– Сүзне иҗатка ничек килүеңнән башлыйк.
– Иҗатка килүдә һәркемнең үз юлы була торгандыр. Бәләкәй чакта язышырга омтылдым, дип әйтә алмыйм. Әкият, кызыклы яки кызганыч хикәят ишеткәч, китап укыгач, андагы вакыйгалар эчендә кайнап, төрле хыялларга бирелә идем. Ләкин ул хыялларны кемгәдер белгертү, кешеләргә чыгару кайда инде ул?! Шуны ачык итеп әйтә алам: кечкенә вакыттан ук иҗат белән шөгыльләнгән кешеләргә карата миндә – зур ихтирам, олы хөрмәт, аларга карата булган сөю хисе күңелемдә гомер буе яшәп килә. Мәктәп елларыннан ук Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Марат Кәримов кебек шәхесләрнең исемнәре гомерлеккә хәтеремә сеңгән иде. Беренче тапкыр чын иҗатчыны бишенче сыйныфка күчкәч, үзебезнең мәктәптә күрдем, әмма исем-фамилиясе белән таныш идем, чөнки аның мәкаләләре, хикәяләре һәм шигырьләре район һәм республика гәзитләрендә басылып торгач, безнең авылда аны белмәгән кеше булмагандыр. Сүз Башкортстанның атказанган, Русия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы, Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри бүләге иясе, мәгърифәтче, шагыйрь һәм язучы Вил Казыйханов турында бара. Аның алып барган һәрбер дәресе безнең өчен бәйрәм булгандыр, чөнки ул укучылар белән якын итеп аралаша, сөйләшә белә иде. Нәкъ шул вакытларда минем күңелемдә “Эх, Вил абый кебек булып булса иде!” дигән хыял яралды. Үзем белән бергә күңелемдәге хыялым да үсте, һәм яраткан укытучым образы гомер юлымда маяк булып балкып торды.
Мәктәптә ул елларда иҗат итәргә өйрәтәләр иде. Урыс, татар теле дәресләрендәге язма биремнәр иҗатка бәйләнешле булды. Алар уйлану таләп итә иде.
Үземә үрнәк итеп алган укытучым Вил абый Казыйханов урыс телен яхшы белгәч, минем дә аны өйрәнәсем килде. Шул ният белән 9нчы сыйныфка Дүртөйленең 2нче урыс мәктәбенә (инша язып!) кердем. Армия сафларында хезмәт иткәндә округта чыга торган гәзиткә солдатлар тормышы хакында берничә мәкалә язарга туры килде. Шулар, бәлки, иҗатка булган сәләтемне үстерергә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Очучы булу хыялымнан ваз кичкәч, тормыш маягым – укытучым Вил Суфиян улы кебек университетта укырга хыялландым һәм шуңа ирештем.
– Кулыңа каләм алып беренче иҗат җимешләрен тудыра башлаган чакларың истәме?
– Шигърияткә, гадәттә, күпләр зур-зур тетрәнүләрдән соң килә. Фаҗига кичергәннәр шигърияткә тартыла (шагыйрь булып китә алалармы, юкмы – монысы икенче мәсьәлә). Мин армия сафларында хезмәт иткәндә коточкыч тетрәнү кичердем: полк өстенә истребитель очкыч төшеп шартлагач, янымда бөтен киеме, гәүдәсе янып шәрә калган полкташларымны күреп, кайберләренең шул килеш сызланып, кычкырып йөгереп йөрүләренә җан әрнеп өнсез калганым истә. Икенче тапкыр зур тетрәнү яшьли корган гаиләм таркалгач булды. Ул чагында дөньям җимерелеп, бар булмышымны ут ялмап алды да, чит җирдә җанымның ялгызлыгын тоеп, сагыш дәрьясына баттым.
Беренче шигырьдән соң күңелдә туган шигъри юлларны язып бара башладым. Дүрт ел эчендә байтак шигырьләр тупланды. 1989 елда Авыргазы районына кайткач, берничәсен район гәзитенә тәкъдим иттем. Аларны бастыра башладылар. Шуннан “Кызыл таң”га хатлар җибәрә башладым. Анда да басылгач, кыюлык янә артты. 2005 елда Вил абый ярдәмендә “Каеннарым мине көтәләр” дигән үзнәшер шигырьләр җыентыгын чыгардым. 2000 елда минем сүзләргә Мөфтәдин абый Гыйләҗев язган “Каеннарым мине көтәләр” дигән җыр белән Радик Динәхмә-товның аудиокассетасы чыккан иде, шуңа беренче китабымны шул җыр исеме белән атадым.
Әлбәттә, иҗатымның үсешенә күп кенә редакция хезмәткәрләренең йогынтысы бәяләп бетергесез.
– Иҗат сиңа нәрсә бирә?
– Иҗат – ул минем күңел халәтем, фанилык турында уйлану, күңелемдә туган сихри дөнья матурлыгына соклану урыны дияр идем. Тормышымда шатлык килсә, я мәшәкатьләрдән арып, күңел төшенкелеген сизсәм, минем җаным иҗаттан үзенә җылылык һәм ләззәт таба. Даими рәвештә бу йөрәккә ятышлы мизгелләрне кабатлыйсым килә һәм җаным шигърият иленә ашкына. Мондый мизгелләрне иҗатчылар “илһамлану” дип атый.
Халыкка тәкъдим итәрдәй әсәрне тудыру өчен күп көч салырга, белем тупларга, үзеңдә булган сәләтне үстерергә һәм камилләштерергә кирәк. Күңелеңдә шытып, йөрәгең аша үткән иҗат җимеше генә чын әсәр була ала, һәм ул, һичшиксез, укучы йөрәгенә үз юлын таба. Чын әсәрләр күбрәк туып торган саен, шигърият сөючеләрнең, туган тел тәмен тоючыларның саны арта, алар матурлыкка омтыла башлый. Шулай итеп, шигърият кешеләргә дөнья ямен күрсәтеп, аларга яхшылыкка таба юл ача. Мин дә иҗатым белән бу эштә халкыма кулымнан килгәнчә хезмәт итәргә тырышам. Әгәр туган халкым минем бу хезмәтемне күреп, аны чын күңеленнән кабул итсә, мин бик бәхетле булыр идем. Шигъриятнең төп максаты – халыкны югары рухта тәрбияләүдәдер, дип уйлыйм. Шуның өчен иҗатымны шул максатка юнәлтергә тырышам: кешеләрне борчыган, хафага салган проблемаларны күтәрергә омтылам, шигырьләргә төпле фикер салу өчен даими рәвештә белемемне арттыру өстендә эшләргә кирәклеген дә исемнән чыгармыйм. Шулай булгач, иҗатым миңа нидер бирергә тиештер, дип уйламыйм, мин үзем аның бер колы булып, аңа хезмәт итәргә һәм булган көчемне, сәләтемне аңа багышларга тырышып иҗат итәм. Бу өлкәдә ирешкән уңышларым булса, шатланам, хыялларымның челпәрәмә килүен күреп, әрнүләрдән өзгәләнәм. Нишлисең, иҗатчының асылы шушыдыр: әрнү, сызлануларны җиңеп, күңелеңдә киләчәккә өмет очкыннарын сүндерми саклап калуыңнан канәгатьлек хисләрен тою, шул хисләрне укучыларың белән бүлешү...
– Чын шигърияткә нинди билгеләмә бирер идең?
– Шигърияттә шигырьгә хас булган кануннар, таләпләр гасырлар буена яшәп килә. Шигъри әсәр аңа гына хас булган сюжетка корылып, төрле метафоралар, чагыштырулар аша, нәфис сүз алымнары кулланылып, чагу образ тудырырга һәм шуларны ритм, рифма таләпләренә туры китереп, төпле фикерне укучылар аңына җиткерергә тиештер, дип уйлыйм. Кемдер акыллы фикергә өстенлек бирә, кемдер үзенчәлекле образлар тудырырга оста була. Шуның өчен дә шигъриятебез күпкырлы һәм күптөрле.
Шигърият җәмгыятьтә тәрбия эшен алып баруның бик уңайлы һәм югары нәтиҗәле ысулы булып торган. Юкка гына борын-борыннан юлбашчылар үз янында яхшы шагыйрьләрне тотмаган һәм шагыйрьләрнең дәрәҗәсе дә бик югары булган. Чөнки идарәче зат шагыйрьләр аша үзенең сәясәтен нәфис сүз белән халыкның аңына сеңдерә алган, шул сәбәпле ызгыш-талашсыз гына күп вакыт иле белән идарә иткән.
Тарихка күз салсак, шуны күрәбез: ата-бабаларыбыз халык авыз иҗаты аша шигъриятне, матур сөйләмне яраттырырга тырышкан. Моңа дәлил итеп бишек җырларын, тәрбияви фикерләр белән сугарылган халык әкиятләрен һәм мөнәҗәтләрне алырга була. Хәзер болар безнең көнкүрештә күз алдыннан югалды, дияргә була. Ә бит без үскәндә болар киң таралган иде! Аннан башка, мәктәпләрдә ана теле, әдәбият дәресләренең сәгатьләре күп иде, шигърияткә лаеклы игътибар бүленә иде, күп кенә шигырьләр гомерлеккә ятлап алына иде. Бүген мәктәп укучысына белгән шигыреңне яттан сөйләп күрсәт әле, дисәң, уңай җавап алуга шикләнәм, чөнки ана теле, әдәбият дәресләренә сәгатьләр кыскартылды. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында телләрне өйрәнүдә иң җиңел юлны сайладылар: балалар озын текстларны укымый, шуның өчен озын матур итеп язып та, сөйләп тә торасы юк, кыска гына мәгълүмат бирсәң, шул җиткән, янәсе! Кайда монда тел байлыгын, аның төсмерләрен төшенү, телнең тәменә игътибар итү?! Ә болар яшь буын вакилләренең эчке дөньясын үсешсез калдыра, аны ярлыландыра. Бүген кешеләрнең күбесе шигърияттән ераклашты, иң зур гөнаһ – гайбәт сату – аларга якынрак та, уңайлырак та. Хәзер халыкның зәвыгы шундый төште ки, гайбәт сатучылар аларның эчке дөньясын яулап алды да, блогерлар булып, миллионерларга әверелде, чөнки аларга халык та, сәүдәгәрләр дә акчаларын кызганмый. Ә бит шуларның күбесе китап уку, гәзит-журналга язылу турында уйламый да, акчасын кызгана. Бер уйласаң, болар коточкыч хәл, кешелекнең һәлакәткә атлавын күрсәтә.
– Үзеңнең иҗатың шул таләпләргә туры килә, дип уйлыйсыңмы?
– Шигырь язучы буларак, шигърияттә яшәп килгән кануннарны, шигырьгә карата булган таләпләрне һәрвакыт истә тотарга тырышып эш итәм. Каләмдәшләремнең иҗатын даими рәвештә күзәтеп барам. Бу эштә минем өчен “Тулпар” журналы зур әһәмияткә ия. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре республикабызда яшәүче язучы һәм шагыйрьләр өчен күбрәк урын бүлсен иде.
Камиллекнең чиге юк, диләр. Белеп торам, миңа да иҗатымны камилләштерү өстендә эшләргә кирәк. Иҗатыма халкым нинди бәя бирер? Бу сорауга күңелем бер дә битараф түгел.
Шигъриятне җәмгыять, кешелек файдасына куллану – шигырь язучының, шагыйрьнең генә эше түгелдер, ул дәүләт органнарының да хәстәре булырга тиештер, дип уйлыйм. Аларга матбугатта җитәрлек урын бүленергә, иң-иң дигәннәрен мәктәп программаларына кертеп, шулар ярдәмендә яшь буынны тәрбияләү эше оештырылырга тиеш, дип саныйм. Бүгенге көнүзәк мәсьәләләр булып халкымның киләчәге, аның бердәмлеге, изгелеккә омтылуы, татар телен саклап калу һәм аны үстерү турындагы чаралар тора.
– Аерым авторларның әсәрләрен күп укыйлар. Мәсәлән, Зифа Кадыйрованы. Моның сәбәбен син ничек аңлатыр идең?
– Беренчедән, күп кешеләр укысын өчен, белүемчә, ул үзе күп көч салды: районнарга сәфәр кылып, китапханәчеләр белән очрашып сөйләшеп, китапларын тәкъдим итү чаралары уздырып, күп кенә укучылар туплады. Мондый эшчәнлек белән һәр иҗатчы шөгыльләнә алмый. Эш монда Зифа Кадыйрованың укымлы әсәрләр язуында гына түгел, булганнарын тәкъдим итә белүендәдер. Икенчедән, алда билгеләп китүемчә, соңгы елларда халыкта зәвык, матурлыкка соклану, изгелеккә омтылу дигән төшенчәләр югалды, чөнки алар турында хәстәрлек күрүче юк. Аның әсәрләрендә кеше аңында уелып калырлык бөек тирән фикерләр дә юктыр, бәлки, ләкин укыйлар, моның өчен дә зур рәхмәт. Тел байлыгын үстерүдә бик үк булмаса да, телне саклауда аның өлеше бар.
– Зифа Кадыйрова бер өлеш татар укучысының яраткан язучысына әйләнде. Әлбәттә, аны укучыларның күпчелеге – хатын-кызлар. Китапларын ябырылып укуларын реклама белән генә бәйләп аңлатмас идем. Төп фактор – эчтәлек. Зифа Кадыйрованың әсәрләре һәркем өчен дә газиз булган гаилә проблемаларын күтәрә, ул шуның белән укучы күңелен яулый. Һәм, әлбәттә, язучы теленең, гадилеге, аңлаешлы булуы да мөһим. Ул кулына китап тотмаганнарны да укырга мәҗбүр итте.
Ә Атнабайның популярлыгын ничек аңлатыр идең?
– Атнабайның популярлыгы аның халыкчан булуыннан киләдер. Халык арасында ул – үз кеше. Гадилеге, җор теле белән. Ул тудырган образлар да халкыбыз күңеленнән чыккан. Атнабай үзенең шигырьләре белән халыкның үзаңын үстерә белде, халыкны яшәгән дөньясын күрергә өйрәтте, күпләргә кеше буларак та үрнәк булды. Ул күпләрнең күңелендә йөрткән уй-фикер, хис-тойгыларны шигъри юлларга салып, гади итеп әйтә белде. Атнабай халыкка сөю хисләрен күрсәтеп, аңа хезмәт итте. Шулар өчен халык аны яратты һәм ярата да...
Мөнир ВАФИН әңгәмәләште.