+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 март , 10:10

Җан табибы әдип иде ул!

Күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына – 115 ел  

Җан табибы әдип иде ул!
Җан табибы әдип иде ул!

Әмирхан Еники (1909-2000) – танылган татар язучысы, прозаик, 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль буенча 2 март) Уфа губернасының элекке Бәләбәй өязе (хәзер Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында бай крестьян гаиләсендә туган.

1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән авылына күченә. Әмирханның балачагы һәм мәктәп еллары шушы авылда үтә. Яшь чактан ук әдәбият, иҗат белән кызыксынып, 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып урнаша.
Бер елдан соң ул Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Бу чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби пародияләре һәм хикәяләре чыга башлый.


1927-33 елларда Әмирхан Еники Донбасста – ликбез курсларында укытучы, Казан мех фабрикасында сортировкалаучы, “Кызыл Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) гәзите редакциясендә штаттан тыш хәбәрче, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча, 1931-33 елларда Хезмәтне фәнни оештыру институтында белем ала. Аннары Бөек Ватан сугышына кадәр Казанда урындагы сәнәгать системасында техник укыту методисты (1934-35), кинофикация трестында инструктор (1935-36), “Азеркино” студиясенең (Баку) район махсус вәкиле (1936-37), Казанның 2нче тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937-39) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли.


1941-45 елларда Бөек Ватан сугышы фронтында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларында рядовой солдат булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, Әмирхан Еники берникадәр вакыт “Совет әдәбияты” журналының (хәзер “Казан утлары”) әдәби хезмәткәре, аннары Татар радиокомитетының әдәби тапшырулар бүлеге мөхәррире булып эшли, ә 1950-52 елларда Казан авиация техникумында татар телен укыта.
1953 елда ул профессиональ язу эшенә күчә. Аерым журналист мәкаләләре һәм повестьлары, “Дус кеше” (1929), “Янгын” (1929), “Никуличева һәм аның иптәшләре” (1934), “Көзнең бер кичендә” (1939) кебек хикәяләре сугышка кадәр үк дөнья күргән.


Язучының Бөек Ватан сугышы чорында язылган әсәрләрендә кешедәге чыдамлык-сабырлык сыйфатлары, гади совет кешесенең куркыныч сугыш шартларында тыйнаклыгы, авырлыкларны батырлык белән җиңеп чыгуы һәм тормышка тирән ышануы сурәтләнә. Язучы иң элек кеше рухында, табигатьтә һәм характерда хәрби чынбарлыкның чагылышын анализлый һәм вакыйгалар, көндәлек тормыш детальләре аша психологик төгәллек белән үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен ача. Илленче-җитмешенче елларда тормыш күренешләрен һәм кеше характерларын анализлауда психологик тирәнлеккә омтылу язучыга тагы да зуррак иҗади уңышлар китерде.


Геройның күңел серләренә тирән үтеп керү осталыгы, фәлсәфи үткенлек һәм драматик фикернең киеренкелеге, форманы җентекләп эшкәртү, тел-сурәтләү чараларының стилистик төсләренең төрлелеге, милләт образлы фикерләү үзенчәлеге – Әмирхан Еникинең талантының төп үзенчәлекләре. 1946 елдан – СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Аның иҗатында юмористик-сатирик, әдәби-тәнкыйть, очерк, публицистика, мемуар жанрлары һәм әдәби тәрҗемәләр зур урын алып тора.


Әмирхан Еникинең тормыштагы актуаль сорауларга багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары, әдәбият һәм сәнгать турында уйланулары 1983 елда аерым китап итеп берләштерелде һәм басылып чыкты. Сиксәненче еллар башында “Казан утлары” журналы битләрендә язучының яңа әсәре – автобиографик материалда язылган “Соңгы китап” документаль повесте дөнья күрә.


Әмирхан Еники – әдәби тәрҗемә остасы. Ул Украина язучысы О. Гончарның “Знаменосцы” (“Байрак йөртүчеләр”, 1951) романын, А. Островскийның “Гаепле гаепсезләр” драмасын (“Без вины виноватые”, 1953), М. Бубенновның “Белая береза” романын (“Ак каен”, 1954) һәм башка күп кенә әсәрләрне, шулай ук СССР халыклары әкиятләрен тәрҗемә иткән. Аның төп әсәрләре урыс һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән. Әмирхан Еникинең иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм “Почет билгесе” (1957) орденнары белән бүләкләнә.


1984 елда урысча тәрҗемәдә басылып чыккан “Юлчы” (“Путник”) хикәяләр җыентыгы һәм “Повестьлар һәм хикәяләр” (1982) китабы өчен ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. ТАССР Югары Советы Президиумының 1985 елның 14 гыйнварындагы Указы нигезендә Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1989 елда аңа “Татарстанның халык язучысы” исеме бирелә.
2000 елның 16 февралендә Казанда вафат була, Яңа Бистә зиратында җирләнә.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: