+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Әдәбият
17 Май 2024, 05:10

Күпкырлы шәхес иде

Билгеле язучы, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Динис Бүләковның тууына — 80 ел.  

Күпкырлы шәхес идеКүпкырлы шәхес иде
Күпкырлы шәхес иде

Динис Бүләков 1944 елның 18 маенда Мәләвез районының Арыс­лан авылында туган. Кызганычка каршы, аңа, күп кенә якташларыбыз кебек, Ватанны саклаганда һәлак булган әтисен кү­рер­гә туры килми. Динис үз авылының башлангыч мәктәбенә укырга керә, укуын Мәләвез шәһә­рендә, Смак авылында дәвам итә һәм Воскресенское поселогында урта мәктәпне тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген “Нөгеш” колхозында механизатор булып башлый. 1964 елда Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын тәмамлый, урындагы “Сельхозтехника”да инженер булып эшли.
Динис Бүләковны язмыш Бәләбәй, Бишбүләк һәм Ярмәкәй районнары өчен өч телдә чыгарылган “Җиңү байрагы” гәзите редакциясенә алып килә. Биредәге ел ярым гына вакыт аның киләчәк язмышында борылыш була. Нәкъ менә монда, район гәзите редакциясендә, ул нәфис сүзнең көчен тоя, үзенең әдәби мөмкинлекләренә ышана.


1965 елның көзендә Динис Бүләков Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм намус белән өч ел хезмәт итә. Аннан соң Мәскәү Әдәбият институтына укырга керә, “Совет Башкортостаны” республика гәзитенең бүлек мөдире һәм әдәби хезмәткәре булып эшли, дүрт елга якын “Ағиҙел” журналында публицистика һәм проза бүлекләре мөдире була.


1977-86 елларда — Динис Мөдәрис улы “Пионер” журналының баш мөхәррире. Бу чорда ул республикада балалар һәм үсмерләр әдәбиятын үстерү өчен күп файдалы эшләр башкара.
1986 елда Динис Бүләков Башкортстанның радиотапшырулар һәм телевидение комитеты рәисе итеп билгеләнә. 1988 елда ул СССРның иң эре язучылар оешмаларының берсе булган БАССР Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана. 1993 елда республика язучылары үзләренең ХІ съездында Динис Бүләковны яңа срокка сайлыйлар. Ул БАССР Югары Советының 11нче чакырылыш депутаты була, аңа “БАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе” дигән югары исем бирелә.


Динис Бүләковның беренче хикәясе “Башкортостан пионеры” гәзитендә 1959 елда дөнья күрә. 1971 елда Динис Бүләковның яшьләрнең актуаль проблемаларына багышланган “Кояш ярчыгы” дигән беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга.


Ул повесть жанрында да актив эшли. Повестьларында ул әхлак, гражданлык, гаделлек идеаллары, кешенең рухи тамырларына үз карашын ача.
Динис Бүләков эре романчы буларак та билгеле. 1993 елда “Гомер бер генә” романы өчен Динис Бүләковка Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.


Динис Мөдәрис улы балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшли, балалар һәм үсмерләр тормышына багышланган күп кенә хикәяләр һәм повестьлар иҗат итә.
Динис Бүләков замандашлары хәтерендә күпкырлы шәхес, билгеле язучы-прозаик, Башкортстанның һәм Русиянең зур патриоты, олы җанлы әдип, туган җирен һәм якташларын яраткан кеше буларак калды.

 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас