Әйтик, менә өч кеше. Беренчесе Вашингтонга оча, барып җитәренә өч сәгать калган, икенчесе ике сәгатьтән Мәскәүдә булачак. Өченчесе Казанга бара. Килеп җитә язган. Менә боларның кайсы алдарак? Әгәр Вашингтон белән чагыштырабыз икән, әлбәттә, беренчесе алда. Калганнарга анда барып җитәргә бик күп вакыт кирәк. Әгәр Мәскәүгә карасак, анда икенче кеше алдарак булачак. Казанга, әлбәттә, өченче кеше беренче килеп җитәчәк. Менә бу кешеләрне нигә чагыштырабыз соң? Аларның юнәлеше дә, максаты да төрлечә бит. Өчесе өч җиргә бара, өч юнәлештә хәрәкәт итә. Казанга барырга чыккан кешегә, әйтик, Мәскәү дә, Вашингтон да кирәкми. Ул үзенең максатына бер сәгатьтән ирешәчәк. Икенче кеше – ике сәгатьтән. Өченчесе – өч сәгатьтән. Шулай булгач, боларның кайсы үз максатына алданрак ирешәчәк? Кайсы алдарак бара?
Әдәбиятны да, сәнгатьне дә чагыштыру белән артык мавыгырга кирәкми. Чабышка чыккан атлар түгел алар. Монда иң мөһиме – әдәбиятның юнәлеше һәм максаты. Ерак китү һәрвакытта да алда баруны аңлатмый. Алда бару да сыйфат билгесе түгел әле.
Алыйк менә эстраданы. Хәзер эстрада чынлап та Америка һәм Европа артыннан куа, шул юнәлештә хәрәкәт итә. Тик барыбер фәлән елга артта калып киләләр. Һәм нәрсәгә ирешәләр? Бүгенге эстрада үзенең милли йөзен югалтып, Европа, Америка һәм тагын әллә нинди модалы стильләрдән торган боламыкка әверелеп беткән. Бүгенге эстрадада милли моңга урын юк диярлек. Үз моңыннан китеп ул нәрсәгә иреште инде? Алга да чыгалмады, дөньяны да яуламады, бары тик үз йөзен югалтты гына. Безнең эстрада да шул юнәлешкә омтыла. Кирәкме инде ул безгә?
Хәзер әдәбиятны да шул кысага куып кертергә маташалар. Зур дәүләтебез була торып та шуңа алданабыз. Бертуктаусыз чит ил язучыларының әсәрләрен пропагандалыйлар. Шуларны культ дәрәҗәсендә күрсәтәләр. Шундый юллар белән таныла алырлык уртакул язучылар үзебездә дә җитәрлек бит инде, югыйсә. Күпкә талантлыраклары да бихисап. Юк, аларны күрмиләр, фәләнешәр миллионнар түгеп, чит ил язучыларын тәрҗемә итәләр...
Русия халыкларына хас бер сәер үзенчәлек – читләргә табыну, аларның тормыш рәвешен, мәдәниятен өстен итеп күрү.
Бу шаукым татар укучысын да ияртә. Менә бездә “дөнья әдәбияты”на чыгу турында сөйләнергә яраталар. Нәрсә соң ул “дөнья әдәбияты”? Безнең дөнья монда бит инде – үз җиребездәге үз укучыларыбыз. Үзебезнең милләт кешеләре. Татар әдәбияты иң беренче чиратта шулар өчен эшли. Ә “дөнья әдәбияты” дигәндә без телибезме-юкмы чит дөнья турында сүз алып барабыз, дине дә, көне дә безнекенә охшамаган чит халыклар әдәбиятына чыгу турында хыялланабыз. Кызыктыргыч кебек инде бу. Данлы гамәл сыман тоела… Һәм чит гүзәлләрнең матурлыгына кызыгып үз хатынын назламый, гаиләсен карамый торган ирне хәтерләтә. Ә гүзәлләр ахмак түгел – үз хатынын да канәгатьлектә яшәтәлмәгән иргә берсенең дә исе китми. Әдәбият та шулай. Бөтен дөньяны шак катырырдан алда, әдәбият үз халкының мәхәббәтен яулый алырга тиеш.
Аны башка халыкларныкы белән чагыштыру үз иреңне бүтән ирләр белән чагыштыру шикелле. Әйе, бәлки, кимчелекләре дә бардыр, тик ул бит синең белән яши. Ул синең яныңда: терәгең-таянычың булып, ихтыяҗларыңны канәгатьләндерергә тырышып яши. Башка хатын белән яшәсә, бәлки, ул ир дә бүтән төрлерәк булыр иде. Әлегедән әйбәтрәк булса, бәлки, ул сиңа тәтемәгән дә булыр иде… Бу чагыштыру күз алдына китерергә җайлырак булсын өчен генә, әллә нинди тирән мәгънәләр эзләп азапланыр өчен түгел. Ахыр чиктә, һәр гаилә – дәүләтнең, милләтнең кечкенә моделе бит инде.
Әдәбият үз халкыннан ерак китә алмый… Халкы нинди, әдәбияты да, сәнгате дә шундыйрак була. Дәүләте көчле халыкларның әдәбияты үтемлерәк була: алар хәтта уртакул әсәрләрне дә шедевр дип тәкъдим итәргә һәм шуңа ышандырырга сәләтле.
Марат КӘБИРОВ.