+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 март , 13:06

«Мәхәббәт һәм дуслык җырчысы иде»

Туймазы татар дәүләт драма театрында шагыйрь һәм публицист, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәниәт хезмәткәре Муса Сираҗины искә алу кичәсе үтте.

«Мәхәббәт һәм дуслык җырчысы иде»
«Мәхәббәт һәм дуслык җырчысы иде»

Муса Сираҗи 1939 елның 1 февралендә Туймазы районының Төпкилде авылында туган. Аңа быел 85 яшь тулган булыр иде.
Ул Кандра 2нче урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел укытучы булып эшли. 1958-63 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. БДУны тәмамлаганнан соң «Кызыл таң» гәзитендә эшли, аннары Башкортстан китап нәшриятында – мөхәррир, Башкортстан Язучылар берлегендә әдәби консультант була. 1971-73 елларда Башкорт дәүләт университетында укыта.
Муса Сираҗи студент елларында ук шигырьләр яза башлый, матбугатта басыла. 1966 елда уның «Осрашыу» дип аталган тәүге шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Шагыйрьнең 20дән артык җыентыгы басылып чыга.
Муса Сираҗи шигырьләр, хикәяләр, телевизион фильмнарга сценарийлар яза. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителә. Шигырьләренә бик күп матур җырлар иҗат ителә. Башкортстан юлдаш телевидениесендәге “Сәңгелдәк” тапшыруында яңгыраучы “Йокларга” җырының сүзләре авторы да ул. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гази Кашшаф тормышы һәм иҗатына багышланган мәкаләләре, Салават Юлаев турындагы поэмасы күпләргә таныш.

Муса Сираҗи шагыйрь генә түгел, күренекле җәмәгать эшлеклесе дә. Башкортстан Язучылар берлегендә оештырылган татар язучылары берләшмәсенең беренче җитәкчесе була. Озак еллар Башкортстан татарларының мәдәни үзәге рәисе була.

Муса Сираҗи һәрвакыт якташлары белән элемтәдә яшәде.

Туймазыда үткән шагыйрьнең тууына 85 ел тулуга багышланган кичә «Мәхәббәт һәм дуслык җырчысы иде» дип аталды. Анда Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, “Агыйдел” журналының баш мөхәррир урынбасары Әхмәр Үтәбаев, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлекленсе Рәмил Чураголов, Муса Сираҗиның хатыны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрова килгән иде.

Айгиз Баймөхәммәтов Муса Сираҗи турында җылы сүзләр әйтте, ул, шулай ук, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзин Әбсәләмовка, Туймазы татар дәүләт театры директоры Руслан Вахитовка, биләмәара үзәк китапханә директоры Әлфия Шәйдуллинага мактау грамоталары тапшырды. Әхмәр Үтәбаев, Рәмил Чураголов шагыйрь турында истәлекләре белән бүлеште. Рәсилә Басыйрова тормыш иптәше турында сөйләде, аның шигырьләрен һәм үзенең Муса Сираҗига багышланган шигырен укыды, үзенә багышлап язылган «Сөю кадере» җырын башкарды.

Муса Сираҗи Туймазыда эшләп килүче “Алтын башак” әдәби берләшмәсендә актив катгашучыларның берсе була. Әдәби берләшмәнең бүгенге әгъзалары да кичәдә сүз алды.

Җырчы-шагыйрь Муса Сираҗиның җырларын Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәкилә Әхмәтҗанова, бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреатлары Айдар Хәсәншин һәм Алия Закирова башкардылар.

Муса Сираҗи – балалар өчен җырлар авторы да. Аның билгеле «Йокларга, йокларга» җырын Кандра музыка мәктәбенең «Энҗеләр» вокаль ансамбле (җитәкчесе Алия Закирова) яңгыратты.

“Сәфәр” үрнәкле хореография ансамбле (җитәкчеләре Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар) башкорт биюе белән тамашачыларны шатландырды.

Резеда НУРТДИНОВА.

Фотолар Туймазы районы хакмиятенең мәдәният бүлеге архивыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: