Бай дип әйтәм, чөнки ул мөлкәт туплаучы түгел. Ул чынлап та бай кеше. Җырлар ярата, үзе дә җырлый. Әдәби китаплар укый, мин яраткан татар язучыларын ярата: Фатих Әмирханны, Әмирхан Еникины, Фатих Хөснине, Флүс Латыйфины, Нияз Акмаловны… Атнабайны… Ркаилне, Газинурны… Ул хәтта мине дә әйбәт язучы дип уйлый. “Тере классик” дигән була. Болай әйтүләрен мин бик яратып бетермим, тик барыбер “тере мәет”, яки “үле классик” дигәнгә караганда яхшырак бит инде. Күпкә. Мин үземне “яшь язучы” диюләрен теләр идем. Тик моның мөмкин түгеллеген аңлыйм: бер үк вакытта яшь тә, язучы да булып булмый. Икенең бере генә: яки син – яшь, яки язучы. Яшь язучы ул – яшьлек белән язучылык арасында буталып йөргән кеше.
Менә шул әйбәт язучы дип уйлаганы өчен ул минем белән аралашырга тели, кайбер чыгымнарымны каплый, кунакка чакыра. Бер карасаң, әйбәт инде бу. Икенче карасаң, алай ук түгел. Шулай өлтерәп торган кешене мин үзем дә чакырырга тиеш бит. Нәрсәм беләндер аптыратырга тиеш? Ә ул байлык мәсьәләсендә тере классик, берни белән дә аптыраталмыйсың.
Мин анда кунакта. Ихатасындагы бүлмәдә капкалап утырабыз, ну, тәмәке тартабыз, дияргә ярамый бит инде, сут эчәбез. Менә мин аны хәтта сурәтли дә алмыйм. Бүлмә бу. Әллә ничә почмаклы һәм аның һәр яссылыгында табигать күренешләре төшерелгән. Түшәмендә – йолдызлы күк йөзе. Аннан-моннан гына ясалган сурәтләр түгел бу, ниндидер рәссам бик тырышып, бөтен сәләтен биреп ясаган күренешләр. Карасаң, күзеңне алып булмый. Сокланып туеп булмый.
Мин көнләшеп кайттым. Әйбәт әйбер йогышлы була бит ул. Шушындый ук күренешне үземнең авылдагы йортта ясыйсым килде. Ну, мин әйбәт язучы, популяр шундый, миннән кешеләр өзелми. Булсын шундый урыным, килгән һәрбер кунак шаккатып китсен. Теләк бер нәрсә, кодрәт – бүтән.
Мин андый нәрсә ясый алмадым. Аны ясарлык акча туплау өчен минем бу илдәге язучылык кына җитми, я базарда ит чабучы булып, я шәп җирдә сатучы булып эшләргә тиеш идем. Булмады. Һәм Ходайның бер хикмәте белән теге кеше үзе миндә кунак булырга теләде.
Мин кайчагында бик аңлап та бетермим, бәлки, кайбер кешеләрнең миндә кунак буласы киләдер, үзләре дә шуның өчен генә кунакка чакыралардыр. Ну, бу кеше килде.
Ә минем – авыл. Әни йорты. Ул китәр алдыннан: “Балам, монда яшәгез, димим инде. Тик өемне ятим калдырмагыз”, – дигәнрәк сүз әйткән иде. Мактану кебек ишетелсә дә әйтәм инде: “Улым, кулыңнан килмәгән эш юк, эшлә – өем горурланып торырлык булсын”, – дигән иде. Мин ризалашкан идем. Ул бит әтиле малайларның да мунчасы булмаган вакытларда мунча салдырган әни. Ул бит ирләр белән ярышып дөнья көткән ялгыз хатын. Аның кулыннан килмәгән бернәрсә дә юк һәм минеке дә булырга тиеш түгел иде. Ә чынында… Әле дә рәткә кертеп җиткерелмәгән дөнья. Сүтү белән төзү арасында ул.
Ә кунак килде. Ашау-эчүгә кытлык түгел хәзер. Аллаһка шөкер итеп кенә яшәрлек. Матур итеп утырдык. Сөн буена барып килдек. Урманнарда йөрдек. Тауларга мендек. Далаларда адаштык… Безнең як табигате бай бит ул, монда кошларның да, җәнлек-җанварның да әллә нинди төрләре бар. Мин аучы түгел, аларны яулап алу кирәкми, күреп калу да җитә. Үз күзләрең белән төлке, яки бүре күрү дә байлыкның бер төре кебек бит инде. Вәт менә без шундый байлыкларның әллә ничә төрен күрдек.
Урап кайткач, сут эчү бүлмәсенә чыгып утырдык. Миндә теге танышымныкы кебек байлыкның эзе дә юк инде. Миндә – бүлмә түгел, ихата. Утырабыз. Мин акланган булам:
– Миндә шартлар ул кадәр үк түгел инде…
Ә теге һушы китеп утыра икән:
– Марат, син иҗатчы булмый кем булсын инде, – дигән була, – синең бит стеналарың офыкларга кадәр. Җирең – натуральный. Хәтта күкләреңдә дә чын йолдызлар яна… син бәхетле…
Юатыр өчен генә әйтелгән сүздер дип уйлаган идем.
Хак инде ул, бер карасаң. Бәхетле булу өчен миңа бүлмәләр кирәкми. Миңа киңлекләр, биеклекләр, тирәнлекләр кирәк. Әйе, мин кайвакыт һаваларга карап ятам, офыкларга тоташкан киңлекләремә, болытларга ук җитмәгән үз биеклегем кебек тауларыма. Мин бит кайсы илдә, нинди кысаларда булсам да, шулар арасында яшим. Мин үземне биеклекнең дә, тирәнлекнең дә, киңлекнең дә бер тамчысы итеп тоям. Ә тамчыда бөтен дөнья чагыла. Чагылышын сез дә тоясыздыр…
Юатыр өчен генә әйткәндер дип уйлаган идем. Ә теге үзенә кайткан да без сут эчеп утыра торган урынны сүтеп ташлаган. “Синдәге кебек хөррият тудырасым килде”, – ди. Тирә-ягыма карыйм, бер рәссамның картинасы кирәкми – барысы да табигый. Җиргә карыйм – үләннәрне тыңлап була. Күкләргә карыйм…
Ә мин аның сүтеп ташлавын өнәмәдем. Торсын иде аның теге бүлмәсе. Матур иде ул.
Марат КӘБИРОВ.