+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
25 март , 08:35

Урман

Вакыт булган чакларда урманнардан йөреп кайту гадәте бар иде. Әллә нигә бер әйләнсәң дә, күңелгә рәхәт булып кала. Хатирәләргә дә бирелеп аласың, бүгенгесен күрү дә, рәхәт була. Күкрәп-шаулап утырган урман сиңа да көч бирәдер сыман тоела. Тик бу юлы алай булмады. Мин үземне бераз үги итеп тойдым. Урман да ятимләнеп калган сыман иде. Юл читендә беркадәр албырап йөрдем дә кайсыбызны кызганырга да белмичә, кире борылдым.

Урман
Урман
Урман белән кеше элек бергә яши иде. Әйтик, тиз генә берәр багана утыртырга кирәк икән, урманга барасың да корыган имән эзләп йөрисең, шуны кисеп алып кайтасың, ботакларын аяк астында калдырмыйсың, берәр өемгә ташлап китәсең. Бишәү кирәк икән, бишне кисәсең. Алтыны түгел. Чөнки син аны теләсә кайсы вакытта барып алаласың. Күкрәп утырган чи имәнгә дә тимисең инде, аңа тияргә ярамый, кирәкми дә – багана өчен корыган агач әйбәтрәк. Урман каравылчысы килеп чыкса, сөйләшеп килешәсең инде. Бик тәртипсез кыланмасаң, я берәр үче булмаса, ул сиңа каныгып маташмый.
 
Күбрәк кирәк булса, урманчыдан сорыйсың. Ул берәр йөк чыгарлык урын күрсәтеп бирә. Син шуннан ике-өч йөк чыгарлык итеп кисеп алып кайтасың. Аның өчен күпмедер, әйтик, ун тәңкә акча түлисең. Берәр ай чамасы узуга сиңа егерме биш-утыз сум акча җибәрәләр. Урман тазарткан өчен. Безнең мондый гамәл “бурлык” дип түгел, “урман чистарту” дип бәяләнгән инде. Урмандагы рәхәтлекнең шундый рәвешләре дә бар иде элек.
 
Бу аңлашыла да, урманчының иң зур таянычы – авыл кешеләре. Болар агач утыртуга да йөри, себеркесен дә әзерләп бирә. Шулай булгач, бер урманчы да каты кагылырга тырышмый. Аннан соң, үзең утырткач, ул агачлар да үзеңнеке кебегрәк тоела бит, матур булып үсүләрен телисең, карап сокланып та китәсең. Кайчагында беркем берни кушмаса да сынып төшеп ямьсез булып яткан ботакларны өештереп куясың. Элегрәк кеше урман белән тыгыз элемтәдә иде: урман халыкны яшәтә, халык урманны тәрбияли.
Сыер көтүләре дә урманда йөрде. Чиратка калгач та әле ялан-кырларда гына йөртеп алып кайтсаң, гаепли торганнар иде. Урманда йөрү малларга да файдалы бит инде. Көтүчегә генә катлаулырак. Урманга да файдасы күп, чистарынып кала. Мал йөргән урыннарны чытыр-чатыр басмый, агачлар иркендә үсә.
 
Соңгы елларда мал асраучылар күпкә азайды. Алары да урманга керми, яланда, күбесенчә электр көтүчесе карамагында була. Рөхсәт ителми икән хәзер. Көтү белән керсәң, штраф салалар икән. Корыган агачларны алып кайтсаң да шулай, диләр. Бер абзый утынга дип бер йөк корыган каен җыеп алып төшкән дә сыерын сатып, штраф түләгән. “Урман ягына борылып та карыйсы юк хәзер”, – дип сөйлиләр авылда. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Печән иркен, утын бик күп кирәкми. Кирәк булса, кисеп-ярып китереп бирәләр. Баганаларны тимер торбадан куялар. Төзелеш кирәк-яракларының әзерен саталар. Бер карасаң, урманга артык мохтаҗлык юк та сыман. Утын әзерләү, агач кисү, эшкәртү үзе дә бик җиңел нәрсә түгел бит инде ул…
 
Әле җиләк, гөмбә җыюларны да, миллек әзерләү, хәтта каен суы алуны да түләүлегә әйләндермәкчеләр икән, дигән сүзләр йөри. Андый закон юк бугай югын да, тик сүзе чыккач, законы да чыгар шикелле. Халыктан акча сыгуның яңа мөмкинлеге табылса, аны көтәргә куймыйлар бит бездә, шундук гамәлгә кертәләр. Карышуның да файдасы тими. Чөнки урманга кем хуҗа икәнен дә төгәл белүче юк. Берәүләр “хөкүмәт” дип уйлый, икенчеләр “Мәскәү байлары” ди. Агач утыртырга чакырып килүче юк, урман тазартырга да кушмыйлар. Каршы төшеп кемгә сүз әйтәсең? Ярый. Булсын, әйдә. Сатып алырбыз каен суын. Бик кирәк булса. Без хәзер җиңелгә өйрәндек бит инде, әзергә-бәзер яшәргә күнектек. Сатып алу корылмасына әверелеп беттек. Акчасызлыктан башка безгә хәзер бернәрсә дә куркыныч түгел.
 
Ләкин моның икенче ягы да бар. Гомер буена шушында тормыш иткән авыл кешесен урманнан биздерү яхшы күренеш микән? Түгел, ахры. Кайчандыр иркен сулап, күкрәп утырган урманның күп урыннары инде үтеп чыккысыз чытырманга әверелеп беткән. Корыган, ауган агачлар, ботак-чатак белән дөнья тулган. Аларны утынга җыярга да, өештереп куярга да беркем атлыгып тормый. Гөмбәгә, җиләккә йөрүчеләр дә, каен суына, яки миллек бәйләргә килүчеләр дә юл читләреннән ары китми. Китеп тә булмыйдыр, бәлки. Берәүнең дә чытыр-чатыр ерып йөрисе килми бит инде.
 
Урманнан башка үзенең ятимлеген кеше әлегә тоя алмый торгандыр. Аның тормышы болай да тынгысыз, аңа мохтаҗлыгы да бик юк кебек. Шулай булгач, уйланып этләнми, хискә бирелеп тормый. Урманның кешеләргә мохтаҗлыгы – ярылып ята. Ул үзенең ятимлеген үзе тоя микән?
Бернәрсә дә әйтеп булмый инде...
 
Марат КӘБИРОВ.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: