгач, район җирлегендә каләм тибрәткән сәләтле шәхесләр байтак булып чыкты. “Чәрмәсән таңнары” дигән әдәби берләшмә оештырып, уставын кабул иттек. Тәүге чыгышыбыз Бөтендөнья шигърият көненә багышланды. Бакай авылында “Туган җирем — җырым минем” дигән кичә оештырдык. Хәзер проект буларак ул гамәлгә керде инде. Ел да язын үткәрәбез. “Ак калфак” оешмасының да планлаштырылган чаралары бар бит әле. Аларны да гамәлгә ашырырга кирәк. Проектлар шулай үзеннән үзе килеп чыгып тора.

—Язучы һәм заман. Сез кайсы заманда иҗат итәргә теләр идегез?
—Бу сорауга кайбер чая телле шагыйрьләр әйткәнчә:
...Киләчәккә үтеп барышлый,
Бу заманга кереп ялгыштым, — дип кенә котылып булмый, чөнки әти-әнине сайлап алалмаган кебек, заманны да сайлап алу мөмкин түгел. Иң мөһиме , нинди шартларда яшәсәң дә максатыңнан ваз кичми, хыялларыңа хыянәт итми үзең булып калу кирәк...

—Фәндидә апа, бүгенге заман шагыйрәсенең портреты нинди ул?
—Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам, нинди генә чорда яшәмәсен, шагыйрә, хатын-кыз буларак, күкләр тарафыннан йөкләтелгән миссиясеннән ваз кичалмый. Иң тәүдә ул шигъри юллары аша, үз Мәҗнүненә мөкиббән киткән, сөеп, сөелеп яшәүче гүзәл кыз, аннары гаилә учагын тергезүче ир хатыны һәм милләтнең гомерен озайтучы, буыннар чылбырын бәйләүче күркәм зат — ил анасы буларак күз алдына баса. Ә ил анасы бервакытта да халкы язмышына, ил-тел гаменә битараф кала алмый. Аның каләме хаклык даулый. Золым-җәбер чәчүчеләрнең юлына аркылы төшә.
Каләм белән коралланган заман шагыйрәләре ир-атлардан калышмый, алгы сызыкта... Илаһыбыз “Каурый каләм”гә кодрәт бирсен!

—“Кызыл таң” гәзитен укучыларга теләкләрегез нинди?
—...Гел кояшлы көннән тормый хәят,
Ямь качмасын диеп ил-көннән,
Ходай белеп безнең затыбызга
Тәкъдир итеп олы җан биргән!

Ниләр генә кичерсәк тә авырлыкларга бирешми, олы җанлы, мәрхәмәтле булып калыйк, һәммәбезгә дә сөеп һәм сөенеп яшәргә насыйп булсын!

Гөлназ Котыева әңгәмәләште.


Калебемнән туган ихлас сүзем...

Фәндидә Харрасова

Элегия

Көтеп алган язлар инде үткән,
Җәй җәйләнгән, көзләр тупсада.
Тынычлыгын җанның сискәндереп,
Тәрәз капкачларын җил кага..

Күңелнең дә моңсу бер мәледер,
Алга, артка килми карыйсы.
Югалтулар инде сызландырмый,
Табышлар юк зурлап барлыйсы.

...Кайчан гына әсәрләнә идем
Ал офыкка, зәңгәр күккә карап,
Галәм шунда ачып үз кочагын
Пышылдады: “Ярат, — диде, — ярат!”

Сулышыннан аның кабындым мин,
Гүя тылсым ачты күңел күзем,
Садә хисләр белән сугарылып
Калебемнән туды ихлас сүзем.

...Тик чынбарлык һаман әле чуар,
Ирешелгән үз кыйммәтен җуйды,
Җитәр инде, диеп, чәчелергә,
Тойгыларым мин дә төйнәп куйдым.

Әй, башбирмәс хыялларым минем,
Очтыгызмы әллә җилләр белән?
Чорсыз вәзгыятьнең тәгаменнән
Тәмам гарык, и илаһи каләм....

Ут шәүләсе бии офыкларда,
Сөрем сара күген алтын көзнең,
Каурый каләм, төкер вәзгыятькә,
Кирәк синең рухландырыр сүзең!

Үкенеч


Төркиядә җир тетрәвеннән соң...
Ташлардагы каннар инде кипкән,
Өнсез калган салкын хәрабәләр.
Җир-әнкәнең яраларын имләр
Вакыт монда туктап калган мәгәр...

Әрнешле көн — йөрәк кагышында,
Сулкылдыйдыр, булмый аны җуеп,
Кабер ташларына үкенечле
Нәсыйхәтебезне языйк уеп.

Әлмисактан бирле фаҗигале
Тетрәнүләр килә кабатланып,
Җиребезнең иминлеген саклар
Сафка басыйк, гөнаһыбыз танып.

Теткәләдек аның параллелен,
Меридианнарын каезладык.
Чыгырыннан инде чыгарабыз...
Тәүбә итәр кайчан бу дөньялык?.

Гарасатта чик һәм чамалар юк,
Югалтулар киткән хәттин ашып,
Җимереклекләр тора һәйкәл кебек,
Корбаннары башларына басып...

Офыкларда янә таң кызара...
Алыш, каргыш яңарадыр кабат,
Юк, бирешми әле, шөкер, исән,
Яшәү дигән безнең бөек Газап...

Каенлы нигез

Каенлы йорт, каеннарың белән
Кайгыларың бугай үрелгән.
Син сагышлы, моңлы җырым минем
Җуелмассың инде күңелемнән.

Шыбырдашып каршы ала һәрчак,
Каеннар да көтеп зарыга.
Сагындырдың, кызым, дигән кебек
Әнкәй, гүя, баса алдыма.

Хәтерлимен ак алъяпкыч бәйләп
Йөгерә-атлап йөргән чакларын,
Әнкәй кебек уңган булыйм диеп,
Эзләренә басып атладым.

Шатлыкны аз өләшәдер тормыш,
Күмәртәләп борчу-кайгыны,
Бәхет икән (соңлап аңлыйбыз шул),
Арка терәр әнкәй барлыгы.

Ата йорты диеп табынсак та,
Нигез рухы ана кулында,
Ул бит аның утын сүндермичә
Саклап тотты килер буынга.

Нигеземдә каен шавы шулай
Хатирәләремне яңарта:
Әнкәй гүя мине каршы ала,
Киткән чакта инде... озата.

Каурый каләм

Әлдә син бар, тугры каурый каләм,
Рухландырыр өчен күңелне,
Синең белән канатланамын мин,
Гел очышта тоям үземне.
Иелеп тә, тезләнеп тә түгел,
Үз биеклегеннән яңгыраган
Күңел авазын бит син җиһанга
Ишеттерер өчен яралган.
Көлгән көлсен, әй җилбәзәк дисен,
Бу заманда шигырь нәрсәгә?
Кемгә нәрсә, әмма садә җанга
Рухи тәгам кирәк яшәргә.
Тынлык ярып шыткан үлән кебек
Мәгънәсе бар җирдә һәр өннең,
Шигъри аваз, дустым, догасы да
Йоласы да туар һәр көннең.
Тормыш гамен, дөньялыкның ямен
Арчы, каләм, арчы карадан
Үземнән соң, өметсез тик шайтан
Гомер юрыйм сиңа яңадан.
Менә тагын сине кулга алдым,
Канатланып янә калкындым,
Шатлык яшьләренә төелсәм дә
Ачысыннан әрни алкымым...
Әл дә син бар, тугры каурый каләм...

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: