+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 март , 23:05

Кыз балага сүз әйтмәгез!

Капка төбендә моңаеп калган беренче мәхәббәтемне гомер буе сагынып яшәдем...

Кыз балага сүз әйтмәгез!
Кыз балага сүз әйтмәгез!
Тәү тапкыр ул кызны мин клубта күргән идем. Ипле, матур, зифа буйлы, ә ничек итеп бии: нечкә билләре тал чыбыгыдай назланып, акрын искән җилгә тибрәлгәндәй, моң агышына кушылып, мине үзенә җәлеп итә. Төрле төсләр чыгарып уйнаган музыка яктылыгында безнең карашлар бер-берсен табышты. Аның янына якынрак килеп, танышырга булдым.
Дискотека тәмамлангач, авыл урамы буйлап кайтырга чыктык. Шул озатуда күрше авыл кызы булуын, бездә эшләвен белдем. Менә капка төпләренә дә килеп җиттек. Ләкин, бер-беребезне ныграк белеп калырга теләпме, сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Таң атуга гына саубуллашып, кайтыр якка атладым. Ә ул капка төбендә торып калды. Май аеның ямьле җылы кичендәге бу тәүге очрашуыбыз соңгысы булыр дип һич кенә дә уйламадым...


Бер атна дигәндә армиягә повестка килеп төште. Поезд тәгәрмәчләре мине туган ягымнан бик еракларга алып китте. Хезмәт урынына барып җитүемә карамастан, күңелем белән мин әле һаман да теге кыз белән капка төбендә басып тора идем кебек.
Ярсыган, ярларына кагылып-сугылып типкән диңгез шикелле йөрәгемнән ургылган мәхәббәт сагышларын басар өчен мин ул кызга тәүге хатымны язып салдым. Күп тә үтмәде, җавап хаты да килеп төште. Шулай ике якта өзелеп калган юлларыбызны тоташтырып, арабызда мәхәббәт хатлары йөри башлады. Минем – “кайтам”, аның “көтәм” дигән юллары безнең күңелләрне тагын да якынайтты.
Шулай ярты елдан соң безнең күңелләрне тоташтырган мәхәббәт күгәрченнәре, мәхәббәт хатлары кинәт кенә йөрми башлады. Тик бер­аздан соң гына ике юллы хат килеп төште. “Мин кияүгә чыгам. Башкача язма” дигән юллар күңелемдә шытып килгән сөю гөлләремне шиңдерде.
Хезмәтемне тутырып кайтканда ул килен булып төшкән йортның капка төбендә яңа туган сабыен коляскада тирбәтеп утыра иде. Мине күреп калу белән, уттан качкандай, күз алдымнан югалды.
Тормыш мине дә үзгәртте. Юк, ачуланмадым да, үпкә дә тотмадым мин аңа. Үз юлымны дәвам иттем. Үземә тиң кыз белән гаилә корып, матур гына яши башладык. Ләкин, тәүге тапкыр озатып куйган, тәүге тапкыр капка төбендә торган кыз, ничек кенә теләсәм дә, күңелемнән китмәде. Ә бер көнне без мәктәптә ата-аналар җыелышында очраштык.
– Мин гаепле, юкка сине көтмәдем, – дип, башын аска иде.
Мәктәптә имтиханнар тәмамланды. Балаларыбыз төрлесе төрле якка таралышты. Хәзер инде юлда очрашкан вакытта без мәхәббәт хакында түгел, балаларның киләчәге хакында сөйләшә идек.
– Укырга керде, атна саен кайтып йөри. Кайтуына тәмле-тәмле ризыклар әзерлим. Шулкадәр сагынам, – дип шатлыгы белән уртаклашкан иде.
Ә бер көнне, аның тормышын яшен суккандай, зур кайгы килде. Үзе кебек тал чыбыгыдай кызының вафат булуы минем күңелемне дә яралады. Шул бала рухына хәер салырга барганда күз яшьләремне тыя алмадым. Ул шундый сөйкемле итеп: “Исәнмесез, абый!” – дип исәнләшеп үтә иде. Балаларыбызның мәктәптә уйнап-көлеп йөргән чаклары күз алдымнан әле дә китми.
Хәзер инде юлда очрашсак та, исәнлек-саулык сорашканнан соң башка сүз кушмый, башларны аска иеп, бер-беребез алдында гаепле кешеләрдәй, сүзсез генә үтеп китә идек.
Кайгы ялгыз йөрми, диләр. Шулай булды да. Капка төбендә торып калган кыз, бала кайгысын күтәрә алмыйча, каты авыруга сабышып, кызы янына күчте.
Минем тормыш күгендә дә кара болытлар йөзә башлады. Кайчакта, урамда очрашканда, шаяртып: “Сине күрсәм, яшьлегем, капка төбе искә төшә”, – дия торган иде. Хәзер ул сүзләрне миңа беркем дә әйтмәс, яшьлегемә кайтаручы булмас инде.
...Бүген мин эштән кайттым да, чәй эчеп алгач, бераз ятып торырга булдым. Тыштагы кояш нуры мине тирбәтеп, тирән йокыга салган. Мин матур чәчәкләр, хуш исле үләннәр үскән тугайда йөрим икән, дип төш күрәм. Үзем чәчәкләрне өзәргә үрелсәм, алар, миннән качкандай, кулымнан ычкына. Тагын үреләм, тота алмыйм. Шулвакыт күрәм: капка төбендә калган яшьлегем мәхәббәте кечкенә кызы белән көлә-көлә чәчәкләр җыеп йөриләр. Кочак-кочак чәчәк җыеп, сөйләшә-сөйләшә яшел үләнгә барып утырдылар. Әнисе кызына аллы-гөлле чәчәкләрдән таҗ үреп кидерде. Шулчак кайдандыр кечкенә сандугач очып килеп, кызның таҗына кунып, сайрарга тотынды һәм, салмак кына җыр сузып, чәчәкле яланга таратты.
“Кыз балага сүз әйтмәгез,
Кыз балага сүз әйтмәгез,
Кыз бала кунак кына”, – дигән җыр сүзләренә мин йокымнан уянып киттем...

Таһир ВИЛДАНОВ.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: