+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
23 июнь , 22:05

Рәшит Шәкүр вафат

Уфада озакка сузылган авырудан соң 88 яшендә танылган галим-энциклопедист, башкорт әдәбияты аксакалы, Башкортстанның халык шагыйре, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Рәшит Шәкүр вафат булды.  

Рәшит Шәкүр вафат
Рәшит Шәкүр вафат

Язучылар берлегендә хәбәр итүләренчә, әдип белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә Башкорт дәүләт филармониясендә Гоголь урамы, 58 адресы буенча узачак. Җирләү урыны аныклана.

Шәкүров Рәшит Закир улы (псевдонимы - Рәшит Шәкүр) - Русия һәм Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиясе академигы, Башкортстанның Мәгариф отличнигы, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев, Мифтахетдин Акмулла, Рәми Гарипов, Зәйнәп Биишева исемендәге әдәби премияләр иясе.

Рәшит Закир улы 1937 елның 11 гыйнварында БАССРның Әлшәй районы Яңа Абдрахман авылында туган (хәзерге вакытта бу авыл Стәрлетамак районына карый). 1952-56 елларда Октябрьский нефть техникумында укый. 1956-59 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1965 елда - Башкорт дәүләт университетын, 1972 елда СССР Фәннәр академиясе Тел белеме институтының аспирантурасын тәмамлый. 1965-69 елларда «Совет Башкортостаны» республика гәзитенең мәдәният һәм көнкүреш, әдәбият һәм сәнгать бүлекләре мөдире булып эшли. 1972-92 елларда ул — Русия Фәннәр академиясе башкорт фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты фәнни хезмәткәре, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе әдәби консультанты, «Агыйдел» журналы редакциясенең бүлек мөдире.

1992 елда Рәшит Шәкүров, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең башкорт энциклопедиясен төзү турындагы карарын үтәү өчен, Тарих, тел һәм әдәбият институты каршында Башкорт энциклопедиясе бүлеген оештыра һәм шуның белән республикада яңа фәнни юнәлешкә нигез сала.
1995 елдан 1998 елның гыйнварына кадәр «Башкорт энциклопедиясе» фәнни нәшриятының директоры һәм баш мөхәррире вазифасында күләмле эш башкара: 1996 елда аның редакциясендә республикада фәннең әлеге тармагында беренче фундаменталь хезмәт — 70,56 шартлы басма бит күләмендәге «Башкортостан» кыскача энциклопедиясе дөнья күрә.
1997 елда бу капиталь эш шулай ук аның редакциясендә башкорт телендә басылып чыга.

1998-2012 елларда Рәшит Шәкүров - БДПУның башкорт теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры. Рәшит Шәкүровның фәнни һәм иҗади эшчәнлегенең төп юнәлешләре - топонимика, энциклопедистика, башкорт әдәбияты тарихы, башкорт фольклоры, диалектология, шигърият, публицистика, журналистика.

Ул - төрле жанрларда язылган 30га якын китап, шул исәптән 9 шигъри җыентык авторы. Рәшит Шәкүрнең аерым шигырьләре урыс, украин, казах, төрек, болгар, немец, чуваш телләренә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьнең шигырьләре тирән фикерләр, үзенчәлекле образлылык белән аерылып тора. Алар туган җиргә карата кайнар мәхәббәт, туган телне, югары рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау турында кайгырту белән сугарылган. Рәшит Шәкүр - Башкортстан Республикасы Дәүләт гимнының әдәби текстының автордашы.

Рәшит Шәкүр башкорт әдәбияты тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган «Шигърият йолдызы» монографиясе югары бәя ала. Бу китап 1981, 1996 һәм 2006 елларда өч тапкыр басылып чыга, Башкортстанның тарих һәм мәдәният укытучылары өчен кыйммәтле кулланма булып тора. Галим шулай ук 6 томлык академик «Башкорт әдәбияты тарихы»н язуда һәм редакцияләүдә катнаша (1990-96).

Рәшит Шәкүр - 7 монография, 400 фәнни басма авторы. Моннан тыш, вакытлы матбугатта ул Башкортстан һәм башкортларның әдәбияты, топонимикасы, диалектологиясе, халык иҗаты, тарихы һәм рухи мәдәнияте буенча 900дән артык мәкалә бастыра. Иҗтимагый эшчәнлек белән күп һәм нәтиҗәле шөгыльләнә. Студент елларында ук БДПУның башкорт әдәби берләшмәсе белән җитәкчелек итә, БДУның комсомол комитеты әгъзасы була. Һәм соңыннан, Башкортстан Язучылар берлеге секцияләре һәм идарәсе эшендә катнашып, яшь талантларны әдәбиятта ачыклауга һәм тәрбияләүгә үз өлешен кертә. 1989-91 елларда "Урал" башкорт халык үзәген җитәкли, республика суверенитеты өчен көрәшкә зур өлеш кертә. 1995, 2002, 2010 елларда I, II һәм III Бөтендөнья башкорт корылтайлары делегаты итеп сайлана, 2002 елдан 2016 елга кадәр, Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы) Башкарма комитеты әгъзасы буларак, аның эшендә актив катнаша.

1999-2011 елларда Рәшит Шәкүров — Башкортстан Республикасы Президенты Аппараты каршындагы административ-территориаль төзелеш буенча комиссия әгъзасы, «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны гамәлгә ашыру буенча Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Комиссиянең топонимик хезмәте җитәкчесе, Уфа шәһәре хакимияте каршындагы «Башкортстан халыклары телләре турында»гы Законны гамәлгә ашыру буенча комиссия, «Башкорт энциклопедиясе» фәнни-редакцион советы, “Вестник АН РБ” һәм “Агыйдел” журналлары редколлегиясе әгъзасы.

Рәшит Шәкүров күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Салават Юлаев ордены (2007), «Бөтенрусия халык санын алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» медале (2003), Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2011 елда ул - Русия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Башкортстан Фәннәр академиясе грантына, 2012 елда Уфа шәһәренең «Шәһәр алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгесенә лаек була. 2011 елның декабрендә аңа «Башкорт халкының матди һәм рухи мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» Бөтендөнья башкортлар корылтаеның (конгрессының) иҗтимагый премиясе, 2021 елның маенда «Башкортстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелә. «Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе» исеме 2018 елның августында бирелә. Бөтендөнья башкортлар корылтаеның Аксакаллар советы әгъзасы була.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров күренекле галим һәм язучының дөньядан китүе турында социаль челтәрдә пост урнаштырган. Ул әдипне “әхлакый ориентирыбыз” дип атаган. https://vk.com/wall413272232_1266660

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: