+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 февраль , 23:00

Ургылып аксын “Зәңгәр чишмә”!

Авыргазы районындагы әдәби берләшмәнең өч дистә елга якын тарихы бар.

Ургылып аксын “Зәңгәр чишмә”!
Ургылып аксын “Зәңгәр чишмә”!
Әдәби берләшмәләр урындагы язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр, журналистларның иҗатын популярлаштыру, шулай ук каләм тибрәтүчеләр өчен уңайлы мохит тудыруда зур роль уйный. Яшь талантларга сәләтен үстерү, каләмен чарлау, осталыгын камилләштерү өчен менә дигән мәктәп ул. Авыргазы районында да өч дистә елга якын “Зәңгәр чишмә” дигән шундый берләшмә эшләп килә. Бу еллар эчендә анда йөрүче күпме яшь талантлар канат ныгытты, иҗат дөньясына юллама алды, бүген инде алар әдәбият һәм сәнгать дәрьясы буйлап иркенләп йөзүен дәвам итә.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге район үзәк китапханәсендә урнашкан “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсенең тарихы, асылы, эшчәнлеге турында аның алыштыргысыз җитәкчесе – шагыйрь, журналист Вәрис Акбашев һәм байтак еллар шушы оешма казанында кайнаган, бүген дә бар яклап ярдәм күрсәтүче хезмәт ветераны Зәмирә Хөсәенова белән очрашып сөйләштек.


Тәүге адымнар

“Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе Авыргазы районында илебез сәясәтендә һәм икътисадында җитди үзгәрешләр барган үзгәртеп-кору елларында барлыкка килә. 1995 ел ахырында иҗат белән актив шөгыльләнүче бер төркем якташлар район хакимияте башлыгына Талбазы авылында иҗади оешма ачу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Ул вакытта Авыргазы районы иҗатчылары 5 шәһәр һәм 11 районны берләштергән Стәрлетамак язучылар оешмасы составында була. Ул вакыттагы хакимият башлыгы Мидхәт Вәлитов якташла­рының идеясен хуплый, һәм 1996 елның 11 апрелендә “Зәңгәр чишмә” дигән әдәби берләшмә ачыла.
Исемен дә озак уйламыйлар. Вәрис Ягафәр улы билгеләвенчә, легендар якташлары – галим, язучы, Социалистик Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимовның туган авылы Солтаморат янында шундый атама йөртүче чишмә ага. Ургылып аккан бу чишмәне әдип үзенең әсәрләрендә дә еш искә ала. Шуңа тәүге очрашуда танылган рәссам Хәләф Рәҗәпов: “Әйдәгез, Галимҗаннан ерак китмик, бу аңа да хөрмәт билгесе булыр”, – дип, “Зәңгәр чишмә” исемен тәкъдим иткәч, барысы да аның белән килешә. Әлеге иҗади бер­ләшмәгә кергән башка милләт вәкилләренә дә бик ошый ул, башка телләргә тәрҗемә иткәндә дә, бик матур яңгырый.
– Бу әдәби берләшмәнең барлыкка килүенә якташыбыз, шагыйрь Салават Рәхмәтулла зур өлеш кертте, Стәрлетамактан ике атнага командировкага килеп, оештыру эшләрендә актив катнашты. Оештыру утырышы һәм коллективлар белән иҗади очрашулар үткәрү өчен Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Равил Бикбаев бирегә бер төркем танылган язучыларны: Ирек Кинҗәбулатов, Роберт Паль, Риф Мифтахов, Фәрит Богданов, Стәрлетамак язучылар оешмасының җаваплы секретаре, актер, драматург Илшат Йомагулов, “Шуратал” чуваш язучылары оешмасы әгъзасы Александра Савельева-САС, “Кызыл таң”, “Өмет” һәм “Ашкадар” гәзитләре хәбәрче­ләрен җибәрүне оештырды. “Шәрыкъ” радиосыннан якташыбыз Зифа Нагаева чыгыш ясады, әйткәндәй, бу чара уңаеннан ул “Авыргазы сулары” дигән җыр иҗат итте, – дип, әдәби берләшмә белән таныштыруын башлады җитәкче.
Шул арада Зәмирә Гыйндулла кызы оешманың тарихы белән таныштыруны дәвам итү өчен “архив”ны өстәлгә тезеп салды: аерым папкаларда төрле еллардагы чараларны чагылдырган фотосурәтләр, район һәм республика басмаларында басылган мәкаләләр, нәшер ителгән китаплар... Безнең сәяхәт шулар ярдәмендә бик кызыклы дәвам итте.

Иҗат берләштерә

Әдәби берләшмә барлык таләпләргә ярашлы оештырыла, хәтта эмблемасы да шул чордан бирле бер тапкыр да үзгәртелми. Аның авторы үзешчән шагыйрь, район Мәдәният йорты рәссамы Халит Фәхретдинов була. Эмблемада иҗади берләшмәнең шагыйрьләр һәм язучыларны гына түгел, рәссамнар, композиторларны да берләштерүе ачык чагылдырыла.
Иң тәүдә әдәбият һәм сәнгать сөючеләр “Путь Родины” район гәзите редакциясендә очраша, аннары Галимҗан Ибраһимов исемендәге район үзәк китапханәсе бинасында аерым бүлмә бирелә. Әдәби бер­ләшмәнең китапханәдә урнашуы аның һәркем өчен ачык булуы турында сөйли. Байтак чаралар китапханәнең иркен уку залларында үтә, аларның күбесе ки­тапханә хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре башлангычы белән оештырыла. Бу уңайдан “Назар укулары”, “Галимҗан Ибраһимов көннәре”, “Николаев укулары”, “Габдулла Тукай көннәре” кебек әһәмиятле зур чараларны санап үтәргә мөмкин. “Талбазы – таллар иле”, “Мостай Кәрим иҗаты яшьләр күзлегеннән” кебек шигырь җыентыклары, Г. Ибраһимов, Р. Назаров, В. Бикташев кебек танылган шәхесләргә багышланган стендлар – китапханә белән берлектә тормышка ашырылган эшләрнең бер өлеше.
Г. Ибраһимов исемендәге китапханәдә авыргазылыларга Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Азат Магазов, Ирек Кинҗәбулатов, Тайфур Сәгыйтов, Фәрит Богданов, Барый Ногманов, Марсель Сәлимов, Роберт Паль, Леонид Соколов, Таңчулпан Гарипова, Вәли Бикташев, Фәрит Фаткуллин, Фәрзәнә Гобәй­дуллина, Зөһрә Котлыгилдина, Дилә Булгакова һәм башка бик күп танылган шәхесләр белән очрашулар насыйп була.
Якташ язучылар Галимҗан Ибраһимов, Рәшит Назаров, Гыйбадулла Алпаров, Әнвәр Бикчәнтәев, Рамазан Байтимеровның хәтер кичәләре, Александра Савельева-САС, Салават Рәхмәтулла, Салават Әсфатуллин, Риф Сәгыйтов, Вәрис Акбашев, Дамира Заһитова, Эльверт Хаматшин, Мөдәрис Сафин, Әлфия Әсәдуллина, Зөлфия Газиева һәм башкаларның юбилей чаралары, Риф Мифтахов, Эльвира Шәрифуллина, Дилә Булгакова, Мөнир Вафин, Рәшидә Бик, Риф Хисмәтуллин, Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Виктор Барбазюк, Минира Биканасова һәм башкалар белән бихисап мавыктыргыч очрашу кичәләре оештырылган. Кызганычка каршы, Галинур Батталовның “Тамчы җыры” китабының презентациясе генә автордан башка үткәрелә.
Китапханәдә яшьләр өчен “Уңышлар залы” булдырылган. Юлиана Гыйндуллина, Зөлфия Сидорова, Айгизә Юнысова, Марина Волик, Данил Андреев һәм башка яшь талантларның яңа әсәрләрен тәкъдим итү чаралары нәкъ шунда үткәрелә.
Шулай ук “Зәңгәр чишмә” белән авыл китапханәләре, мәктәпләр, музейлар, клублар арасында да ныклы күпер салынган. Байтак чаралар, шул исәптән, галим-фольклорчы Фәүзия Нәдершина, профессорлар Суфиян Поварисов, Марат Азнабаев, Фәнил Күзбәков, Рәшит Шәкүр, доцентлар Ләйлә Хөсәенова, күренекле җәмәгать эшлеклеләре Миңнерәис Усманов, Гүзәл Ситдыйкова, Мидхәт Хәсәнов, Заһир Хәкимов, Марат Сәетов, нәшрият йортлары, республика басмалары мөхәррирләре, танылган композиторлар, рәссамнар һәм башкалар белән мавыктыргыч очрашулар нәкъ шундый урыннарда, авыл халкын җыеп үткәрелгән.
Әлбәттә, мондый иҗади очрашулар һәрвакыт җыр-моң белән үрелеп бара. Район Мәдәният сарае һәм авыл клублары үзешчәннәре, Бәхти Гайсин исемендәге балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм укытучылары ансамбльләре аларны үзләренең чагу чыгышлары белән бизи.
Әлеге вакытта “Зәңгәр чишмә”дә татар, башкорт, урыс һәм чуваш телләрендә иҗат итүче 20дән артык шагыйрь һәм язучы исәпләнә. Шагыйрьләр Эльверт Хаматшин, Әлфия Әсәдуллина, Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Вәрис Акбашев – Русиянең һәм Башкорт­станның Язучылар берлекләре әгъзалары. Алар яшьләр өчен үрнәк булудан тыш, үзләренең осталыгы, тәҗрибәсе белән ихлас уртаклаша. Шулай ук байтак еллар дәва­мында “Зәңгәр чишмә”леләргә башкорт әдәбияты “Ак инәйләре” Зөһрә Котлыгилдина, Фәрзәнә Гобәйдуллина, Әлфия Әсәдуллина зур ярдәм күрсәтә: осталык дәресләре оештыралар, балаларның иҗат җимешләрен республика басмаларында бастыру, радио һәм телевидение эфирларына чыгару мөм­кинлекләрен юллыйлар.

Төрле юнәлештә

Берләшмә әгъзаларының әсәрләре район һәм республика гәзит-журналларында даими басылып тора. Күпләре үзләренең китапларын чыгару бәхетенә иреште, алар Башкортстанда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендәге китапханә, музей, мәктәпләрдә лаеклы урын били. Авторлар еш кына “Изге куллардан китап” кебек хәйрия акцияләрендә катнаша. Авыргазы шагыйрьләренең сүзләренә байтак җырлар иҗат ителгән, музыкаль клиплар тө­шерелгән. Күпләре берничә тапкыр бөтен­русия, төбәкара, республика һәм район, шу­лай ук милли басмалар үткәргән әдәби осталык конкурсларында катнашып, җиңү яулый, лауреат исемнәренә лаек була.
“Зәңгәр чишмә” берләшмәсе әгъзаларын иҗат кына берләштерми. Авыргазы җирендә оештырылган бихисап чаралар, шул исәптән хәйрия акцияләрендә дә актив катнашалар. Авыргазы талантларының истәлеген саклау һәм мәңгеләштерү уңаеннан булдырылган “Хәтер” проекты аеруча зур игътибарга лаек. Әңгәмә­дәшләрем әйтүенчә, аның чикләрендә Солтанморат авылында Хәләф Рәҗәповка, Ишледә Тәлгать Кәримовка мемориаль тактаташлар куюга ирешкәннәр. Зиратлардагы кабер ташлары, һәйкәлләр, кәшәнәләр дә даими игътибар үзәгендә. “Зәңгәр чишмә”­леләр шулай ук Рәшит Назаров һәм Әнвәр Бикчәнтәев турында хәтерне мәңгеләш­терү буенча инициатив төркем әгъзалары.
Бу елларда берләшмәнең эшчәнлеге республиканың Язучылар берлеге белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Төрле елларда идарәгә җитәкчелек иткән Равил Бикбаев, Риф Тойгынов, Наил Гаетбаев, Зәки Әлибаев, Айгиз Баймөхәммәтов үзләренең киңәшләре, эре чараларны оештырганда шәхси катнашуы белән ярдәм күрсәтеп тордылар һәм торалар.

Игътибар үзәгендә

Урындагы властьның төрле яклап ярдәм күрсәтүе дә әдәби берләшмә әгъзаларын тагын да илһамландыра, кинәнеп иҗат итәргә канат куя.
– Гомумән, район хакимияте, район Советы депутатлары тарафыннан якташ шагыйрь­ләрнең һәм язучыларның исемнәрен мәңге­ләштерүдә һәрвакыт кызыксыну зур булды. 1997 елда Солтанморат авылында ачылган Галимҗан Ибраһимовның йорт-музеена зур игътибар бирелә. Музей легендар якташы­бызның иҗади мирасын саклау буенча уңышлы эшләп килә. Ел саен Авыргазы районында әдәбият һәм халык иҗаты үсешенә зур өлеш кертүчеләргә аның исемендәге премия тапшырыла. Талбазы авылындагы урам, балалар сәламәтләндерү лагере, район китапханәсе аның исемен йөртә.
Уникаль башкорт шагыйре Рәшит Назаров исемен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарылды – хәзер аның исемен Талбазы башкорт гимназиясе йөртә, Төрембәт авылында мәктәп бинасы фасадында мемориаль такта куелды, аның исемендәге премия булдырылды һәм бюст-һәйкәлгә заказ бирелде, – ди Зәмирә Гыйндулла кызы, һәр башлангычның хуплау табуына шатланып.
Әйе, власть ягыннан нәфис сүз осталарына булган яхшы мөнәсәбәт һәм игътибар – ул алга таба үсеш нигезе, дигән сүз. Иҗади кешеләр милли бизәкләр белән районның мәдәни тормышын баета, үзләренең әсәрләре аша туган телгә һәм туган якка сөю тәрбияли, якташларның патриотлык хисләрен ныгыта.
Хәзер байтак еллар аерым оешма булуларына карамастан, Стәрлетамакның “әдәби десанты” белән дуслык җепләрен өзмиләр. Уфа фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының татар, башкорт һәм чуваш филологиясе кафедрасы укытучылары һәм студентлары да зур теләк белән биредә узган күләмле чараларда, бәйрәмнәрдә катнаша. Шулай ук Гафури районының “Магаш тавышы”, Стәрле­тамакның “СтеЛит” әдәби берләшмәләре белән дә дуслык күперләре салынган.

Көч – бердәмлектә

“Зәңгәр чишмә”гә нигез салынганнан башлап бүгенге көнгәчә Вәрис Акбашев җитәкчелек итә. Һөнәре буенча ул нефтьче, ә йөрәгендә – иҗат ялкыны дөрли. Шагыйрь, язучы – бүген 8 китап авторы, Г. Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.
Әлбәттә, югарыда әйтелүенчә, иҗади берләшмәнең тәүге ярдәмчеләре булып китапханә хезмәткәрләре кала. Беренче һәм иң мөһим адымнар район үзәк китапханәсе директоры Фәния Хәсәнова белән берлектә ясала. 1998 елдан башлап 2019 елга кадәр бу вазыйфаны Зәмирә Хөсәенова башкара. Шулай итеп, иҗтимагый оешманың эшчән­леген дә бергә алып бара ул. “Башкортстан Республикасының иң яхшы китапханә системасы директоры” исеме бирелүе, Г. Ибра­һимов исемендәге премия лауреаты булуы да актив эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора. Зәмирә Гыйндулла кызын “аяклы энциклопедия” дисәм, һич ялгыш булмас. “Авыргазы районында китапханә эшенең үсеш тарихы” җыентыгы авторы да әле ул. 2010-22 елларда “Зәңгәр чишмә”нең секретаре булып тора. Бүген бу бурычларны үзешчән шагыйрә, моңлы тавыш иясе Зөлфия Сидорова башкарса да, Зәмирә Гыйндулла кызы шул ук казанда кайный – чишмәлеләрне ярдәменнән ташламый.
Шулай ук бу елларда китапханә эше белгечләре Гөлчирә Габитова, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Габидуллина, Әнисә Гыйләҗет­динова, Рәүфә Филиппова, Зәлия Заһитова, Ләйсән Биккинина, Гөлнур Җәлилова һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре Ира Үтәева, Флүрә Вәлитова, Әлфия Хәсәнова һәм башкалар зур ярдәм күрсәтә. Алдагы елларда да белгечләрнең хезмәттәшлек һәм үзара ярдәме берләшмәнең үсешенә, нәфис сүз сәнгатенә сөю тәрбияләүдә, туган районның күпьеллык әдәби традицияләрен дәвам итүдә зур роль уйный. Бүген дә күркәм йола бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия китапханә системасы директоры Айгөл Газиева һәм аның яшь, креатив хезмәткәрләрдән торган командасы ярдәме белән дәвам итә.
Шунысы куанычлы, “Зәңгәр чишмә” яшь талантлар белән тулылана. Аларны ачыклауда һәм иҗади эшчәнлекне алып баруда укытучылар, авыл һәм мәктәп китапха­нә­челәре, мәдәният һәм район гәзите хез­мәт­кәрләре ярдәм итә. Берләшмәнең эшчәнлеге “Бәйләнештә”ге үз битендә, мәгълүмат чаралары битләрендә һәм WhatsApp мессенджерындагы чатта яктыртыла бара.
“Зәңгәр чишмә” якташларыбызны милли әдәбиятка һәм мәдәнияткә җәлеп итүдә, милли язучыларның әсәрләрен популярлаштыруда, Авыргазы җирендә яшәүче халык­ларның мәдәниятен саклауга зур өлеш кертә, иң мөһиме – талантлы һәм иҗади, шигърияткә һәм якташлар иҗатына гашыйк кешеләрне берләштерә. Киләчәктә дә “Зәңгәр чишмә” ургылып аксын, аның агышына тагын да бик күп кечкенә чишмәләр кушылып, зур елгага әверелсен иде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.



Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: