+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 август , 12:10

Ә тормыш кайный минсез дә — әллә бар мин, әллә юк...

Роберт Миңнуллинның шигырьләр шәлкеме.

Ә тормыш кайный минсез дә — әллә бар мин, әллә юк...
Ә тормыш кайный минсез дә — әллә бар мин, әллә юк...

 

Син һаман сер
Кларага.

Гомер буе сине сөйдем…
Син һаман сер, син –
тылсым.
Син бит миңа, миңа гына
Насыйп булгансың…
Булсын!
Димәк, Ходай үзе кушкан,
Үзе шулай теләгән:
Сине – миңа, мине – сиңа,
Сиңа гына тиңләгән!
Синнән дә матурларны мин
Тапмадым, табалмадым.
Дөресрәге, мин аларны
Эзләп тә карамадым.
Һәркемнең үз матуры
бит,
Һәркемнең үз гүзәле.

Синең гүзәллегеңә дә
Йөрәк көчкә түзәле!
Кайчак сөю
давыллары
Алсалар да бөтереп,
Дөньяның бар
матурларын
Булмый сөеп бетереп.
Матурлар ул меңләгән дә,
Миндә мең йөрәк түгел.
Миңа, җаным, синнән
башка
Беркем дә кирәк түгел!
Минем кебекләр, әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми…
Хәер, мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкмим.

Көзләр белән бергә

Көз килгән Сөн
буйларына -–
Җәйне алыштырып.
Шулай инде…
Табигатьне
Булмый ялгыштырып.
Үземнең Сөн буйларымны
Йөрим караштырып…
Сөндә уйный көзге кояш
Күзне камаштырып.
Сөн буйлары җитдиләнгән,
Яшеллеген җуйган –
Җиде төрле төс җитмешкә
Әйләнгән дә куйган.
Сөн буе кайдан җыйгандыр
Бу кадәрле төсне! –
Бу бит Фаил Зыязовның
Пейзажлары төсле.
Кайттым мин дә Сөн
буена
Көзләр белән бергә.
Көзләр белән бергә китәм,
Көзләр белән генә…
Сөн буйлары шулкадәр дә
Балкып торыр икән! –
Миннән соң да мәңге шулай
Матур булыр микән?

Гомер Сабантуе

Гөрләп тора гомер
Сабантуе...
Биргән Ходай көннең
чуакларын.
Тиздән урак өсте.
Авылдашлар
Көйләп куйган инде
уракларын.
Челтер-челтер әле
чишмәләрем,
Тулып ага әле улакларым.
Авылымның саф суларын
эчсәм,
Юыладыр кебек
гөнаһларым.
Инеш булган инде
чишмәләрем,
Урман булган инде
куакларым.
Мине күргәч, елап
җибәрделәр –
И талларым минем,
елакларым...
Ә авылым Сабантуйга диеп
Якыннарын җыйган,
еракларын.
Алар арасында
Казаннардан,
Уфалардан килгән
кунакларым.
Бар мир белән и телиләр
миңа
Бәхет-шатлыкларның
гел акларын.
Котлаулардан һәм дә
мактаулардан
Чыңлап тора минем
колакларым.
Тик шунысы гына...
Тәгәри бит,
Сүтелә бит гомер
йомгакларым...
Бүген исә гомер Сабантуе...
Искә алмыйк әле ул
якларын.

Әнкәйне сайлап алмыйлар

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят
булалмый, –
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул – Илаһи,
Безнең өчен ул – Аллаһ!
Әнкәй ул гади булалмый, –
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер –
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап
алмыйлар –
Бердәнбер генә бит ул!

Үзебез!

Бөекләр китеп беткәннәр…
Алмашка килүчеләр
Бик күренми әле, гәрчә
Җитәрлек теләүчеләр.
Шуңа күрә ил алында
Пакь калсын дип йөзебез,
Бөекләрнең вазыйфасын
Башкарабыз үзебез!

Мин борчылып яткан булам
Мин борчылып яткан
булам,
Төрле уй килә башка:
Янәсе, мин монда чакта
Нишләрләр миннән башка?!
Мин борчылып яткан
булам,
Тик җан юкка көенә.
Дөньяның китми исе дә –
Тәгәри үз көенә.
Мин борчылып яткан
булам:
Кәеф тә юк, хәл дә юк.
Ә тормыш кайный
минсез дә –
Әллә бар мин, әллә юк.

Өйрәнеп кенә киләм

Бер күрсәм дә гашыйк
булдым,
Мең күрсәм дә туймадым.
Җаным-тәнем белән
сөйдем –
Хисләремне тыймадым.
Тыйган чаклар да
булгандыр –
Мин аларын тоймадым.
Мәҗнүн кебек, Таһир кебек
Яратам дип уйладым.
Тик мин әле ул чагында
Ярата белмәгәнмен:
Сине гөлгә күммәгәнмен,
Утларга кермәгәнмен.
Мин бит сине яратырга
Өйрәнеп кенә киләм,
Синең күңел кылларыңа
Көйләнеп кенә киләм.
Яраттыра беләсең син
Хәзер инде үзең дә…
Гомер булгач, күрдек менә
Мәхәббәтнең көзен дә.

Китәрләрдер инде

Ак каеннар яфрак
ташлады.
Вак яңгырлар ява
башлады.
Явар төсле озак,
иркенләп…
Китәләрдер инде
төркемләп
Туган якның күчмә
кошлары.
Кыш – аларның салкын
дошманы.
Бәлки инде очканнардыр
да…
Күренмиләр кошлар
яңгырда.

Без Илештән чыгып киткән чакта

Рудоль Авсаховка


Без Илештән чыгып
киткән чакта
Малай-шалай гына
булганбыз.
Җәйге челләләрдә
чиләнгәнбез,
Кышкы салкыннарда
туңганбыз.
Тормыш дигәннәре
безгә бер дә
Кочакларын җәеп
тормаган –
Безнең өчен беркем
чәчмәгән дә,
Безнең өчен беркем
урмаган.
Мәскәүдә дә безне, Уфада
да,
Казанда да беркем
көтмәгән.
Аркабыздан беркем
какмаган да,
Артыбыздан беркем
этмәгән.
Гомер буе чаптык –
атлансак та
Атландык без җитез
атларга.
Егылсак та кара
коелмадык,
Сер бирмәдек җиде
ятларга.
Кешеләрдә безнең
эшебез юк,
Үз эшебезне без эшлибез.
Тимәсәләр, без дә
кагылмыйбыз,
Кагылсалар, җебеп
төшмибез.
Эшләп булмаса да безгә
тигән,
Безгә дигән эшнең
барсын да,
Йөзебез ак безнең ил
алдында,
Күңелләр пакь Ходай
каршында.
Тик тормышның тәмен
белгәч кенә,
Чибәрләнгәч кенә кызлары,
Әйбәтләнгәч кенә
дөньялары,
Сиздергәли гомер узганы.
Шулай да без матур
яшәгәнбез,
Ә Илештә туып
уңганбыз…
Без Илештән чыгып
киткәндә үк
Шәп егетләр, ахры,
булганбыз!

Кеше гомерләре бигрәк кыска

Кеше гомерләре бигрәк
кыска…
Ходай безгә, белмим,
нигәдер,
Кошлар гомере дә бирмәгән
шул.
Яши белсәң, җитәр,
дигәндер.
Кеше гомерләре бигрәк
кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул
бер гомернең дә
Кадерләрен белми китәбез.
Кеше гомерләре бигрәк
кыска…
Кадерләрен бик тә
белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы
бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.
Кеше гомерләре бигрәк
кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә, гомер
учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.

Кеше гомерләре бигрәк
кыска…
Бер сүнә дә кабат
кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә
кагылмый.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: