+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 март , 10:30

Тел бизәге — канатлы сүз

21 март — Халыкара шигърият көне

Тел бизәге — канатлы сүз
Тел бизәге — канатлы сүз

Ел саен 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Ул 1999 елда Парижда узган ЮНЕСКО Генераль ассамблеясенең 30нчы сессиясендә оештырылган. Бәйрәм беренче тапкыр 2000 елда билгеләп үтелә.

Бөтендөнья шигърият көненең максаты — шигырьләр аша тел төрлелеген саклау һәм юкка чыгу куркынычы астында булган телләргә ишетелергә мөмкинлек бирү.

Бөтендөнья шигърият көне шагыйрьләрне хөрмәтләү, сөйләм традицияләрен тергезү, шигырь уку, язу һәм укытуга кызыксынуны арттыру, аның театр, бию, музыка һәм рәсем сәнгате кебек башка сәнгать төрләре белән якынаюына ярдәм итү, шулай ук шигъриятне киңкүләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктыртуны тәэмин итү өчен сәбәп.

Шигърият көне уңаеннан бүген Башкортстанда яшәп, татарча иҗат итүчеләрнең шигырьләрен тәкъдим итәбез. Бәйрәм белән!

 

Басыла бөтенесе

 

Нәҗибә Әминева

 

Кыйммәтчелек...

Бернәрсәнең

Очсыз гына хакы юк...

Шундый чор килде,

Ә шигырь,

Шигырь хакы һаман юк.

 

Хакы булмагач,

Заманга

Бөтен шигырь бер төсле –

Көчсез әйтелгәнме сүзләр,

Әйтелгәннәрме көчле...

 

Тозсыз димим, төссез сүздән

 Дөнья тора шыгырдап –

Иләктән үткәр, күпмесе

Коелачак шыбырдап...

 

Иләктән үткәрүче юк –

Басыла бөтенесе,

Тоныклана бара шуңа

Һаман шигърият төсе...

 

“Мөгаен, минем шигырь дә

Аерылмый башкалардан...” –

Шулай сүрелә чын талант,

Илһам китә аңардан.

 

Сүрелә талант,

Җуела

Шигырьнең чагу төсе...

Мөхәррирләр киң күңелле –

Басыла бөтенесе.

 

Мөхәррирнең чын шигырь дип

Көрәшкәне сирәк шул

Аннан...

Аңларга шигырьне

Барыбер талант кирәк шул...

 

Икәү генә

 

Халисә Мөдәрисова

 

Ниһаять, без икәү, икәү генә...

Зарыктырган, көткән тартылу,

Җаным тулы серем, әйтер сүзем,

Эчләремне өткән талпыну.

 

Мең мәшәкать, мең ваклыкка ярап,

Гафу итче, тагын соңладым.

И сөеклем, уңдыңмы син миннән,

Уңдыңмы син, әллә уңмадың?

 

Минем куллар синең йөзне назлый,

Кайнар дулкын күчә каныма,

Ә булмышым йолдыз күче булып

Галәмнәргә чаклы агыла.

 

Таңга чаклы бүген сөйләшербез,

Тансык миңа синең якынлык,

Ни әйтсәм дә, беләм, син түзәрсең,

Алдашырга шуңа хакым юл.

 

Әйтер сүзем синең аша насыйп,

Ә гарешләр белән юк бәхәс.

Ниһаять без икәү, икәү генә,

И, сердәшем, тугры Ак кәгазь!

 

 

               * * *

 

Мөнир Вафин

 

“Торыйк-торыйк” – тагын кошлар китте,

Тавышлары керде җан ярып.

Җанымның да нәни бер өлеше

Алар белән китте ияреп.

 

“Торыйк-торыйк” диеп алар тагын

Тезелешеп кайтыр яз җиткәч.

Йөрәгемнең кыйпылчыгы гына

Кире кайтмас инде бер киткәч.

 

Минем йөрәк коштай булган икән!

Аңламадым шуны – эй, надан...

Көзләр саен кечерәя барам,

Китә барам шулай дөньядан.

 

Җан авазым васыять булып яңгырар

“Торыйк-торыйк” дигән кошларда.

Йөрәгемнең соңгы кыйпылчыгы

Мәңгелеккә китәр кышларга.

 

Ахирәтем гомер!

Рафига Усманова

 

Кичә генә туган идем,

Бара икән гомер үтеп.

Алынмаган да биянең

Тумаган колынын көтеп.

 

Гомернең тәүге яртысы

Шулай хыял белән үтә.

Тормышка ашырам, диеп,

Картлыгың да килеп җитә.

 

Кайчан оныклар туган да,

Балалар акыл утырткан?

Вакыт чаба бертуктаусыз,

Ашыгырга кем котырткан?

 

Хыял — өмет арасында

Йөргән чакта дөнья гизеп,

Миннән башка узып барган

Гомеремне калдым сизеп.

 

Тотып алдым да, иркәләп,

Өметемә куйдым бәйләп.

Яшәмәкчемен моннан соң

Һәр мизгелнең тәмен шәйләп.

 

Самавырым да кайнаган,

Гәпләшәек, әйдә, гомер.

Сөбханаллаһ, күз тимәсен,

Йөрәктә бар  утлы күмер.

 

"Камчыларга бирешмәгәч,

Прәннекләр эләкмидер.

Шулай дәвам ит, — ди гомер —

Үзгәрмә, юк, кирәкмидер."

 

Килешәм, дим, калебтәген

Язмышың  белән түләргә.

Горурлыкны юлдаш иткәч,

Иманың белән үләргә.

 

Әйдә, гомер, самавырга

Өстик әле утлы күмер.

Хыял-биям колынлаган,

Имчәк алсын,

Яшик әле бераз гына,

Үткәннәр бит

Һич тә үкенерлек түгел,

Ахирәтем Гомер!

 

           Уйландыра

Халисә Рәйхан

 

Уйландыра әле, уйландыра,

Әллә заман, әллә яшь бара.

Дөнья түгәрәк дип белә идем,

Аксиома түгел ул, кара!

 

Кара тирә-юньгә чынлап торып,

Күзлексез дә  яхшы күренә!

Игелекнең, миһербанлыкның да,

Явызлыклар килде түренә!

 

Кара: маңкорт  ничек оялады:

Уңда, сулда, хәтта алда да.

Арттан килеп эзгә төшүчеләр!

Дуслар дошман хәзер янда да...

 

Кара, әнә, вөҗдан  китеп бара,

Хәлсезләнгән, бабай шикелле.

Ә алдыннан  ялагайлар атлый,

Болай алга бару икеле...

 

Дөньяларым гел түгәрәк иде,

Боҗралары шартлап өзелә.

Кемнәр генә ялгар соң аларны?

Уй артыннан уйлар тезелә....

 

Ностальгия

Руслан Сөләйманов

 

Яңа дулкын. Яңа дулкын, диләр,

Замананың яңа дулкыны.

Сәхнәләргә чыгып, берәү бүген

Сыктый-сыктый шигырь укыды.

Укыды да, аннан кереп китте,

Ни үзгәрде инде күңелдә?

Керле иде күңел, керле булып...

Керле булып калды бүген дә.

Сагыш тулы иде йөрәгемдә,

Шул халәттә калды йөрәгем.

Сагышымның ташып түгелгәнен,

Юкса ничек шашып теләдем!

Яралы җан иске яралардан

Арынмады, килми алдыйсы,

Иске яраларым өсләрендә

Яраларның туды яңасы.

Яңа дулкын. Яңа дулкын, диләр,

Нәрсәсе бар инде, уф, аның?

Сагындыра шигырь укыганы

Сәхнәләрдән Хәсән Туфанның...

 

Туган якта

Фәния Габидуллина

 

Таныш тугаемда басып торам,

Жил тарткалый хыял жепләрен.

Ялгыз ай да мине күзли кебек,

Ачып-ябып болыт-челтәрен.

 

Уйларымның тышауларын чиштем,

Дуласыннар әле иректә.

Кылганнарның көмеш кылларында

Чикерткәлар әнә моң чиртә.

 

Жилләр, жилләр... Тынгы белми бер дә:

Ялгыз талның тарта чәчләрен.

Шул тал кызын жәлләп куйдым әле, —

Бигрәк авыр ялгыз кичләрен.

 

Уйлар... Уйлар. Әле тауга басып,

Әле суга чумып сер түгә.

Буш кесәле жилләр генә йөри...

Ә аларга синең сер нигә?

 

Басып торам таныш тугаемда...

Туган якның эчәм жилләрен.

Зәңгәр күкнең йолдызлы шәленнән

Эреп китә талган иңнәрем.

 

Туган яклар сагындыралар шул:

Тауга ятып елый болыт та.

Монда җилләр хәтта дога укый, —

Тоталмадым уйны калыпта...

 

Эңгер төште әнә, җилкән булып,

Җилкәнгә җигелде уйларым.

Ваемсыз бер бала булыйм әле:

Йөгерсен уйларым, тыймадым.

 

Хатын-кыз

Ләйсән Якупова

Хатын-кыз ул шундый кеше инде —
Җанын таштырырга күп кирәкми...
Юктан гына шатланганы азмы,
Юктан елаганы сирәкме?

Хатын-кыз ул шундый кеше инде —
Була давыл, була талгын җил...
Гөлләр кебек булсын әле дисәң,
Үзең аңа гөлләр тотып кил.

Хатын-кыз ул шундый кеше инде —
Дәрья да ул, челтер чишмә дә.
Табышмакның җавапсызы кебек —
Бик тырышып серен чишмә дә.

Хатын-кыз ул шундый кеше инде —
Яшен уты була кайчакта!
...Бозга әверелгән йөрәккәе
Бик тиз эри ала кочакта...

Хатын-кыз ул шундый кеше инде —
Корган тозакларга эләкми.
Җылы сүзең эретерлек булса,
Күңел назың җылытырлык булса,
Җанын таштырырга күп кирәкми...

 

 

Учларымда учларың

Вәрис Акбашев

 

Сау бул диеп өлгермәдем,

Инде тагын сагындым.

Таңым атмый торсын диеп,

Айга карап табындым.

 

Йөрәгем дә дертләп куя

Китәм дигән уйлардан.

Шуны аңлыйм, беркайчан да

Сине сөеп туялмам.

 

Синең, минем мәхәббәтне

Сандугачка сөйләдем.

Саф күңелне моңга салып

Яңарта ул көйләрен.

 

Шундый бәхет, шундый рәхәт,

Шундый җылы кочагың.

Сау бул дисең, тик китмисең,

Учларымда учларың.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: