+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 апрель , 22:50

Якташыбыз, язучы һәм шагыйрь Марат Кәбиров - мәртәбәле бүләк иясе!

Танылган шагыйрь, прозаик, журналист, якташыбыз Марат Кәбиров Һади Такташ исемендәге әдәби премиягә лаек булды.

Якташыбыз, язучы һәм шагыйрь Марат Кәбиров - мәртәбәле бүләк иясе!
Якташыбыз, язучы һәм шагыйрь Марат Кәбиров - мәртәбәле бүләк иясе!
Әдәби премиянең медален һәм таныклыгын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды.

Әдәбиятның төрле тармагында һәм төрле жанрларда актив иҗат итүче татар язучысы, популяр җырлар авторы, бик күп интернет-проектлар җитәкчесе Марат Кәбиров моңа күптән лаек иде.

Шушы уңайдан Маратның Такташ әсәренә аваздаш шигырен тәкъдим итәбез.

ДӨНЬЯ МАТУР

Дөнья матур.
Шуңа күрә дә шул
Сүгенә-сүгенә кайтам урамнан.
Һади Такташ.

Такташ брамат,
Дөнья дигәннәре
Ул чынлап та матур икән бит.
Язлар туган... Назлар тулган җиргә,
Кич шундый шәп! Исең китәрлек!

Аккош кебек гашыйк парлар үтә,
Матур кызлар... Синең Алсулар...
Елмаялар... Язгы җилдәй назлы,
Язгы ташкын сыман ярсулар.

Тик мин генә ялгыз китеп барам,
Ялгыз язга бераз үч тә бар.
Дөнья матур... Сүгенәсе килә...
Сүгенерлек кенә көч тә бар.

Кемне сүгим?
Кышкы салкын да юк,
Үзәкләргә үткән җил дә юк.
Син җырлаган татлы таңнар да юк,
Мин теләгән якты ил дә юк.

Кемне сүгим?
Илнең башлыгынмы?
Башлыклар күп хәзер. Кайсысын?
Без сүккәннән генә юньле дәүләт
Төзи патшаларның кайсы соң?

Кемне сүгим?
Авылымда калган
Ятим анамнымы? Ни өчен?
Картайгансың, дипме,
Көчкә генә
Аткарасың, дипме, өй эшен?

Эх, бичәгә бер бәйләнер идем,
Рәхәтләнеп сүгәр идем бер...
Авылда шул...
Йортсыз Уфаларда йөрүләрем
Аның гаебе дә түгелдер.

Шигырь йөртә, Такташ...
Калаларда
Ялгыз урамнарда алдатып.
Дөнья матур...
Аның матурлыгын
Сүгенеп тә булмый аңлатып.
1994 ел.

Мәртәбәле бүләгең белән "Кызыл таң" редакциясе коллективы һәм синең әсәрләреңне яратучы гәзит укучылар исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, Марат! Иҗат чишмәләрең баркайчан да саекмасын!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: