+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 март , 10:10

Юбилей шаулап үтәчәк

Башкортстан Язучылар берлегенә – 90 ел.  

Юбилей шаулап үтәчәк
Юбилей шаулап үтәчәк

Бүген “Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге” иҗтимагый оешмасында 294 кеше исәпләнә, шуларның яртысы 60 яшьтән өлкәнрәк, 35 проценты – урта яшьтә, 15 проценты − яшьләр. Башкорт, урыс, татар әдәбияты секцияләре үз эшчәнлеген алып бара.

1934 елда барлыкка килгән оешма быел 90 яшен билгели. Төп юбилей чаралары 24-26 майда икенче Халыкара “Китап бәйрәм”е кысаларында үтәчәк. Чарада катнашырга теләк белдерүчеләр, түбәндәге сылтама аша үтеп, заявка калдыра ала: https://kitap-bayram.ru/
Шул ук көннәрдә Уфада Русия язучыларының пленумы да үтәчәк. Башкалага Русия Федерациясенең 30 төбәгеннән мәртәбәле авторларның килүе көтелә.
Әлбәттә, оешманың юбилей чаралары югарыда телгә алынган ике көн белән чикләнми. Алар ел буе дәвам итәчәк. Монда инде каләм ияләренең халык белән очрашулары, юбиляр язучыларның бәйрәмнәрен оештыруны әйтеп үтмичә мөмкин түгел.


Күптән түгел генә Туймазы татар драма театры бинасында Муса Сираҗиның хәтер кичәсе үтте. Тәтешле районы үзәгендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылды. Берлек планында Д. Бүләков, Ә. Хәкимов,
С. Поварисов кебек каләм ияләренең түгәрәк даталары уңаеннан хәтер кичәләрен үткәрү планлаштырылган. 75 яше тулу уңаеннан “Башкортостан” дәүләт концерт залында 1 апрельдә Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе үтәчәк, рәхим итегез.


Үткән елда каләм ияләре өчен төрле конкурслар да үткәрелеп килде. “Салават җирендә” дигән бәйгедә катнашучылар тәрҗемә өлкәсендә көч сынашты. “Ачыш” дип исемләнгән әдәби бәйге безгә яңа исемнәр ачты. Хәзер әдәбиятка яшьләр килми, яшьләр әдәбият белән кызыксынмый, дип зарланырга яратабыз. Ә язалар, каләм тибрәтәләр икән бит. Бәйгедә 18 яшьтән 40 яшькә кадәр 50гә якын кеше катнашты. Шуларның 16сы татар телендә иҗат итүчеләр иде. Димәк, киләчәгебез бар.
Башкортстан Башлыгы гранты ярдәме белән гамәлгә ашырылган һәм патриотик эчтәлекле әсәрләр язуга юнәлтелгән “Заман авазы” конкурсының бүләкләү тантанасы да озакламый оештырылачак.
Быел, берлекнең юбилей елында, яңа конкурслар да игълан ителәчәк. Мәсәлән, балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы әсәр язуга әдәби бәйге үтәчәк. Ул бәйгедә дә катнашучылар булыр, ул да безне үзенең нәтиҗәләре белән сөендерер, дип өметләнәбез.


Былтыр бер төркем язучылар, шагыйрьләр эшлекле сәфәр белән Белоруссиядә булып кайтты, быел шундый ук сәфәр Казахстанга көтелә.
Хәер, 90 еллык тарихы булган оешманың юбилей елы төрле мәдәни чараларга бай, эчтәлекле, мавыктыргыч булмакчы. Хөрмәтле каләмдәшләр, шул чараларның уртасында кайныйк, бердәм һәм актив булыйк.

Руслан Сөләйманов,
Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты секциясе җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: