+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
1 апрель , 08:35

Шагыйрь чыбыркысы

Ут күршебез Татарстанның “Ихлас” нәшриятында “Мар. Сәлим чыбыркысы” дип аталган шигъри җыентык дөнья күрде.

Шагыйрь чыбыркысы
Шагыйрь чыбыркысы
Кемгә ничектер, 1 апрель минем күңелемдә Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимовның исеме белән ассоциацияләнә. Ни өчен, дисезме? Чөнки инде студент елларыннан бирле нәкъ шушы көнне Уфабызны шаулатып-гөрләтеп Марсель абый оештырган көлке кичәләре үтә. Бу инде традициягә әверелгән. Менә быел да шулай. Заманында мин сатирикның туган көне дә Көлке көненә туры киләдер дип уйлап йөри идем. Чөнки Көлке көнен – Мар. Сәлимнән, Мар. Сәлимне Көлке көненнән аерып карап булмый. Маяковский әйтмешли, партия һәм Ленин кебек – бербөтен алар.

Максатым – укучыларыбызны Мар. Сәлимнең Казандагы “Ихлас” нәш­рияты “таба”сыннан төшкән яңа шигъри җыентыгы белән таныштыру. Бик үзенчәлекле җыентык ул. Ни белән, дисезме?
 
Беренчедән, теләсә кайсы каләм әһеле өчен китап чыгару – олы бәхет. Ә инде ул китапның күрше республикада басылуы – күпләрнең төшенә дә кермәгән икеләтә-өчләтә бәхет! Хәер, Марсель абыйны мондый “бәхет”ләр белән генә аптыратып та булмыйдыр. Чөнки ул – Уфа, Мәскәү, Казан, Чабаксар, Симферополь, Краснодар һәм Лондон нәшриятларында башкорт, урыс, татар, чуваш, болгар һәм инглиз телләрендә дөнья күргән 50дән артык китап авторы. Татар укучылары бигрәк тә бу “көләссик”нең Татарстан китап нәшриятында басылган “Көлсәң – көл…” (1998), “Үзебезнең агай-эне” (2007), “Чорына күрә җыры” (2019), “Идел-пресс”та чыккан “Бергәләп көлик!” (2003), “Мәхәббәтле каләм” (2005), “Мәңгелек мәхәббәт” (2008) һәм Уфада нәшер ителгән “Майлап-җайлап” (“Слово”, 1995), “Тормыш көзгесе” (“Башкортостан”, 2008) китап­ларын җылы кабул итте. Шул ук вакытта аның яңа китабын башка башкорт язучыларының татар телендә чыккан китапларыннан аерып торучы бер үзенчәлекне атамый үтәргә хакым юк. Эш шунда: биредә – татарча языл­ган шигырьләр, тәрҗемә ителгән түгел! Моның ни гаҗәбе бар, дип җилкәгезне җыерырга ашыкмагыз. Марсель Сәлимов 1971 елда Башкорт дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлаган белгеч, студент елларында татар телен һәм әдәбиятын ныклап өйрәнгән, татар филологиясе кафедрасы каршында эшләгән “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәгенең тынгысыз старостасы булган, татар язучыларының иҗаты турында гыйльми конфе­ренцияләрдә чыгыш ясаган, Нәкый Исәнбәт әсәрләрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы турында курс эше язган, “Татар һәм башкорт драматургиясендә Муса Җәлил образы” дигән темага диплом эше яклаган. Егет чагында язылган шигырьләре дә кергән бу җыентыкны, димәк, шагыйрьнең ниндидер дәрәҗәдә яшьлегенә кайтуы дип тә бәяләргә мөмкин. Әгәр дә “Әдипләребез” библиографик белешмәлегендә (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009) “Мар. Сәлим – башкорт, татар, урыс телләренең бөтен нечкәлекләрен белеп, бер үк вакытта шушы өч телдә дә уңышлы иҗат итүче үзенчәлекле көлке остасы” дип язылган икән, моңа һич тә ышанмыйча булмый.Чөнки бу – хак сүз.
 
Икенчедән, башка җыентыкларын­нан аермалы буларак, яңа китап автор­ның шәхесен дә, поэтик иҗатының күпкырлылыгын да бар тулылыгы белән ача. Тугыз бүлектән торган җыентыкта ул берчә ачы телле сатирик, берчә җылы сүз белән сыйпап, сөеп кенә дә тәнкыйтьли белгән юмор остасы, берчә мәхәббәттән исергән Мәҗнүн хәлендәге лирик шагыйрь, берчә Маяковскийлар традициясен дәвам итүче трибун, берчә Эзоп теле белән замананың иң актуаль мәсьәләләрен ачу осталыгына ия оста мәсәлче булып күз алдына килеп баса. Турысын әйтим, минем өчен Мар. Сәлимнең лирик шигырьләрен уку бик гаҗәп булды, аның күңелендә мондый хисләр өермәсе кайнавын күз алдыма да китерми идем.
 
...Давыл тынмый.
Самолётлар очмый.
Һава шарты, диләр, көйләнми.
Синең белән мине аерырга
АЕРАпорт та хәтта теләми...
Ягез, уйлап карагыз, мондый нечкә лиризм белән сугарылган шигъри юлларны сатирик яза аламы? Юк, дисезме? Яза ала икән шул, дусларым... Моның өчен бик аз кирәк. Мар. Сәлим булсаң, шул җитә.
Шулай да, шагыйрьне шагыйрь иткән өлкә, әлбәттә, сатира. Дөресрәге, ачы, кырыс, замана чынбарлыгыннан тешләрне кысып сүгенергә мәҗбүр итә торган сатира. Миңа калса, Мар. Сәлимнең иҗат кредосын аңлар өчен җыентыкны ача торган “Сатирик” дип аталган шигырен уку да җитә. Бөек Тукаебызның “...Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым” дип мең ачыну белән әйткән сүзләрен эпиграф итеп алган бу шигырьдә бик уңышлы параллель файдаланыла. Шагыйрь үзенең утыз яшьлек чагын алтмыш яшь тулган көннәре белән капма-каршы очраштыра:
Утыз яшьтә булганда,
очлы чатлы,
“Һәнәк” атлы
журналга баш мөхәррир
итеп мине куйганда,
алтмыш яшьлек түрәләрем
акыл сатты:
– Энем, җаваплы урында
җаваплы тот үзеңне,
үлчәп сөйлә сүзеңне.
Ай-һай, телең бик әче!
Сак бул,
башың яшь әле. –
Абзыйларны тыңламадым.
Тыңламыйча
уңдым микән,
туңдым микән –
аңламадым.
................................................................
Алтмыш яшем тулганда,
йомры башлы хуҗаларга
хезмәт итеп туйганда,
утыз яшьлек түрәләрем
бармак селкеп өйрәтте,
кисәтеп, миңа әйтте:
– Агай, телең бик әче!
Кара аны,
уйлап сөйлә,
яшисең бар бит әле! –
Ә мин һаман әүвәлгечә,
яшь чактагы гадәтемчә,
күпне “белгән” энеләрне
тыңламадым,
аларны һич аңламадым...
Әгәр дә мин гомеремдә
түрәләрне тыңласам,
арбаларына утырып,
алар җырын җырласам,
сатирик булмас идем.
Туып та тормас идем!
Башкортстанда матбугат өлкәсендә эшләүчеләр бу шигырьнең реаль нигезен шунда ук күреп алыр. “Нуленче” еллар ахырында үз вазыйфасы буенча эшли алмаган өчен куылган бер милиция полковнигын матбугат өлкәсенә җитәкче итеп куйдылар. Теге шунда ук язучылар, шагыйрьләр, каләм әһелләре арасында полиция, төрмә тәртипләрен җәелдереп, безнең халыкны “стройга тезәргә” тотынды. Шундый көннәрдә Марсель абый рес­публиканың Матбугат коллегия­сендә гәзит-журнал мөхәррирләре алдында чыгыш ясап, үзенең бу хәл белән килешмәвен белдерде. Үзе дә офицер буларак, ир намусының аңа утыз ел утырган мөхәррир кәнә­фиеннән кадер­лерәк икәнлеген ассызыклап, башын горур күтәреп: “Гаскәрләр белән командалык иткән генераллар, маршаллар да юмор белән җитәкчелек итә алмаганнар, ә сез, иптәш полковник, безнең командующий булырга телисез, шуңа күрә мин сезне үземнең начальнигым вазыйфаларыннан бушатам!” – дип, ныклы адымнар белән залдан чыгып китте. Башкалар, башларын иеп, утырып калды... Теге ел ярымга матбугат “командующие” булып алган полковник кемсәсе дә утыра... Тик төрмәдә...
Монысы Мар. Сәлимнең шәхесен иҗатчы буларак ачучы бер шәрех кенә. Шагыйрь:
Тик ни гаҗәп,
күпме генә көрәшсәм дә,
ничаклы күп көч түксәм дә,
җирдә явызлык бетмәде.
Аны җиңәр өчен,
минем
бер гомерем җитмәде, –
дип яза икән, бу аның, нәкъ Тукайча, көрәшенең нәтиҗәсезлеген аңлавын, тик һаман да, Дон Кихотларча, “җил тегермәннәре” белән көрәшен дәвам итүен күрсәтә. Мар. Сәлим башкача яши алмый. Бу – аның тормыш асылы.
 
Татарстан – Башкортстан, татар – башкорт мөнәсәбәтләре һәрдаим шагыйрь иҗатының үзәгендә тора. Кайбер “кайнарбаш”лардан аермалы буларак, Мар. Сәлим бу мәсьәләгә нечкә юмор аша якын килә, аны сәясмәннәр күзлеге аша түгел, ә иҗатташлар, гади халык мөнәсәбәтләре аша ача. “Яхшы кешеләр артсын” шигырендә үз алдына:
Нигә бик тиз үрчи икән
Хөрт башкорт һәм
хөрт татар? –
дигән риторик сорау куя.
Казан, Татарстан аның күңеленә бик якын, хәтта ки:
Казанның әбиләре дә
Миңа почти кыз кебек, –
дип “җиффәрә” юморист.
Шулай булмаслык та түгел, чөнки Казанда аның җан дуслары Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Шаһинур Мостафин, Ислам Әхмәтҗанов, Рәшит Зә­киев, Мөнир Әһлиуллин, Миңназыйм Сәфәров һәм башка бик күпләр яшәде һәм яши. Алар белән аралашу ша-гыйрьгә рухи көч, иҗади егәр өстәде. Ихлас аралашу яктылыгы, күңелләр нуры җыентыктагы “Мең дустым бар”, “Татарстанны уята”, “Дуслык юлы”, “Сөн малае” кебек шигырьләрдән сирпелеп тора. Шуңа да:
Өфедә “Һәнәк” елмайса,
Казанда көлә “Чаян”.
(“Мең дустым бар”).
Дистәләрчә еллар буена Татар­станның “Чаян” журналын җитәкләгән тугры дусты Рәшит Зәкиев болай дип язган иде: “Мин ярты гомеремне Марсель белән бергә атладым. Илебездәге сатирик журналларның баш мөхәррир­ләре булып иң озак эшләгән кешеләр бит без. Татар һәм башкорт сатира-юморын үстерүгә без җитәкләгән “Чаян” белән “Һәнәк” ифрат зур өлеш кертте дип әйтеп торуның кирәге юк, чөнки моны укый белгән һәркем белә. Мин әле дә үткер каләмле Мар. Сәлим дустымның күңел җылысын тоеп, аның иҗатына сокланып һәм куанып яшим. Ул – чын мәгънәсендә заман атын йөгәнләгән-иярләгән җырчы!”
 
“Заман атын йөгәнләгән-иярләгән җырчы”... Миңа калса, иң төгәл билгеләмә. Бүгенге гади булмаган дәвернең бөтен каршылыклары да, замандашларыбызның сызлану-сыкранулары да, шатлык-кайгылары да шагыйрь иҗатында бер тамчы суда диңгез чагылгандай гәүдәләнеш таба. Яңа җыентыкның исеме дә, җисеме дә – “Сатира, юмор (гына түгел)” – шуны раслый. Елмаюлы булса да, бераз гына моңсу елмаю бу. Көлкеле булса да, заманабызны, хәзерге халәтебезне уйлап, яшь аша көлү. Ләкин ничек кенә булмасын, “Мар. Сәлим чыбыркысы” шәп шартлаган!” дип кычкырып әйтергә була. Җыентык мондый бәягә лаек!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент, Ф. Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: